Дәрҗия Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясен өйрәнү

№48

(Рус төркемендә татар теле дәресе.  IV сыйныф)

Резедә ХИСАМИЕВА,  

Бөгелмәдәге 3 нче урта  мәктәпнең  I квалификация категорияле татар теле һәм   әдәбияты укытучысы

Максат. Д.Аппакованың тормыш юлы һәм аның «Шыгырдавыклы башмаклар» әсәре белән танышу.

Бурычлар.  Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, әңгәмә кора белү, телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.  Образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.  Дусларыңа, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, соклану, сөенеч, кайгыртучанлык,  кызгана белү хисләре  тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, компьютер, мультимедиа, Д.Аппакова портреты (слайдта).

Эш төрләре. Сорау–җавап, проблемалы сорау, тест  чишү, төркемнәрдә эшләү һ.б.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру. ХАЙ ФАЙВ (тынычлану сигналы)

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз.

Тактага карагыз әле. (Презентация – кояш). Кояш безгә елмая. Менә шушы кояш кебек безнең  бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр, дип ышанам.

II. Өй эшен тикшерү

(Укытучы МИКС ПЭА ШЭА структурасы ярдәмендә өй эшен тикшерә. Укучылар музыка ярдәмендә парлаша. Музыка туктауга,  бер урында калалар һәм бирелгән тема буенча сөйләшәләр (дустың турында сөйләргә әзерләнеп килергә иде). Берничә кат шулай музыка астында эшлиләр.)

III. Хикәяне кабул итүгә әзерлек

Укытучы. Бүген без сезнең белән дуслык темасын дәвам итәрбез һәм яңа белемнәр өстәрбез. Күптән түгел нинди бәйрәм булып узды? (23   февраль – Ватанны саклаучылар көне.)

Укучылар, ә беләсезме, быел нинди истәлекле ел? (Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулачак.)

Әйе, моннан нәкъ 75 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, җәйге аяз көннәрнең берсендә немец самолетлары күк йөзен каплап ала, һәм сугыш башлана.

Бөек Ватан сугышы вакытында, фашистлар безнең илгә басып  кергәч, күп халыклар үз туган якларыннан күчеп китәргә мәҗбүр була. Аларны башка милләт халыклары бик теләп кабул итә. Солдатларга азык, кием-салым белән ярдәм итәләр. Шуңа күрә безнең ил шундый авыр һәм куркыныч сугышны җиңеп чыга. Кешеләр дошманга каршы бергәләшеп көрәшәләр. Ләкин, кызганычка, барлык солдатлар да фронттан әйләнеп кайтмый. Күп кенә гаиләләр үзләренең туганнарын, якын кешеләрен югалта. Бүгенге дәресебездә дә без сезнең белән әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган кыз турында укырбыз. Башта, әйдәгез, без хикәянең авторы турында Сашаның сөйләгәнен тыңлап үтик. (Ул язучы Д.Аппакованың кыскача биографиясе белән таныштыра.)

IV. Хикәя өстендә эш. (Р.З.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. 4нче сыйныф.)

Укытучы. Балалар, Дәрҗия апагыз Аппакованың да тормыш юлы сугыш елларына туры килгән. Ул да – үзенең якын кешеләрен фронтка озатып, үз күзләре белән сугышны күргән кеше. Ул балалар турында күп язган. Бүгенге дәресебездә аның сугыш чорына багышлап язылган «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясен укый башларбыз.

Хикәяне укыр алдыннын тактадагы яңа сүзләр белән танышыйк.

Яңа сүзләр өстендә эш: уку, җөмләләр төзү. (Слайдта.)

Шыгырдавыклы башмаклар – скрипучие башмачки

Яктырды – стало светлее

Тоелды – показалось

Булмас инде – не будет

Беркем дә – никто

(Укучылар бу сүзләрне күмәк кабатлыйлар.)

Укытучы. Ә хәзер  хикәяне игътибар белән тыңлагыз. Мин укыганда, тексттагы төп герой турында уйлап утырыгыз. Нинди вакыйга сурәтләнәүен әйтерсез. (Хикәя укыла. Соңыннан әңгәмә үткәрелә.)

– Укучылар, сез хикәяне игътибар белән  тыңладыгыз. Текстта төп герой кем?

– Ләлә.

– Әйе, ә текстта нинди вакыйга сурәтләнә?

– Бөек Ватан сугышы вакыты.

– Ә хәзер мин сезгә текстны укып чыгарга вакыт бирәм. (Укучылар эчтән текстны укыйлар.)

V. Текст өстендә эш

Укытучы. Мин сезгә сораулар бирер алдыннан текстны чылбыр буенча тәрҗемә итәрбез. (Тәрҗемә эше.)

Сорауларга җавап бирү  

– Ләләнең дусты кем? (Гөлшат.)

– Гөлшатка шыгырдавыклы башмакларны кем җибәргән? (Әтисе.)

– Ул (аның әтисе)  кайда? (Фронтта.)

– Димәк, ул исән, сугышта һәлак булмаган. Хикәядән башмакларны тасвирлаган урынны табып укыгыз. Автор аларны ничек сурәтли? (Сап-сары күбәләкләр кебек.) Хикәяне бу өлешенә нинди исем куярга була? («Шатлык».)  Ни өчен? (Гөлшат яңа башмаклардан шатлык хисе кичерә, әтисе сугыштан кайта.) Гөлшат шатлыгын кемнәр белән уртаклашырга тели? (Дуслары белән.)  Бу хикәяне тагын ничек атап булыр иде? («Чын дус».  «Дуслар»…)

VI. Ял итү минуты

VII. Белемнәрне ныгыту

Укытучы. Ә хәзер без сезнең белән, фикерләребезне туплап, түбәндәге биремне үтәрбез. Кем бу хикәяне дуслык турында дип уйлый, шулар «Дуслык» сүзе язылган почмакка барып баса, ә кем сугыш турында дип уйлый, алар «Сугыш» сүзе язылганына баса. (Ни өчен шушы сүз язылган почмакны сайлаулары турында сорала.)  КОНЭРС структурасы.

VIII.  Рефлексия

Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Әйтегез әле, сезгә бу хикәя ошадымы? Ни өчен? Бу хикәяне укыгач, сездә нинди хисләр туды? (Балалар җавабы тыңлана.) Сезнең тагын нинди әдәби әсәрләрдә шәфкатьле, миһербанлы, ярдәмчел геройлар турында укыганыгыз бар? (Укучылар мисаллар китерә.)

Димәк, укучылар, без, бу хикәяне укыгач, кешеләрнең кайгы хисләрен аңларга, кайгыларын уртаклаша белергә тиешбез. Һәркемгә ярдәмчел, игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк!

IX. Дәресне йомгаклау. Өй эше

Укытучы. Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт! Өйгә эш. 1 нче төркемгә бирем: хикәянең 1 нче бүлеген укып, тәрҗемәсен кабатларга, 2 сорау төзергә. 2 нче төркемгә бирем:  хикәяне тулысынча укырга һәм рәсем ясарга («Иң матур башмак рәсеме ясаучы» конкурсына).  Дәрес тәмам, сау булыгыз.