«Дәүләт теле – татар теле» предметын укыту өчен дидактик материаллар

Лилия ЛИФАНТЬЕВА,

Казандагы 102 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды. Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр. Шуңа күрә дә дәүләт мәктәптән үз-үзенә ышанган, социаль ориентлашкан, мөстәкыйль эш итә торган, көндәшлеккә сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия булган, иҗади, шәхес һәм белгеч буларак өзлексез югары профессиональлеккә омтылган чыгарылыш сыйныф укучысы моделен таләп итә.

Теманың актуальлеге

Тел өйрәнү, билгеле булганча, киеренке акыл хезмәте таләп итә. Аның нигезен укытучыга аңсыз рәвештә иярү түгел, бәлки тырышлыкка нигезләнгән танып-белү эшчәнлеге тәшкил итә. Белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен,  башлангыч сыйныфлардан ук укучының эшен төрле күнегү һәм биремнәрне мөстәкыйль  чишә алырлык итеп оештырырга кирәк. Шул вакытта гына бала үз белемнәрен тормышта куллана алачак. Мөстәкыйль эшләр башкару баланың фикерләве, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә уңай йогынты ясый. Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ һәм теләге (мотивация) тууы, укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт.

Максат: башлангыч сыйныфларда татар телен кызыклы һәм җиңел иттереп өйрәнү өчен, дидактик материаллар тупланмасын булдыру һәм практик яктан нәтиҗәлелеген билгеләү.

Бурычлар:

– укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;

– укучыларның сөйләм (язма һәм телдән) телләрен баету;

– укыту процессын индивидуальләштерү.

Проектның тибы: иҗади эзләнү.

Проект эшенең объекты: рус мәктәпләрендә 1 сыйныфларның рус төркемнәрендә татар телен уку-укыту процессы.

Проект эшенең предметы: тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар.

Проект эшенең гамәли әһәмияте хезмәттә китерелгән материалның татар теле дәресләрен алып баручы укытучылар өчен чыганак булып тора алуы белән аңлатыла.

Проектның структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш1. Исем

№1. Распредели слова  правильно.

Әти, эт, куян, сеңел, абый, ат, песи, эне, кыз, аю.

Кем?                               Нәрсә?                

№2. Распредели рисунки.

КЕМ?                                  НӘРСӘ?

№3. Найди слова, которые отвечают на вопрос нәрсә?  кем?

Бу – малай. Ул –укучы. Аның эте бар. Ә минем песием бар. Аның эте кара. Ә минем песием ак.

№4. Найди слова, которые отвечают на вопрос нәрсә? кем?

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай,

Әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи җиденчесе.

Г. Тукай

№5. Запиши слова с окончаниями —лар/- ләр, -нар/-нәр

Әни____, апа____, абый____, туп___, урам____, дәфтәр____, китап____, бетергеч_____, тиен____, куян____, авыл____.

№6. Посели слова в домики

Кишер, суган, кыяр, кәбестә, җиләк, алма, бәрәңге, лимон, карлыган, чия.

 

— ЛАР                 -ЛӘР                      -НАР                      -НӘР

№7. Прочитай, добавь нужные окончания

Минем гаилә____

Минем күз_____

Минем кул______

№8. Прочитай, добавь нужные окончания

Синең апа_____

Синең баш____

Синең бит_____

№9. Прочитай, добавь нужные окончания

Аның дәфтәр____

Аның авыз_____

Аның бакча_____

№10. Скажи правильно

Минем                               

Синең                              

Аның                               

 

№11. Скажи правильно

Минем

Синең                                     

Аның                                                     

№12. Добавь пропущенные окончания

– Гена, синең дуст___ кем?

– Минем дуст____ син, Чебурашка.

– Гена, синең йорт___ зурмы, кечкенәме?

– Минем йорт____ зур.

№13. Ответь на вопрос кайда?

Урам…, такта…, сыйныф…, урындык…, өстәл…, мәктәп…, дәфтәр… .

№14. Ответь на вопрос кая?

Китап…, цирк…, театр…, бакча…, тәлинкә…, кибет…, өй… .

№15. Распредели слова правильно

Чынаякта, башка, кулда, шәһәрдә, авылга,

театрга, китапта, урындыкта, тәлинкәгә, урманда

№16. Найди слова, которые отвечают на вопросы кайда?  кая?

Минем исемем – Равил. Мин шәһәрдә яшим.

Шәһәрдә йортлар күп. Урамда автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри.

Мин апам белән театрга, музейга йөрим. Ә кечкенә энем белән зоопаркка барам.

№17. Добавь пропущенные окончания. Переведи на русский язык

  1. Урам____балалар уйный. 2. Алия Казан____яши. 3. Укучы мәктәп____бара. 4. Мин дәрес____ йөгерәм. 5. Әти эш____ бара. 6. Даруханә____ дарулар күп.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Сыйфат

№ 1 Добавь нужное слово.

  1. Бу нәрсә? ____________

Алма нинди? _________

Нәрсә кызыл? ________

 

  1. Бу нәрсә? _____  Ул кызылмы?______

 

 

 

№2. Спроси  по-татарски

 

Это кто?

Это ребенок?

Он большой или маленький?

 

 

 

Ребенок какой?

№3. Поставь нужные слова

Нәрсә?                            Нинди?

Сөт                                  ______

Шикәр                            _______

Лимон                            _______

Ботка                              _______

Чәй                                 _______

№4. Найди слова, которые отвечают на вопрос нинди?

  1. Бу тәрәзә. Аның пыяласы салкын, пычрак. Ә ул тәрәзә җылы, чиста.
  2. Бу Самат. Аның дәфтәрләре яңа. Ул чиста яза.

№5. Переведи на татарский язык

  1. Моя рука чистая. 2. Твоя сестра молодая. 3. Твоя тетрадь не синяя. 4. Мои глаза красивые?

№6.Поставь вместо пропусков слова: ачы, тәмле, яңа, баллы

Мин ­­_____ китап укыйм.

Әни _____ аш пешерә.

Бабай _____чәй эчә.

Лимон бик ____.

№7. Составь предложения и переведи их

синең                             минем

әнием                             яшь

матур                             күлмәгең

№8. Ответь на вопросы

Синең укытучың нинди?

Синең дәфтәрләрең нинди?

Синең портфелең нинди?

  1. Сан

№1 Ответь на вопрос

Ничә?

                            

№2. Прочитай и переведи

Бу алмалар нинди?

– Алар баллы, тәмле. 2 алма кызыл, 3 алма сары.

– Ә ничә алма кечкенә?

– 4 алма кечкенә, 1 алма зур.

№3. Скажи по-татарски

5 тетрадей

3 книги

На парте 1 ластик

4 карандаша

2 ручки

№4. Найди слова, которые отвечают на вопрос ничә?

  1. Гаилә зур. Гаиләдә алты кеше: дүрт малай, ике кыз.
  2. Бу йөртта ике гаилә яши. Өч кыз, бер малай мәктәптә укый, ике малай университетта укый. Ничә бала бу йөртта яши?

№5. Попроси у друга

2 тетради, 3 ручки, 1 линейку.

№6. Прочитай быстро

Санамыш.

Бер җиләк, ике җиләк,

Өч җиләк, дүрт җиләк,

Биш , алты ,

7    ,   8     ,

тугыз җиләк, 10  ,

Баллы җиләк!

№7. Прочитай быстро

Санамыш.

1 алма,2 алма,

Өч алма, дүрт алма,

5 алма, 6  ,

7 алма,

   алма!

  1. Фигыль

№1. Найди слова , которые отвечают на вопрос нишли?

Көн җылы. Кояш колә. Чәчәкләр үсә. Җиләкләр пешә. Күбәләкләр оча.

№2. Задай вопросы по рисункам

 

 

 

 

 

№3. Добавь нужные окончания

Ул сикер… . Песи бар… . Кыз утыр… . Укучы яз… . Малай йөгер… .

№4. Скажи по-татарски

Прыгай! Он прыгает.

Пой! Он поёт.

Читай! Он читает.

Пиши! Он пишет.

№5. Добавь нужные окончания

мин утыр …                   син утыр …

мин бас …                     син бас …

мин йөз …                     син йөз …

мин сикер …                 син сикер …

№6. Скажи по — татарски

Я ем – ты ешь, я читаю – ты читаешь, я пою – ты поешь, я сижу- ты сидишь, я живу – ты живёшь, я люблю – ты любишь.

№7. Добавь пропущенные слова

– Алсу, син кая барасың?

– Мин бассеинга … .

– Син нишлисең?

– Мин … .

№8. Ответь на вопросы со словом мин.

 

Син нәрсә ашыйсың?

Син нинди алма ашыйсың?

Син алма ашыйсыңмы, йөмыркамы?

 

 

 

№9. Посели слова йөгер! и уйна! в домики.

 

 

 

№10. Ответь на вопросы

 

 

 

 

Бу кем?

Малай нишли?

Малай барамы?

Ул кая бара?

 

 

 

 

Бу баламы?

Бала нишли?

Бала нәрсә эчә?

Ул нинди сөт эчә?

 

 

№11. Переведи на татарский язык

У меня болит голова.

Моя рука не болит.

У тебя зуб болит?

Твоя нога не болит.

 

 

 

№12. Задай вопросы другу по рисунку

 

№13. Прочитай, переведи на русский язык

  1. Мин дәрескә йөгерәм. 2. Кызлар елгада йөзәләр. 3. Укучылар китапханәдә китаплар укыйлар. 4. Гаилә театрга бара. 5. Урамда машиналар йөриләр.

№14. Задай вопросы по-татарски и ответь на них

Кто играет в волейбол?

Кто читает?

Сколько детей играет?

Кто лежит?

Что делает ребенок?

Что читает мама?

№16. Вместо точек вставь пропущенные слова

Мин … ашыйм, … эчәм. Син салат … , компот … .

№15. Прочитай текст и ответь на вопросы

Мин әнием, әтием белән циркка барам. Циркта этләр, песиләр, аюлар бар. Этләр велосипедта йөриләр. Аю барабанда уйный. Менә гимнаст. Ул батутта сикерә.

Циркта клоуннар бар. Алар уйныйлар , җырлыйлар.

Циркта бик күңелле.

1) Мин кая барам?

2) Мин театрга бараммы, цирккамы?

3) Циркта нәрсәләр бар?

4) Циркта сыер бармы?

5) Нәрсәләр велосипедта йөриләр?

6) Аю циркта нишли?

7) Ул скрипкада уйныймы, барабандамы?

8) Клоуннар нишлиләр?

9) Циркта гимнастлар бармы?

10) Алар нишлиләр?

11) Алар кайда сикерәләр?

12) Кемнәр батутта сикерәләр?

13) Кайда күңелле?

Йөмгаклау

Белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен,  башлангыч сыйныфларда укучының эшен төрле күнегү һәм биремнәрне мөстәкыйль  чишә алырлык итеп оештырырга кирәк. Мөстәкыйль эшләр башкару баланың фикерләве, уйлау эшчәнлеге үсүгә уңай йогынты ясый.

Сыйныфта бу эшне оештырганда, укучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик сыйфатлары искә алынырга тиеш.

Дәрестә дидактик материаллар куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Эшне  кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган дидактик материаллар укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку-тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

Проект эшендә беренче сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүдә дидактик материаллар  тәкъдим ителде һәм  түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

– башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүдә дидактик материалларны куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– дидактик биремнәр телне үзләштерүне җиңеләйтәләр. Һәрбер эш темадан чыгып сайланырга тиеш.

– биремнәрне куллану укучыларга белемгә кызыксыну, үз көчеңне сынап карау, шул ук вакытта үз мөмкинлекләрен бәяләү,  үз-үзеңне контрольдә тоту, белем һәм күнекмәләрне системалаштырырга ярдәм итә,    акыл дәрәҗәсен үстереп кенә калмый, аларны психологик яктан да камилләштерә һәм тәрбияли.

Әдәбият

  1. Литвинов И.Л. Татарский язык в русской школе. Методические разработки уроков для 1 класса. – Казань: Карпол,1996.
  2. УМК «Сәлам!»
  3. Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле. – Казан: Татармультфильм, 2019.
  4. http://selam.tatar
  5. «Уен – рус балаларына татар теле өйрәтүдә иң үтемле…»

https://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/materialy-mo/2015/10/29/uen-rus-balalaryna-tatar-tele-oyrtud-in-utemle-charalarnyn

  1. https://multiurok.ru/files/bashlanghych-syinyflar-ochien-kullanma.html