Дәрестән тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә проект эшчәнлеге

№ 209

Илгизә ГАНИЕВА,

Казандагы 125 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ФДББСның төп юнәлеше – укучыларның, индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхеснең яңа сыйфат үсешенә ирешү.

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы – укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында, иҗади уйларга, мөстәкыйль фикер йөртә алырга өйрәтүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Шуларның барысын да исәпкә алып, мин «ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү эшчәнлеге» дигән методик тема өстендә эшләргә булдым.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга гына түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект һәм фәнни тикшеренү эшчәнлегенең җитәкчесе булырга да тиеш. Бала үзе эзлекле рәвештә белем тупларга күнегә. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала. Баланын табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны фән дөньясына ничек алып керергә, аларны проект һәм тикшеренү эшләренә ничек җәлеп итәргә? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем-күнекмәләр генә түгел, тәвәккәллек һәм фидакарьлек таләп итүне дә сорый. Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә түбәндәге юлларны куллансаң, урынлы булыр: «Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен». Проект эшчәнлеге – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буеча информация җыю. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнә, аралашу күнекмәләрен үстерә, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерә, төркемнәрдә эшләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары итеп мин түбәндәгеләрне саныйм:

– телне өйрәнүгә теләк уяту;

– укучының танып белү активлыгын үстерү;

– иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

– фән буенча белемнәрен тирәнәйтү.

Уку проектлары өстендә эшләгәндә минем өчен күп конкрет сораулар туды.

Проект эшчәнлеге нигә кирәк?

Ул укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеген мөстәкыйль үстерүдә зур урын тота.

Проект эшчәнлеге вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле диалогик аңлашу бара. Бу эшне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш вакытта да оештырырга уңайлы.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлый. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект эшен ничек оештырырга соң?

Эшнең этаплары: әзерлек этабы яки кереш; теманы сайлау, максатын бурычларын билгеләү, төркемнәргә бүлү, катнашучыларны билгеләү.

Тикшеренү-эзләнү этабы: чыганакларны билгеләү, мәгълүмат туплау, проект башкарганда туган сорауларга җавап бирү. “Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максаты белән эшлибез?” дигән сорауларга җавап эзләүдән башларга кирәк.

Проектны тормышка ашыру алды этабы: проектны якларга әзерләнү, көнен, вакытын билгеләү, техник, аудио, видео чаралар белән тәэмин итү. Проектны яклау формаларын уйлау. Ул – уен, сәяхәт, чыгыш.

Проектны бәяләү этабында тәкъдимнәр кертергә мөмкин, киңәшләр бирү урынлы булыр. Урыннар биреп, ярышка әйләндерергә киңәш итмәс идем. Номинацияләр уйлап табарга мөмкин.

Эш барышында проект эшчәнлеген куллануның үзем өчен уңай якларын билгеләдем:

– тел һәм әдәбият буенча материал белән таныштыру карала;

– укучы белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша;

– кызыксынучанлыкны арттыра;

– информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Мин үзем татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә нинди төрдәге проектларга өстенлек бирәм соң?

Гамәли юнәлештә. Төрле темаларга рәсемнәр, “Минем гаиләм ”альбом формасында эш эшләдек, халык авыз иҗатын өйрәнгәндә китапчыклар ясадылар, рефератлар яздылар.

Мәгълүмати. Бу очракта билгеле бер темага караган мәгълүматны җыю, тәкъдим итү, фикер алышу уңайлы дип саныйм. Эшемдә өлешчә генә булса да дәрестә мини-проектлар планлаштырам. Мәсәлән, «Минем яраткан шагыйрем» дигән темага кечкенә генә эзләнү ясау. Укучылар бу төрдәге эшләрне бик теләп башкара.

Тикшеренү. Бу очракта хезмәтнең актуальлеген, тикшерү эшенең максатын, бурычларын, аларны чишү юлларын күрсәтүне мөһим дип саныйм.

Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый. Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати-компьютер, коммуникатив, иҗади үсеш, уен, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланабыз.

Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Ул балаларны фән белән кызыксынуның яңа юнәлешенә – информацион-коммуникатив технология куллануга тарта.

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Аны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проектлар өстендә эшли башлаган чорда тема исемнәре авыр табылса, соңрак укучылар, бик рәхәтләнеп, проект яисә тикшеренү эше темасын формалаштыра белергә өйрәнә. Тикшеренү эшен башлап җибәрү өстендә, әлбәттә, укыту-тәрбия эшендә төп нигез булып торган проблемалылык принцибын кулланмыйча булмый. Укучыга эзлекле рәвештә катлаулана баручы мәсьәләләр яки сораулар биреп, проблемалы ситуация тудыру зарур. Укытучысы яки иптәшләре ярдәме белән, үзенең яисә башкаларның тәҗрибәсенә, акылына нигезләнеп, бала яңа белемнәр ала. Бу белем – шәхси ачыш, танып белү хезмәте җимеше.

Табигый байлыкларның кимүе, әйләнә-тирәнең пычрануы кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя. Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше, иң беренче чиратта, экологик мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Моңа ирешү өчен барлык халыкның экологик аңын үстерү, экологик культура һәм белем дәрәҗәсен арттыру, укучыларда кечкенә вакыттан ук табигать байлыкларына сакчыл караш формалаштыру кирәк.

1 нче сыйныф укучысы белән эшне башлап җибәрү авыр булса да, кече яшьтәге мәктәп балаларының бу эшкә зур кызыксыну һәм теләк белән бу эшемдә экологик ситуацияләр чагылдырган, уку дәресләрендә танышкан әсәрләр өстендә эшләгәндә туган проект эшләре белән таныштырып китәсем килә. Гомумән, кайсы гына дәресне алсак та, бик кызыклы сораулар, темалар килеп чыга. Әйтик, К.Насыйриның «Шифалы үләннәр, В.Монасыйповның «Табиблар», Г.Лотфиның «Сыерчык», Ш.Маннаповның «Су тәме» – менә нинди кызыклы әсәрләр бирелә туган тел әдәбияты программасында. Аларның һәрберсе – фәнни-тикшеренү эшенә яисә проектка тотынырга юл ача. Ә аларның эчтәлеге балаларда экологик культура тәрбияләү һәм экологик белем бирүдә, һичшиксез, зур роль уйный.

«Кем көчле?» әсәрен укыгач, төркем белән мультфильм ясадык. Һәр бала катнашты, үзенә роль сайлап алды. Бу проект эше санап бетергесез универсаль уку гамәлләре формалашуга юл ача: бер-берең белән аралаша белү, бер-береңә юл кую, толерантлык сыйфатлары, иҗади сәләтләре ачылу: рәсем ясау, төс сайлый белү, рольләп сөйләү һ.б.

Һәрдаим табигать кочагында кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләрен искә төшереп, кабатлап торабыз. Азалия Гыйльмеханованың проект эше «Каргалар шәһәре» дип атала. Бу проект әдәбият дәресендә Г.Рәхимнең «Каргалар» исемле шигыре белән танышканнан соң туды.

«Шигырьнең эчтәлеге мине бик кызыксындырды. Мин шигырь эчтәлегенең тормыш чынбарлыгына ничек туры килүен тикшереп карарга булдым», – ди Азалия. Ул нык эзләнде, күп кенә китаплар укыды, “актарды”. Дөрес итеп нәтиҗәсен дә чыгара белде.

Марсель Вәлиев «Сыерчыклар – файдалы кошлар» дигән проект өстендә эшләде. Бу тема татар әдәбияты дәресендә Г.Лотфиның «Сыерчык» исемле шигыре белән танышкач туды. «Шигырьдәге бу кош мине бик кызыксындырды һәм мин сыерчык турында күбрәк белергә рус рәссамы А.Саврасовның «Каргалар килде» дигән картинасында, Г.Рәхимнең «Каргалар» исемле шигырендә әйтелгәнчә дә, мин күзәткән китап битләрендә дә бер үк картинаны күрергә була. Димәк, шигырь эчтәлеге – тормыштан алынган факт, моны минем фотолар да дәлилли. Чыннан да, каргалар – файдалы кош, шуңа кешеләр язын кара каргала килүен шатланып көтеп ала”.

«Кем көчле?» әсәрен укыгач, төркем белән телдән журнал чыгардык. Һәр бала катнашты, үзенә роль сайлап алды. Бу проект эшләре санап бетергесез универсаль уку гамәлләре формалашуга юл ача: бер – берең белән аралаша белү, бер-береңә юл кую, толерантлык сыйфатлары, иҗади сәләтләре ачылу: рәсем ясау, төс сайлый белү, рольләп сөйләү һ.б.

Казан Кремле белән танышу дәресендә балалар. төркемнәргә бүленеп, проект эше башкарды. Укучылар, өйдә мөстәкыйль рәвештә эзерләнеп, материал туплап килделәр, төркемдә белемнәре белән уртаклашып, гомумиләштереп проект төзеделәр. Һәр укучы сыйныф каршында чыгыш ясады, кара-каршы сораулар биреп, тапкан мәгълүматларны баеттылар.

Ш.Маннаповның «Су тәме» исемле хикәясе белән танышкач, балалар үзләренең эсседә ничек итеп сусаулары турында сөйләделәр. Һәрвакыт бик сусаган вакытта ,чыннан да, су – шундый тәмле, дигәннәрен ишетергә туры килде һәм алар су турында бик күп шигырьләр укыдылар, суны саклау кагыйдәләрен чыгардылар, нәтиҗәләр ясадылар. Үзләренә охшаган шигырьләрне, , суны саклау кагыйдәләрен кечкенә китапчыкларга яздылар.

Фәнни-тикшеренү эше һәм проект өстендә эш бик күп вакытны ала, ләкин ахыры хәерле. Кайсы гына эшне алсак та, эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапларны күпләп укый башлый, чөнки китап – иҗади эштә төп чыганак булып хезмәт итә. Баланың төрле сүзлек, энциклопедияләр, өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре арта. Киләчәктә балада фән белән кызыксыну теләге уянырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, мондый хезмәт сәләтле баланың шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясамый калмый.

Мәгълүмати технологияләр заманында яшәсәк тә, укучылар китап укымый дисәк тә, эшебезне тиешле юнәлешә алып барабыз икән, гаҗәеп дуслык – китап һәм укучы дуслыгын күзәтә алабыз. Эзләнү-тикшеренү яисә проект өстендә эшләгәндә, укучы ирексездән күп кенә әсәрләр, китаплар белән таныша. Үзе сайлаган тема буенча бай мәгълүмат туплый, нәтиҗәләр ясый. Автор буларак чыгыш ясый, чыгышын нигезләп, дәлилләп бирә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: педагогик эзләнүләр методологиясенә, инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагностикасына ия булу – хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләрнең иң мөһиме.