Цитология – күзәнәк турындагы фән

(9 нчы сыйныфта биология дәресе)

Рузилә ҺАДИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология-география укытучысы

Дәрес — укучылары өчен

Дәреснең максаты:  Цитология фәне турында күзаллау формалаштыру, фәннең максат – бурычларын ачыклау, өйрәнү методлары белән танышу, күзәнәкне өйрәнү тарихы белән кызыксыну һәм цитологик белемнәрнең әһәмияте, кулланылышы турында өйрәнү.

Бурычлар:

Белем бирүдә:

  • укучыларда күзәнәкне өйрәнүче фән – цитология турында күзаллау формалаштыру;
  • фәннең үсеш тарихы һәм өйрәнү методлары белән танышу;
  • цитологик тикшеренүләрнең әһәмиятенә төшенү.

Үстерешле:

  • укучыларда биология фәне белән кызыксынуны үстерү;
  • чагыштыру, практик эшчәнлек аша нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Тәрбияви:

  • укучыларда игътибарлылык, төгәллек тәрбияләү;
  • бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү;
  • үз фикереңне әйтә белү һәм башкаларны тыңлый белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет юнәлеше:

  • Цитология фәне, аның бурычлары, өйрәнү объектлары, методлары, үсеш тарихы турында өйрәнү.

Шәхес УУГ:

  • белем алуга җаваплы карашны үстерү;
  • үзләштерелгән белемнәрнең киләчәк өчен әһәмиятен аңларга тырышу;
  • үз сәламәтлегенә карата игътибарны арттыру.

Регулятив УУГ:

  • дәрестәге эшчәнлекнең, уку биременең максатын, бурычларын аңлау;
  • максатка ирешү, бурычларны башкару юлларын ачыклау;
  • үз эшчәнлегең барышын, нәтиҗәсен бәяли белү.

Танып белү УУГ:

  • информацияне таба, төп төшенчәләрне билгели, алар арасында бәйләнешләрне ачыклый белү;
  • рәсем – схемаларны аңлый һәм аңлата белү, инструкция буенча эшне башкара белү;
  • чагыштыру, логик фикерләү аша төгәл нәтиҗәләргә килү.

Коммуникатив УУГ:

  • индивидуаль һәм төркемдә эшли белү;
  • уңай хезмәттәшлек;
  • үз фикереңне аңлаешлы әйтә белү, төркемдә эшләгәндә уртак фикергә килә белү.

Дәрес түбәндәге проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән: биология фәннәре семьялыгының  бер тармагы буларак, күзәнәк турындагы фән – цитологиянең фән буларак барлыкка килүе, бурычлары, шәхси өйрәнү методлары һәм җәмгыятьтәге роле.

Өйрәнү методлары: иллюстратив, өлешчә эзләнү, практик эш.

Укучылар эшчәнлеге: индивидуаль, парлап, төркемдә, фронталь.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация: “Цитология – күзәнәк турындагы фән”  күзәнәк төзелеше таблицасы, таратма  материаллар, инструктив карточкалар, яктылык микроскобы һәм лупа, цифрлы лаборатория (Releon) җиһазы – цифрлы микроскоп, дәреслек (Тереклек Линиясе.  Биология  9 класс, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы Профессор В.В. Пасечник редакциясе, Казан Татарстан  китап нәшрияты Москва “Просвещение” 2019)

 

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше:
  2. Укытучы эшчәнлеге: — Хәерле көн, исәнмесез  укучылар! Сәламәтлегегез нык, кәефегез яхшы булсын, — дигән теләктә дәресебезне башлыйбыз.  Йөзләрегездән кәефегезнең күтәренке булуын, күзләрегездән  кызыксынучанлыгыгызны күрәм  укучылар, мин бик шатмын. Бер – беребезне елмаеп сәламләү – ул, алга таба бердәм эшчәнлегебезгә уңай алшарт. Рәхмәт!

Рәхим итеп утырабыз һәм дәрескә әзерлегебезне барлыйбыз.

Укучылар эшчәнлеге: Укучылар укытучы һәм бер – берсе белән елмаеп сәламләшәләр. Төркемнәргә  бүленеп утыралар.

  1. Мотивлаштыру:

Укытучы  эшчәнлеге:  Укучылар, өстәлләрегездә сезгә миннән хатлар бар. Сүзсез, хатлар гади генә түгел,  биологик биремле. Әйдәгез әле, конвертларны ачыйк һәм һәр төркем үз  хатын  укып эшкә керешик.

Укучылар эшчәнлеге: Укучыларның  төркемнәрдә эше:

1.Төркем:  “Күзәнәк макеты” —  Конверттан күзәнәк макеты элементларын (күзәнәкнең төп өлешләре һәм төзелеш органоидлары) алып, ак ватманга урнаштырып күзәнәк моделен төзү һәм тактага беркетү. (Конверттагы  рәсемнәр, ике яклы магнит белән тактага урнаштырыла)

— Укытучы  эшчәнлеге:  Әйдәгез әле, укучылар, 1төркемдәге дусларыгызның эшен барлыйк һәм тулыландырыйк. Молодцы, укучылар!

Укучылар, без нәрсә ясадык?

Укучылардан көтелә торган  җавап:

күзәнәк

әйе, укучылар, тереклек дөньясының нигезе булган күзәнәк макетын ясадык.

Сорау:  — Нәрсә ул – күзәнәк?

Укучылардан көтелә торган  җавап вариантлары:

  • Күзәнәк ул — тереклекнең иң кечкенә кисәкчеге;
  • Күзәнәк ул – тереклекнең элементар берәмлеге;
  • Күзәнәк ул — организмнарның төзелеш һәм яшәеш нигезе;
  • Күзәнәк ул – һәр тере организмның  иң кечкенә структур, функциональ һәм үсеш берәмлеге.
  • Молодцы, укучылар.
  1. Төркем: “Органик дөнья патшалыклары кластеры. Конверттан укучылар кластер шаблонын алалар һәм тиешле сүзләр белән тутыралар.

Органик дөнья системасы:

  1. Империя:
  2. Күзәнәксезләр            Күзәнәклеләр:

Вируслар  патшалыгы                               2. Өспатшалыклар:

  1. Прокариотлар: Эукариотлар:

                                                                   Бактерияләр               Үсемлекләр                                                                            

                                                                            Хайваннар

                                                                          Гөмбәләр

— димәк, укучылар, вируслардан кала, әлеге патшалыклар барысы да күзәнәкчел төзелешле.

  1. Төркем: “Сүзлек кәрзине” — сүзлек эше. Конверттан  “Биология фәннәре семьялыгы “ – на керүче фәннәр язылган тасмалар  алына. Аларны аңлатмалары белән туры китерергә кирәк.

Биология – тере организмнар турындагы фән.

Ботаника –үсемлекләр турындагы фән

Зоология – хайваннар турындагы фән

Кеше анатомиясе – кеше төзелеше турындагы фән

Экология – тере организмнар һәм аларның үзара,  әйләнә – тирәлек белән бәйләнеше турындагы фән.

Морфология – организмнарның төзелеше турындагы фән

Микология – гөмбәләр турындагы фән

Бактериология – бактерияләр турындагы фән.

Физиология – организмнарның тереклек эшчәнлеген өйрәнүче фән Цитология күзәнәк турындагы фән. (тасмалар арасында җитми, ә ул укучылар, без төзегән, без сөйләшә башлаган  күзәнәк турындагы фән. Димәк безнең бүгенге тема: Цитология – күзәнәк турындагы фән)

  1. Максат кую: Укучылар, әйдәгез әле бергәләп теманы өйрәнү өчен максат куярга тырышыйк.

Укучылардан көтелә торган  җаваплар:

  • Цитология фәне турында күзаллау формалаштыру;
  • фәннең максат – бурычларын ачыклау;
  • өйрәнү методлары белән танышу;
  • күзәнәкне өйрәнү тарихы белән кызыксыну һәм цитологик белемнәрнең кулланылышы турында өйрәнү.
  1. Планлаштыру:

Укытучы: — Укучылар,  максатка ирешү өчен нинди эш планы алырбыз?

Әйе укучылар, дәреслек битләреннән башларбыз эшне.

Теориядән практикага  күчәрбез, шулай бит.

  1. Төп эшчәнлек этабы:
  2. Дәреслек белән эш.
  • Әйе, дәреслегебездә нәрсә язылган икән 18 битне ачып, беренче кызыл юлны укыйбыз һәм җавап әзерлибез. (Биремле карточка  укучылар  өстәлендә.) Җөмләдә төшеп калган сүзләрне куябыз
  • Цитологиянең фән буларак өйрәнү объекты – күзәнәк.
  • Күзәнәк тереклеккә хас барлык билгеләргә ия: үсә, үрчи, матдәләр алмашына сәләтле, шулай ук  ул тирәлектәге үзгәрешләргә җавап бирә. Димәк аның тереклек эшчәнлегенең барлык чагылышлары цитология тикшеренүләре предметын тәшкил итә.
  • Фәннең бурычы — күзәнәкләрдә бара торган процессларның узу һәм регуляция механизмнарын ачу, асылын танып – белү.
  • Укытучы тулыландыра: Цитология — күзәнәкләрнең  һәм аларның органоидларының төзелешен, аларның функциясен, үрчүен һәм үсешен өйрәнә.

Укучылар, күзәнәк — кызыклы, гаҗәеп һәм серле дөнья ул. Күзәнәкне өйрәнү тарихы микроскопик техника һәм тикшеренү ысуллары үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

  1. Без хәзер сезнең белән биологик лабораториядә.

Лаборатория ул  —  һәрвакыт фәнни тәҗрибәләр, өйрәнүләр бара торган эш кайнап торган урын. Әйдәгез әле инструктив карточкаларны укыйк.

Инструктив карточка:

Исеңдә тот! Лаборатор эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә. Приборлар белән сак эш ит.

  1. Күзәнәкне өйрәнү тарихы:

      Төркемдәге 1-2 укучы бирелгән шапкадагы Галим ролендә була (язулы шапка кия)

 Төркемдәшләре,  дәреслекнең 20-21 биттендәге материалны укып файдаланып, галимнең хезмәте турында тулы информация бирәләр. (еллары, ачышы турында)

Бу вакытта һәр төркемнән 1 укучы – “Галимнәрнең шәкертләре” ролендә булалар. Алар: 1)суган кабыгы ярысыннан (1 төркем), 2)яфрак йомшагыннан (2 төркем), 3)җимеш тирәлегеннән (3 төркем) вакытлы препаратлар ясап яктылык микроскобыннан карыйлар.

1 төркемгә: 1. Ханс Янсен һәм Захарий (голландияле) – 1590 ел – беренче микроскоп.

  1. 2. Роберт Гук (инглиз) – 1665 ел – фәнни тикшеренүләр өчен микроскоп куллана һәм бөке агачы кисемен микроскопта карап аның ячейкалардан торуын күрә, аларны ул – күзәнәк – диеп атый.

2 төркемгә: 1. М. Мальпиги (итальян) – 1675 ел; Н.Грю (инглиз) – 1682 ел- үсемлекләрнең күзәнәкчел төзелешен раслый, аларның игътибарын күзәнәкләрнең  формасы һәм тышчасы төзелеше җәлеп итә.

  1. Антони ван Левенгук (голландияле)1674 ел – су тамчысындагы микроорганизмнарны ача.

3 төркемгә : 1. Р. Броун ( инглиз) – 1831 ел- үсемлек күзәнәгендәге төшне тасвирлый һәм төш күзәнәкнең иң мөһим өлеше диеп саный

  1. Т.Шванн (немец) – 1839ел — күзәнәк төзелеше теориясе дип аталган гомумиләштерү эшли. Бу турыда икенче дәрескә сөйләшү көтелә.

Укытучы: Укучылар, күзәнәкне өйрәнү тарихы,  күреп үткәнебезчә, инде берничә гасыр буе, төрле ил галимнәре тарафыннан бара. Бу исемлекне үзебезнең илебез галимнәре белән дә тулылыандырырга һичшиксез була.

2.Ә хәзер, шәкертләр хезмәте белән танышыйк әле. (Чираттан әзер препаратларны микроскопта карыйлар)

Укытучы: 3.Укучылар, күзәнәкләрнең төзелешен һәм тереклек эшчәнлеген өйрәнү өчен күптөрле методлар кулланалар.

Һәр төркемгә рәсем – фотолар бирелә (китаптагы материалларны 18 — 19 бит файдаланып рәсемне тасвирларга)

1 төркем:  Фотода — яктылык микроскопы (өстәлдәге яктылык микроскопына күрсәтеп сөйләнә)— ярдәмендә лаборатор эшләр эшлибез. Яктылык микроскопларын хәзер дә киң кулланалар, әмма алар ярдәмендә яктылык дулкыны озынлыгыннан да  (400-800 нм) кечерәк объектларны өйрәнеп булмый. Яктылык дулкыны кечкенә предметны читләтеп үтеп анда чагыла алмый.

2 төркем: Фотода —  цифрлы  микроскоп кулланабыз (ноутбукка ялганган, экранда карый торган объектның фотосы күренеп әзер тора – демонстрацион эш, укытучы күрсәтә) (Өстәмә материалдан җавап эзерли)

(Санлы микроскоп-традицион оптик микроскоп төре, ул компьютерда эшләтеп җибәрелгән программа ярдәмендә оптиканы һәм санлы камераны мониторга чыгару өчен куллана. Үрнәкне күз белән  күзәтеп булмый. Рәсем санлы схемага юнәлтелгәнгә, бөтен система мониторда күрсәтү өчен эшләнгән. (Беренчесе 1986 елда Япониядә чыгарыла)

3 төркем:  Фотода — электрон микроскоп– күзәнәкнең 1нм зурлыгындагы состав өлешләрен күрергә мөмкинлек бирә. Кечкенә объектлардан да чагылырга сәләтле электроннар бәйләме кулланыла.

Укытучы: Укучылар, цитологиянең үсеш юлында иң киң кулланылган метод димәк, микроскопия методы.

  1. Микроскоп ярдәмендә өйрәнү методын ачыла.
  2. Радиография – күзәнәктәге нинди дә булса химик кушылманы күзәтү өчен аның молекуласындагы атомнарның берсен радиактив изотопка алмаштырырга була. Нәтиҗәдә молекуланы радиоактив кисәкчекнең яктырту сәләтеннән күрергә мөмкин.(слайдта рәсеме)
  3. Ультрацентрифуга методы – күзәнәкнең аерым органоидларын аерып алу өчен кулланыла. (Җимерелгән күзәнәкләрне пробиркаларга урнаштыралар һәм бик зур тизлектә махсус приборларда центрифугаларда әйләндерәләр, тыгызлыгы төрле булган органоидлар төрле катламда утыралар) (слайдта рәсеме)
  4. Ныгыту:
  5. Карточка тутыру: (аңлатмалары буталган була, парларда фикерләшеп эшләнә)
Метод Куллану өлкәсе
1.                 Яктылык микроскопиясе  Яктылык микроскопы ярдәмендә яктылык дулкыны озынлыгыннан да  (400-800 нм) кечерәк объектларны өйрәнеп булмый.
2.                 Электронлы микроскоп

 

Күзәнәкнең 1нм зурлыгындагы состав өлешләрен күрергә мөмкинлек бирә.
3.                 Цифрлы микроскоп Санлы микроскоп — зурайтучы прибор, анда оптик күзлек (окуляр) урынына санлы камера урнаштырылган, һәм рәсем шунда ук компьютер мониторына күчерелә.
4.                 Радиография Күзәнәктәге нинди дә булса химик кушылманы күзәтү өчен аның молекуласындагы атомнарның берсен радиактив изотопка алмаштырырга була. Нәтиҗәдә молекуланы радиоактив кисәкчекнең яктырту сәләтеннән күрергә мөмкин.
5.                 Ультрацентрифугалар методы Күзәнәкнең аерым органоидларын аерып алу өчен кулланыла.

 

  1. 2. Тест — ОГЭ эшләре (мөмкин вакыт калса, вакыт калмаса өй эшенә бирелә)
  2. Укытучы чыгышы: Цитологик тикшеренүләрнең әһәмияте:

Авырулар килеп чыгуның төп сәбәбе — нинди дә булса органнар системасындагы күзәнәкләрнең зарарлануы һәм үлүе. Йогышлы авырулар вакытында нинди дә булса тукыманың күзәнәкләре үлә:

  • Гепатит вакытында вируслар бавыр күзәнәкләрен зарарлый.
  • Маляриядә плазмодийлар канның эритроцитларын җимерә.
  • Холерада бактерияләр эчәклек күзәнәкләрен зарарлый.

Авыруларны бетерү өчен зарарланган орган     һәм тукымаларның күзәнәкләрен максатчан дәваларга кирәк. Ә аның өчен күзәнәктә нәрсә баруын яхшы аңларга кирәк. Шуңа күрә цитологик тикшеренүләр бик мөһим. Хайваннарның яңа токымнарын, үсемлекләрнең яңа сортларын китереп чыгарганда, кешегә кирәкле матдәләрне геннар һәм күзәнәк инженериясе методлары белән табу өчен дә цитологик тикшеренүләр ярдәм итә. (слайдта күрсәтелә)

Нәтиҗәдә күзәнәкләрне өйрәнү:

  1. Медицинада авыруларның сәбәпләрен ачыклау өчен
  2. Тере организмнарны классификацияләү өчен
  3. Генетикада нәселдәнлек авыруларын өйрәнү өчен
  4. Авыл хуҗалыгында ген, күзәнәк инженериясе, селекция өчен
  5. Эволюция серләрен ачу өчен бик тә әһәмиятле.
  6. Белемнәрне системалаштыру: Укытучы, укучылар белән әңгәмә барышында тактада дәреснең терәк – схемасын җыя.(Уртада күзәнәк рәсеме, өстә тема, кырыйларда – галимнәр исемлеге (1-вариантка — өй эшенә туган илебез галимнәре турында өстәмә материал әзерләргә бирелә), күзәнәкчел төзелешле патшалыклар исемлеге, методлар исемлеге (2-вариантка — өй эшенә тагын да яңа методлар турында өстәмә материал әзерләргә бирелә), күзәнәккә билгеләмәне укытучы акбур белән тактага язып куя.

Рефлексия:  (дәрескә нәтиҗә ясау укучылар белән бергә)

Цитология фәне күзәнәк төзелешен һәм аның тереклек эшчәнлеге принципларын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Күзәнәк – тереклекнең структур дәрәҗәләре арасында әһәмиятле урын тота. Тереклекнең күзәнәк дәрәҗәсен өйрәнеп, аны  галимнәр барлык тере системаларның уртак билгесен  күрсәтүче булуын  ачыклый.

Йомгаклау:

Укытучы: Укучылар илебезнең уңышлы үсешенә без алдынгы, тырыш шәхесләрдән үрнәк алып үзебезнең дә өлешебезне кертергә тиешбез. Нәкъ тә менә уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлеккә омтылган шәхесләр дөньякүләмендә илебезнең йөзен  фән, мәдәният, медицина һәм башка юнәлешләрдә үз казанышлары белән күрсәтәләр. Һәрбер кешенең уңышы  үз үсешенә шәхси өлеш кертүгә бәйле. Туган илебездә тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланып, уңышлы нәтиҗәләргә омтылып матур итеп тырышып укыгыз, — дигән теләктә калам. Һәм дәрестә актив катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм. Сез бик молодцы! Саубулыгыз!