«Чын дус нинди була?» темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү

№54

(Татар теле. «Дуслар белән күңелле» бүлеге. Рус төркеме. IV сыйныф)

Гөлназ НӘҖМЕТДИНОВА,

Казандагы 68 нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәрес максатлары

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): яңа сүзләр белән таныштыру, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе): чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): дуслыкның әһәмиятлелегенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, бер-береңә карата  дуслык  хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре:

‒ үзенең дусты, дуслары; иптәшенең дуслары турында сөйли, сорый белү күнекмәләрен ныгыту;

‒ «Дуслык, чын дус нинди була?» дигән сорауга җавап бирерлек лексик материалны өйрәнү.

Төп төшенчәләр: дус, дуслар, чын дус, дуслык, дуслаштык.

Укыту ресурслары: дәреслек (76‒77 нче битләр); методик ярдәмлек, дәрескә әзерләнгән презентация материаллары; күрсәтмә материал (скакалка, туп, курчак, аю).

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы.

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр күрешү шулай башлана.

Сезнең белән очрашуыма, укучыларым

Күңелләрем шундый шатлана.

Әйдәгез әле дуслар, бер-беребезгә

Елмаю бүләк итик.

Укучылар.

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә сезгә,

Хәерле иртә һәммәбезгә.

‒ Менә шулай бер-беребезгә елмаеп карап, хәерле көн теләп, татар теле  дәресен башлап җибәрәбез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим. (Рәхмәт.)

‒ Сыйныфта бүген кем дежур? (Бүген сыйныфта мин дежур.  Сыйныфта Артем, Кирилл юк. Алар авырыйлар. Бүген унберенче февраль. Пәнҗешәмбе көн.)

‒ Яхшы, утырыгыз.

‒ Бер-берегезнең хәлен белү ‒ иң кирәкле сыйфатларның берсе.

II. Укыту мәсьәләсенең куелышы

‒ Укучылар, әйдәгез әле, «Тукмар белән Чукмар» әкиятен карап үтик. Бу әкиятнең авторы ‒ А.Алиш. Ул М.Җәлилнең дусты булган. Алар унбер Җәлилче белән бергә немецлар тарафыннан һәлак ителгәннәр. Аларга багышланган һәйкәлне сез 1 Май мәйданында күрә аласыз.

Сез игътибар белән әкиятне карагыз. Геройларны, төсләрне истә калдырыгыз. (Карыйлар.)

Әңгәмә.

1. Әкияттә нинди геройлар бар?

2. Ничә төп герой бар?

3. Нинди төсләр кулланылган?

4. Автор нәрсә әйтергә тели?

‒ Ә хәзер тикшерик, без дөрес җавап бирдекме?

‒ Әкияттә нинди геройлар бар? (Әкияттә әби, 2 әтәч, ат, сыер, сарык бар.)

‒ Алар ничәү? (Алар барлыгы алтау.)

‒ Бу нинди хайваннар? (Бу йорт хайваннары.)

‒ Йорт хайваннары ничек яшиләр? (Алар …, …, … яшиләр. Тукмар белән Чукмар гына сугышалар.)

‒ Укучылар, сез Валериянең  бу фикерләр белән килешәсезме? (Әйе, килешәбез (берничә укучыдан сорау).)

‒ Сез ничек уйлыйсыз, Тукмар белән Чукмар сугышалар? (Алар сугышалар, чөнки һәрберсенең җиңүче буласы килә.)

‒ Ә Сез ничек уйлыйсыз, алар нигә сугышалар? (Алар сугышалар, чөнки беренче буласы килә.)

‒ Сез ничек уйлыйсыз, алар әкият ахырында дуслашырлармы? (Минемчә, юк, чөнки алар гел сугышалар.)

‒ Ә, минемчә, дуслашырлар, чөнки барлык хайваннар дус яшәргә тиеш. (Минем фикеремчә, әби аларны дуслаштыра.)

‒ Мин дә Дарина белән килешәм. Дөрес укчылар, алар күңелле яшәрләр дип уйлыйм. Тукмар белән Чукмар да үз хаталарын аңларлар һәм дуслашырлар. Дуслык булганда гына, без көчле, ямьле. Ә бу сорауга җавапны сез әкиятне карап бетергәч җавап бирерсез.

‒ Укучылар, ә сезнең дусларыгыз бармы?

‒ Әйе, бар. А сейчас давайте представим о том, что вы встретили Романа и хотите его распросить о его друге. Узнать по больше о нем. Ответим на вопрос «Романың дусты нинди?» (Рома, Катя, Валерия, выходят и расспрашивают Романа.)

Укучылар Романга сораулар бирәләр.

‒ Синең дустың бармы?

‒ Аның исеме ничек?

‒ Ә синең дустың кем?

‒ Дустың кайда яши?

‒ Сез кайчан дуслаштыгыз?

‒ Сез кайда дуслаштыгыз?

‒ Синең дустың нинди?

Дарина, Алсинә бәялиләр:

‒ Роман матур сөйли. Төгәл җаваплар бирә. Ул дустын яхшы белә. Валерия  сорауларны дөрес әйтә. Интонация белән сөйли. Романның дусты яхшы. Ему повезло с другом.

‒ Дөрес. Дуслык булганда гына, без көчле, ямьле. Бүген без яңа бүлекне «Дуслар белән күңелле» бүлеген башлыйбыз. Һәм «Чын дус нинди була?» дигән сорауга җавап табарбыз.

Дәреслек белән эш (76 нчы бит, 1‒2нче күнегү).

Җөмләләр төзү. Терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзү.

(Сүзләрне кабатлау, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү)

III. Актуальләштерү

Бирем: рассказать о своем друге.

Тупны ыргытабыз һәм сорауга җавап бирәбез: Минем дустым ‒ … . Аңа … яшь. Без … таныштык. Без бергә … . Ул …, …, … .

‒ Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Булмаса, сезнең аны табасы килә, чөнки дуслык бит ул ‒ зур байлык.

‒ Дәфтәрләргә язабыз. Найди перевод пословицы.

Чын дуслык – зур байлык.  Дустың булмаса тап, тапсаң – сакла.

«Помоги другу в трудное время!»

IV. Яңа текст белән эш

Укытучы. Син бу раслаулар белән килешәсеңме?

Җавап: «килешәм» яки «килешмим».

♦       Чын дус һәрвакыт булыша, ярдәм итә.

♦       Көртлек, тычкан тавыкка һәрвакыт ярдәм итә.

♦       Чын дус теләсә булыша, теләсә булышмый.

♦       Чын дус миңа дәрес әзерләргә булыша.

♦       Чын дус өй эшен күчерергә бирә.

♦       Чын дус теләсә, яхшылык эшли.

♦       Чын дус гел яхшылык эшли.

♦       Чын дус авыр хәлдә калдырмый.

♦       Чын дус авыр хәлдә булыша.

♦       Әби Тукмар белән Чукмарга дуслашырга булыша.

Укытучы. Без караган әкияттә Тукмар һәм Чукмар нинди? Тукмар өйгә кайткач, дусты аны ничек каршы алыр дип уйлыйсыз?

«Чын дус нинди булырга тиеш?», «Чын дус нинди булмаска тиеш?» дигән сорауга җавап бирик әле. Төркем белән эш. Терәк сүзләрне (акыллы, ярдәмчел, эшчән, кешелекле, юмарт, әдәпле, әләкче, үпкәләүчән, көнче) чиратлап сайлап алып тактага ябыштыралар).

Нәтиҗә: геройларга бәя бирү.

Чукмар ‒ …; Тукмар ‒ …; әби ‒ … .

V. Рефлексив бәяләү

1. Рәсемнәр белән эш.

‒ Сезгә кайсы герой ошады? Үзегез охшаган геройга бер балл куегыз.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше (теләгән вариантны ясап килегез (творческое задание, роздано всем на листочках).

1) Представьте классу своего друга, чтобы с ним захотели подружиться другие.

2) Если вашим родителям не нравиться ваш друг, то как бы вы их убедили, что он настоящий.

3) Какого бы друга вы не хотели иметь.

VI. Саубуллашу

‒ Хәзер, әйдәгез, әкиятнең ахырын карап бетерик. Автор фикере сезнең фикерегез белән туры килә микән?

‒ Дәрескә куйган максатларга ирештем дип санасагыз, геройларга кушылып җырлагыз.

Син ‒ минем якын дустым,

Мин ‒ синең дустың.

Мин ‒ синең якын дустың,

Син ‒ минем якын дустым.

Яхшы дус һәрвакыт янда булсын,

Яхшы ‒ һәрвакыт янда булса дустың.