Чүп кайдан килеп чыга һәм кая китә?
№ 101 — «Яшел бишек» бәйгесенә
(Әйләнә-тирә фәненнән ачык дәрес планы. 1 класс)
Гөлфия ГЫЙЛМУЛЛИНА,
Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Максат:
— укучыларны көнкүреш калдыклары барлыкка килү чыганаклары белән таныштыру, аларны үтилләштерү юлларын һәм чыганакларын күзаллау;
— әйләнә-тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау;
— өйдә һәм табигатьтә чисталык саклау;
— табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу; табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү;
Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;
Танып белү УУГ: кирәкле мәгълүмат чыганакларын аерып ала белү. Уку мәсьәләсен ачыклау һәм максат кую;
КоммуникативУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлау һәм аңа ярдәм итә белү; үз фикереңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү.
Дәрес барышы
I. Оештыру
Укытучы. Исәнмесез, укучылар,
Килдегезме дәрескә,
Уен, көлке, эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
(Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.)
– Кәефләрегез ничек, укучылар? Әйдәгез, бер-беребез белән күзләр белән генә исәнләшеп, файдалы, кызыклы дәрес телик.
– Күрәсезме, барыбызга да күңелле булып китте. Сезгә яңа белем үзләштерүдә уңышлар телим.
— Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.
II. Актуальләштерү
Укытучы. Без сезнең белән үткән дәрестә нәрсә турында сөйләшкән идек? (Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Җимлекләр ясап элдек, видеога төштек.)
– Әйдәгез хәзер шул видеоны карап, искә төшереп китик. (Экранда чүп өеме чыга. 1 нче слайд)
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Укучылар, бу нәрсә? (Чүп.)
– Нигә бүген безнең экранга чыкты микән соң ул? (Бүген чүп турында сөйләшәчәкбез.)
– Укучылар, табигатебез – безнең иң зур байлыгыбыз! Тирә-юньне пычрату кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнә торган зур ялгышлык. Хәзерге вакытта табигатьне саклау иң төп проблемаларның берсе. Бүгенге көндә безнең җиребезгә куркыныч яный. Табигать балалары – кешеләр, көннән-көн упкынга тәгәри, җиргә, табигаткә экологик куркыныч яный. Урманнар коточкыч тизлек белән кими. Табигый байлыклар азая, чишмәләр, елгалар, сулыклар саега, пычрана.
– Әле бүген безгә кунакка Сораучык Кырмыска да килгән. Ул безгә бирем алып килгән. Чишеп карыйбызмы? (2 нче слайд)
КРОСНБФВЕАТСБВРА – бер төрле хәрефләрне сызарга кирәк. (Конфет. Парларда эшләнә.)
– Сез конфет яратасызмы балалар? (Әйе.)
– Балалар, конфет ничек барлыкка килгән соң? Ул агачта үсәме? (Аны кондитер фабрикасында эшлиләр.)
Кырмыска. Кичә дәрестән соң бер коробка конфет алып ашадым. Шундый тәмле булды. Авызга кабу белән эреп юкка чыкты.
– Ничек уйлыйсыз, укучылар, конфетларын ашап бетергәч, Кырмысканың кулында нәрсә генә калды икән? (Тартма.)
Укытучы тартма, пленка, картон, лентаны күрсәтеп.
– Күрдегезме, укучылар, күпме чүп-чар килеп чыкты. Ул аларны нишләтергә тиеш? (Чүп савытына ташларга тиеш.)
– Кызганыч, безнең өйләрдә дә көн саен чүп-чар барлыкка килә.
IV. Теманы ачу
Укытучы. Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр? (Чүп-чарның кайдан барлыкка килүе һәм кая китүе турында сөйләшербез. 2 сорауга җавап эзләрбез: чүп кайдан килеп чыга һәм кая китә? 3 нче слайд)
– Әмма чүпнең дә төрлесе була, без алар белән дәрес барышында танышырбыз һәм аерырга өйрәнербез. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.
Физминутка. (4 нче слайд)
1. Китап белән эш, 78 бит. (5-6 нчы слайдлар)
Укытучы. Исегезгезгә төшерегез: нинди чүпләр була? 78 биттәге рәсемгә карагыз әле. Кайдан барлыкка килә бу чүпләр? Бу азык-төлекне кулланганнан соң, нинди чүп-чар кала?
– Без чүпләрне теләсә кая ташласак табигатебез нишли укучылар. (Урманнар, болыннар, елга-күлләр пычрана.)
2. Практик эш.
Укытучы. Бик күп илләрдә яшәүче халыклар, чүпне ташлаганчы, аны сортларга бүләләр һәм аерым савытларга җыялар. Ни өчен алай эшлиләр дип уйлыйсыз, укучылар? (Заводта эшкәртергә уңайлы булсын өчен.)
– Әйдәгез бездә сезнең белән чүпләрне сортларга аерып карыйк. 4 төргә: кәгазь, пластмасс, пыяла, тимер.
– Хәзер икешәрләп чиләкләр янына басабыз. Сезгә шундый бирем: чүпнең бу төрен алга таба нәрсә эшләтеп була, кая куярга? Сез бергәләп уйлагыз һәм җавап бирегез. (Мәсәлән: пыяла һәм пластмасс шешәләр таркалмый, җир өстендә күпме ятса да юкка чыкмыйлар. Полиэтилен пакетлар 10-20 ел шул килеш ятарга мөмкин.)
– Ә кирәкмәгән металлны нәрсә эшләтеп була?
3. – Хәзер әйдәгез эш дәфтәрендә эшләп алабыз. 54 бит 1 бирем. (Һәр баганага тиешле предметны ясарга.)
4. Уен: «Кем җитезерәк?» Пазл төзү. (7 нче слайд)
– Экранга карыйбыз. Шундый картина барлыкка килдеме? (Бу билгеләрне азык-төлекнең тышлыгыннан табу.)
5. Укучылар, чүп-чар турында озак сөйләшеп була. Аларның да кайчагында кирәге чыга торганнары бар. Калдыклар белән ниләр эшләп була? (Укучыларның җавапларын. 8-9 нчы слайдлар)
– Әйдәгез, бүген сезнең белән пластик стаканнарга әкият геройларын беркетәбез.Бу геройлар кайсы әкияттән? (Шалкан.)
(Практик эш. Стаканга беркетү.)
– Әкият геройлары ясап куйдык. Менә кирәкмәгән чүпләрне дә бик уңышлы кулланып була икән.
V. Рефлексия
Укытучы. Дәрес сезгә ошадымы?
– Бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? (Чүпләрне аерырга өйрәндек, аларны теләсә кая ташларга ярамый.)
– Бик яхшы укучылар.Ә хәзер дәрестәге эшчәнлегебезне бәяләп китик. Кемнәр үзләрен бүгенге дәрестә бөтенесен дә аңладым дип саный, шулар кояш, кемнәр әле миңа игътибарлырак булырга кирәк дип уйлый,алар болыт, миңа бик нык тырышырга кирәк дип санаучылар кар бөртекләрен күтәрәләр.
VI. Өй эше.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез без сезнең белән бер күзәтү үткәрик. Сез 1 атна дәвамында өегездә күпме чүп җыелуын күзәтегез һәм нәтиҗә ясагыз: кайсы төр чүп сезнең өйдә күбрәк булыр икән кәгазь, пластмасса, пыяла, әллә тимерме?
– Молодцы! Рәхмәт! Дәрес тәмам.