Чит сөйләм. Нәрсә ул алынма?

№ 173

Илдар НИЗАМОВ,

филология фәннәре докторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

«Чит сөйләм» ул – фәнни термин. Димәк ки, мәктәп дәреслекләрендә, тел, сөйләм гыйлеме кагыйдәләрендә теркәлгән, димәк ки, рәсми, фәнни сөйләмдә генә түгел, матур әдәбият, көнкүреш сөйләмендә рөхсәт ителгән. Мәгълүмат чараларында ул шулай кулланыла. Тик ул төшенчә бер үк вакытта тискәре дә, уңай мәгънәле дә була ала. Лингвистикада аның төп уңай лексик билгеләре – «алынма». тискәресе «варваризм» дип атала.

Бу язмамда максатым – сөйләмият нигезләрен төплерәк үзләштерү. Башта терминнарны искә төшереп китик. Әйтик, лексикологиядә «алынма» дигән термин бар. Яшәеш барышында берәр яңа төшенчә яисә күренеш барлыкка килеп, бигрәк тә ул башка халыклардан килеп кергән булса, аны атарга шул халык сүзенең алынуы ихтимал. Ул сүз башта неологизм хәлендә аралашуның бер генә даирә, өлкәсендә йөри; аннары инде, озын гомерле төшенчә яисә күренеш булса, шул атамасы белән күнегелеп, телдә төпләнеп кала. Әйтик, чәй, өстәл, мәктәп, шәһәр, дога ише берәмлекләр әллә кайчан телнең үз тамыр сүзләре рәтенә кереп китеп, алынмалыгы халык аңында онытылса да, фән аларны алынма дип саный.

Тулаем алганда, алынмага карата татарда уңай фикер. Алар телебезне баету чыганагы дип кабул ителгән. Күренекле тел галимебез Вахит Хаков заманында: «Телнең сүзлек хәзинәсен баетуда алынма сүзләр зур роль уйный», – дип билгеләп, шуны исбатлауга үзенең «Татар әдәби теле тарихы» дигән хезмәтендә тулы бер бүлек багышлаган иде.

Шулай да фәннең үзендә дә аның асылына караш бертөрле түгел. Бу –галим Хәләф Курбатов билгеләмәсендә дә чагылыш таба: «Алынма сүз теге яки бу төшенчәне белдерү өчен телнең үзендә башка сүз булмаганлыктан кулланыла. Андый сүзләр башта неологизм булып, тора-бара тел тарафыннан бөтенләй үзләштерелеп китәләр… Ана телендә сүз була торып, башка тел сүзләрен куллану белән гомумән алынма сүзләр кулланылышын бутамаска кирәк… Башка тел сүзләрен урынлы-урынсыз куллану гади сөйләмнең үзенә бер төре – варваризм булып санала».

Димәк ки, алынма күренеше ике катламлы икән – инде телгә кереп урнашкан, аның аерылмас өлешенә әверелгән берәмлекләр (алынмалар); алар сөйләм оештыруда телнең үз тамыр берәмлекләре кебек үк катнаша, алынма буларак бернинди кыенлык, аңлашылмаучылык китереп чыгармый. Икенче катлам – әлегә неологизм хәлендә кулланыла торган берәмлекләр, ягъни булачак (ихтималый) алынмалар, ә хәзергә варваризмнар. Боларына карата караш тискәре булырга тиеш. Мисалга газетадан очраклы гына күз төшкән бер микротекст: «Нәфислек, җитезлек, артистлык эталоны, туганда ук артист булып туган Гөлзадә ханым 1998 елда Ялтаның мәдәни үзәгендә Кырымда яшәүче татарлар өчен зур иганә концерты үткәрде. Аның зирәк башында файдалы идеяләр туып кына тора: спонсор кирәк, спонсор! Яшь талантларны эзләргә!».

Биредәге нәфис, зирәк, үзәк, артист, концерт, Гөлзадә кебек берәмлекләрнең алынмалыгы бик сизелмәс хәлдә булып та эталон, идея, спонсор, иганә кебекләре әле тешкә тиеп-тиеп китә. Өстәвенә, бу ике төркемнән берникадәр аерылып торган сүзләргә дә игътибар итми калмассыз: ханым, мәркәз, мәдәни… Болар – гадәттә, гарәп-фарсы чыганаклы алынмалар. Алар – элек ана телебездә тулы хокуклы яшәп тә, сәяси сәбәпләр аркасында «куылып», соңгы вакытта кайта башлаган берәмлекләр.

Алынмалык – татар теленең агглютинативлык, ягъни ялганмалык, басым, сингармонизм кануннары кебек үк, асыл үзенчәлегедер.

Болар – тел фәне барлаган, сөйләмияткә дә нигез постулатлар саналган фикер-тезислар. Шул ук вакытта гамәли сөйләмебездә туып тора торган, әмма тел фәне игьтибар биреп җиткермәгән «төерләр» дә юк түгел.

Кеше аңында предмет төшенчәсе үзаллы гына яшәми, шушы предметны белдергән исемнәрдән фигыль, сыйфат, рәвеш төркемнәре дә ясарга туры килә. Нигездә алар да шушы атамага ярашырга мәҗбүр була, чөнки төгәллек, фикер агышы шуны таләп итә. Менә алынмаларның саны ишәя! Аренда – аренда кертү, аренда белән эшләү; автомат – автоматлашу – автоматлаштыру – автоматлаштырылу. Ярый ла, неологизм, татар теле кушымчаларының барысын да кабул итеп, татарның үз грамматик калыбына салынса. «Буйсынырга» теләмәгәннәре дә хәтсез бит. Бу очракта мондый тамырлар (бик тә кызганыч һәм куркыныч) татар теленә дә грамматик формаларын көчләп кертә: мобилизация – мобилизовать итү, танец – танцевать итү, оформление – оформить итү, команда – командовать итү һ.б.

Әлбәттә, чит грамматиканың болай күрәләтә бәреп керүенә каршы тору омтылышы юк түгел. Мәсәлән, форманы калька алымы белән булса да «татарчалаштыру»: агитация ясау яисә агитлау; танцы итәргә өйрәтү («Кызыл таң» газетасыннан). Әмма мондый сизгерлек вакытында күрсәтелергә тиеш, югыйсә соң булуы бар.

Бернинди сәбәпсез расход варваризмы яшәп ята. Хәтта расходлы, расходлану берәмлекләре сүзлекләргә дә теркәлгән. Аны чыгым термины бик урынлы рәвештә кысрыклауга карамастан, аның нигезендә ясалган чыгымлы, чыгымлау, чыгымлану берәмлекләре, хәлбүки, «законлы» булсалар да, әлегә ят, сәер тоела. Мөмкин булганда нигез сүзне кабатлаудан качарга кирәк, инде мөмкин булмаса, татар грамматик формасына салырга кирәк: индустрия – индустрияле (индустриаль түгел), эффект – нәтиҗәле яисә эффектлы (эффектив түгел), автономия – автоном республика (автономияле түгел), телевидение – телевидение тапшыруы, төрекләр телевизи тапшыру, ди (телевизион түгел). Русларда исем тамыр шул рәвешендә сыйфат та булып йөри: коллектив – коллективный, без шуның сыйфатын да сукырларча күчерәбез: коллектив казаныш (күмәк урынына). Абстрактлыкны белдерә торган терминнар бездә артык күп үрчеде, аннан да битәр шулардан ясалган сыйфатлар, рәвешләр чын мәгънәсендә «кермешәк» саналырга тиеш, аларны һәр очракта татар чаралары белән белдереп була: пленар утырыш, популяр җырчы, территориаль бүленеш, объектив сәбәп, стабиль уңыш, генераль репетиция, этник төркем һ.б.

Акланмаган чит берәмлекләр синонимнарга талымсызлык аркасында да үтеп керә. Производство, мәсәлән, русчада берничә мәгънәне белдерә: продукция җитештерү урыны (завод-фабрикалар) – бездә дә производство; шуларда эшне оештыру, продукция эшләп чыгару – бездә җитештерү; реализация – бездә сату һәм урнаштыру; специальность, специализация терминнарын да белгечлек, махсуслашу тамырлары нигезендә төрләндерергә мөмкин; адрес почта термины буларак бездә дә адрес, әмма икенче мәгънәсендә ул котлау, тәбрик, ә битараф сүз буларак янә бүтәнчә: аның исеменә (аңарга) җылы сүзләр әйтелде (аның адресына түгел); операция дә –өч-дүрт мәгънәле берәмлек, һәркайсына татарның үз сүзе бар һ.б.

«Чит сөйләм», «алынма», «варваризм» фәнни терминнарын искә төшереп, шулар белән бәйле рәвештә үз сөйләмебез «төер»ләреннән котылу хәстәрен күрә башлагач, бездә көндәлек күнегү үтү ихтыяҗы тумый калмагандар. Мисаллар да җитәрлек: эштә, урамда көндәлек аралашуда, газета-җурнал укыганда, радио, телевидение, телефон тыңлаганда, интернетта тискәре мисаллар «буа буарлык». Берничәсен генә булса да карап үтик: алар төрле сөйләм (жанр, стиль) форматында бәян ителгән чыганаклардан алынды:

1. Казанда көн аяз. Явым-төшемнәр көтелми. («Яңа гасыр» телеканалы. Һава торышы)

2. Хатын-кыз ул – бик эмоциональ кеше. («Болгар» радиосы)

3. Бүгенге көндә балалар телефонда утыралар. («Болгар» радиосы) Бу җөмләдә өч варваризм.

4. Без бөтен гаиләбез белән Ак барс җанатарлары («Яңа гасыр» телеканалы)

Һәр мисалда алынманы күрсәтергә, аның шушы сөйләм эчтәлегендә «хаталыгын» дәлилләп, сәбәбен аңлатып, «дөрес» мәгънәле вариантын тәкъдим итеп карагыз. Анализның якынча өлгесен соңгы мисалны анализлап күрсәтеп карыйк. Русча аралашырга күнеккән татар апасы татар журналисты белән сөйләшә. Бу җөмләсен дә ул, русча уйлап, татарча әйтергә тырыша. Тик бер фикерләмәдә өч варваризм. «Хата» дип бәяләнер өчен гомум кабул ителгән татар теле канунының бозылган булуы шарт. Бу очракта кайсы кануннар бозылган? «Бөтен гаиләбез белән» – тәрҗемә калька-штамп хатасы; «Ак барс» һәм «җанатар» сүзтезмә булсалар да бер лексема буларак әйтелергә, ягъни басым соңгы иҗеккә төшереп әйтелергә тиеш иде, ә ханым аларның икесен дә беренче иҗеккә төшереп әйтте. Басым кануны бозылды.

Күрәсез ки, үз сөйләмеңдә «чит сөйләм» тәэсирен тою, аеруча алардан котылу – шактый катлаулы, белем, тырышлык, түземлек сорый торган гамәл.