Чистай өязенең мәгърифәтче хатын-кызлары

№ 146

Тәэминә БИКТИМЕРОВА,

тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Татар хатын-кызларының элек-электән аң-белемгә, зыялылыкка омтылып, укымышлы кешеләрне хөрмәт итеп, китап сүзен хакыйкать сүзенә тиңләп яшәгәне тарихыбызда билгеле. Уку-укыту эшләре дә бик күптәннән, Х гасырда ук, ислам дине кабул ителеп, мәчетләр һәм алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр ачылгач ук тәртипкә салына. Болгар дәүләтендә дә, Казан ханлыгында да уку йортларының, китапханәләрнең күп булуы мәгълүм.

Казан ханлыгы буйсындырылгач, ир каһарманнар үтерелә, халыкның мөлкәте талана, хатын-кызлар кол ителә, көчләп чукындыру башлана. Барлык мәчет вә мәктәпләр җимерелә, алар урынына чиркәү һәм монастырьлар корыла.

Әмма дә ләкин үткәндәге азатлык, хатын-кызларның мәгърифәттә ирләр белән бертигез булуы телләрдән-телләргә күчеп сөйләнә. Хатын-кызлар ничек кенә булса да исән калган мәдрәсәләргә кереп белем алырга омтыла. Бу хакта безгә халык күңелленнән иңрәп чыккан бәетләр сөйли:

Каиргалының урамында

Карга бастым боз диеп,

Унике ел укып чыктык

Белмәделәр кыз диеп.

(Җиде кыз бәете, 1 нче бәет).

Бәет. егетләр киеме киенеп, мәдрәсәдә укып йөргән кызлар хакында.

Татар халкының мәгарифе тарихында XIX гасыр яртысында киң җәелеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте аеруча мактаулы урын алып тора. Алар халкыбызның үзаңын уятуны һәм саклауны, ерак бабаларыбызның кем булуын, үткәннән без нинди мирас кабул итеп, киләчәккә ниләр тапшырырга тиешлегебезне аңлатып, күрсәтеп бирүгә басым ясады.

Европа мәдәни казанышларын үзләштерергә чакырган татар шәхесләренең иң беренчеләреннән хаклы рәвештә олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗанине саныйбыз. Ул тормышта һәм аеруча мәгариф өлкәсендә хатын-кызларның тигез хокуклы булуын яклап чыгып кына калмаган, аларга карата ихтирам белән карау зарурлыгын да таләп иткән[1]. Аның фикер-карашлары тәэсирендә күп кенә прогрессив карашлы әдипләребез хатын-кыз мәсьәләсен алга таба милләт язмышы белән бергә бәйләп тикшерә башлаган. Халык язучысы, көрәшче Гаяз Исхакый иҗатына гына күз салыйк. Аның «Мөгаллимә» драмасы (1914) заманнар үзгәрә барган саен мәйданга чыккан яшьләрне күрсәтүгә, бигрәк тә хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булган, публицист-мөхәррир, мөгаллимә, актив җәмәгать эшлеклесе Фатима-Фәридә Нәүрүзовага багышланган.

Татар халкының атаклы мөгаллимәсе Фатима Фәридә Нәүрүзов

Татар халкының атаклы мөгаллимәсе Фатима Фәридә Нәүрүзова

Фатима-Фәридә (1889 елда Чистай шәһәрендә туа) 15 – 16 яшьләрендә үк «Әлгасрелҗәдит» журналында мәкалә белән чыга. Аның публицистик эшчәнлеге 1912 елда Томскида нәшер ителә башлаган «Сибирия» газетасында киң колач ала. Анда ул «Хатын-кызлар дөньясы» дигән бүлек оештыра, үзе мәкаләләр яза, газета, Уфага күчеп, «Тормыш» исемендә чыга башлагач та, эшен дәвам иттерә.

Газетада эшләү белән бергә, Томскида казна хисабына мәктәп ачтырып, үзе дә укыта башлый. Үз белемен арттыру өчен берөзлексез кайгыртуы өстенә, җәмәгать эшләрендә дә катнашырга, баласын тәрбияләргә дә өлгерә. Ни кызганыч, үзе бик яшьли – бары 25 яшендә әтисе яшәгән Кәрәкәшле авылында вафат була. Вафаты алдыннан бәхилләшкән вакытында әтисенә: «Минем бар нәрсәләремне сатып, Кәрәкәшле авылы балаларына минем исемемнән мәктәп салсагыз иде», – дигән васыятен әйтә. Аның кылган хезмәтләре хакында «Русское слово», «Сибирская жизнь» газеталары, «Аң» журналы кайгынамәләр язып бастырып, зур бәя бирәләр.

Әтисе кызының васыятен үти. Авылда Агымсу буендагы тау башында Фатима-Фәридә исемендәге мәктәп салына. Әтисе – Мортаза карт мәктәпне төзеп бетерү өчен хәтта йорт-җирен дә сатарга мәҗбүр була.

Соңрак Кәрәкәшле авылында икенче мәктәп салынган, тик ул Фатима-Фәридә исемен йөртми инде.

Кыз балалар өчен мәктәпләр ачылу, барыннан да бигрәк, XIX гасыр азагы-ХХ гасыр башында киң таралган җәдитчелек хәрәкәте белән бәйле. Чөнки җәдитчеләр мәктәп-мәдрәсәләрдә яңача укыту ысулларын кертеп кенә калмыйча, кызларны укытуның милләт өчен зарурлыгын да яклап чыга. Казанда кыз балалар өчен беренче җәдит мәктәбенә 1890 елда күренекле дин белгече, мулла һәм мөдәррис Галимҗан Барудиның хатыны – Маһруй абыстай нигез сала[2]. Аның вафатыннан соң, мәктәпне аның мөгаллимәсе Ләбибә Һади кызы Хөсәенова җитәкли башлый.

Ләбибә Чистай өязе Әмзә авылында (хәзерге Нурлат районы) мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән һәм абыйсыннан ала. 1895 –1896 елларда Сембер губернасы Карсун өязе Гурьевка авылындагы (хәзерге Барыш шәһәре) сукно фабрикасының эшче кызлар мәктәбендә укыта. 1904 елдан, алда язып үткәнебезчә, Казанның кызлар мәдрәсәсендә укыта. 1906 елдан соң бу мәдрәсә җәдит мәктәпләр өчен мөгаллимәләр хәзерли торган уку йортына әверелә. Биредә дини фәннәргә, татар, гарәп телләренә математика, география, рус теле һәм әдәбияты, татар тарихы, ислам тарихы, анатомия, рәсем, геометрик фигуралар сызу, Россия тарихы, гомуми тарих, зоология, җыр һәм укыту методикасы, педагогика өстәлә. Кул эшләре өйрәтүгә дә зур игътибар ителеп, махсус укытучы чакырыла.

1911 елда Ләбибә ханым Диния нәзарәтендә имтихан биреп, мөгаллимәлеккә рәсми таныклык (шаһадәтнамә) ала. Бу документ аңа 1917 елда хатын-кыз укытучылар мәктәбе, ә соңрак, 1918 елда семинария ачарга мөмкинлек бирә.

Ләбибә Хөсәениянең җәмәгать эшләрендә дә актив катнашуын әйтеп китү урынлы булыр. Ул – 1917 елның апрелендә Казанда үткәрелгән Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтае делегаты. Октябрьдән соң хатын-кызлар хәрәкәтенә дә бик актив кушылып китә. Тик каты авыру аның гомерен кисә. 1921 елда Казан җәмәгатьчелеге бу талантлы мөгаллимә белән мәңгелеккә саубуллаша.

Тормышлары һәм кылган гамәлләре белән тарихыбызда мәңге сакланырлык зыялы кызлары белән хаклы горурлана ала Чистай өязе. Шундый кызларның берсе – хатын-кызлар хәрәкәтендә дә якты эз калдырган күренекле педагог Илһамия Фәсәхетдин кызы Туктарова-Богданович. Ул 1892 елның 15 мартында Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында мөдәррис мулла гаиләсендә, әтисе вафатыннан соң ике ай үткәч, дөньяга килә.

Казан педагогия институты укытучысы Илһамия Туктарова-Богданович икенче тапкыр кулга алыну алдыннан. 1949 ел.

Казан педагогия институты укытучысы Илһамия Туктарова-Богданович икенче тапкыр кулга алыну алдыннан. 1949 ел.

Әнисе – Мәфтуха – алдынгы, Чистайның йогынтылы кешеләреннән саналган Сираҗетдин Бадамшин кызы. Мәфтуханың энеләре Зариф һәм Гариф – күренекле сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре. Гариф Бадамшин Октябрьгә кадәр үк Русия Дәүләт Думасына ике тапкыр сайлана. Җир мәсьәләләре буенча русның бөек язучысы Лев Толстой белән хатлар алыша, күрешергә дә барганы мәгълүм.

Мәфтуханың апасы Фәһимә (ире буенча фамилиясе Гайнетдинова), Чистайда кыз балаларны яңача, җәдитчә укыта торган мәдрәсә ачып, атаклы мөгаллимә булып җитешә.

Инде килеп, 1902 елда гомерен халык эше өчен көрәшкә багышлаган күренекле сәясәтче Хөсәен Ямашев Зариф Бадамшин кызы Хәдичәгә өйләнгәч, Илһамия белән абыйсы Фуад Туктаровларга бик тә якын җизни була.

1909 елда Илһамия Казандагы Шумкова гимназиясенә укырга керә һәм 1914 елда тәмамап чыга. 1914 елда ук Мәскәүдә кызлар өчен ачылган югары медицина курсларына укырга керә. Апасы Мәрвәрит тә, гимназия тәмамлап, атаклы Фатиха Аитова мәктәбендә (соңрак гимназиясендә дә) укытучы булып эшли.

Уку түләүле, гаиләнең матди хәле авырлашып та киткәч, яшь кыз Илһамия Мәскәү бае Гариф Бабишевлар йортында гаилә укытучысы булып та урнаша.

1917 елның үтә каршылыклы, тотрыксыз, иҗтимагый-сәяси вазгыяте татар зыялыларын, милләтпәрвәрләрен үз эченә ала. Алар арасында без укымышлы кызларыбызны, шул исәптән Хәдичә Ямашева, Мәрвәрит белән Илһамия Туктароваларны күрәбез. Тарих бүләк иткән уңай форсаттан файдаланып, татар кызлары алда торган бурычлар хакында сөйләшер өчен тарихта беренче тапкыр Мөслимәләр корылтаен уздыра.

Корылтай 1917 елның 24 апрелендә Казандагы «Яңа клуб» бинасында ачыла. Корылтайны мөселман хатын-кызлары арасында оештыручы, дәрәҗәле, зыялы ханым Хәдичә Ямашева ачып җибәрә. Илһамия – Хәдичәнең иң якын ярдәмчеләреннән берсе. Корылтай соңында, Мәскәүдә үткәреләчәк Бөтенрусия мөселманнары корылтаена делегатлар сайлый башлагач та, Илһамиянең исеме беренчеләрдән булып атала.

1917 елның 1 маенда Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортында ачылган бу мәртәбәле корылтайда Илһамия Туктарова хатын-кызлар өчен бик мөһим мәсьәләләрне колачлаган доклад белән чыгыш ясый. Аның чыгышы берәүне дә битараф калдырмый. Фикер алышуда катнашыр өчен сиксәннән артык кеше языла.

Съезд тәмамлангач, Кырым вәкилләренең үтенече буенча, Илһамия дусты Зәйнәп Әмирханова белән мәгариф эшләрендә ярдәм итәр өчен Симферополь шәһәренә китә. Ул анда кызлар мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шушы шәһәрдә ир балалар мәктәбендә укытучы булып эшләгән, чыгышы белән дворян, Петербург университетын тәмамлаган Польша татары Якуб Богдановичка кияүгә чыга.

Кырымда алар 1921 елга кадәр эшлиләр. 1921 елда, РСФСР Мәгариф комиссариаты чакыруы буенча Мәскәүгә күчеп киләләр. Биредә алар Мәгариф комиссары А.Луначарский белән бергә эшли.

1927 елда югары белемле педагогларны Татарстан хөкүмәте Казанга чакыра. Аларның икесе дә, канатланып, үз халкыбызга хезмәт итә башлый. Икесе дә Казан педагогия институтына эшкә урнаша, үзләрен тирән белемле алдынгы педагоглар итеп таныталар. Якуб фәнни хезмәтләр яза, шул ук вакытта медицина институтында татар студентларына рус теленнән дәресләр бирә.

Аларның җайга салынган тормышлары 1937 елда җимерелә. Шул каһәрле елның 24 апрелендә – Якуб, ә 27 августта Илһамия кулга алына. Бер гаебе булмаган Якубны шунда ук атып үтерәләр. Илһамия башта ике ел – төрмәдә, аннан соң сигез ел Колыма лагерьларында тилмерә. 1947 елда иреккә чыга, 1949 елда яңадан кулга алына һәм Красноярск краена сөргенгә озатыла. Тагын җиде ел буе – зинданда. Һәм, ниһаять, 1954 елда азат ителә. 1955 елның июлендә аны кулга алу «бернинди нигезсез булган» дип табыла. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда, улы Үзбәк тәрбиясендә яши. 1968 елда вафат була.

Шаккатарлык хәл. Халкыбызның бөек шәхесләренә язмыш рәхимсез сынаулар, газаплар китерә. Шул газаплардан соң да матур шәхес булып калган Илһамия апаның рухы алдында ничек баш имисең инде!

Без Чистайның мәгърифәтче кызлары хакында кыска гына мәгълүматыбызны шулай башладык. Әле тормыш юллары азмы-күпме өйрәнелгән Абруй Сәйфи, Гөлсем һәм Хәтимә Камаловалар, Рабига Хәкимовалар да бар. Ә өйрәнелмәгәннәре күпме!?

Шул хакта сөйләшү өчен 2020 елның октябрь аенда «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты ярдәмендә, Чистай каласында «Чистай өязенең мәгърифәтче кызлары» исемендә конференция үткәреләчәк. Әйдәгез, бергәләп халкыбызның атаклы мәгърифәтче кызларын искә алыйк.

Катнашырга теләүчеләр күрсәтелгән оешмаларга яки «Мәгариф» журналы редакциясенә мөрәҗәгать итә ала.



[1] Мәрҗани Ш. Мөстәфадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – Б.41.

[2] ТР МА, 1 ф., 4 тас., 5482 эш. – Б.93.