Чиста булыйк!

№ 139

(Урта төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен шөгыль)

Сәрия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Аида АБДУЛЛИНА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат. Шәхси гигиена кагыйдәләрен ныгыту, предметларнын исемнәрен дөрес әйтү, истә калдыру, дөрес куллана белергә ирешү. Татар телендә сөйләшү теләген үстерү, активлаштыру.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, мин бүген уен бүлмәсенә килеп кергәч, күзем бер курчакка төште. Карагыз әле, аңа нәрсә булган?

Балалар. Курчак пычранган.

Тәрбияче. Исемен сорыйк әле. Синең исемең ничек?

Курчак. Миләүшә.

Тәрбияче. Ай, матур исем. Балалар, Миләүшәгә ничек ярдәм итеп була соң?

Балалар. Аны юындырырга кирәк.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Ә безгә анын өчен нәрсәләр кирәк була соң?

Балалар. Су, сабын, сөлге, тарак.

Тәрбияче. Әйе. Маша, бар ләгән алып кил әле. Аңа нәрсә салабыз?

Балалар. Су салабыз.

Тәрбияче. Әйе, су салабыз. Антон, тотып кара әле, су нинди?

Балалар. Су җылы, чиста.

Тәрбияче. Булдырыгыз. Пычрак кайда ул, Миләүшә? Алып кил әле, Ника.

Миләүшә утырып торсын, ә без сезнең белән уйнап алабыз.

Физминут

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кулны юалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай куллар юалар.

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек битне юалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай битне юалар.

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чәчне тарыйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай чәчне тарыйлар.

Тәрбияче. Булдырдыгыз. Рәхмәт, нәрсәләр юабыз.

Балалар. Кулларын юабыз.

Тәрбияче. Ә хәзер нәрсә юабыз?

Балалар. Битен юабыз.

Тәрбияче. Әйе, бите чиста булсын. Аннары нишлибез?

Балалар. Сөртәбез.

Тәрбияче. Безгә нәрсә кирәк була?

Балалар. Сөлге кирэк.

Тәрбияче.  Әйе, дөрес. Оксана, сөлге алып кил әле. Матур булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар. Чәчен тарак белән тарарга, күлмәк киертергә кирәк.

Тәрбияче. Ай-һай, матур булды Миләүшә. Әйдәгез әле, бергәләп уйнап алыйк. (Уен уйнала.)

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миләүшә.

Безнең битебез матур,

Ә синеке – матуррак.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миләүшә.

Безнең кулыбыз чиста,

Ә синеке – чистарак.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, Миләүшәнең җиләк-җимеш, яшелчәләр белән сыйлыйбыз. Миләүшәне кемнең нәрсә белән сыйлыйсы килә, шуны ясасын.

Тәрбияче. Катя, нәрсә ясыйсың?

Катя. Алма ясыйм.

Тәрбияче. Алма нинди?

Катя. Алма яшел, түгәрәк.

Тәрбияче. Даша, нәрсә ясыйсың?

Даша. Чия.

Тәрбияче. Артур, нәрсә ясыйсың?

Артур. Кыяр.

Тәрбияче. Кыяр нинди?

Артур. Кыяр яшел, озынча.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Ә Ника нәрсә ясый?

Ника. Помидор.

Тәрбияче. Помидор нинди?

Ника. Помидор кызыл, түгәрәк.

Тәрбияче. Настя, син нәрсә ясыйсың?

Настя. Кишер.

Тәрбияче. Кишер нинди, Настя?

Настя. Кишер кызыл, озынча.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Миләүшәгә рәсемнәрегезне бүләк итегез. «Рәхмәт», – ди сезгә Миләүшә.

Балалар, безнең бармаклар эшләделәр, әйдәгез әле, аларны азрак ял иттереп алыйк.

Физминут

Менә минем бармаклар,

Шаян алар, шук алар,

Бармаклар гел уйныйлар.

Менә минем бармаклар:

Баш бармак, имән бармак,

Урта, атсыз hәм чәнчә.

Бик дус алар, гел бергә.

Тәрбияче. Бик якшы, булдырдыгыз, рәхмәт. Балалар, Миләүшә дә сезгә бүләк әзерләгән. Менә алар. (Кәрзиндә – алмалар.)

Балалар. Рәхмәт сиңа, Миләүшә.

Тәрбияче. Кунаклар белэн саубуллашыйк.

Балалар. Сау булыгыз!