Чишмәләр илем син, туган ягым!

№ 199

(Чишмә ачу күренешенә багышланган сценарий)

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Мамадыш  районы Кече Сон төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Чара барышы

(Ике кыз бер егет чиләк-көянтә белән суга киләләр, егет гармунда уйный, кызлар «Фазыл чишмәсе» җырын җырлый.)

Зиләрә, Гүзәл.

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем шул.

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем.

(Шул жырны дәвам итеп, хатыннар чыга, берсе гармунда уйный.)

Өздереп нигә карадың,

Ник тоттың беләгемнән?

Суларым түгел, ялкыным

Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътән

Күзләрем алалмадым.

Тибрәнде телем, әйтергә

Сүзләрем табалмадым.

Әнисә. Әй, авылдашлар, бәйрәм бүген, чишмә бәйрәме!

Раилә. Кызлар, безнең Кече Сон – чишмәләргә бай авыл. Җиде чишмәсе генә бар аның. Әнә күрәсезме, «Солтан чишмәсе» күренеп тора. Яңа урынга беренче булып Солтан исемле кеше килеп утырган. Шуңа күрә авыл уртасындагы искиткеч тәмле сулы. көчле чишмә «Солтан чишмәсе» дип атала. Ә бу чишмә –әле безнең яшь, яңа чишмә. Аңа нинди исем бирик соң?

Фәридә. Салкын чишмә!

Миңния. Тау асты чишмәсе!

Чәчкә. Гыйльметдин чишмәсе!

Фәрит. Ин яхшысы Васыйл чишмәсе дип атыйк, җәмәгать. Ни өчен дигәндә башта Гыйльметдин абый иң беренче булып су алса да, соңыннан Васыйл абый чистартып, карап торды.

Нурфия. Дөрес әйтәсен, шулай яхшы булыр!

Лилия. Бу кайнавык чыгып торган җирдә, гел сазлык, кыяк үләннәр үсеп утыра иде. Тау башында торган Гыйзениса апага су ерак булгач, энесе Гыйльметдин, кайнавыкка агач тәпән куеп, шланга белән су ала иде. Пермьнән җәйгә ялга кайткан егет апасын шулай суга туендырган. Аннан соң үсеп җиткәч, Гыйзениса апаның үз улы Васыйл абый карап, чистартып торды. Ә инде юлдан үткән саен, хыялланган хыялын тормышка ашырып, Мансур абый матур чишмә ясап куйды.

Авылдашлар! Шушы чишмәбезгә багышлап дога кылыйк әле. (Вәсилә апа дога укый.)

Раилә: Шушы чишмәбез үзенең шифалы сулары белән барчабызга гомер буена тәнебезгә, җаныбызга сихәт биреп торсын!

Миңния. Әйдәгез, кызлар, чишмәбезне зурлап бер уен уйнап алыйк әле.

(Сәхнә кырыена басма куелган, кырыенда – төнбоек чәчәкләре.)

Әнисә. Безнең барыбыз да басма аша теге ярга чыгарга тиеш. Кем дә кем суга төшә икән, шул уенчы җәза үти. Иң элек үзем чыгам әле! (Тагын бер хатын басма аша чыга. Аннан сон басмага кергән хатын суга төшә.)

Зәкия. Чәчкәгә нинди җәза бирәбез?

Илсөяр. Аннан оста биюче юк. Әйдә, биесен!

Раилә: Әйе, идәннәрне дер селкетеп биесен әле.

(Чәчкә апа «Чабата биюе»н бии, башкалар кул чабып торалар, икешәр кеше парлап әйләнәләр.)

Раилә. Кая миндә чыгым әле! (Ул чыга, анын артыннан ир кешене басма янына этеп китерәләр.) Әйдә, Фәрит, үзеңне сынап кара әле!

Фәрит. Әй, мондый басмадан да чыкмасам. (Суга төшә.)

Дания. Басмадан чыга алмаучыга нинди җәза бирәбез?

Чәчкә. Биесен, әйдә, биесен!

Лилия. Суга сикерсен!

Нурфия. Җырласын! Әйдәгез, җырлатыйк әле! (Фәрит «Җәйнең матур аяз таңнарында» җырын җырлый, хатын-кызлар вальс бии.)

Нурфия. Кызлар! Үзебезнең «Наза» уенын да уйнап алыйк әле. (Парсыз калган кеше җәза үти. Әнисә апа кала. Ул Г.Тукайның «Туган авыл» дигән шигыренең бер куплетын укый. Вәсилә апа кала. Ул мәзәк сөйли.)

Вәсилә. Парсыз калган кешене нишләтәбез?

Раилә. Мин башка нәрсә эшли белмим, жырлый гына беләм!

(Илсөяр белән Раилә «Ага чишмә челтер-челтер» җырын жырлый, башкалар аларга кушыла.)

Зиләрә.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан әчегез,

Башка жирдән эчмәгез!

Гүзәл.

Юл буеннан үтегез,

Тау астында чишмәбез.

Учлап алып көмеш суын.

Авыз итми китмәгез.

Фәрит. Әй, хатыннар, кызлар! Хәзер өйләрегезгә кайтып, тиз генә мал-туарларыбызны ашатып-эчертәбез дә, тагын шушында «Васыйл чишмәсе» янына кичке уенга җыелабыз!

Лилия. Кызлар, егетләр! Әйдәгез, әле үзебез яратып жырлый торган, матур жырыбызны жырлыйк әле.

(«Җидегән чишмә» җырын җырлый-җырлый, чишмәдән су алып кайтып китәләр.)