Чәчәкләр иленә сәяхәт

№ 133

Гүзәлия ӘЮПОВА,

Нурлат шәһәре 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе                           

Максат:  Табигатнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Балаларның чәчәкләр турында белемнәрен ныгыту,баету.
  2. Кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү.
  3. Файдалы чәчәкләрне, бөҗәкләрне таный белергә өйрәтү.
  4. Татар халык авыз иҗаты аша балаларнең сүз байлыгын арттыру. Уеннар ярдәмендә күңел күтәренкелеге булдыру.

5.Балаларга табигатькә карата сакчыл тәрбияләү.

Җиһазлау: Болын күренеше; магнитафон язмасында кошлар, бөҗәкләр тавышы; чәчәкләр битлекләре;  ковограф; болын; бакча; урман сүрәтләнгән рәсемнәр; чәчәкләр; төрле төстә буяулар.

Алдан эшләнгән эшләр : 1. Чәчәкләр турында әңгәмә үткәрү.

2. Шигырьләрне яттан өйрәнү.

3. Рөстәм Мингалиның “Болында” шигырен уку.

4. “Болын” ланшафтын карау.

5.”Урман “ланшафтын карау.

6. “Чәчәкләр “ җырын өйрәнү. Р. Фәйзуллин сүзе, М. Шәмсетдинова музыкасы.

Дәреснең барышы: 1. Исәнләшү.

Балалар:  Исәнмесез  балалар !

Тәрбияче: Балалар мин сезгә табышмаклар әзерләдем,тыңлагыз әле.

Үләннәр саргайды, шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

– Балалар, бу табышмак нәрсә турында.

– Бу табышмак елның көз вакыты турында.

Икенче табышмак .

Сирень, юкә агачлары

Тәмле ис тараталар

Чәчәкләргә бал  кортлары

Кунарга яраталар.

– Балалар, бу табышмак нәрсә турында?

  Балалар:  Бу табышмак елның җәй вакыты турында.

Тәрбияче:   Без бүген сезнең белән балалар җәйне сагынып, җәйге сәяхәткә   чыгабыз.

Минем тылсымлы таягым бар. Тылсымлы таяк ярдәмендә без сезнең  белән җәйге болында булырбыз.

                                        (Балалар степларга утыралар.)

– Балалар, күзегезне  йомыгыз әле, күз алдына китерегез: “Җәй көне, кояш

елмая, җылыта, кошлар сайрый, бөҗәкләр безелди, хуш исле чәчәкләр исе.”  (Балалар иснәп карыйлар.)

– Балалар күзләрегезне ачыгыз

Төрле- төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән.

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән,

– Балалар, алар нәрсәләр?

   Балалар: Чәчәкләр!

– Әнә, карагыз әле нинди матур чәчәкләр каршы ала безне.

Тәрбияче:  Балалар, бу болын. Болында нинди чәчәкләр үсә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди чәчәкләр үсә?

Балалар: Болында ак чәчәк, күк чәчәк, мәк чәчәк, тукранбаш, кыңгырау, тузганак чәчәкләр үсә.

Тәрбияче: Балалар, болында үсүче чәчәкләр ничек диеп атала?

Балалар:  Болын чәчәкләре диеп атала. (Күмәк кабатлау).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле чәчәкләр нинди төстә булалар?

Тәрбияче: Балалар, сез тагын нинди чәчәкләр беләсез?

Балалар:  Бакчада  үсүче чәчәкләрне беләбез ) ләйлә,гәлчәчәк, нәркиз, чалма.)

Тәрбияче: Бакчада үсүче чәчәкләр ничек дип атала?

Балалар:  Бакчада үсүче чәчәкләр бакча чәчәкләре дип аталп.

Тәрбияче: Урманда үсүче чәчәкләр  ничек дип   атала?

Балалар:  Урманда үсүче чәчәкләр урман чәчәкләре дип атала.

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән “ Мин кайда үсәм” уены уйныйбыз.

      Бармак уены “ Аллы- гөлле чәчәкләр”.

Тәрбияче: Балалар ,болын,урман чәчәкләрен кем чәчә ?  Кем су сибә? Кем үстерә?

Балалар: Табигать үзе.

(Схема буенча балалар белән бергә аңлату).

  1. Җир орлыкларын тарата.
  2. Яңгыр су сибә.
  3. Кояш җылы бирә.
  4. Җир туендыра.

Тәрбияче: Бакча чәчәкләрен  кем үстерә?

Балалар: Кеше үстерә.

( Схема буенча балалар белән бергә аңлату).

  1. Кеше чәчә.
  2. Су сибә.
  3. Чүпләрен утый.

Тәрбияче: Болын,урман,бакча чәчәкләрен ничек сакларга?

Балалар : Табигать ,бакча чәчәкләрен  өзәргә ,таптарга ярамый.

Тәрбияче: Чәчәкләзрне җирне матурлау өчен үстерелә.Кешеләр матурлыкны бозмаска тиешләр.

Шигырь укыла: (күмәк  уку)

Әгәр мин чәчәк өзсәм ,

Әгәр син чәчәк  өзәәң,

Икәү бергә  син дә мин

Әгәр без чәчәк өзсәк,

Бөтенләй корыр болын,

Булмас бүтән матурлык.

Тәрбияче: Ягез әле ,уйлап карагыз,чәчәкләр безгә  ни өчен кирәк?

Балалар: Чәчәкләр тирә якка ямь биреп,тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына да түгел,күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә.

(Балалар еткерәләр,течкерәләр.)

Керпе: Кем монда йөткерә, течкерә әллә чирләдегезме?

Мин сегә ярдәм итә алам.

Ак чәчәкләрнең әллә ничә авыруга файдасы бар.

Тузганакның тамыры эч авыруга файдасы бар.

Ә чәчәкләреннән бик тәмле итеп кайнатма кайнатырга мөмкин.

Чәчәкләренән ислемай ясыйлар.

Керпе: Мин сезгә бу файдалы чәчәкләрне бүләк итәм.

Балалар бакчасынна кайткач, сез алардан тәмле чәйләр эчәрсез.

(Дәрескә күбәләк керә.)

КҮБӘЛӘК:   Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын ,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

КҮБӘЛӘК:  Балалар, сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, син күбәләк.

КҮБӘЛӘК: Минем сезнең белән “ Такыя үрәм “ уенын уйнысым килә.

(Балалар күбәләк белән бергә әйләнеп җырлыйлар.)

Без йөрибез болында

Чәчәкләр бик  күп монда.

Матур  чәчәк җыябыз,

Такыялар  үрәбез.

Әйдәгез, күбәләккә чәчәкләр бәйләме рәсемен ясап, бүләк итик.

(Балалар өстәлгә килеп чәчәк эзләреннән чәчәкләр бәйләме ясыйлар, басып).

 Тәрбияче: Менә нинди матур чәчәкләр бәйләме рәсемен ясадык.

Күбәләк болынга очып килгәч, безнең бүләккә бик тә шатланыр.

Тәрбияче:  Балалар, без сезнең белән чәчәкләр турында табышмаклар беләбез, шигырьләр, әйдәгез хәзер чәчәкләр турында бер җыр җырлап алыйк әле.

Р. Фәйзуллин сүзенә, М. Шәмсетдинова  музыкасына язган                                 

“Чәчәкләр “җырын  җырлыйлар.

Ә хәзер безгә балалар,  балалар бакчасына кайтырга вакыт  җитте. Тылсымлы таяк ярдәмендә без сезнең белән балалар бакчасында булырбыз.

Утырыгыз болынга. Күзегезне йомыгыз әле – күз алдына китерегез: “Җәй көне, кояш елмая, җылыта, кошлар сайрый, бөҗәкләр безелди, чәчәкләрнең хуш исе бөтен дөньяга тарала.

 (Балалар, күзләрегезне ачыгыз.)  Менә без сезнең белән балалар бакчасына кайттык.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән кая сәяхәткә бардык?

Балалар: Без болынга бардык.

Тәрбияче: Болында нәрсә күрдегез?

Балалар: Болында  чәчәкләр күрдек, керпене очраттык, күбәләк белән уйнадык.

Тәрбияче: Болында нинди чәчәкләр үсә?

Балалар:  Ак чәчәк,күк чәчәк,мәк чәчәк.

Тәрбияче:  Балалар тәрәзәгә карагыз әле.  Хәзер урамда яз җитте .

Безне чәчәкләр каршы алырлар .

Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Сау булыгыз!