Чагыштырмалар һәм пропорцияләр

№ 134

(VI сыйныфта математика дәресе)

Гүзәл ХӘСӘНОВА,

Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы 

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу.

Дәреснең максаты. «Чагыштырмалар һәм пропорцияләр» темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү һәм бу төшенчәләрне тормышта куллану.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет буенча УУГ: пропорцияләрне дөрес итеп язарга, укырга өйрәнәләр. Аның төп үзлеген кулланып, пропорция дөрес төзелгәнме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Пропорциянең билгесез буынын табарга, пропорцияне кулланып, практик мәсьәләләр чишәләр.

Метапредмет буенча УУГ:

регулятив: соңгы нәтиҗәләрне истә тотып, арадаш максатларны кую, эшне бәяләү,  җибәргән хаталарны дөрес итеп төзәтү, нәтиҗәгә ирешүнең отышлы ысулын билгеләү;

танып-белү: алган белемнәрне яңа белем үрләрен яулаганда куллану, кешенең үз куллары белән зур эшләр башкара алуына ышану;

коммуникатив: мәсьәләләр чишкәндә активлык күрсәтү, башка укучыларның җавапларын тыңлау һәм аңлау, сораулар бирү, һәр кешенең үз фикере барлыгын тану;

шәхси УУГ: укуга уңай караш күрсәтү, үзеңнең гамәлләреңне анализлау һәм алар белән идарә итү, эшеңне бәяли белү, иптәшләреңнең һәм укытучының бәясен кабул итү.

Предметара бәйләнеш: экология, география.

Җиһазлау: дәреслек (Мерзляк А. Г. Математика. 6 класс. – М.:Вентана-Граф, 2018), компьютер, проектор, экран, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Уку эшчәнлегенә мотивация уяту

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сезнең белән очрашуыма бик тә шатмын. Бүгенге дәресне мин матурлык һәм аны тудыручылар турында сүзләр белән башлап җибәрер идем. 2 нче слайд

«Матурлык дөньяны коткарыр», – дигән бөек рус язучысы Ф.М.Достаевский.

«Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның, матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит», – дип ассызыклаган татар шагыйре Һади Такташ.

Ничек уйлыйсыз, балалар, әйләнә-тирәбездә матурлык бармы? (Укучылар матурлык төрләрен атыйлар.)

Укытучы. Безнең авылыбыз, аның әйләнә-тирәсе матурмы? (Укучылар авылыбызны әйләндереп алган агач посадкалары, ясалма сулыклар матурлыгы турында сөйли.) 3 – 8 нче слайдлар

Укытучы. Сенең фикерегезчә, авылыбызның әйләнә-тирәсе гел шундый матур, төзек булдымы икән? (Укучылар җавап бирә.)

Укытучы. Әйе, укучылар, авылыбыз территорисендәге табигатьнең мондый матурлыгы элек булмаган. Тигезлектә генә урнашмаганга күрә, туфрак сотавы, табигый яңгырлар, җил аркасында җир эррозиясе көчле булган. Шуңа күрә 1972 елда –«Нива» исемле мелиорация, аннан соң 1999 елда «Чулпан» туфрак һәм ландшафт тыюлыгы итеп оештырыла. Математика дәресе материаллары белән бәйләп, матурлыгы, байлыгы буенча даны еракларга таралган, балыкчыларны, гөмбәчеләрне, җиләкчеләрне үзенә тартып торган туган ягыбыз турында күбрәк белик.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укучылар. Без дәресебезгә нинди максатлар куярбыз? (Укучылар үткән дәресләр дәвамы булган чагыштырмалар һәм пропорцияләр ярдәмендә туган ягыбыз турында күбрәк мәгълүмат беләчәкләрен әйтә.)

Укытучы. Дәрестә үз-үзебезгә бәя бирер өчен һәр этапка өстәлдәге бәяләү кәгазенә тамгалар куеп барырсыз. «Яшел» – бик яхшы, «зәңгәр» – яхшы, «кызыл» канәгатьләнерлек дигәнне аңлатыр.

Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез, менә бу исәпләүләрне телдән башкарып, таблицадагы сүзне укыйк әле.  9 нчы слайд

1) Чагыштырманы табарга: 14:7=

2) Чагыштырмалар ничәгә тигез: 9:4,5 һәм 21:10,5

3) 8 кг эремчекне төргәкләргә кг итеп тутырсаң, ничә төргәк эремчек чыгар?

4) 24  8 дән ничә тапкыр зуррак?

5) 7  21 нең нинди өлешен тәшкил итә?

6) Турист ярты һәм тагын 3 км араны үтте. Аңа тагын 2 км үтәсе калды. Турист барысы ничә километр юл узарга тиеш булган?

34 2 2 10 3
л ч а у н п

Укытучы. Бу сүз сезгә танышмы? (Укучылар «Чулпан»ның Биектау районы Олы Кавал авылы территориясендә урнашкан тыюлык исеме икәнен әйтә.)

Укытучы. Ә хәзер түбәндәге сорауларга җавап бирик. (10 нчы слайд)

– Ике санның чагыштырмасы дип нәрсә атала?

а һәм в саннарының чагыштырмасы дип нәрсә атала?

– Чагыштырманың төп үзлеген әйтегез.

– Ике санның чагыштырмасы нәрсәне күрсәтә?

– Масштабның нәрсә икәнен аңлатыгыз.

– Пропорция нәрсә ул?

– m:n=k:p язылышында  m һәм p, n һәм kничек атала?

– Пропорциянең төп үзлеген әйтегез.

– һәм чагыштырмалары пропорция төзиме, юкмы икәнен ничек белергә?

III. Яңа белемнәр туплау

Укытучы. Ә хәзер без сезнең белән «Чулпан» тыюлыгы турында күбрәк белер өчен мәсьәләләр чишәрбез. Моның өчен төркемнәргә бүленик. (Һәр төркемгә мәсьәләләр язылган карточкалар бирелә.)

1 нче мәсьәлә. «Чулпан» тыюлыгы башкалабыз Казаннан ничә километр ераклыкта урнашкан? (Укучылар, Биектау районы картасын кулланып, пропорция ярдәмендә ераклыкны исәпләп табалар. 20,5 км)

2 нче мәсьәлә. «Чулпан» тыюлыгының мәйданы – 6000 га. Шуның 2500 гектарында туфракны саклый торган технология эшләнелгән. Тыюлыкның ничә процент җирендә туфракны саклый торган технология кулланыла? (42%)

3 нче мәсьәлә. «Чулпан» тыюлыгында эрозиягә каршы барысы туфрак саклау өчен 215 га мәйданда агач утыртылган. Шуларның 12 % мәйдандагысы – кырларны эрозиядән саклаучы агачлар. Барысы ничә гектар агач иген үсә торган кырларны эрозиядән саклый? (25 га)

Физкультминутка

IV. Ныгытуга мәсьәләләр эшләү

Дәфтәрләрдә дәреслектәге 610 (1, 3, 5), 614 (2) нче биремнәрне эшлиләр.

V. Белемнәрне тикшерү

Мөстәкыйль эш.

«3» лелек:

1. Чагыштырманы табарга:  а) 4,8:1,6=      (3)   ә) 1: =   (1,75)

2. Билгесез буынны табарга: у:2,1=4,5:3,5       (у=2,7)

«4» лелек:

1. Чагыштырманы табарга:  а) 2,4:0,04=   (60)   ә)    ( )

2. Билгесез буынны табарга: 2,8:3,2=2,1:х        (х=2,4)

3. Картада ике шәһәр арасындагы ераклык 2,4 см га тигез. Әгәр масштаб 1:400000 булса, бу шәһәрләр арасындагы ераклыкны табарга.

«5» лелек:

1. Чагыштырманы табарга:  а) 1,6:4,8=   ( )     ә) =   ( )

2. Билгесез буынны табарга:    ( )

3. 150 кг бәрәңгедән 27 кг крахмал чыга. 420 кг бәрәңгедән күпме крахмал чыга? 30,6 кг крахмал чыксын өчен, ничә килограмм бәрәңге кирәк? (75,6 кг)

4. Түбәндәге саннарны кулланып, пропорция төзергә: 12; 7; 42; 2.

VI. Рефлексия

11 нче слайд

Сораулар:

1. Укучылар, бүген нинди тема өйрәндек?

2. Нинди максатлар куйдык?

3. Аларны үтәдекме?

4. Дәрестә нәрсә ошады, нәрсә ошамады?

5. Нәрсәне үзгәртер идегез?

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, бәяләү кәгазьләрен тутырып бирик.

Укучылар, бүгенге дәресебезгә йомгак ясап, шуны әйтик: кеше куллары белән тудырган бу матурлыкны саклыйк. Аларның хезмәтен югалтмыйча киләчәк буыннарга да тапшырыйк.

VII. Өйгә эш бирү

12 нче слайд

Дәреслектән:       №613(1), 616, 620(1),

№613(1,2), 616, 623.

Пропорция төзеп чишелә торган мәсьәлә уйлап килергә.

Бәяләү кәгазе:

Исем, фамилия, отчество______________________

№п/п Эш төре “Бик яхшы” “Яхшы” “Канәгать-ләнерлек” Нәтиҗә
1 Телдән эшләү        
2 Сораулар        
3 Төркемнәрдә эшләү        
4 Дәфтәрләрдә эшләү        
5 Мөстәкыйль эш