Чәчәкле үсемлекләрнең вегетатив үрчүе

(6 нчы сыйныфта биология дәресе)

Фәридә ВАГЫЙЗОВА,

Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның югары квалификация категорияле биология укытучысы

Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм практик күнекмәләр булдыру.

Методлар: аңлатмалы, күрсәтмәле, өлешчә эзләнүле, гамәли.

Ысуллар: аңлату, әңгәмә, текст белән, күрсәтмә материал белән эш, гамәли эш.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, «Эш дәфтәрләре», лаборатор эш өчен кирәкле материаллар (инструкция битенә язылган), дәреслек (Пасечник В.В. Биология. 6 сыйныф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016).

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: укыган текстны аңлап, күзәтү ясый белү;

регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти, анализлый, уку эшчәнлеген оештыра, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

танып белү: уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

коммуникатив:

– фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

– мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

предмет:

мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләрне үстерү;

– терминнарның аңлатмаларын белү «вегетатив үрчү», «сабак чыбыкчасы», «яфрак чыбыкчасы», «ялгам», «ялганма», «ялгаулык», «тукыма культурасы»;

– бүлмә гөлләрен вегетатив үрчетү буенча практик күнекмәләр булдыру;

шәхескә кагылышлы: балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Дәресне оештыру

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле көннәр барыбызга да. Ничек кәефләр? Сез дәрескә әзерме? Искә төшерик әле, без нинди теманы өйрәнәбез әле? (Үрчү, размножение.)

– Нинди үсемлек бүлекләренең үрчү үзенчәлекләрен  өйрәндек инде? (Суүсемнәр, мүкләр, абагалар, ачыкорлыклылар, чәчәклеләр яки ябык орлыклылар.)

– Әйе, дөрес. Бүген дәрестә эшләр өчен мин сезгә менә шундый «Эш битләре» (1 нче кушымта) тәкъдим итәм.

  1. Өй эшләрен тишерү. Куелган бурычларны иҗади чишү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү

Ә хэзер гадәттәгечә тикшерү эше. Бу карточкалар сезгә танышмы? (Карточаклар күрсәтелә – кушымта.)

– Сайлау буенча кемгә кайсы схемалар эләгә, шушы карточкалар  буенча ике эш эшлисез. Эшләнгән схемаларны миңа күрсәтеп, бәясен «Эш битләре»нә куясыз.

– Ә менә бу карточклар соңгы тема буенча. Аны барыгыз да эшли. (Балалар эшли, укытучыга күрсәтә, бәясен куя.)

– Молодец сез, булдырдыгыз! Ә хәзер слайдка игътибар итегез әле. Бу кластер сезгә танышмы? Әйдәгез бергәләп тутырыйк әле, сез миңа әйтеп торыгыз (Буш кластер тәкъдим ителә.)

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы. Соңгы дәрестә без сезнең белән кайсы темада тукталдык, нинди теманы карадык әле? (Чәчәкле үсемлекләрнең җенси үрчүе.) Дөрес. Ә җенси үрчү булсын өчен нинди шарт үтәлергә тиеш? (Серкәчләр бер-берсе белән кушылырга, ягъни серкәләнү процессы булырга тиеш.) Искә төшерик әле, серкәләнүнең нинди формаларын беләсез? (Җил, бөҗәкләр, үзеннән-үзе, ясалма.)

Әйе, дөрес, булдырдыгыз. Укучылар, әйдә, уйлап карыйк әле, әгәр бу үсемлек чәчәк атмый торган булса, нишләргә, ничек үрчетергә? (Балалар җавабы.) Сорауга тагын да төгәлрәк җавап бирер өчен мин сезгә бер бакчачының көндәлеген укып узам, тыңлап карагыз әле.

«Сәгать әле иртәнге тугыз гына, ә кояш ничек кыздыра… Көн бүген дә кызу булыр, ахрысы. Күктә бер болыт әсәре дә юк… Эх, ике атна чамасы инде бер бөртек яңгыр тамчысы да тамганы юк… Ә бакчадагы агачлар: алмагач, чия, сливалар өчен яңгыр хәзер бик кирәк вакыт…. Эх, яратам да инде мин үземнең бакчамны:бакчамда йөрү, эшләү миңа әйтеп бетермәслек ләззәт бирә. Бакчам да сынатмый, ел саен мул уңышы белән куандыра… Эре, тәмле сусыл алмалар, кып-кызыл чияләр, сыгылып торган слива куаклары күңелемне күтәрә… тик карлыганым гына ел саен вак, әчкелт булып җитешә… Ә менә күршемнең карлыганнары… үзләре эре, үзләре баллы…. Эх, минем дә шундый карлыганнарым булса…».

– Ничек уйлыйсыз, бакчачыга ярдәм итеп буламы? Ә ничек? (Вегетатив үрчү юлы. Димәк, безнең бүгенге темабыз – «Чәчәкле үсемлекләрнең вегетатив үрчүе».) Әйдәгез, теманы язып куйыйк. Ә вегетатив үрчү үзе ничек була соң әле ул? (Кем хәтерләми, китапларда 118 нче  бит икенче кызыл юл.) Бу кагыйдәне эш дәфтәрләренә дә язып куябыз.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү
  2. Презентация + китап + таблица – «Эш бите»ндә.
  3. Видеоөзек – «Ялгау, ялганма»

Укытучы. Дуслар, менә без сезнең белән теоретик материалны карап, аңлап чыктык. Өй эше – таблицаны тутыру (таблица «Эш битләре»ндә) һәм шуның буенча икенче дәрескә әзерләнергә. Өй эше буенча сораулар бармы?

  1. Яңа белемнәрне ныгыту

Ә хәзер без дәресебезнең гамәли эш өлешенә күчәбез. Эшкә керешкәнче, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып чыгыйк. (Слайдта – һәр пунктны укып танышып чыгабыз.)

Инструкция №1 Гамәли эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.

  1. Эш урынының чисталыгын тәэмин итргә.
  2. Су һәм туфрак белән эшләгәндә пөхтә итеп эшләргә.
  3. Кисә торган инструментлар белән сак эш итәргә.
  4. Эш беткәч, кулларны дымлы салфетка белән сөртергә.

Гамәли эш

  1. Биоактив эремә – энерген ясау. (1 укучы)
  2. Сабак чыбыкчаларының вегетатив үрчүе. (2 укучы)
  3. Яфрак чыбыкчаларының вегетатив үрчүе. (2 укучы)
  4. Тамыр чыбыкчаларының вегетатив үрчүе. (1 укучы)
  5. Шуышма бәбәкнең вегетатив үрчүе. (1 укучы)
  6. Җир асты бәбәкләренең вегетатив үрчүе. (2 укучы)

Һәр гамәли эшкә аерым инструкция куела. (3 нче кушымта)

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

(Укучылар үзләренең нинди гамәли эш башкарулары турында сөйли.)

VII. Рефлексия

Без бүген дәрестә … темасы белән таныштык.

Без бүген дәрестә вегетатив үрчү … өйрәндек.

Без бүген дәрестә … эшләп карадык.

Укытучы. Ә хәзер үзегезнең кәефегезне дә күрсәтеп, бу баскычларны тулыландырыгыз. (Сыйныф тактасында ясала, фигуралар аерым киселә.)

1 нче кушымта. Укучылар өчен «Эш бите».

2 нче кушымта

  1. «Бер күзәнәкле суүсемнәрнең үрчүе» карточкасы

 

  1. «Мүкләрнең үрчү циклы» карточкасы

 

  1. «Абагаларның үрчүе» карточкасы.
  2. «Ачык орлыклы үсемлекләрнең үрчүе» карточкасы

 

  1. «Чәчәкле үсемлекләрнең үрчүе» карточкасы

 

3 нче кушымта. Гамәли эш өчен инструкцияләр.

Табигый энерген ясау (су+ алоэ согы+ көл) – 1 укучы

Инструкция № 1. Биоактив «энерген» эремәсе ясау.

  1. Кувшиндагы суга акырын гына алоэ яфраклары согын сыгып кушарга.
  2. Суга 3аш кашыгы көл салырга.
  3. 1 аш кашыгы бал салып эретергә.
  4. Эремәне акырын гына болгатырга.
  5. Биоактив эремә әзер.

Инструкция №2. Карлыган чыбыкчасын туфракта вегетатив үрчетү.

  1. Киселгән карлыган бәбәкләренең 4 – 5 бөресен калдырып, секатор белән пөхтә итеп кыеклап кисәргә.
  2. Астагы 1 – 2 бөресен өзегез.
  3. Туфракта батынкылык ясагыз.
  4. Киселгән бәбәкне 450 лы почмак ясап, туфрак өстендә 2 – 3 бөре калырлык итеп туфракка тыгыгыз.
  5. Бәбәкне туфрак белән тыгызлап куегыз.
  6. Похтә итеп энерген эремәсе сибегез.
  7. Бәбәкне пыяла стакан белән каплагыз.
  8. Этикеткада исемеңне, бүгенге датаны яз.

Инструкция №3. Карлыган чыбыкчасын суда вегетатив үрчетү.

  1. Киселгән карлыган бәбәкләренең 4 – 5 бөресен калдырып, секатор белән пөхтә итеп кыеклап кисәргә. 1 – 2 бөресен өзегез.
  2. Энерген эремәсен пөхтә итеп шешәгә салыгыз.
  3. Әзер бәбәкне шешәгә тыгыгыз.
  4. Этикеткада исемеңне, үсемлек исемен, бүгенге датаны яз.

Инструкция №4. Яфрак (фиалка, сансевьера). чыбыкчасын вегетатив үрчетү.

  1. Әзер яфрак материалын секатор белән пөхтә итеп кыеклап кисәргә – фиалканы кыеклап, ә сансевҗераны 3 см лы шакмаклап.
  2. Туфракта батынкылык ясагыз.
  3. Киселгән бәбәкне 45º лы почмак ясап, туфрак өстендә 2 – 3 бөре калырлык итеп, туфракка тыгыгыз.
  4. Бәбәкне туфрак белән тыгызлап куегыз.
  5. Пөхтә итеп энерген эремәсе сибегез.
  6. Бәбәкне пыяла стакан белән каплагыз.
  7. Этикеткада исемеңне, бүгенге датаны яз һәм ябыштырып куй.

Инструкция №4. Яфрак чыбыкчасын (фиалка, сансевьера). 1 вегетатив үрчетү.

  1. Әзер яфрак материалын секатор белән пөхтә итеп кисәргә: фиалканы кыеклап, ә сансевьераны 3 см лы шакмаклап.
  2. Энерген эремәсен саклык белән Петри чашкасына салыгыз.
  3. Әзер яфрак препаратын эремәле чынаякка утыртып куегыз.
  4. Петри чашкасын пөхтә итеп тишекле полиэтилен пакет эченә урнаштырыгыз.
  5. Этикеткада исемеңне, үсемлек исемен, бүгенге датаны яз һәм ябыштырып куй.

Инструкция №5. Шуышма бәбәкне (хлорофитум) вегетатив үрчетү.  

  1. Хлорофитум үсемлегеннән 1-2 шуышма бәбәкне кисеп алабыз.
  2. Киселгән өлешне энерген салынган саканга утыртабыз.
  3. Туфракта батынкылык ясагыз.
  4. Бәбәкне туфрактагы батынкылыкка утыртыгыз
  5. Бәбәкне туфрак белән тыгызлап куегыз.
  6. Похтә итеп энерген эремәсе сибегез.
  7. Этикеткада исемеңне, үсемлек исемен, бүгенге датаны яз һәм ябыштырып куй.

Инструкция №6. Тамыр чыбыкчасыннан (кислица) вегетатив үрчетү.  

  1. Кслица үсемлегенең тамырчасын алып, Петри чашкасындагы энергенга салабыз.
  2. Туфракта батынкылык ясагыз. (Сделайте в почве углубление.)
  3. Тамыр чыбыкчасын туфрактагы батынкылыкка утыртыгыз.
  4. Чыбыкчаны туфрак белән тыгызлап куегыз.
  5. Похтә итеп энерген эремәсе сибегез.
  6. Этикеткада исемеңне, үсемлек исемен, бүгенге датаны яз һәм ябыштырып куй.

Инструкция № 7. Җир асты бәбәге (сарымсак).

  1. Сарымсакны өлешләргә бүлгәләгез.
  2. Бүлгәләнгән өлешләрне Петри чашкасындагы эремәгә салыгыз.
  3. Өлешләрне туфракка 1-2 см. Тирәнлеккә батырып утыртыгыз.

Инструкция № 8. Җир асты бәбәге (суган).

  1. Суганны пөхтә итеп пычак ярдәмендә өлешләргә бүлгәләгез.
  2. Бүлгәләнгән өлешләрне Петри чашкасындагы эремәгә салыгыз.
  3. Өлешләрне туфракка 1-2 см. тирәнлеккә батырып утыртыгыз.
  4. Этикеткада исемеңне, үсемлек исемен, бүгенге датаны яз һәм ябыштырып куй.