«Бүре һәм җиде кәҗә бәтие»

 № 158

(Заманча үзгәртелгән әкият)

Резеда ЙОСЫПОВА,

Казан шәһәрендәге 135 нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе

Алып баручы 1 :

Бүген безнең матур залда

Без әкияттә кунакта.

Бергә:

Бүре hэм җиде  кәҗә бәтие.

Алып баручы  2:

Бу таныш әкиятне,

Без яңача үзгәртербез.

Заманга туры китереп ,

Сезгәбүген  курсәтербез.

 

Беренче күренеш.Кәҗәөйе. Музыка тавышы.Кәҗә бәтиләре белэн уйный. 

 

Алып баручы 1:

Урмандагы зур өйдә,

Кәҗә бәтиләре белән торган.

Аларның тату,бердәм,

Гаиләләре булган

Алып баручы 2:

Тик бәтиләр тыңлаусыз,

Уен гына яраткан.

Бик оста алар җырга,

hәм биюгә булган.

Кәҗә бәтилэре биюе.

Кәҗә :

Бәтиләрем, бәбиләрем, юксынмагыз.

Усал бүре килсә, әгәр – зинһар ишек ачмагыз!(Чыгып китә.)

Кәҗә бәтие1 :

Ура! Әйдәгез туганнар күңел ачыйк,биик!

Җырлыйк, биик,шатланыйк!

Кәҗә бәтие 2(куллар белән хәрәкәт ясап)

Үзебез генә өйдә,

Куркыныч түгел бер дә.

Бүре килсә, бирегә,

Шундук җиңәрбез бергә.

Кәҗә бәтие 3:(кыз)

Туктагыз!…. Ашыкмагыз, күңел ачырга,

Җиң сызганып кирәк алдан эшләп алырга.

Кәҗә бәтие  4:

Күңел ачыр урынга,

Ник соң эшләп торырга?!

Кэжэ бэтие  5:(кыз)

Телевизорны кушыйк,

Нәрсә барын карап алыйк.

Кәҗә бәтие  6:

Күчтәнәчләр белән бергә

Тиздән әни кайтыр өйгә.

Кәҗә бәтие  7:

Без уйныйбыз,шатланабыз

Якты көнгә куанабыз.(Өй каршына утыралар)

 

Икенче күренеш.Кәҗә урманда чәчәкләр җыя, каршысына  бүре килеп чыга .

 

Бүре:

Исәнме  күрше,хәлләрең?

Ничек үсә   бәтиләрең?

Кәҗә :

Рәхмәт бүре агай, рәхмәт.

Аллага шөкер,  сау-сәламәт.

Буре:

Бер үзең кая шулай

Ашыгасың син болай?

Кәҗә:

Балаларга күчтәнәчкә – кәбестәгә киттем.

Бәйрәм ясыйм, шатландырыйм дидем.

Бүре:

Ә бәтиләрең кайда?

Кәҗә:

Өйдә ялгыз калдылар,

Тик син кара – алдалама!!!

Мин сине беләм. Упкәләтсәң  —

Мөгезем белэн сөзәм.

Бүре:

Юк ла инде ,ни сөйлисең,

Мода артыннан куам.

Ит ашап тормыйм хәзер

Диетада утырам.

(Кәҗәкитә,бүре үзе кала)

Бүре:

Бәхет хәзер минем кулда,

Бәтиләр гел уемда.

Яннарына барыйм эле,

Ишекләрен шакыйм эле.

 

Өченче күренеш. Бүре бәтиләр өйләренэ  килә hәм калын тавыш белән җырлый башлый.

Бүре:

Бәтиләрем,бәбиләрем,

Сагынып кайттым сезне,

Каршы алыгыз мине.

 

Кәҗәбәтие 1:

Бу тавыш безгә таныш бугай,

Синме ул, бүре агай?

 

Бүре:

Ах акылсыз бәтиләр,

Әниләрен белмиләр.

 

Кәҗә бәтие 3:

Усал бүре агай,

Домофоннан сине күрәбез,

Китмәсәң тиз арада

Өйгә Омон китертәбез.

 

Бүре:

Ни эшләргә, ни кылырга,

Нинди хәйлә табырга?

Тумыштан тавыш яман,

Аю колакка баскан.

(Китә)

 

Дуртенче күренеш.Көнчыгыш музыкасы ишетелә, хезмәтчеләре артыннан Соловей –разбойник чыга , мендәргә утырып «медитация» ясый. Янына бүре йөгереп чыга.

 

Бүре:

Әйт әле син Сандугач,

Нишлим җырлый алмагач.

Нечкә тавыш бик кирәк,

Кәҗәнеке төслерәк.

 

Соловей-разбойник (күз йомып «медитация» ясый )

Мммммммммммммммммммммммм…

Бүре агай, тукта-тукта.

Юк-барга баш катырма.

Утыр әле яннарыма.

Ял булыр саннарыңа.

Йога – иң яхшы азык!

Менә нинди кирәк сиңа ризык.

Медитация яса,

Корсагың  да тук була.

 

(Бүре аптырап кала , Соловей-разбойник хезмәтчеләре белән китә.)

 

Бүре:

Ни эшләргә, ни кылырга?

Нинди хәйлә табарга?

 

Аю чыга, кулында чүкеч, тимер.

 

Аю:

Мин тимер коючы,

Барсын да булдыручы.

Ясыйм ачкыч,йозакны,

Хаттә нечкә тавышны.

 

Бүре:

Дустым, күршем аюкай,

Ярдәм итче зинһаркай.

Тавышым булсын нечкә,

Бик тә җырлыйсым килә.

Күрәсең, тавыш беткән (йөткерә)

Лорингит харап иткән.

Зинһар, күрше дәвала,

Җыр багышлармын сиңа.

 

Сәхнэ артында бик каты тавыш килә, Маша йөгереп чыга.

Маша:

Кем монда чирлэп киткән,

Тазарырга теләгән.

Урааааааа!

 

Машаның кулында бик зур шприц , ул зал буйлап бүре артыннан чаба.

 

Маша

Әйдә – әйдә терелтәм!!!

Әйдә – әйдә терелтәм!!!

 

Бүре сәхнә артына йөгерә, аның артыннан  Маша hәм аю . Бүренеңүкергән тавышы ишетелә . Ул сәхнә артыннан , укол ясаган җирен сөртеп чыга .

 

Бүре:

Алла гына саклады

Нерваларым таушалды(сәхнә артына йодрык күрсәтә)

Бәтиләрне алдарга,

Кирәк хәйлә табарга.

Төлке янына барыйм,

Аннан киңәшләр сорыйм.(бүре китә)

 

Бишенче күренеш. Бии ,бии Төлке чыга.  Каршысына бүре килеп чыга .

 

Төлке.

Исәнме туган,бүре агай

Кая чабасың болай?

Нәрсә булды нишләдең?

Кыяфәтең бик мескен?

 

Бүре .

Ничек мин куңел ачыйм,

Өч көн инде ашамыйм.

Булыш мина син туган,

Өлешсез мин калдырмам.

 

Төлке:

Түз сабыр ит син туган,

Хәйләсен хәзер табам.

 

Төлке бүрегә  эшләпә, күлмәк  кидерә.Кисточка белән  «макияж»ясый .

 

Төлке:

Эшләпә,күлмәк киик,

Макияж ясап куйыйк.

Тавышны нечкә итәргә,

Кәҗә сөтен эч эйдә.

 

Кәҗә  Бүрегә сөт бирә, бүре сөт эчә ,тавышы «нечкәрә».

 

Бүре:

Төлке дус рәхмәт сиңа,

Көтәм  бәйрәм ашына.

 

Алтынчы күренеш .Бүре бәтилэр өйе яныны килә ,нечкә тавыш белән җырлый .

 

Бүре:

Бәтиләрем,бәбиләрем,

Күп сезгә күчтәнәчем.

Бәтиләр :

Окей, окей, окей, окей, окей!

Менә хәзер ишетәбез әниебез тавышын.

 

Бүре бәтиләрне тота , бау белән бәйләп алып китә.Бер кәҗә бәтие качып кала. Урманнан Кәҗә кайтып керә. Бәти әнисен күреп кочаклап ала,Кәҗә елый.

 

Кәҗәбәтие 7:

Әнием син кайгырма,минем күземә кара,

Курерсең бүре үзе,кайтарыр бәтиләрне.

 

Сәхнә артында  бүренең  улаган тавышы ишетелә.Ул йөгереп чыга, артыннан бәтиләр куалар.

Бүре:

Зинhар коткарыгыз мине,

Бәтиләр харап итте.

Кәҗә:

Бәтиләрем,бәбиләрем,

Исән-саумы барыгыз?(бүрегә усал карап)

Ә син бүре оятсыз,

Шул кирәк сиңа җүнсез.

Бүре:

Ялгышымны аңладым,

Дуслашырга теләгем.

Кәҗә:

Бүрене без кичерик,

hәм бергә дуслар булыйк.

Бергә:

1,2,3 дуслыкта бар көч.

 

Дуслык турында җыр.