Буратино белән сәяхәт

№ 192

(ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәткән шөгыль)

Ләйсән САФИНА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

– уен формасында балаларның урамда йөрү, урам аша чыгу күнекмәләрен ныгыту;

– ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү;

– балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: рәсемнәр, ике кыршау, светофор, зебра, юл билгеләре.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик, хәерле көн телик. (Балалар исәнләшәләр.)

Тәрбияче. Бүген безгә тагын бер кунак килергә тиеш. Нишләптер, күренми. (Ишек шакыган тавыш килә. Буратино керә.)

Буратино. Мөмкинме, исәнмесез, балалар!

Тәрбияче. Исәнме, Буратино. Нәрсә булды, нигә соңа калдың?

Буратино. Балалар, мин сезгә көчкә килеп җиттем. Машиналар тыз да быз йөреп кенә торалар, юл аркылы тиз генә йөгереп чыкмакчы идем, бер машина бәреп китә язды.

Тәрбияче. Буратино, ә син юл йөрү кагыйдәләрен белмисеңмени?

Буратино. Юк, белмим. Нәрсә соң ул юл кагыйдәләре?

Тәрбияче. Безнең балалар хәзер сиңа барысын да аңлатырлар. Ә син юлда йөри торган транспортларны беләсеңме?

Буратино. Беләм, беләм, алар турында табышмаклар да беләм әле мин.

Тәрбияче. Яле, яле әйтеп кара.

(Буратино табышмаклар әйтә, презентация рәсемен күрсәтеп бара.)

Тәрбияче. Синең рәсемнәрең белән беруен уйнатып алыйм әле.

“Нәрсә юкка чыкты?” уены

(Балалар күзләрен йома, тәрбияче бер рәсемне алып куя, балалар кайсысы юк икәнен әйтергә тиешләр.)

Тәрбияче. Ә хәзер урам буйлап сәяхәткә чыгыйк. Буратинога юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтербез.

Балалар, без кайдан барырбыз икән? Җәяүлеләр кайдан йөри?

Балалар. Тротуардан. (Балалар “сәяхәт”кә чыгып китә.)

Тәрбияче. Балалар, без юлыбызны дәвам итә алмыйбыз, монда нәрсәдер бар. (Материал белән капланган түмгәккә килеп җитәләр.) Ачып карыйк әле, машиналар ич болар һәм аларның гаражлары.

Монда нинди машиналар бар?

Балалар. Йөк һәм җиңел машиналар.

Тәрбияче. Йөк машинасы ни өчен кирәк, ә җиңеле?

Балалар. Йөк машинасы ком, таш ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләр утыртып йөртү өчен кирәк.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Ә хәзер машиналарга булышыйк, йөк машиналарын зәңгәр гаражга (кыршауга), җиңел машиналарны яшел кыршауга кертик.

Ә без юлыбызны машинага утырып дәвам итәрбез.

Буратино. Туктагыз әле, туктагыз! Без ниндидер багана янына килеп җиттек, өч күзе ялтырап тора.

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә?

Балалар. Светофор!

Буратино. Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк соң аның?

Балалар. Светофор машиналарга бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Утларының берсе – кызыл янганда – машиналар туктап тора, сары төстәгесе янганда – машиналар хәрәкәт итәргә әзерләнә, яшел төстәге януга машиналар хәрәкәт итә.

Тәрбияче. Безнең балалар светофор турында шигырь дә белә әле.

1 нче бала.

Урамны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2 нче бала.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне.

Әйтеп тора өч сүзне:

– Кузгалма! – ди кызыл күз.

– Сабыр! – ди сары күз.

– Ярый! – ди яшел күз.

“Светофор” уены

(Тәрбияче кыл төс күрсәтсә, балалар туктап тора, сары төстә – кул чабалар, кызыл төс күсткәндә – бер урында атлыйлар.)

Буратино. Болар нинди сызыклар соң?

Балалар. Бу – зебра, юл аша чыгу урыны.

(Инспектор керә. Балалар белән исәнләшә.)

Инспектор. Сез нишләп йөрисез?

Тәрбияче. Буратинога юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттек, хәзер бакчага кире кайтабыз.

Инспектор. Бик әйбәт. Мин дә сезнең белән кайтыйм әле, сезгә бирәсе сорауларым, биремнәрем дә бар.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, машинаны стоянкада калдырыйк та бакчабызга җәяү кайтырбыз. (Балалар урындыкларга утыра.)

Инспектор. Балалар, минем монда рәсемнәр бар,карап карыйк әле, боларны рәссам дөрес ясаганмы икән?

“Юлда самокатта йөрүче балалар” рәсеме

Инспектор. Балалар, монда нинди ялгышлык киткән?

Буратино. Нинди ялгышлык булсын, бик дөрес! Мин дә юлда самокатта шулай элдертеп йөрергә яратам. Анда асфальт тип-тигез, туп уйнасаң да рәхәт!

Инспектор. Буратино дөрес әйттеме, балалар? Сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның җавабы.)

Инспектор. Минем монда уеным да бар әле. Тезеп карыйк, нәрсә килеп чыгар икән?

“Нинди билге икәнен әйт” уены

(Интерактив тактада балалар юл билгеләрен җыя.)

Инспектор. Балалар, нәрсә килеп чыкты?

Балалар. Юл билгеләре.

Тәрбияче. Балалар, инспектор абыйга юл билгеләре турында сөйләп күрсәтик әле. (Балалар сөйли, инспектор аларны мактый.)

Тәрбияче. Буратино, хәзер юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме инде, кагыйдәләрне бозмассыңмы?

Буратино. Юк-юк бозмыйм. Миңа шуның кадәр белем биргәнегез өчен     рәхмәт сезгә. Минем сезгә бүләкләрем дә бар. (Бүләкләр өләшә.)

Миңа инде китәргә вакыт.

Инспектор. Әйдә, Буратино, мин сине озатып куям. Сау булыгыз, балалар!