Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре

№ 194

(Проект)

Лилия ЛИФАНТЬЕВА,

Казандагы 102 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Проектның аңлатмасы

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти. Бүгенге көндә укытучылар алдында торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү.

Туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмасын!

Әлеге проект рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителә. Проект ике зур темага бүленгән: Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучылары һәм сугыштан әйләнеп кайткан татар язучылары. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язычылары: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим һ.б. Сугыштан әйләнеп кайткан татар язучылары: Сибгат Хәким, Зәки Нури, Нәби Дәүли һ.б. Проект һәр язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне күздә тота.

Төп юнәлеш булып, мәгүлүмәти-эзләнү, фәнни-тикшеренү һәм иҗади эш тора.

Шулай ук проект теоретик материалны өйрәнүне, музейларга экскурсияләргә баруны, интернет-чыганаклар белән эшләүне дә  үз эченә ала.

Проектның кирәклеген нигезләү

Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге, кадерле нәрсә – патриотизм. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын граңданин итеп тәрбияләү зарур.

Җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә тискәре йогынты ясый. Хәзерге шартларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгел. Бүгенге чорның катлаулы, авыр мизгелләре кешеләрнең байтагын өметсезлеккә этәрде һәм ул, пессимист булып, үсеп килүче буынга күчте. Балалар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту – укытучының төп вазифаларннан берсе.

Бөек Ватан сугышында җиңүгә быел 76 ел тулды. Бу җиңү җиңел генә бирелмәде. Бөек Ватан сугышында күпме кешенең гомере өзелде! Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Татар язучылары да бу җиңүгә үзләренең бәяләп бетергесез өлешләрен кертте.

Хезмәт хәзерге көн өчен актуаль. Рус мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту программасында күрсәтелгән язучыларның биографиясен һәм аларның әсәрләрен дәрес белән берлектә сыйныфтан тыш чараларда кулланылуы бик зур әһәмияткә ия.

Максат:

– укучыларны туган якның тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру;

– Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының, шагыйрьләренең иҗаты һәм тормышы белән таныштыруны дәвам иттерү;

– Туган илгә карата горурлык хисәре булдыру; азатлык өчен көрәшүчеләргә карата ихтирам һәм үз эш-гамәлләрең өчен җаваплылык тәрбияләү;

– укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру.

Бурычлар:

– укучыларның Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары турында белемнәрен арттыру;

– Татарстан геройларына һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштуру;

– укучыларда Бөек Ватан сугышы турында булган белемнәрен системалаштыру;

– әдәби әсәрнең матурлыгын, тел байлыгын тоеп укыра өйрәтү;

– логик фикерләүне үстерү;

– телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмне үстерү;

– кеше фикере белән үз фикереңне чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү;

– ирекле рәвештә фикерне җиткерә белергә өйрәтү;

– укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру;

Проектның төп эчтәлеге

  1. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган татар язучылары
  2. Муса Җәлил

1.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

1.2 М.Җәлил музей-фатирына экскурсия.

1.3 “Моабит дәфтәрләре”нә кергән шигырьләрне өйрәнү.

  1. Абдулла Алиш

2.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2.2 Мәктәп музеена экскурсия.(Казандагы 55 нче урта мәктәп).

2.3 А.Алиш иҗатын өйрәнү.

  1. Гадел Кутуй

3.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

3.2 Г.Кутуй иҗатын өйрәнү.

3.3 Стена газетасы чыгару.

  1. Фатих Кәрим

4.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

4.2 Ф.Кәрим иҗатын өйрәнү.

4.3 Шигырь сөйләүчеләр конкурсы.

  1. Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан татар язучылары
  2. Сибгат Хәким

1.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

1.2 С.Хәким иҗатын өйрәнү.

1.3 Мәктәп музеена экскурсия.(Казандагы 112 нче урта мәктәп).

  1. Зәки Нури

2.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2.2 З.Нури иҗатын өйрәнү.

2.3 Шигырь сөйләүчеләр конкурсы.

  1. Нәби Дәүли

3.1 Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

3.2 Н.Дәүли иҗатын өйрәнү.

3.3 Виртуаль музейга экскурсия.

  1. Алып баручыларны билгеләү.
  2. Материал туплау.
  3. Презентация эшләү.
  4. Сценарий язу.
  5. “Үлемсез полк” акциясендә катнашу
  6. Фотографияләр ясау.
  7. Транспорантлар әзерләү.

Төп эш формалары:

– дәрес-лекция;

– иҗади эшләр үтәү;

– рефератлар язу;

– семинар дәрес;

– әңгәмә;

– дәрес-практикум;

– экскурсия.

Максатка ирешү методлары:

– эзләнү;

– тикшеренү;

– шигырьләр, җырлар тыңлау;

– экскурсияләргә бару;

– стенгазета чыгару;

– презентацияләр ясау;

– ижади конкурслар үткәрү;

– “Үлемсез полк” акциясендә катнашу

Проектны тормышка ашыру планы

Тема Билгеләнгән чаралар Үтәлү вакыты
I. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган татар язучылары

 

Муса Җәлил 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. М. Җәлил музей-фатирына экскурсия.

3. “Моабит дәфтәрләре”нә кергән шигырьләрне өйрәнү.

сентябрь
Абдулла Алиш 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. Мәктәп музеена экскурсия. (Казандагы 55 нче урта мәктәп).

3. А.Алиш иҗатын өйрәнү.

октябрь
Гадел Кутуй 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. Г.Кутуй иҗатын өйрәнү.

3. Стена газетасы чыгару.

ноябрь
Фатих Кәрим 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. Ф.Кәрим иҗатын өйрәнү.

3. Шигырь сөйләүчеләр конкурсы.

декабрь
II. Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан татар язучылары

 

Сибгат Хәким 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. С Хәким иҗатын өйрәнү.

3. Мәктәп музеена экскурсия (Казандагы 112 нче урта мәктәп).

гыйнвар
Зәки Нури 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. З.Нури иҗатын өйрәнү.

3. Шигырь сөйләүчеләр конкурсы.

февраль
Нәби Дәүли 1. Язучының биографиясен өйрәнү, материал туплау.

2. Н.Дәүли иҗатын өйрәнү.

3. Виртуаль музейга экскурсия.

март
Сыйныфтан тыш чара “Сугыш еллары язмалары” 1. Алып баручыларны билгеләү.

2. Материал туплау.

3. Презентация  эшләү.

4. Сценарий язу.

 

апрель
“Үлемсез полк” акциясендә катнашу 1. Фотографияләр ясау.

2. Транспорантлар әзерләү.

 

май

 

Көтелгән нәтиҗәләр һәм социаль эффект

Проектны тормышка ашыруның төп социаль эффекты – укучыларның барлык социаль төркемнәре өчен эшләү мөмкинлеген тәэмин итү, укучыларның эшләве өчен уңайлы шартлар тудыру.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

– патриотик кыйммәтләрне кабул итү, үзеңне күпмилләтле Россиянең гражданы итеп тою;

– татар халкының мәдәнияте турында белем туплау;

– татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен белү, аларны рус һәм башка халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре белән чагыштырып өйрәнү;

– башка милләт халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирамлы караш тәрбияләү;

– гаилә кыйммәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләү, башкаларны аңлау, аларның хисләрен хөрмәтләргә өйрәтү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

– коммуникатив һәм танып белү мәсьәләләрен  чишү өчен, сөйләм чараларын актив куллану;

– мәгълүматны төрле юллар белән сүзлекләрдән, белешмәләрдән, энциклопедияләрдән эзләү;

– анализ, синтез, гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру, максат-бурычларга туры килә торган аңлап уку күнекмәләренә ия булу;

– әңгәмәдәшне тыңлый һәм сөйләшү алып бара белү, һәр кешенең үз фикере булуны, аны башкаларга җиткерү, дәлилләү хокукын тану.

Предмет буенча: Ватан һәм ватандашлар, әйләнә-тирә, мәдәният, дуслык, намус, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

– системалы укуга ихтыяҗ, укучы компетентлыгы формалаштыру;

– төрле текстларның эчтәлеген һәм спецификасын бәяли, аңлап кабул итә белү, аларны тикшерүдә, фикер алышуда катнашу, әдәби гамәлләрнең эш-гамәлләренә, дәлилләп, әхлакый яктан бәя бирү;

– кызыксындрган әдәбиятны мөстәкыйль рәвештә сайлап ала белү, укыганны аңлау һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен төрле белешмә чыганаклардан файдалану.

Көтелгән нәтиҗә: укучыларның презентацияләре, күргәзмәләр,стена газеталары, ” Үлемсез полк”та катнашу, фотоальбомнар.

Проектның үсеше переспективалары: проект буенча 5 нче сыйныфтан алып, 9 нчы сыйныфка кадәр эзлекле эшчәнлек күздә тотыла.

Ресурслар

  1. 1. https://shigriyat.ru/authors/djalil/bio
  2. https://ru.wikipedia.org/wiki/Муса_Джалиль
  3. https://shigriyat.ru/authors/alish/bio
  4. https://ru.wikipedia.org/wiki/Абдулла_Алиш
  5. http://alish.ru/biografiya
  6. https://tt.wikipedia.org/wiki/Гадел_Кутуй
  7. https://tatkniga.ru/authors/adel-kutuy-adelsha-kutuev.html
  8. http://bizhbulyak.ru/index.php/bizhbulyak-ru/nasha-gordost/15-fatih-karim
  9. https://shigriyat.ru/authors/sibgat-hakim/bio
  10. https://shigriyat.ru/authors/zaki-nuri/bio
  11. https://tt.wikipedia.org/wiki/Зәки_Нури
  12. https://shigriyat.ru/authors/nabi-dauli/bio
  13. https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/great_victory/dauli.htm

презентацияләр:

  1. https://kai.ru/documents/678086/7055429/Муса+Джалиль.pdf/
  2. https://pedsovet.su/load/294-1-0-22480
  3. https://kopilkaurokov.ru/prochee/presentacii/adiel-kutui
  4. http://www.myshared.ru/slide/1036607/
  5. https://infourok.ru/prezentaciya-na-klassniy-chas-fatih-karim-566287.html
  6. https://infourok.ru/material.html?mid=82340