Бияләй һәм перчатка

 

(Уртанчылар төркемендә интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге)

Нурия СӘЙФЕТДИНОВА,

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылындагы «Умырзая» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның бияләй һәм перчатка турындагы белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– татар халкының кул эшләре белән таныштыру;

– тәрбияченең сөйләмен аңларга, сорауларга җавап бирергә, геометрик фигуралар, саннарны танырга өйрәтүне дәвам иттерү, төсләр турындагы белемнәрне ныгыту;

үстерелешле: сенсор культураны, сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен  үстерү;

тәрбияви:

– халкыбызның кул эшләре белән кызыксындыру;

– чисталык, пөхтәлек, тырышлык, киемнәргә сакчыл караш; туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре;

– коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү: «Иҗтимагый-коммуникатив үсеш», «Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше».

Сүзлек өстендә эш:

пассив сүзлек: геометрик фигуралар, йомгак, җеп, бияләй;

актив сүзлек: түгәрәк, квадрат, овал, турыпочмак, өчпочмак, сары, кызыл, яшел, зәңгәр, ак, дуслар.

Индивидуаль эш: Таһир белән Зәйнәпне геометрик фигураларны һәм төсләрне дөрес әйтергә күнектерү.

Коррекцион эш: Сәфинәне уен белән кызыксындырып, биремнәрне үтәвенә ирешү.

Методлар һәм алымнар:

сүзле: искә төшерү, аңлатмалар бирү, сораулар, балаларның индивидуаль җаваплары, мактау, эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлау;

күрсәтү: кәрҗинне, йомгакларны карау;

уен: дидактик уен, хәрәкәтле-җырлы уен, сюрпризлы момент.

Тәрбияченең алдан эшләнелгән эше: күрсәтмә әсбапларны әзерләү.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: кышкы киемнәр рәсемнәрен карау, «Бияләй» әкиятен уку, карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку; балалар белән әңгәмә үткәрү.

Җиһазлар: серле капчык, конверт, әбидән хат, бияләйләр, кәрҗин, йомгаклар,музыка,сулы савыт,перчаткалар (резин,йоннан).

Техник чаралар: ноутбук.

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру. Психологик әзерлек

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле, алар белән исәнләшеп алыйк.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Без бүген шундый матурлар. Әйдәгез әле, түгәрәк ясап бастык, матур итеп тотындык.

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

– Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар. Бик әйбәт, шәп, күтәренке, күңелле.

Тәрбияче. Минем дә, балалар, кәефем бик әйбәт.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче. Балалар! Карагыз әле, минем кулымдагы кәрҗингә! Анда нәрсәләр бар икән? (Йон җебеннән йомгаклар.) Әйе, йон җебеннән йомгаклар. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Балалар, әйдәгез, үзегезгә ошаган төсле йомгакларны алыгыз әле. Игътибар белән карагыз! Сабир, синең йомгагың нинди төстә? Зәйнәп, синең йомгагың нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Йомгакны тәгәрәтеп карыйм әле. Сез дә тәгәрәтеп карагыз! (Балалар тәгәрәтәләр.) Йомгаклар нишли, тәгәриме? (Тәгәри.) Ни өчен тәгәри? (Аның почмаклары юк.) Әйе, почмаклары булмагач, йомгаклар тәгәри. Балалар, йомгаклар нинди формада? (Шар формасында.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Йомгаклар нинди төстә? (Сары, зәңгәр, яшел, ак, кызыл.) Аларның сары, зәңгәр, яшел, ак булуын бер сүз белән ничек әйтергә була? (Төрле төстәге, төрле төсле.) (Балаларны активлаштыру.) Балалар, йомгаклар җептән ясалган. (Сүтеп күрсәтәм, аннары кире урыйм.) Йомгаклар нәрсәгә охшаган? Һәрберегез үз йомгагын нәрсәгә охшата? ( Сары йомгак кояшка… охшаган.) (Балаларны активлаштыру.) Бу нинди җеп? (Бәйләү җебе.) Йомгакларыгызны яңадан тотып карагыз әле. Алар нинди? (Йомшак, җиңел, җылы.) Бик дөрес. Балалар, бу йомгаклардан нәрсәләр бәйләргә була? Сезнең әниләрегез, әбиләрегез бәйләгәнен күргәнегез бармы?

«Серле капчык» уенын уйнау

Тәрбияче. Минем нинди матур серле капчыгым бар. Ул бик күп төсләрдән тора. Аңа нинди төсләр яшеренгән? (Балалар таныган төсләрен атый.) Капчыгым буш түгел. Сез күзләрегезне йомсагыз гына капчыгым чишелер.Бер, ике, өч! Серле капчык чишел! (Капчык бушатыла.) 1-2-3! Күзләрне ачтык, сезнең алда ниләр бар? (Бияләйләр.) Үзегезнең йомгаклар төсендәге бияләйләрне сайлап алыгыз. Сабир, бияләең нинди төсле? Таһир, бияләең нинди төсле? (Минем зәңгәр төсле бияләем.) Балалар, кулларыбыз ничәү? (Ике.) Ә бияләйләр ничәшәр чыкты? (Берәү.)

Дусларым, эзләп карыйм әле, бәлкем капчыкта бияләйләр тагын бардыр. (Хат килеп чыга.) Балалар, бу нәрсә? (Хат.) «Исәнмесез, нәни дусларым! Дәү әниегез сезгә хат яза. Сезнең белән шаярып алырга булдым. Мин сезнең бияләйләрне яшереп куйдым, сезнен игътибарлыгыгызны, белемнәрегезне сынап карыйсым килде. Әгәр дә биремнәремне үтәсәгез, сез бияләйләрегезне табарсыз!»

Чыннан да, дәү әни безне сынарга уйлаган. Без бик акыллылар, зурлар… Дәү әнигә сынатмыйбыз, биремнәрен үтибез. Биремнәрне үти башлаганчы, сезгә парлашырга кирәк.

«Парыңны тап» уены

1 нче бирем – «Бияләйне кисәкләрдән җый!»

Тәрбияче. Бияләйләрне кемдер кискәләгән. Әйдәгез, бияләйне җыярга тырышыйк. (Балалар бияләйләрне җыялар. Зәңгәр һәм яшел төсле бияләйләр килеп чыга, бияләйләрне бирәм.) Афәрин! Без булдырдык! Үз-үзебезне мактап, алкышлап  кул чабып алыйк.

2 нче бирем – «Бияләйне тычкан ашаган!»

Тәрбияче. Балалар, бияләйне тычкан кимергән, ә кисәкләре калган, аны ямап куярга кирәк. (Үз төсендәге геометрик фигуралар белән ямыйбыз.) Сары һәм кызыл төсле бияләйләрне бирәм. Афәрин, геометрик фигураларны дөрес таптыгыз. Үз-үзебезне мактап, алкышлап, аякларны биетеп алыйк.

3 нче бирем – «Яшеренгән саннарны тап?»

Кәгазь бияләйләр эчендә саннарны танып әйтергә.

Тәрбияче (ак бияләйләр бирә). Дәү әни бияләйләр эченә саннар яшергән, безгә шул санны танып әйтергә кирәк. Афәрин! Без булдырдык! Үз- үзебезне мактап, алкышлап кул чабып алыйк.

Безнең кулларыбыз җылынды, күңелләр күтәрелде, елмайдык, чөнки дәү әнинең сынауларын үтеп чыктык, сынатмадык! Булдырдыгыз, нәни дусларым!

– Бармаклар уены уйнарга тәкъдим итәм. (Балалардан уйнарга уңайлымы икәнен белешәм) Бу – бармак әби. Бияләйләр урынына нәрсәләр кисәк безгә уйнарга уңайлы булыр икән?

– Дөрес, балалар, перчатка. Әйдәгез бергә кабатлыйбыз:  перчатка. Перчатка сүзе рус телендә дә, татар телендә дә шулай әйтелә. Кыш көне без куллар туңмасын өчен нәрсә киябез? (Бияләйләр.) Яз җиткәч, көннәр җылынгач, перчаткалар киябез. Балалар, перчаткалар формасы буенча бияләйгә охшаганмы? (Юк.) Дөрес, перчаткалар бияләйгә охшамаган. Перчаткада һәр бармак саен “бүлмә” бар. Балалар, перчатка һәм бияләйләр ни өчен безгә кирәк? (Кулларыбыз туңмасын өчен.) Алар нинди? (Җылы.)

– Балалар һәр бер кулда биш бармак яши, һәр бармакның үз исеме бар: әйдәгез, кабатлыйк әле: баш бармак, имән бармак, урта бармак, исемсез бармак, чәнти бармак. (Балалар бармакларын чиратлашып бөгәләр, исемнәрен кабатлап әйтәләр.)

Бармаклар гимнастикасы. «Бармаклар» уены

Тәрбияче. Балалар, нинди перчаткалар була? (Резин һәм бәйләнгән.) Нинди һөнәр ияләре перчатка киеп эшли? (Табибләр, җыештыручылар,сатучылар, пешекчеләр, янгын сүндерүчеләр, балыкчылар.) Әйдәгез, тәҗрибә үткәреп карыйк. Сез ничек уйлыйсыз? Кайсы перчатка су үткәрә? Җептән бәйләнгәнме? Резинмы?

Тәҗрибә. Сулы савыт. Кулларны аңа резин перчатка белән тыгып карыйбыз. Куллар нишләде? (Коры, юешләнмәде.) Җептән бәйләнгән перчатка белән бармакларны суга тыгып карыйбыз. (Юешләнде.) Җептән бәйләнгән перчатка суны үткәрә. Ә резин перчатка су үткәрми икән. Шуңа күрә табиблар, балыкчылар резин перчатка киеп эшли.

  1. Йомгаклау

Тәрбияче. Ә хәзер минем янга килеп бастык. Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Сезгә ошадымы?

– Шуның белән безнең шөгыль тәмам. Рәхмәт, балалар, сез бүген миңа аеруча ошадыгыз. Барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Тырыштыгыз, акыллы булдыгыз! Сезнең белән бик күңелле булды. Балалар, сезнең барыгыз да уңганнар! Афәрин! Мин сезне яратам һәм бу бияләйләрне үзегезгә бүләк итәм.