Биологиядән дидактик биремнәр

№169

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү алымнары күптөрле. Укыту процессында проблемалы ситуацияләр тудыру юлы белән кызыксыну уятырга, дидактик биремнәр башкарырга һ. б актив формалардан файдаланырга мөмкин.

Журнал укучыларыбыз игътибарына үземнең эш тәҗрибәмнән кайбер материалларны тәкъдим итәм.

I тур. Викторина сораулары

1. Кайсы урманда һәрвакыт караңгы була? (Чыршы урманында)

2. Кайсы куакның яфраклары көзнең иң салкын вакытына кадәр яшел булып кала? (Сирень)

3. Япониянең гербында сурәтләнгән чәчәк исеме. (Хризантема)

4. Агач тамыры белән гөмбә «дуслыгы» ничек атала? (Микориза)

5. Җир шарында иң кечкенә ерткычның исеме ничек? (Ләтчә: 13 см озынлыкта, авырлыгы – 100 грамм.)

6. Бу үсемлек медицинада йөрәк авырулары вакытында кулланыла, Россмянең Кызыл китабына кертелгән. (Язгы утчәчәк – адонис.)

7. Кайсы агачның согы каенныкы шикелле үк татлы була? (Өрәңге)

8. Диатом суүсемнәр нинди химик элементлар туплауга сәләтле? (Кремний)

9. Корабльләрне кайсы агачтан ясыйлар? (Имәннән)

10. Болын тимофеевкасының чәчәк төркеме нинди? (Султан)

II тур. Уйла, эзлә, тап!

Бу тереклек ияләре кайсы отрядларга керә?

1. Коала. (Сумкалылар)

2. Җирән  ярканат. (Кулканатлылар)

3. Гади бегемот. (Партояклылар)

4. Колаклы керпе. (Бөҗәк ашаучылар)

5. Йорт эте. (Ерткычлар)

6.Тау күркәсе. (Тавыксыманнар)

7. Дала бөркете. (Көндезге ерткыч кошлар)

8. Яр карлыгачы. (Чыпчыксыманнар)

9. Чибәр торна. (Торналар)

10. Император пингвины. (Пингвиннар)

III тур. Кайсыгыз зирәгрәк?

Кошларга туры килгән символларны билгеләгез:

1. Марс            а) күгәрчен, аккош

2. Венера       ә) зур песнәк

3.Афина         б) тукран, әтәч

4.Зевс             в) әтәч, ябалак

Җаваплар: 1-б, 2-а, 3-в, 4-ә.

IV тур. Экзотик җимешләрне танып белегез

1. Бу әчкелтем-татлы җимеш лимон кислотасына һәм шикәргә бай. Аның орлыкларын астма белән авырган кешеләр куллана. Бу җимешнең исеме ничек? (Манго)

2. Бу җимеш диетик продукт булып санала, чөнки аның составында ашкайнатуны яхшырту өчен фермент бар. Бу фермент косметологиядә чәчләрне ныгыту өчен кулланыла. (Папайя)

3. Бу җимешнең сусыл орлыклары тәмле һәм файдалы, аның согында 14% С витамины бар, аннан ширбәт, гренадин дигән эчемлек әзерлиләр. Иң борынгы җиләк-җимеш культурасының исеме ничек? (Гранат)

4. Бу туклыклы җимешне испаннар аллигатор грушасы дип атаганнар. Аның исеме ничек? (Авокадо)

5. XVIII гасыр башында бу җимешне зәңгелә (цинга) авыруын дәвалау өчен кулланганнар. Сәяхәтчеләр аның җимешләрен һәрвакыт үзләре белән алганнар. Бу җимеш хәзерге вакытта бүлмә шартларында да үсә, аның җимешләреннән хуш ис бөркелә. (Лимон)

V тур. Күренекле галимнәрне беләсезме?

1. «Генетика» терминын иң беренче булып кем тәкъдим итә? (1906 елда У.Бетсон.)

2. 1904 елда ашкайнатуны өйрәнү буенча Нобель премиясенә лаек булган рус физиологы. (И.П.Павлов)

3. «Хлорофилл бөртегенә төшкән Кояш энергиясе эзсез югалмый», – дип язган галим. (К.А.Тимирязев)

4. Гөмбәләрдән медицина өчен файдалы матдә алган галим. (1929 елда А.Флеминг пенициллин ала.)

5. «Биология» терминын тәкъдим иткән, иң беренче булып хайваннарны умырткалы һәм умырткасызларга бүлгән, тулы эволюцион тәгълиматны тудырган француз галиме. (Жан Батист Ламарк)

6. «Ген» төшенчәсен фәнгә кайсы галим керткән? (1909 елда В.Иогансен.)

7. Микробиологиягә нигез салган, котыру һәм түләмә авыруларына каршы прививкалар ясауны тәкъдим иткән француз галиме. (Луи Пастер)

8. Бу галим 1926 елда культуралы үсемлекләрнең килеп чыгу үзәкләре турындагы тәгълиматка нигез салган. (Н.И.Вавилов)

9. ДНК төзелешен ачкан  галимнәрне беләсезме? (1962 елда Джеймс Уотсон, Фрэнсис Крик)

10. Яралгыларның охшашлык законын ачкан галим кем ул? (1828 елда, Карл Бэр.)