Билгеле үткән заман хикәя фигыль

№66

(Рус төркемнәрендә татар теле дәресе. V сыйныф)

Гүзәлия ЗАКИРОВА, 

Яшел Үзәндәге  14 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                         

Роза СӘЛАХОВА,

Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф буенча методисты

          Максат. Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында белешмә бирү.  Үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә дөрес итеп куллану күнекмәләрен камилләштерү, файдалана белергә өйрәтү. Аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү.

Материал. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Күңелле татар теле, 5 нче сыйныф. – Казан: Татармультфильм, 2014.   

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!  Хәлләрегез  ничек?

Укучылар. Рәхмәт, яхшы, шәп!

II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Әйдәгез әле, экрандагы табышмакка күз салыйк (1 нче слайд)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана –

Бу кайчан була? (Укучылар җавабын әйтә.)

Укытучы. Бу табышмакта эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр бармы?

Укучылар. Кала, ява, дымлана, була сүзләре.

Укытучы. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне без ничек атыйбыз?

 Укучылар. Фигыль дип.

Укытучы. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

Укучылар. Нишли? соравына.

Укытучы. Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерә?

Укучылар. Хәзер башкарыла торган  эш яки хәрәкәтне, хәлне.

Укытучы. Шулай булгач, болар нинди фигыльләр?

Укучылар. Әйе, хәзерге заман хикәя фигыль.

III. Уку мәсьәләсен чишү

(2 нче слайд)

Кырлар буш кал…,

Яңгырлар яу….

Җирләр дымлан…–

Бу кайчан бул…?

Укытучы. Беренче табышмак белән икенче слайдта күрсәтелгән табышмакны чагыштыргыз. Аермасы нидә?

Укучылар. Кушымчалары юк.

Укытучы. Әйдәгез әле, башкарылган эш-хәрәкәтне белдерүче кушымчаларны куеп, табышмакны укып карыйк әле.

(Яңа кушымчалар ялганган сүзләргә сораулар куйдырыла.)

Укытучы. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

Укучылар.  Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында.

Укытучы. Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде.

Укучылар. Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә. (3 нче слайд)

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясала?

Укучылар. Ашады, әзерләде, килде, барды, китте, кайтты.

Укытучы. Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыльләр -ды, -де, -ты, -те;  кушымчалары ялганып ясала. (4 нче слайд)

Укытучы. Ә ул фигыльләр нинди җөмлә кисәге булып килә?

Укучылар. Хәбәр булып.

 (Слайдта күрсәтелгән фигыльләргә таянып, укучылар белән берлектә -ды/-де; -ты/-те кушымчаларының ялгану тәртибе аңлатыла. Шуннан соң слайдта кагыйдә чыгарыла.)

 IV. Күнекмәләр өстендә эш.

Укытучы. Ребята, в домиках җивут слова. Нужно определить, какое слово в каком домике живет?

-ды                              -де                           -ты                              -те

бар                            эшлә                                   кайт                             бүләк ит

утыр                           кил                                  чык                               сөрт

яз                               бир                                    яп                                 кит

(5 нче слайд)

(Укучылар тарафыннан җөмләләр төзетелә.)

Ял итү минуты

1. Фигыль сүзендә ничә иҗек бар?

2. Фигыльнең ничә заманы бар?

3. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ничә кушымчасы бар?

4. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә кушымчасы бар?

Дәреслек белән эш (27 нче бит, 3 нче күнегү)

Җөмләләрне укырга, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табарга.

Төркемнәрдә эш. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр кулланып, «Көз» темасына кечкенә хикәя язарга.

Тест эше (Һәрбер укучыга таратыла.)

1. Фигыльнең ничә заманы бар?

а) 2; ә) 4; б) 3.

2. Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишләде? ә) нишли? б) нишләячәк?

3. Үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли? ә) нишләячәк? б) нишләде?

4. Бүләк итте фигыленең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) дарит; ә) подарил; б) будет дарит.

5. Пришел фигыленең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) килә; ә) киләчәк; б) килде.

V. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек? Билгеле  үткән заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә? Нинди кушымчалар ялгана? Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы? (Укучылар җавабы тыңлана.)

Димәк, бу теманы үзләштереп, белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльләрне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

VI. Үзбәя.

VII. Өй эше

Шигырьләр таратыла, үткән заман хикәя фигыльләрне табып, дәфтәрләргә язарга.