Бикбатыр сәяхәткә чакыра

№ 160

(Зурлар төркеме өчен комплекслы- тематик шөгыль)

Раушания  Шәйхлисламова, 

Катнаш төрдәге 298 нче балалар

бакчасы тәрбиячесе

Максат:

1. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен дөрес әйтүгә ирешү. Аларның яшәү рәвеше, кыяфәте турында әңгәмә кору.

2. Йорт хайваннары һәм кошлары турында табышмаклар әйтү, сулыш алу күнегүе эшләү.

1. Хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

Мультимедия проекторы, презентация, тактада геометрик фигуралар, каз каурыйлары, су.

 

Дәрес барышы:

Тәрбияче:

—                 Исәнмесез, балалар!Хәлләрегез ничек?

Балалар:

—         Әйбәт, рәхмәт! Ә сезнең хәлләр ничек?

Тәрбияче:

—         Әйбәт, рәхмәт!Балалар, карагыз әле, безгә кунакка кем килгән?

Балалар:

—         Бикбатыр!(1 слайд)

Тәрбияче:

—  Әйе, балалар. Бикбатыр безне сәяхәткә чакырырга килгән.Ә кая икәнен әйтми.Моның өчен безгә уен уйнап алырга , сорауларга дөрес җавап табарга кирәк.Уенның исеме “Киресен әйт” дип атала.Дөрес әйтсәгез, Бикбатыр сезгә кул чабар. Балалар, уйныйбызмы?Сез әзерме?

Балалар:

— Әйе. (2 слайд)

— Зур-кечкенә;

— шатлыклы-күңелсез;

— биек-тәбәнәк;

— буш-тулы;

— чиста-пычырак.

Тәрбияче:

Афәрин, балалар!Карагыз әле, безне Бикбатыр кая алып килгән?Бу безнең сарай.Сез сарайда кемнәрне күрәсез?

Балалар:

Сыер, ат, кәҗә, сарык, тавык, каз, үрдәк һ.б.(3 слайд)

Тәрбияче:

Аларны барысын бергә ничек атап була?

Балалар:

Йорт хайваннары.

Тәрбияче:

 Балалар, карагыз әле безнең хайваннар һәм кошлар юкка чыкты

(4 слайд)

Әйдәгез әле, без аларны эзләп табыйк.Моның өчен табышмакларга җавап бирик.Игътибар белән тыңлагыз!

Үлән ашый, май ташый.

Балалар:

— Сыер.(5 слайд)

Тәрбияче:

— Әйе, балалар , дөрес.Икенче табышмак.

Суда юынып алды,

Өсте коры калды.

Балалар:

— Каз.(6 слайд)

Тәрбияче:

— Әйе. Балалар,дөрес.Ә казның балаларын ничек атыйлар?

Балалар:

— Каз бәбкәләре.(7 слайд)

Тәрбияче:

— Балалар, булдырдыгыз!Карагыз әле , миндә каз каурыйлары бар. Әйдәгез әле, алар белән уйнап алыйк.Мин сезгә каз каурыйлары таратам һәм карагыз, алар авырмы.әллә җиңелме?

Балалар:

Җиңел.

Тәрбияче:

— Әйдәгез әле, без аларга өреп карыйк.

“Сулыш алу”  гимнастикасы

— Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз,алар суда батамы, әллә йөзәме? Суга салып карык әле (балалар каурыйларны суга сала). Менә карагыз, безнең каурыйлар нинди җиңел һәм суда йөзә.

Ә хәзер тагын бер табышмак тыңлап карагыз.

Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә, такылдык.

Балалар:

— Үрдәк (8 слайд).

Тәрбияче:

— Үзе соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Балалар:

— Йорт куяны (9слайд).

Тәрбияче:

— Әйе, дөрес.Бу йорт хайваны. Балалар, сезгә Бикбатыр тагын бер бирем алыпкилгән.Игътибар белән карагыз.Монда безнең геометрик фигуралар. Ниндиикәнен билгеләргә кирәк.(Дүртпочмак.өчпочмак, түгәрәк, озынча түгәрәк.Балалар геометрик фигураларның исемнәрен атыйлар).Тактада геометрик фигуралар һәм шушы фигуралардан йорт куянынын җыярга кирәк.

(Тактада балалар дөрес итеп  фигураларны җыялар.)

Тәрбияче:

— Афәрин,  балалар.Ә хәзер урыннарга утырыйк.Мин сезгә биремнәр белән кәгазь битләре таратам. Бу биремдә геометрик фигуралардан тораган йорт куяны урнаштырылган.Шул фигураларны табып, төсле карандашлар белән буярга кирәк (10 слайд).

(Рәсемнәр буяу, эшләрне карау)

— Балалар. Карагыз әле, безнең хайваннар әкренләп сарайга кайта башладылар.(11 слайд)

Әйтегез әле,без кайда сәяхәттә булдык? Кемнәрне күрдек?

(Балаларның җаваплары)

— Безгә үзебезнең бакчага кайтырга вакыт.Моның өчен безгә тагын бер бирем үтәргә кирәк. Рәсемгә карап, Бикбатыр янына нинди хайван ничәнче кайтканын әйтергә кирәк.

(12лайд. Ат, каз, кәҗә, йорт куяны,тавык сурәтләре. Балаларның җаваплары)

— Булдырдыгыз, балалар! Афәрин, карагыз әле, без бакчага да кайтып җиттек.(13 слайд)