“Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде…”

№51

(Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәбият дәресе. VII сыйныф)

Алсу САДЫЙКОВА,

Казандагы 143 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәбият дәресе. VII сыйныф)

Максат. 1. Х.Туфанның “Киек казлар” шигыренә анализ ясау,                шигырьдә моң, сагышның бирелешен аңлату;

2. Х.Туфан иҗатына кызыксыну уяту;

3. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, туган җирнең                кадерен белергә өйрәтү;

Дәрес тибы.  Яңа белем үзләштерү дәресе.

Дәреслек. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.М.Мусин һ.б. – 5 нче басма.– Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.

Җиһазлау. Х.Туфан иҗатына багышланган презентация; шагыйрьнең төрле елларда чыккан китаплары; Х.Туфанның њзе укуында магнитофон тасмасына яздырып алынган “Агыла да болыт агыла” шигыре; аудиоязмада Н.Васыйлова башкаруында “Киек казлар” җыры; компьютер, проектор.

          Дәрес барышы

I. Оештыру

Укытучы. Укучылар, без узган дәрестә күренекле шагыйрь Х. Туфанның биографиясе белән таныштык. Сезгә шагыйрьнең биографиясен укып килергә һәм өстәмә мәгълүматлар табарга кушылган иде.

(1–2 укучы Х. Туфанның биографиясен сөйли.)

– Кемнәр өстәмә мәгълүматлар таба алды?

1 нче укучы. Мин Х.Туфанның әнисе турындагы истәлекләреннән бер өзек белән таныштырып китәргә телим: “Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә әнием өйрәтте.Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Мине ишегалдына, бәрәңге бакчасына алып чыгып, дөнья күрсәтә иде. Кыр казлары , торналар белән генә түгел, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый. Ул мине табигатьтәге барлык нәрсәнең дә җанлы булуына ышандырды.”

2 нче укучы. Ә мин сезгә шагыйрь Шәүкәт Галиевның истәлекләреннән бер өзекне сөйләмәкче булам. “Хәсән Туфан чәчәкләр бик ярата иде. Чәчәкләргә ул балалар итеп карый, йөзе яктырып, мөлаемланып китә иде. Х.Туфан балаларны бик ярата иде.Ул аларга чәчәкләр сыман итеп, сокланып һәм сөенеп карый, алар дөньясына ихлас кушылып китә белә иде.

Язучыларның Аккош күлендәге дачасында “Хәсән Туфан беседкасы” дип телгә алынган урын бар. Аның тарихы болай була. Шул тирәдә уйнап йөргән балалар көтеп, чамалап кына тора – Хәсән абыйлары күрендеме, тизрәк аның янына йөгереп киләләр. Мондый җыелышып утырулар бик еш була. Ә шарты һаман бер: матур итеп, үз телебездә шигырь сөйләп күрсәтергә кирәк! Бүләге дә алдан әзерләнеп куелган: Туфан шигырь сөйләгән балаларның һәркайсына чәнти бармак хәтле генә, балык кылчыгы сыман пәке бүләк итә иде.

Безнең дә бала чакта иң кызыкканыбыз пәке иде. Әмма ул нишләптер кулга төшми иде. Бәлкем, Хәсән абыйның да чынга ашмый калган балачак хыялы булгандыр инде. Ә хәзер нәни дусларына бүләк өләшүе дә сабый чагын искә төшерүедер. Үкенечкә калмасын ди торгандыр”.

II. Яңа тема өстендә эш

Укытучы. Сез шактый кызыклы истәлекләр сөйләдегез. Димәк, Х. Туфан тормышында авыр вакытлар да булган. Аның 16 ел гомере төрмәләрдә, лагерьларда авыр хезмәттә һәм ачлыкта үтә. Бу аның шигырьләрендә чагылыш тапканмы икән?

Әйдәгез, шагыйрьнең “Киек казлар” шигырен укып өйрәник әле. Башта шигырьнең исеменә игътибар итик. “Киек казлар” сүзе аңлашыламы сезгә? Икенче төрле аны ничек әйтеп була? (Кыр казлары.)

– Кыр казлары нинди кошлар? (Күчмә кошлар. Алар, туган якларыбызны калдырып, җылы якларга очып китәләр.)

Укытучы. Ә хәзер шигырне игътибар белән тыңлагыз. Эчтәлеген аңларга тырышыгыз.

           (Шигырьне сәнгатьле итеп укытучы үзе укый.)

– Ә хәзер, укучылар, үзегез бер кат эчтән генә укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр булса сорагыз.

чор – вакыт (время)

якташ – земляк

(1–2 укучы шигырьне кычкырып укый.)

– Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Кыр казлары турында, Х. Туфан аларның туган җирләреннән китүләрен яза. Алар туган җирләре белән саубуллашалар.)

– Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди шигырь? Моңсумы яки күңеллеме (Моңсу шигырь.)

– Ни өчен, моңсу, сагышлы дибез? (Чөнки кошлар туган якларыннан аерылып китәләр, туган яктан аерылу – моңсу күренеш.)

– Укучылар, сез моң, сагыш сүзләрен аңлыйсызмы? Русчага тәрҗемә итеп карыйк.

сагыш – печаль, грусть

моң – тоска, уныние.

– Шигырьне моңсу, сагышлы дидегез. Кайсы юлларда моңсулык, сагыш чагыла? (Фикерләр тыңлана.)

– Тагын кайсы юллар бигрәк тә сагышлы? (Әсәрдән өзеклөр укыла.)

– Укучылар, автор бу шигырен кайсы вакытта язды икән: тоткынлык елларындамы, әллә азат ителгәчме?( Сөргеннән кайткач.)

– Сөргеннән кайткач дисез, ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Ул шигырьдәге кайсы юллардан аңлашыла?

Безнең дә бит шулар сыман

Киткән еллар бар иде;

          Кыйгак-кыйгак, илем ерак,

          Дигән чорлар бар иде.

– Ә кем башкача фикер йөртә? (Җаваплар тыңлана.)

Казлар кебек очасылар,

Китәселәр юк инде;

Кыйгак-кыйгак, илем ерак,

Дияселәр юк инде.

– Шигырьнең эчтәлеге белән автор биографиясендә уртаклык бармы? (Әйе, шигырьдә киек казлар туган яклары белән саубуллашалар, туган якларыннан китәләр. Шагыйрь дә туган җиреннән еракка китәргә мәҗбүр булган.)

– Шигырьдә кабатлана торган сүзләр, юллар бар. Алар кайсы шигырь юлларында чагылыш тапкан? Кабатлаулар ни өчен кирәк? (Кабатлаулар шигырьнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, әйтелгән фикерләр укучыга ныграк тәэсир итә. )

– Ә сезнең кыр казлары киткәнен күзәткәнегез бармы? ( Ќаваплар тыңлана.)

(Кыр казларының китүе турында видео күрсәтелә.)

– Аларның китүе күңелдә нинди уйлар уята? (2 нче куплет яңадан укыла.)

– Сезнең аларны юатасыгыз киләме? Әгәр алар сезне аңласа, сез кыр казларын нинди сүзләр белән юатыр идегез? (Фикерләр тыңлана.)

– Сез туган җир төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (Туган җир – син туган, син торган җир ул.)

– Сезнең туган җирегездән аерылып торганыгыз бармы?

– Еракка киткәч, сез нинди хисләр кичердегез?

– Кемне, нәрсәләрне сагындыгыз?

– Туган җирнең кадерен белергә кирәк дибез. Нәрсә дигән сүз соң ул туган җир кадере? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

– Әйе, туган җирнең һәр үләнен, һәр бөҗәген саклый белеп, аның гүзәллеген киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк. Ә Х.Туфанның “Киек казлар” шигырендә туган җирнең кадерен белегез дигән юллар бармы?(Юк.)

– Әйе шул, андый юллар юк икән. Ә нигә соң без шигырьне укыгач, туган җирнең кадерен белергә кирәк дип нәтиҗә ясадык. (Шигырьне укыгач, туган җирдән еракка китсәң, аны сагынасың, ул бик кадерле була икәнен аңлыйбыз.)

– Димәк, укучылар Хәсән Туфанның “Киек казлар” шигыре моңлы, сагышлы шигырь булды. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир” дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер инде.

– Моң, сагыш аның башка шигырьләрендә дә очрый. Х.Туфанның тагын бер шигырен автор укуында тыңлап китик әле. (Һәр укучыга “Агыла да болыт агыла” шигыре таратыла.)

– Шагыйрь “Киек казлар” шигырен сөргеннән кайткач язган булса, бу шигыре тоткынлык елларында язылган дип уйлыйбыз. Ни өчен? Кайсы юлларда күрдегез?

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына,

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла…

– Тагын кайсы юлларда күрдегез?

Агыла да болыт агыла

Таулар аша Казан ягына,

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма ?!

          Агыла да болыт агыла…

 

Түбәндәге сорауларга җавап алынганнан соң, нәтиҗә ясала.

– Шулай итеп, укучылар, без бүгенге дәрестә кем иҗаты белән таныштык?

– Аның кайсы шигырьләрен укыдык?

– Киек казлар белән авторның үз язмышы арасында уртаклык бармы?

– Бу шигырьне нинди шигырь, дидек?

Нәтиҗә. Димәк, шигырьнең эчтәлеге борчу хисләре тудыра. Туган җирләренән китеп баручы киек казларны Х.Туфан үз язмышы белән чагыштыра. Ул да кайчандыр туган җиреннән китәргә мәҗбүр була. Әлеге чагыштыру борчу хисен тагын да арттыра. Шигырьдәге кабатлаулар туган җирдән китүнең авырлыгын, кешегә борчу алып килүен аңлата. Кеше бары тик туган җирендә генә бәхетле була ала дигән фикер туа. Билгеле, без сезнең белән Х.Туфан иҗатын өйрәнүне дәвам итәчәкбез. Сагыш, моң мотивы аның башка шигырьләрендә дә урын алган.

Дәресебез ахырында без бүген укыган “Киек казлар” дигән җырны (Марс Макаров көе) Нәфисә Васыйлова язмасында тыңлап китик.

III. Йомгаклау.

Укытучының йомгаклау сњзе тыңлана. Билгеләр куела. Өйгә эш бирелә: Х.Туфанның “Талантлы син, кеше туганым” шигырен укырга һәм сорауларга җавап әзерләп килергә.