Бездә кышлаучы кошлар

№ 137 

(Зурлар төркемендә тирә-юнь белән танышу эшчәнлеге)

Дилбәр МӨХӘММӘТШИНА,

Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат:

кошларга карата ярату хисләре, сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту;

– сорауларга төгәл, тулы итеп җавап бирүләрен булдыру, сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

– балаларны безнең якларда кышлаучы 4 – 5 кош белән таныштыру, аларның нәрсә белән тукланулары, кыш көне аларга кешеләр ярдәмгә килүләре турында, аларга җим куярга кирәклеген аңлату;

– рәсемдә гәүдә өлешләрен дөрес күрсәтеп, кош рәсеме ясарга өйрәтү.

Алдан эш: кышлаучы кошлар рәсеме карау, табышмаклар, шигырьләр, бармак уеннары өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: томшык, җимлек, җим, тәпи.

Рус теле сүзлеге: дятел, синица, снегирь, ворона, воробей, зимующие птицы, кормушка.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау-җавап, дидактик уен, күрсәтү, аңлату, күзәтү, әдәби сүз.

Җиһазлау: кышлаучы кошларның рәсемнәре, чыршы агачы, җимлек, җим, һәр балада кошның гәүдә өлешләре салынган конверт, флонелеграф, буяулар җыелмасы, альбом бите, пумала, сулы банка.

Балаларны оештыру, урыннары: өстәлләр – читтә; урындыклар, ярым түгәрәк итеп, такта каршына тезелгән. Шөгыль башында балалар басып агачта утырган кошларны карыйлар, исемнәрен атыйлар. Урындыкларга утыралар, әңгәмә дәвам ителә. Өстәл артына басып, кош гәүдәсен җыю. Өстәлләр артында кош рәсемен ясау.

Шөгыль барышы

(Балалар, идәнгә куелган агач һәм анда беркетелгән бездә кошлаучы кошларга карап, ярым-түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның игътибарын агачка һәм андагы кошларга юнәлтә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда нинди агач пәйдә булган?

Балалар. Чыршы.

Тәрбияче. Аның ботакларында нәрсәләрдер утыра?

Балалар. Кошлар.

Тәрбияче. Әйдәгез әле карыйк, агачка нинди кошлар кунган икән?

Балалар. Карга, песнәк, чыпчык, кызылтүш, күгәрчен.

Тәрбияче. Без бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Балалар. Бездә кышлаучы кошлар.

Тәрбияче. Ә хәзер аларны кайсыгыз рус телендә атап чыгара?

Балалар. Дятел, воробей, синица, снегирь, ворона. Они – зимующие птицы.

Тәрбияче. Ни өчен без аларны бездә кышлаучы кошлар дип атыйбыз?

Балалар. Чөнки алар салкыннан курыкмыйлар, җылы якларга да очып китмиләр.

Тәрбияче. Шулай да аларга кыш көннәрендә ярдәм итәргә кирәк. Кыш көнендә бөтен җирне ап-ак кар каплый, аларга азык табуы кыен. Ә ничек ярдәм итеп була сон?

Балалар. Агач ботакларына җимлекләр эләбез, җим сибәбез.

Тәрбияче (җим салынган җимлек күрсәтә). Менә бу җимлек, мин аңа җим (ипи валчыклары) салдым. Рус телендә без аны кормушка дип атыйбыз. (Балалар җим, җимлек, кормушка сүзләрен кабатлый.)

Тәрбияче. Хәзер без сезнең белән «Нәрсә очып китте?» дигән уен уйнарбыз. Күзләрне йомабыз.

Көчле җил чыкты, һәм бер кош очып китте. Кем әйтә, нинди кош очып китте?

Балалар. Песнәк. (Уен шулай дәвам итә.)

«Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый» дигән дидактик уен

          (Балалар ярымтүгәрәк итеп куелган урындыкларга утыра. Флонелеграфта кошның гәүдә өлешләрен карау, формасын ачыклау, бергәләп җыю.)

Тәрбияче. Бу кошның нәрсәсе?

Балалар. Гәүдәсе.

Тәрбияче. Ул нинди формада?

Балалар. Озынча түгәрәк …

(Уен дәвам итә, һәр өлеше бергәләп атап чыгыла.)

Тәрбияче. Ә хәзер сез үзегез өстәл артына килеп баскан килеш, кошның гәүдәсен җыеп карыйсыз. (Балалар төзиләр, төзеп бетергәч, тәрбияче балалардан гәүдә өлешләрен тагын бер кат күрсәтеп чыгуларын сорый.)

           Тәрбияче. Алсу, койрыгын күрсәт әле…

Физкультминут

Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтү)

Килгән бер чыпчык. (бер бармакны күрсәтү)

Мине чакыра: (үзен күрсәтү)

«Чык әле, ди, чык». (кул изәү)

Алдый ул, беләм, (бармак янау)

Гел шулай итә. (җилкәне җыеру)

Йөгереп чыксам, (йөгерү хәрәкәте)

Оча да китә. (очу хәрәкәте)

Тәрбияче. Ял итүне дәвам иттереп, бармаклар белән уйнап алабыз.

Карга килер – казан асар,

Торна килер –тоз салыр,

Саескан килеп салма салыр,

Песнәк килеп пешерер,

Чыпчык килеп төшерер,

Камил (һәр бала үз исемен әйтә) ашап бетерер.

(Балалар өстәл артына утыра.)

Тәрбияче. Без бүген сезнең белән кызылтүш рәсеме ясарбыз. (Кош рәсемен күрсәтә.) Карагыз әле, ул башка кошлардан нәрсәсе белән аерыла? (Балалар җавабы.)

Кошның гәүдә өлешен, төсен, формасын ачыклау.

Тәрбияче. Кошның иң беренче нәрсәсен ясыйбыз?

Балалар. Гәүдәсен, аннары башын, канатларын, койрыгын, томшыгын, тәпиен.

Балалар эше, тәрбияче ярдәме, күргәзмә оештыру.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Ни өчен без кошларны канатлы дусларыбыз дибез.

            Балалар. Чөнки алар кешеләргә, табигатькә файда китерә, агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

Тәрбияче. Шөгылебезне йомгаклап, «Мин дә» дигән уен уйнап алыйк.

Тәрбияче. Алмаз кошларга җим бирде.

Балалар. Мин дә.

Тәрбияче. Илшат, кошларга таш атты.

          Балалар (дәшми).

Тәрбияче. Алсу белән Рамил кош оясы ясады.

Балалар. Мин дә.

Тәрбияче. Ирек агачтагы кош оясын туздырды.

 Балалар (дәшми).

Тәрбияче. Кошлар – безнең дусларыбыз.

Балалар. Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз!