Без Татарстанда яшибез

№ 110

(Рус мәктәпләренең рус төркемендә туган тел дәресе. II сыйныф)

Рәмзилә ӘХМӘДУЛЛИНА,

Казандагы 141 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Татарстан турында алган белемнәрне искә төшерү; туган як темасына караган яңа сүзләр белән танышу.

– Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, аларның татарча аралашуга омтылышын арттыру.

– Укучыларда туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләүне дәвам иттерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Татарстанда урнашкан шәһәрләргә карата кызыксыну уяту, үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу, туган якның табигатенә карата сакчыл караш булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра, укытучы һәм укучылар арасында уртак эшчәнлекне оештыра белү; эшчәнлеккә үзбәя;

танып белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу, төркемнәрдә эшли белү;

коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сорауларга җавап бирә белү;

предмет буенча: Татарстандагы шәһәр, елга атамаларын, халыкларын кайда яшәгәнен әйтә белү.

Төп төшенчәләр: сәяхәтче, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, башкала, бай, төрле, иң.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, сүзләр язылган карточкалар, компьютер.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.

Методы: әңгәмә, сорау-җавап, төрле биремнәр үтәү.

Дәрес барышы

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы.

Матур итеп киенәм,

Бүген дәрескә керәм.

Сезне күргәч, укучыларым,

Шатланам да сөенәм.

Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз. Бүген кайсыгыз дежур? Бүген ничәсе? Урамда көн нинди? Сыйныфта кем юк?

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

2. Фонетик зарядка. «Сүз уйлап тап!» уены.

Укытучы. Игътибар белән тыңлагыз. Мин авазлар әйтәм, кабатлагыз. Бу авазлар булган сүзләр  уйлагыз!   [һ],[ү],[ң],[ә],[w],[ө]

[һ] – шәһәр, һәйкәл, һәм; [ү] – үрдәк, күп, түгел; [ң] – яңа, киң, миңа;

[ә] – Әлмәт, бәхетле, нәрсә; [w] – авыл, тавык, авылга; [ө] – өч, өчен, өчпочмак.

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, карагыз әле, Акыллы Үрдәк белемле укучыларны үз янына чакыра. Аның кулында сумка, карта, компас бар. Акыллы Үрдәк белән барабызмы? Ә ул кая бара, беләсегез киләме?

1. Аудиоязмада «Мин яратам сине, Татарстан!» җырың тыңлау.

– Укучылар, игътибар белән җырны тыңлагыз, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Дәреснең темасын ничек була? (Татарстан турында.)

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен Татарстан турында белергә кирәк? (Чөнки без Татарстанда яшибез, дусларга сөйләргә һ.б.)

2. Тактадагы Татарстан картасы буенча сорауларга укучылардан җаваплар алу.

– Укучылар, Акыллы Үрдәктә нәрсә бар? (Карта.)

– Ә карта кемнәргә кирәк? (Сәяхәтчеләргә.)

– Әйе, бүген без укучылар гына түгел, сәяхәтчеләр булабыз. Кайсыгыз белә: сәяхәтче нишли? (Сәяхәт итә.)

– Димәк, без Акыллы Үрдәк белән кая сәяхәт итәбез? (Татарстан буйлап.)

– Укучылар, ә безгә Татарстан турында сөйләр өчен нәрсәләрне белергә кирәк? Картада нәрсәләр бар? (Шәһәрләр.) Ә алар татарча язылганмы? Димәк, нинди сүзләрне татарча белергә кирәк?

3. Яңа сүзләр белән танышу. (Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, башкала, бай, төрле, иң.)

– Бик әйбәт, укучылар. Хәзер Акыллы Үрдәк сезгә татарча әйтә, сез русча әйтегез. Алабуга, башкала, төрле, бай шәһәр, Чаллы. Минем дустым Бөгелмәдә яши. Татарстан буйлап Идел ага. Республикабыз урманга бай.

– Укучылар, дәвам итәбез. Туп белән «Йоклама, җавап бир! уенын уйныйбыз. Мин русча әйтәм, сез татарча әйтегез: «Набережные Челны, Альметьевск. А Казань – самый большой город. Я живу в Татарстане. В республике очень много лесов. В лесу растут разные деревья и красивые цветы. В Елабуге есть красивые памятники». Бик яхшы, укучылар!

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Укытучы. Укучылар, Татарстан турында сөйләшүебезне дәвам иттерәбез.

А) «Без Татарстанда яшибез» текстын тыңлау.

Ә) Укучыларның укуы.

Б) Smart тактасында күнегү эшләү. «Дөрес», «Дөрес түгел» уены.

1. Без Татарстанда яшибез.

2. Татарстанда Әлмәт юк.

3. Татарстан елга, урманнарга бай түгел.

4. Идел – иң кечкенә елга.

5. Татарстанда руслар, татарлар, чувашлар яши.

6. Татарстан – бик матур республика.

V. Мөстәкыйль эш

Текст буенча «Артык сүзне тап» уены.

Укытучы. Акыллы Үрдәктә сумкада биремнәр дә бар. Мин сезгә карточкалар бирәм, һәр юлдан артык сүзне табыгыз.

Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Төркия.

Днепр, Идел, Кама.

Татарлар, руслар, урманнар, чувашлар.

Татарстанда, Казанда, яшиләр, шәһәрдә.

Урманнар, елгалар, күлләр, матур.

Ә хәзер тактага карагыз, үзегезне тикшерегез! Ни өчен бу сүзләр артык? Бик яхшы, укучылар, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Ял минуты

VI. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану

Төркемнәрдә эшләү.

Укытучы. Акыллы Үрдәк белән Татарстанда сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Дустыбыз Татарстан турында бик матур җөмләләр белә. Укучылар, ә сез беләсезме? Әйдәгез, аңа белемнәребезне күрсәтик. (Төркемнәргә карточкалар өләшенелә.) Кайсы төркем тизрәк һәм дөрес җөмләләр төзер икән?

1 нче төркем. Дустым, яши, минем, Татарстанда.

2 нче төркем. Урманнарда, үсә, агачлар, яшел.

3 нче төркем. Татарстаным, бай, минем, урманнарга.

4 нче төркем. Идел, зур, иң, елга, матур.

VII. Диалогик сөйләм күнекмәләрен  камилләштерү

1. Сорауларга җавап бирү.

Укытучы. 1. Укучылар, дәвам итәбез, Акыллы Үрдәк сезгә сораулар бирә, әйдәгез, җавап бирегез, алар безгә диалог төзергә булыша.

– Татарстанда нинди елгалар бар?

– Cез кайда яшисез?

– Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

– Татарстанда нинди милләтләр яши?

– Республикабыз нәрсәгә бай?

2. Дәфтәрләрдә күнегү эшләү. (Нинди? Кайда? сорауларына җавап биргән сүзләрне тексттан табу.)

3. Диалог төзү.

Укытучы. Укучылар, хәзер бер-берегезгә Татарстан турында сораулар бирәбез.

4. «Без Татарстанда яшибез» темасына монолог төзү.

VIII. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, кайсыгыз әйтә: бүгенге дәрескә нинди максат куйган идек, нәрсәгә өйрәнергә тиеш идек? (Татарстан турында сөйләргә.)  Дәрестә максатка ирештекме? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

– Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз! Ә хәзер тагын картага карыйбыз һәм минем сорауларга җавап бирик:

Син кайда яшисең? Казан зурмы? Татарстанда Идел бармы? Картада тагын нинди шәһәрләр бар?

Үзбәя бирү.

IX. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, Акыллы Үрдәк бик шат. Булдырдыгыз, икенче дәрескә ул безне Казан буйлап сәяхәт итәргә чакыра. Өй эше буларак, Казан шәһәре я Татарстан турында 3 сорау уйлап килергә яисә Татарстан турында 5 җөмлә төзергә кирәк булачак.