Без – табигать дуслары

№ 127

Фәния ГӨМӘРОВА,

Балтач районы 3 нче балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Венера ГӘРӘЕВА,

Балтач районы 3 нче балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Музыка астында балалар ике командага бүленеп керәләр, тезелеп басалар.

Наша планета Земля

Очень богата, щедра.

Горы, леса и поля –

Дом наш родимый, ребята.

 

Давайте будем беречь планету,

Другой такой на свете нету.

Развеем над нею и тучи и дым,

В обиду ее никому не дадим!

 

Беречь будем птиц, насекомых, зверей,

От этого мы станем только добрей.

Украсим всю Землю садами, цветами,

Такая планета нужна нам с вами.

 

Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

–       Бүген мин сезне күңелле уен КВН уйнарга чакырам. Безнең балалар табигатьне яраталар һәм үзләренең белемнәре белән моны дәлилләп күрсәтерләр.

–       Командаларның уеннарын дөрес итеп хөкем итәр өчен безгә  жюри кирәк булачак. Жюри әгъзаләре белән сезне таныштырып үтәм: балалар бакчасы мөдире Хакимуллина Г.Ф., “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Р.Х.Хаҗиев, балалар бакчасы методисты Хафизова Л.С.

 

Безнең бүген ике команда көч сынаша: “Куяннар” һәм “Тиеннәр” командалары. Һәр дөрес җавап өчен “Куяннар” командасы – кишер, ә  “Тиеннәр”  командасы – гөмбә алачак.

Уенны башладык.

 

1 конкурс “Командалар белән танышу”

“Куяннар” командасы

Капитан:  – Безнең команда–

Балалар: – Куяннар!

Капитан:  Безнең девиз–

Балалар: Табигать туган йортыбыз!

“Тиеннәр” командасы

Капитан: – Безнең команда–

Балалар: – Тиеннәр!

Капитан: Безнең девиз –

Балалар: Табигатьне саклау – безнең  изге бурыч!

 

Тәрбияче: Һәр КВН уены разминкадан башлана, без дә бу традицияне дәвам итәрбез.

2.Разминка.

“Куяннар” командасына сораулар:

  1. 1.   Җылы якка китүче кошларны ничек атыйлар? (күчмә кошлар)
  2. 2.   Нинди кош үзенең йомыркасын башка кошлар оясына сала?(күке)
  3. 3.   Кем үзенең өен аркасында йөртә? (ташбака)
  4. 4.   Кеше кулы белән ясалган кош оясы нәрсә дип атала? (сыерчык оясы)
  5. 5.   Кайсы агачларда энәләр үсә? (чыршы, нарат)
  6. 6.   Кыш көне йоклый торган җәнлекләрне әйт. (аю, керпе, бака, бурсык, йомран, борындык)

“Тиеннәр” командасына сораулар:

1.Бездә кышлый торган кошларны ничек атыйлар? (кышлаучы)

2.Кайсы кошлар яз көне  кайталар? (кара каргалар, сыерчыклар, карлыгачлар, кыр үрдәкләре, сандугачлар)

3. Куян кайчан соры була? (җәй көне)

4.Кырмыскалар  кайда яши? (кырмыска оясында-муравейник)

5.Кайсы агачнын кәүсәсе ак? (каеннын)

6.Нинди йорт хайваннарының мөгезләре бар? (сыер,үгез, сарык, кәҗә)

3.Уен “Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр”

Тәрбияче: Балалар, кеше сәламәт булсын өчен нишләргә кирәк? (балаларның җаваплары), әйе яшелчәләр ашарга да кирәк. Ә сез яшелчә белән җиләк җимешне аера беләсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк. (Бер кәрҗиндә яшелчә һәм җиләк –җимешләр шуларны ике кәрҗингә аерасы)

4.Капитаннар өчен конкурс.

“Дидактик уен” — “Пластик, пыяла, тимер һәм кәгазьдән  ясалган әйберләрне аер”

Капитаннар биремнәрне үтәгән арада балалар башкаруында җыр: “Яз җыры” (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы)

5.Командалар өчен конкурс : “Бер сүз белән әйт”

Тәрбияче: Балалар,мин табигатьтәге объектларны атыйм, ә сез бер сүз белән әйтегез.

Куяннар

1.Чыршы, каен, миләш, нарат – ул ……(агачлар)

2.Куян, поши, бүре, төлке, кабан дуңгызы – ул …..(урман җәнлекләре)

3.Алма, груша, апельсин, банан – ул …..( җиләк-җимешләр)

4.Карлыган, кура, чия, каен җиләге – ул …… ( җиләк-җимешләр)

Тиеннәр

1.Чыпчык, песнәк, күгәчен, торна – ул ….. (кошлар)

2. Сыер, дуңгыз, ат, эт – ул ….. (йорт хайваннары)

3. Бәрәңге, кыяр, суган, шалкан – ул ….. (яшелчәләр)

4. Тавык,үрдәк,әтәч,каз,күркә – ул …. (йорт кошлары)

6.Конкурс “Табигатьтә үз үзеңне тоту кагыйдәләре”

Тәрбияче: Һәрбер районда,һәрбер җирлектә экологик проблемалар бар һәм ул проблемаларны берләшеп хәл итәргә кирәк. Ә без табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен   искә төшереп үтик әле.

(слайдлар күрсәтү- һәм балалардан сорау)

  1. 7.   Конкурс “Кошларны таны”

Тәрбияче: Сезнең алдыгызда кошлар рәсеме. Куяннар командасы  күчмә кошларны кояш астына куя  “Тиеннәр” командасы кышлаучы кошларны кар бөртеге астына куя.

8.Конкурс “Кошларны тавышыннан таны”

(аудиоязмадан кошларның тавышын танып әйтү)

Ял минуты. Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Сыерчыклар

Җылы яктан очып килде

Сыерчыкла-кошкайлар.

–     Исәнмесез, малайлар! – дип

Дәшә безгә дускайлар.

Куанышып сайрашалар

Кояшлы, аяз күктә.

Без аларга кул болгыйбыз:

–     Оябыз әзер күптән.

Ләбиб Лерон.

Чыпчык.

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык.

Миңа  кычкыра:

Чык әле, ди, чык.

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә.

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

Фәнис Яруллин.

Күгәрчен.

Безнең тәрәзә каршына

Көн дә куна күгәрчен.

Мин аңа ярма сибәм

Матур гөрләсен өчен.

Кечкенә тәпиләренә

Кигән ул кызыл оек.

Ми ярма сипмәгән көнне

Күгәрчен була боек.

Боекма син, күгәрченкәй,

Үз өең, гәрлә, кагын.

Энҗедәй ярма сибәрмен

Иртәгә килсәң тагын.

Нур Гайсин.

Беләсезме?

Урманда: “Тр-р-р!” –ди саескан,

“Кар-кар!”– ди кара карга.

“Тук-тук-тук!”– суга тукран кош –

Билгеле болар бар да.

Ә менә бер кош: “Күк-кү!”– дип

Кычкыра, бер дә талмый.

Тик мин ул кошның исемен

Искә төшерә алмыйм.

Марзия Фәйзуллина.

Песнәгем.

Тәрәз ачып җим сиптем,

Килде минем песнәгем.

Тиз геә ашап китте,

Ошады аңа җимем.

Мин песнәкләр яратам,\шуңа җимнәр ашатам.

Алар аны ашыйлар,

Безгә рәхмәт укыйлар.

Без табигатьне саклыйк!

Кошларыбызны яклыйк.

Аларга җимлекләрне

Җәйдән әзерләп куйыйк.

Фәнис Яруллин.

Тәрбияче: Ә хәзер балалар “Нәни экологлар- табигатьнең сакчылары” турында фильм карарбыз.

–        Хөрмәтле жюри,  сүзне сезгә бирәсебез килә. Рәхим итегез.

Жюри ярышка нәтиҗәләр чыгара.