Без – табигать балалары

№ 115

(Квест-уен)

Гүзәлия МӨХЕТДИНОВА, 

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе       

«Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы», – дип язды күренекле педагог В.А.Сухомлинский. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчабызда экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү ин зур проблемаларнын берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бар кочебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы проблемалар мине балалар бакчасында экологик тәрбия бирү өлкәсендә эшләргә әтәрде. Һәр төркемдә балаларга ел фасыллары, аларның бер-берсеннәң аерылып торуы, кабатланмавы, тере hәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр турында ел дәвамында белем бирергә тырышам. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә аквариумдагы балыкларны карау, түтәлләрдә яшелчә үстерү, кош оялары, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләрне  яратып башкаруы бик мөhим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә. Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтү, һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне саклау, яклау хисе тәрбияләүне максат итеп куйдым. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра.

Күзәтү вакытында өйрәнгән уенар, табышмаклар, сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр зур әһәмияткә ия, чөнки алар балаларны тагын да кызыксындырып җибәрә. Шундый уеннарнын берсе – «Без –табигать дуслары» дигән квест-уен..

Максат:

– әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү;

– танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзтүчәнлекне үстерү;

– экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә карата ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Балалар, карагыз әле, безгә никадәр күп кунак килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Мин бүген шундый бер хәбәр ишеттем, балалар: безнең бакчабызның электрон почтасына видеоязма килгән икән бит. (Экранда – 1 нче слайд. Хат.)

Тәрбияче. Әйдәгез, шушы видеоязманы бергәләп карап китик. Нинди хәбәрләр килгән икән? (Экранда – 2 нче слайд. Видеоязма – ябалак сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз инде нинди күнелле хәбәр булып чыкты! Житмәсә, күчтәнәче дә буласы икән. Безгә көтәсе генә  кала инде. Туктагыз, тукта! Бүген нинди көн соң әле ? Экранга карыйк әле. (3 нче слайд. Календарьда – 20 март.)

Тәрбияче. Балалар, бүген 20 март бит инде. Ничек әйбәт булды. Безгә дигән күчтәнәчләр килеп тә житкәндер инде. Әйдәгез, эзләп карыйк әле. (Балалар эзли.) Балалар, тапмадыгызмы?

Балалар. Юк! (Экранда – 4 нче слайд. Видеоязма:Убырлы сөйли.)

Тәрбияче. Нинди күңелсез хәл килеп чыккан, балалар. Безнең табигатебезгә куркыныч яный. Нишлибез инде?

Балалар. Табигатебезне коткарырбыз, якларбыз, табигатькә булышырбыз.

Тәрбияче. Әлбәттә, балалар, без мона ирек куярга тиеш түгел. Сез әзерме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ләкин сезнең юлыгызда төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Сез югалып калмагыз, бер-берегез белән дус, тату, ярдәмчел һәм бердәм булып, авырлыкларны җинеп чыгыгыз.

Балалар. Ярый.

Тәрбияче. Алай булгач, хәерле юлга. Безгә Убырлы төрле биремнәр калдырды. Әйдәгез, шуның беренчесен карап үтик. (Экранда 5 нче слайд. Урман.)

Тәрбияче. Балалар, экранда нәрсә күрәсез?

Балалар. Урман.

Тәрбияче. Ә урман икәнен кайдан белдегез?

Балалар. Чөнки бик күп агачлар үсә.

Тәрбияче. Бик дөрес. Балалар, шундый урман була: анда гел яфраклы агачлар (имән, юкә, каен) гына үсә. Ул яфраклы урман була. Тагын шундый урманнар була: анда гел нарат һәм чыршыгына үсә. Андый урманнар ылыслы урманнар дип атала. (6 нчы слайд. Ылыслы урман.) Була шундый урманнар: анда ылыслы агачлар да, яфраклы агачлар да үсә. Болары инде катнаш урманнар була. (7 нче слайд. Катнаш урман.)

Ә хәзер мин сезне беренче биремне үтәргә кечкенә генә урман күренешенә чакырам. (Урман тавышы ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар, урманда кайсы агач иң биеге? (Нарат) Ә нараттан тәбәнәгрәге? (Чыршы) Аннан сон? (Каен) Бик дөрес. Тагын нәрсәләр үсә? (Куаклар, үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр) Ә нәрсәләр яши? (Аю, бүре, куян, тиен, тукран, ябалак) Балалар, урман – күп катлы йортсыман. Һәр катның үз яшәүчеләре бар. Балалар, чыршы төбендә ниндидер кәрзин бар. Карагыз әле. Алар адашкан: бөтенесе бер кәрзингә жыелганнар. Әйдәгез, аларга булышабыз.

Әмир. Ябалак – бик кирәкле кош.Ул көне буе йоклый, ә төнлә ауга чыга. Бер төнгә 7 – 8 тычкан тота. Ябалак урманның иң өске катында яши.

Зәринә. Төлке – бүреләр белән якын туган. Куянның иң куркыныч дошманы. Төлке урманның беренче катында яши.

Айбулат. Куян – жәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.Урманның беренче катында яши.

Ленар. Тиенне кышкы суык та, җил дә куркытмый, чөнки алар үз ояларында кышка күп итеп азык туплыйлар. Ул урманның икенче катында яши.

Ралина. Тук-тук, тукран, тукылдатып утырам, агачтагы кортларның барысын да ашап бетерәм. Тукран урманның икенче катында яши.

Рамил. Аю – иң эре ерткыч хайван. Кышын аюга азык калмый, шуңа алар кышны йоклап үткәрәләр. Аю урманның беренче катында яши.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Без беренче биремне үтәдек. Ә хәзер икенче биремгә күчәбез. Ләкин мин сезгә элек бер табышмак әйтәм: җир йөзендә бар шундый җир, ул сулык та түгел, коры жир дә түгел. Анда йөзеп тә булмый, аяк белән басып та булмый. Ул нәрсә?

Балалар. Сазлык. (8 нче слайд. Сазлык)

Тәрбияче. Әйдәгез, сазлык янына.

Тәрбияче. Балалар, сазлыкта нәрсәләр үсә? (Сазлыкта камыш, төнбоек  үсә.) Ә сазлыкта нәрсәләр яши? (Үрдәкләр, бакалар, торналар яши.) Дөрес. Балалар, карагыз әле: ниндидер таякчыклар чыгып тора. Әйдәгез, шул таякчыкларны сазлыктан чыгарыйк әле. (Балалар чыгаралар.) Балалар, болар бит – табигый билгеләр. Әйдәгез, танышып китик әле.

– Минем кулымда чәчәкләрне эзмәскә дигән билге.

– Миндәге билге керпеләрне урманнан алып кайтырга ярамый, ди.

– Гөмбәләргә аяк белән басарга ярамый.

– Агачларның ботакларын сындырырга ярамый.

– Күбәләкләрне тотарга ярамый.

– Урманда учак якмаска дип кисәтә.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Әлеге табигый билгеләрне беркайчан да онытмагыз. Шул чакта гына без табигатебезне саклап кала алырбыз.

Ә хәзер без 3 нче биремне үтәргә керешербез. Экранга карыйк. (9 нчы слайд. Алмагач.)

Тәрбияче. Балалар, экранда нәрсә күрәсез?

Балалар. Алмагач.

Тәрбияче. Алмагачта нәрсәләр үсә?

Балалар. Алмагачта алмалар үсә.

Тәрбияче. Әйдәгез, алмагач янына. Безнең алмагач гади алмагач кына түгел: ул – тылсымлы. Күрәсезме, алмалары нинди зур, алсу булып янып тора. Алмаларның безнең белән уйныйсы килә. Әйдәгез, «Кем нәрсә ашый?» дигән уенны уйнап алабыз. Һәрберегез кулына берәр алма алсын.

Уенны башладык. Сезнең алмаларда – төрле кыргый хайван рәсемнәре. Алар нәрсә ашыйлар икән?

Бу –  поши. Ул … (үлән) ашый.

Бу – куян. Ул … (кишер) ашый.

Бу – ябалак. Ул … (тычкан) ашый.

Бу – керпе.Ул … (гөмбә) ашый.

Бу – төлке. Ул … (куян) ашый.

Бу – аю. Ул … (җиләк) ярата.

Тәрбияче. Бик дөрес. Балалар, монда ниндидер ук бар. Әйдәгез, шул ук буйлап барыйк әле. Җирдә нәрсәләр күрәсез?

Балалар. Эзләр. (10 нчы слайд)

Тәрбияче. Болар кем эзләре?

Балалар. Аюныкы.

Тәрбияче. Балалар, без аю өненә килеп чыктык бит. Аю урманга жиләк ашарга киткән арада без, әйдәгез, 4 нче биремне үтәп алыйк. Бу бирем «Нәрсә артык?» дип атала. Балалар, хәзер һәркайсыгыз берәр рәсем сайлап ала. Рәсемгә карап, нәрсә артык икәнен әйтергә тиеш буласыз? (Балалар биремне үти.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар. Безнең сонгы биремнәр калып бара. Әйдәгез, бишенче биремне үтәр өчен экранга карыйк. Нинди бирем булыр икән? (11 нче  слайд. Чәчәкле алан)

Балалар, нинди матур күренеш! Нәрсә күрәсез? (Чәчәкле алан.) Чәчәкле аланда ниләр үсә? (Үләннәр, чәчәкләр, жиләкләр.) Нинди тереклек ияләре яши? (Черкиләр, күбәләкләр, камкалар…) Бик дөрес. Әйдәгез, безне чәчәкле алан чакыра.

Балалар, чәчәкле аланга ни булган? (Чүп-чар ташлап калдырганнар.) Нишлибез? (Чәчәкле аланны чүптән чистартабыз.) Бик дөрес.

– Башта чүпләрне чистартыр алдыннан кулга перчаткалар киябез һәм әлеге чүп-чарны төрле чүп савытларына жыябыз: сары чүп савытына – пластик чүпләрне, кызыл чүп савытына – металл, зәңгәр чүп савытына кәгазь чүпләрне жыябыз.

Ә хәзер перчаткаларны салып, пластик чүп савытына салабыз. Әйдәгез, эшкә керешик.

– Афәрин, балалар, булдырдыгыз.

Ниһаять, балалар, безнең соңгы 6 нчы бирем калып бара. Әйдәгез, тизрәк экранга карыйбыз. (12 нче слайд – Убырлы.)

– Балалар, бу нәрсә инде!? Убырлы карчык үзе килеп чыкты. Ниндидер тавышлар ишетәсезме? (Убырлы керә.)

– Убырлы, без синең бөтен биремнәреңне дә үтәдек.

Убырлы. Әй-е-ее, мин сезне күзәттем. Сез барысын да дөрес итеп үтәдегез. Ләкин соңгы биремне килгән кунаклар белән уйнап карыйсым килә.

1. Нинди тереклек иясе үз оясын аркасында йөртә? (Әкәм-төкәм)

2. Нинди хайванның башында агач үсә? (Поши)

Тәрбияче. Убырлы, балалар белән без беләбез: син чынлыкта явыз түгелсең. Без синең белән дуслашырга телибез. Әйдә, сонгы биремне бергәләп башкарабыз.

Убырлы. Әйдә. (Пазл җыялар.)

Тәрбияче. Балалар, нәрсә килеп чыкты?

Балалар. Урман. Димәк, Убырлы, син безнең  урманыбызны үз хәленә кайтардын.

Убырлы. Әйе. Һәм күчтәнәчегезне дә үзегезгә кайтарам.

Тәрбияче. Балалар, Зирэк ябалак безгә баллы күчтәнәч һәм безгә Кызыл китап та жибәргән.

Әйе, балалар, табигатьне  саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең  тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә  табигатьне күз карасыдай сакларга  кирәк.