Без куянга булыштык

№168

(Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм рәсем буенча интеграль шөгыль)

Гөлназ КАЮМОВА,

Балтатагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету;

– сабыйларның хәрәкәт активлыгын үстерү;

– балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен арттыру;

– кул чукларының физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру.

Шөгыль барышы

(Тәрбияче төркемдә балаларны эзләү хәрәкәте ясый, эндәшә. Балалар бер түгәрәк эчендә йоклыйлар.)

Тәрбияче. Кайда минем нәниләрем, алтыннарым, матурларым, батырларым? Әллә инде йоклаганнар? Нәниләрем, торыгыз, инде күп йокладыгыз. (Балалар уяналар.)

Тәрбияче. Әйдәгез, уяныгыз, кояшны уятыгыз, күңелле, җылы булсынга аны да чакырыгыз.

Балалар(кояшны чакыралар).

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кояш, чык, болыт, кач,

Без уйнарбыз җылыткач.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, кояш та чыкты, ул йокыдан уянды, безгә дә җылы, рәхәт, күңелле булды. Әйдәгез, кояшка елмаеп карыйк. Кояшка сузылыйк. (Аяк очларына күтәрелеп, кулларын сузалар.)

Тәрбияче. Балалар, бүген урамда нинди һава?

Балалар. Суык, кояшлы, рәхәт һ.б.

Тәрбияче. Әйе, суык, ә менә сез суыкта бакчага килгәндә туңмадыгызмы?

Балалар. Юк. (Әйе.)

Тәрбияче. Әйдәгез, бүген урманга барабыз. Анда нәрсәләр яши әле?

Балалар. Аю, бүре, куян һ.б.

Тәрбияче. Ә сез аю, бүредән курыкмыйсызмы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Әйдәгез, алайса урманга барабыз. (Атлап китәләр.) Карагыз әле, балалар, монда эзләр бар. Нәрсә эзләре икән алар, шул эзләрдән атлыйк әле.

Тәрбияче. Туңмадыгызмы? Карагыз әле, балалар, шулкадәр күп кар яуган. Әйдәгез, урманга үзебезнең шигырьне сөйлик әле:

Кар яуган, яуган,

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урманнар, кырлар.

Тәрбияче. Балалар, миңа суык булып китте, туңдым, сез дә туңмадыгызмы?

Балалар. Туңдык. (Юк.)

Тәрбияче. Бармаклар да туңды, әйдәгез, аларны җылытабыз.

«Бармак» уены уйнау

Бу бармак – бабай бармак,

Бу бармак – әби бармак,

Бу бармак – әти бармак,

Бу бармак – әни бармак,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – чәнти.

Баш бармак бау ишә, (бау ишү хәрәкәте)

Имән бармак имән кисә, (имән кисү хәрәкәте)

Урта бармак ут кабыза, (ут кабызу хәрәкәте)

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә. (чәй эчү хәрәкәте)

(Нәрсәнеңдер елаган тавышы ишетелә, балалар аны эзлиләр. Бу куян булып чыга. Ул туңган, курыккан, иптәшләрен югалткан, аның тамагы ачкан.)

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, куян белән җылынып, уйнап алыйк:

Ак куянкай утырган, (утыралар)

Колакларын селкетә. (кулларын куеп селкетәләр)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта. (кулларын сузып, як-якка җибәрәләр)

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя,

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя. (сикерәләр)

Кемдер аны өркетте,

Ул урманга элдертте.

Тәрбияче. Карагыз әле, безнең уйнаганны күреп, куянның дуслары да килгән. (Зур һәм кечкенә куяннар.)

Тәрбияче. Әйдәгез, аларга күңелле булсын өчен, тәмле әйбер бирик. Куян нәрсә ярата әле ул?

Балалар. Кишер, кәбестә һ.б.

(Балалар зур куянга – зур кишер, кечкенә куянга кечкенә кишер бирәләр. Куян тәрбиячегә нәрсәдер әйтә.)

Тәрбияче. Балалар, куян бүредән бик куркам, ди. Әйдәгез, куянны яшерәбез. (Зур ватманга сюжетлы рәсем ясау.) Балалар, җиңнәрне сызганып, йодрыкларны буяуга манчып алыйк та кар яудырыйк. Бүре куянның эзләрен таба алмасын.

Ап-ак карлар яудырдык,

Без куянны качырдык.

Бүре таба алмасын,

Куянны куркытмасын.

Тәрбияче. Ә хәзер кулларны юындырыйк. (Табак белән су алып килә.) Балалар, карагыз әле, табакта нәрсә бар?

Балалар. Су.

Тәрбияче. Су нинди?

Балалар. Чиста, йомшак, җылы һ.б.

Тәрбияче. Әйдәгез, кулларны юыйк:

Су-су-су,

Чиста су, йомшак су,

Кулларны чиста ю-ю-ю. (Һәр бала үз сөлгесенә кулын сөртә.)