Беренче очучы-космонавтлар

№149

Гөлшат ШӘРИПОВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы

Максат. Укучыларның галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкованың хезмәт батырлыгы белән танышу, аларның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Космос темасына багышланган плакатлар, конструкторлар һәм космонавтлар портретлары, презентация.

Кичә барышы

Тарих укытучысы. Исәнмесез, кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтәрбез.

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителгән. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.

1 нче укучы. Грек теленнән тәрҗемә итсәң, «космонавтика» сүзе «кораб йөртү» дигәнне аңлата. Ләкин космонавтика – космоска очу гына түгел. Ул әле тагын фән һәм техниканың күп тармаклары да, болардан башка бу очышлар мөмкин булмас иде.

2 нче укучы. Беренче күкертле ракеталар якынча Х гасырда Кытайда уйлап табылган. Алар берничә йөз еллар буена сигнал һәм фейрверк ракеталары буларак кулланылган. Соңрак сугышчан кабызу ракеталары барлыкка килгән.

3 нче укучы. ХVII гасыр азакларында Һиндстан сугышчыларының инглиз колонизаторлары белән сугышкан вакытта массасы 3 кг нан 9 кг га кадәрле булган кара төтенле күкертле 2 км га кадәр оча торган сугыш ракеталары кулланганнары билгеле. Бу куркыныч корал белән инглизләр кызыксынганнар һәм аны яраклаштырып, 1807 елда Копенгагенны утка тотар өчен оста кулланганнар.

4 нче укучы. Реактив хәрәкәт теориясенә нигез салган галим – Константин Эдуардович Циолковский (1857 – 1935).

5 нче укучы. Космик эраның туган көне итеп 1957 елның 4 октябре исәпләнә. Ул көнне космик ракета – Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгарган. Константин Эдуардович Циолковский планетаара элемтә булдыру өчен ракеталардан файдалану мөмкинлеген нигезли, космонавтика һәм ракета төзүнең үсеш юлларын күрсәтә. Космонавтика, фән буларак, Россия белән тыгыз бәйләнгән. Космос һәм космик очышлар турындагы фәнне башлап җибәрүче Константин Циолковский булды.

6 нчы укучы. К.Циолковскийның уй-хыялларын ракета һәм космик аппаратларның баш конструкторы Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге совет галимнәре һәм инженерлары коллективы тормышка ашырды. Алар Җирнең беренче ясалма иярченнәрне дә, идарә ителә торган корабльләрне дә, планетаара автомат станцияләрне дә очышка озатты.

1 нче укучы. Ю́рий Алексе́евич Гага́рин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган.

2 нче укучы. Юраның әти-әнисе – гади колхозчылар. Әтисе – Алексей Иванович Гагарин (1902–1973) – балта остасы, әнисе – Анна Тимофеевна Матвеева (1903–1984) фермада эшләгән.

3 нче укучы. Юрий Гагарин 1941 елда мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күченә.

Оренбургта беренче космонавт турындагы хатирәләрне мәңгеләштерү максатыннан Россиядә яшь космонавтлар мәктәбе оештыралар. Юрий Гагарин исеме белән шәһәр проспекты атала, шунда ук һәйкәл куела. Шәһәрнең Чичерин урамындагы 35 нче йортта Гагаринның музей-йорты эшли (Гагариннар Валяның әти-әнисе йортында яшәгән).

4 нче укучы. 15 яшендә булачак космонавт Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. Оренбург авиация училищесында белем алгач, очучы теләге тормышка аша.

5 нче укучы. Булачак космонавт Оренбург җирендә үзенең гаилә бәхетен дә таба. Юра белән танышканда Валя Горячева Оренбург телеграфында эшләгән була. Соңрак ул Оренбург медицина училищесын тәмамлый. Юрий Гагаринның авиация училищесын тәмамлавына ике ел дигәндә, яшьләр Оренбурда өйләнешәләр.

Бер укучы (Госман хәзрәт Шәрипов исеменнән сөйләгән сүзләрен укый). Без Юрий Гагарин белән бер курста укыдык, хәтта бер казармада яшәдек, ятакларыбыз да янәшә иде. Билгеле инде, күп вакытлар бергә серләшеп, күк белән хыялланып яшәдек. Юра бездә взвод командиры ярдәмчесе иде. Әлбәттә, аңа ышаныч күбрәк, чөнки ул бездән дүрт яшькә олырак, техникум да тәмамлаган. Ул бик таләпчән, шул ук вакытта гади һәм гадел дә булды, мин командир дип масаеп йөрмәде. Ул яхшы укыды, тавышы да әйбәт куелган иде. Спорт ярышларында да, күнегү вакытларында да бергә булдык. Юра бик яхшы баскетболчы иде. Без Юрий Гагарин белән ел ярым бергә хезмәт иттек. ЯК-18, аннары реактив МИГ истребительләрен үзләштердек. Ул училищены 1957 елда, бездән ике ел алдарак тәмамлады. Ул вакытта курсантларның 100 процент өлгерешен таләп итә иделәр, ләкин барысы да финишка барып җитә алмый бит. Менә шул төшеп калган берничә кеше урынына кечерәк курслардан ала иделәр. Аннары ул өлкәнрәк тә, безгә караганда тормышны да күбрәк күргән. Бездә югары хәрби белем алганнан соң, аны Ленинград округына күчерделәр. Шунда ул космонавтлар сафына да эләкте.

6 нчы укучы. Юрий Гагарин 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. Беренче булып галәмгә очарга 20 космонавттан  берничә кешене генә сайлап алалар. 1961 елның 17 – 18 гыйнварында космонавтлар имтихан бирә. Комиссия, тикшереп, 6  кешене генә әзерләргә алды. Алар: Ю.А.Гагарин, Г.С.Титов, Г.Г.Нелюбов, А.Н.Николаев, В.Ф.Быковский, П.Р.Попович. 1961 елның 5 апрелендә 6 космонавт космодромга килә. Алар арасыннан сәламәтлекләре әзерлекләре, интеллектлары буенча иң яхшыларын сайлап алул бик авыр була. Бу мөһим сайлап алу мәсьәләсен космонавтлар төркеме җитәкчесе Н.П.Каманин хәл иткән. Ул Юрий Алексеевич Гагаринны сайлап ала. 9 апрельдә комиссия аны космонавт дип билгели.

7 нче укучы. 1960 елның 19 августында беренче очкан этләр – Белка һәм Стрелка, алар белән бергә 40 тычкан, 2 күсе, төрле үсемлекләр, төрле чебеннәр һәм микроорганизмнар Җир шарын бер тапкыр әйләнеп чыгалар. 1961 елның 12 апрелендә Ю.А.Гагарин галәмгә күтәрелә.

8 нче укучы. Галәмгә юл салганнан соң, Гагаринның Оренбургка килүе 1961 елның июненә туры килә. Яңадан Оренбурда ул хатыны һәм ике кызы белән 1961 – 1967 еллар арасында берничә тапкыр була.

9 нчы укучы. Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый: «Очыш әйбәт бара. Мин Җир офыгын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!» – ди ул.

1 нче укучы. Гагаринның корабы, планетабыз тирәли 108 минутта тулы бер әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төшкән. Космик эра менә шулай башлана.

2 нче укучы. 1968 елның 27 мартында Ю.Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була, һәм ул Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.

3 нче укучы. Беренче космонавт Юрий Гагарин 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә «МиГ-15» машинасында күнегүләр үткән вакытта һәлак булды.

4 нче укучы. Ул зур сәяси эшләр алып бара. Күп кенә чит илләрдә була. СССР Югары Советының VI – VII чакырылыш депутаты, ВЛКСМ Үзәк Комитеты әгъзасы. 1966 елдан Халыкара академиянең асторномия һәм космик пространстваны тикшеренүдә мактаулы вәкиле.

5 нче укучы. Юрий Гагарин Ленин ордены һәм башка илләрнең бүләкләре белән бүләкләнә.

6 нчы укучы. Ул Советлар Союзы Герое, космоска очкан беренче кеше.

7 нче укучы. Мәңгеләштерү максаты белән РСФСР Югары Советы Президиумы Гжатск шәһәре исемен Гагарин шәһәренә үзгәртә.

1 нче укучы. Гагарин исеме белән Айның икенче ягындагы кратер атала. Ю А.Гагарин исеме белән Кутузовтагы хәрби-һава академиясе атала.

2 нче укучы.

Гагарин ул – галәм пионеры,

Укучылар белән дус булган.

Безнең хыял – безнең идеаллар

Галәмгә дә барып кушылган.

Гагарин ул – галәм пионеры –

Безгә үрнәк, иң зур өлге ул.

Безнең сафта бергә атлап бара

Һәр тантана, бәйрәм көнне ул.

3 нче укучы. Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була.

4 нче укучы. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга. Шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Соңга табарак Җир тирәсендәге орбитада күп кенә совет космонавтлары булды. Советлар Союзы очучы-космонавты дигән исем дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт Валентина Владимировна Терешковага да бирелде.

5 нче укучы.  Валентина Терешкова 1937 елның 6 мартында Ярославль өлкәсе Тутай районы Зур Масленников авылында туа. Әтисе – тракторчы, әнисе туку фабрикасында эшли. 1939 елда әтисе фин сугышында һәлак була. Валя 1945 елда ул Ярославль каласындагы 32 нче мәктәптә укый башлый.  1953 елда җиденче сыйныфны тәмамлап,  Ярославль шәһәренең шин заводына эшкә керә һәм кичке мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1956 елда Ярославль шәһәренең җиңел сәнәгать техникумына укырга керә. 1959 елдан аэроклубка йөри башлый. Парашют спорты белән кызыксына, 90 тапкыр парашюттан сикерә.

Валя кыю, тырыш, максатына ирешүче кыз була.

1 нче укучы. 1961 елның 12 апреле тарихка истәлекле көн булып кереп кала. Чөнки космоска юл ачыла. Космонавтларның уңышлы очышларыннан соң Сергей Королевта космоска хатын-кызны очыру фикере туа. Максатка ирешү өчен 1962 елда яше утыздан артмаган, авырлыгы 70 кг, буе 170 см булган парашютчы хатын-кызны эзләү башлана. Йөзләгән кыз арасыннан биш кыз сайлап алына. Алар арасында Валентина Терешкова да була.

2 нче укучы. Валентина 1962 елның 12 мартыннан космонавтлар отрядына алына. Космоска очу өчен хәзерлек эшләре башлана. Укулар, өйрәнүләр, космик очышка организмны әзерләү, чыныктыру өчен озакка сузылган тренировкалар, спортның төрле төрләре белән даими шөгыльләнүләр  башлана. Космонавт буласы кеше тиз реакция, курку хисен җиңә алу сыйфатлпрына ия булырга, корабль системаларының эшен  тикшереп торырга, аның очышын идарә итәргә тиеш була. Моның өчен космонавт физика, астрономия, математика, автоматика һәм башка фәннәрне белергә тиеш.

Бер укучы (Валентина Терешкова булып бер сөйли). Менә көтеп алынган көн җитте. 1963 елның 19 июнендә “Восток-6” кораблендә дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска очтым. Миңа ул вакытта  26 яшь иде. Очыш барышында мине «Чайка» дип атадылар. Очыш вакыты 2 тәүлек 22 сәгать 50 минут дәвам итте. Планетаны 48 тапкыр әйләнеп чыктым. Туганнарыма парашютчылар ярышына килүем турында әйткән идем. Алар очышым турында радиодагы яңалыклардан белделәр.

Очыш барышында җитди проблемалар да булды: корабль программасында хата китте. Корабль Җиргә якынаясы урынга аннан гел ерагая гына барды. Бу хата өчен мин үземнең тормышым белән түләргә тиеш идем. Ләкин мин төшенкелеккә бирелмәдем, системага яңа мәгълүматлар керттем, хатаны төзәтүгә ирештем. Космоста мин күзәтүләр алып бардым, борт журналын тутырдым, галәмне фотога төшердем, Җир белән даими элемтәдә тордым. Ләкин корабль Җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелде. Миңа корабльне Алтай өлкәсенә төшерергә туры килде.

(”Безнең әнкәй – очучы” (Ә.Ерикәй сүзләре, М.Мозаффаров көе) җыры башкарыла.)

3 нче укучы. Бу очыштан соң, Ярославльнең гади генә бер кызы тере легендага әйләнә: аның исеме бөтен дөньяга тарала. Валентина Терешкова –ялгыз гына космик очыш ясаган  Җирнең бердәнбер  хатын-кызы. Аннан соңгы хатын-кыз космонавтлар экипаж составында гына очты.

4 нче укучы. 1963 елның 3 ноябрендә Валентина Терешкова космонавт Андриян Николаевка кияүгә чыга. 1964 елның 8 июнендә кызлары Елена туа. Ул әти-әнисе космонавт булган беренче бала була.

5 нче укучы. Космоска очканнан соң, В.Терешкова Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби Һава инженерлык академиясенә укырга керә. Техник фәннәр кандидаты, профессор һәм 50дән артык фәнни эшләр авторы була.

6 нчы укучы. Валентина Терешкова 1969 елдан 1997 елга кадәр орбита корабльләре һәм станцияләре белән идарә итүче космонавтлар отрядының инструкторы. 1997 елдан космонавтлар әзерләү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.

7 нче укучы.  Валентина Терешкованың эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Ул – Советлар Союзы Герое, ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, II һәм III дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен орденнары, ВДНХның алтын медале һәм башка бик күп медальләр, дәүләт премияләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «XX гасырның бөек хатын-кызы» дигән мактаулы исем бирелә.

8 нче укучы. Валентина Терешкова хөрмәтенә Углич шәһәрендә ясала торган сәгатьләр «Чайка» дип атала. Аның хөрмәтенә почта маркалары чыгарыла. Валентина Владимировнага багышлап, планетарий ачалар. Айдагы кратерны аның исеме белән атыйлар. Беренче космонавт хатын-кызга багышлап, берничә шәһәрдә һәйкәл салынган, музейлар ачылган. Мәктәпләр, урамнар, парклар аның исемен йөртә. Арча районы Яңа Кенәр авылында да Валентина Терешковага багышланган аллея бар.

1 нче укучы. 1983 елда беренче хатын-кыз космонавт рәсеме төшерелгән акчалар чыгарыла. Валентина Терешкова – үзе исән килеш сурәте акчага  төшерелгән бердәнбер кеше.

2 нче укучы. 2011 елда Валентина Терешкова «Дуслык» ордены белән бүләкләнә.

Укытучы. Валентина Терешкова элек нинди булган, космонавт булгач та һаман шундый тыйнак, яхшы күңелле, көләч йөзле, сөйкемле булып кала. Нык ихтыярлы, үз дигәненә ирешә торган,  хыялына тугрылыклы булуы аңа космос герое булырга ярдәм итә. Космос акчарлагы Валентина Терешкова күпләр өчен үрнәк булып торачак. Киләчәктә бәлки сезнең арагыздан да шундый космонавт, очучылар чыгар. Ә аның өчен укырга, алга барырга, максатчан булырга кирәк. Барысы да сезнең кулларда!

Хәзер, укучылар, авиация һәм космонавтикага кагылышлы  викторина сорауларына җавап бирербез.

1. Космик транспорт ничек атала? (Ракета)

2. Кем космонавтикага нигез салган? (К.Циолковский)

3. Космоста беренче очкан хатын-кыз. (Валентина Терешкова)

4. Валентина Терешкова парашют спорты белән шөгыльләнгән. Ул парашюттан ничә тапкыр сикергән? (90 тапкыр)

5. Җирнең табигый иярчене. (Ай)

6. Төп астрономик күзәтү приборы. (Телескоп)

7. Кайсы планетаны сугыш алласы исеме белән атыйлар? (Марс планетасын)

8. 1960 елның 19 августында беренче очкан хайван. (Эт)

9. Ю́рий Алексе́евич Гага́рин кайчан туган? (1934 елның 9 мартында)

Укытучы. Гасырлар буена математика, астрономия, физика кебек төгәл яки төгәл исәпләүләрне таләп итә торган фәннәрдә ир-ат галимнәрнең генә исемнәре яңгырады. Ләкин XX гасырда астрономия фәне күгендә галимәләр дә якты йолдыз булып балкыды, мөһим фәнни ачышларны ясауда алар мөһим роль уйнады. Инде бу сорауларга җавап биреп карагыз.

1. Совет астрономы, кече планета (Полония планетасы, 1928) ачкан беренче хатын-кыз. СССР Фәннәр академиясе академигы, астроном Г.А.Шайнның хатыны. 19 кече планета, 150 дән артык үзгәрешле йолдыз һәм Шайн-Шалдех кометасын ача. 1930 елда ачылган №1190 кече планетасына аның хөрмәтенә Пелагея исемен бирәләр. (Пелагея Федор кызы Шайн) 

2. Австралия радиофизигы һәм радиоастрономы, дөньядагы беренче хатын-кыз радиоастроном. Радиоастрономия өлкәсенә кагылышлы күп кенә терминнарның авторы. Шул чорда Сидней университетында физика юнәлеше буенча укыган студентлар арасында бердәнбер хатын-кыз була. Җирнең магнит кырын өйрәнү буенча тәҗрибәләрдә магнит кырының тере организмнарга бөтенләй диярлек тәэсир итмәвен ачыклый. (Руби Виолетта Пэйн-Скотт) 

3. Америка астрономы, NASA оешмасындагы беренче хатын-кыз җитәкчеләрнең берсе. Күпсанлы ясалма иярченнәрне очышка әзерләүдә, космик программаларның бюджетын булдыруда, галимнәргә вазифалар билгеләүдә катнаша. Моннан тыш, Һаббл телескобы очышын оештыруда мөһим роль уйный, шул сәбәпле аны хәтта «Һабблның анасы» дип тә йөртәләр. Фәнни эшчәнлектән тыш, иҗтимагый эш белән дә актив шөгыльләнә. Мәсәлән, ул галимәләр проблемаларын чишүдә катнаша. (Нэнси Грейс Роман) 

4. Америка астрономы, галактикаларның әйләнеш тизлеген өйрәнү буенча тикшеренүләре белән билгеле. Галактикаларның исәпләнгән һәм күзәтелә торган хәрәкәтләре арасындагы аермалыкларны ачыклый, галактикаларның, галәм киңлеге буенча тигез чәчелмичә, укмашып урнашуын күрсәтә. Бу нәтиҗәләр галәмдә «караңгы материянең» барлыгын дәллилләүче төп фактлар рәтенә керә. Өстәвенә, ул галактикаларның моңа кадәр билгеле булмаган яңа төрләрен ача. (Вера Флоренс Рубин) 

(Кичә “Космонавтлар маршы”н җырлау белән тәмамлана.)