Бердән егермегә кадәр саннар нумерациясе. Крокодил Генаның туган көне

№51

(Математика дәресе. I сыйныф)

Нурия САБИРОВА,

Сабадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

1) укучыларның индивидуаль һәм фронталь белемнәрен тикшерү, өйрәнгән типтагы мәсьәлә чишү, исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;

2) геометрик фигураларны кабатлау, төсләрне белүне ныгыту, кулларның вак моторикасы өстендә эшләү.

3) математика фәне аша үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (А.Л.Чекин, I сыйныф), биремле карточкалар, геометрик фигуралар, компьютер, презентация, «Чебурашка» мультфильмы.

Дәрес барышы

I. Психологик уңай халәт тудыру

‒ Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Әйдәгез әле, бер-беребез белән елмаеп, матур итеп исәнләшик! Ә хәзер, әйдәгез, яхшы кәефне үзебезгә борын аша сулап кертик, ә начарын авыз аша өреп чыгарыйк. Кәефләрегез күтәрелеп киттеме, бер-беребезгә карап елмаешыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

(Чакыру кәгазен уку.)

‒ Укучылар, безгә туган көнгә чакыру килде.

‒ Кадерле балалар! Мин сезне үземнең туган көнемә көтеп калам. Бу чакыруның кемнән килүен белү өчен, сезнең белән математик пазл төзеп алыйк.

‒ Димәк, балалар, без бүген крокодил Генаның туган көненә кунакка барабыз. Хәзер кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик:

1) үзеңне тыныч тотарга кирәк, кычкырып сөйләшергә ярамый;

2) матур итеп, чиста-пөхтә киенеп килергә кирәк: ямьсез киенеп кунакка бармыйлар;

3) хуҗалар белән әдәпле итеп исәнләшәләр, матур итеп күчтәнәчләрне, бүләкләрне тапшыралар;

4) өстәл артында алдыңа куелган тәлинкәдән генә ашыйлар, кеше алдына үрелеп утырмыйлар;

5) берәр әйбер кирәк булса, «Зинһар өчен, алып бирегезче», ‒ дип сорарга кирәк.

6) өстәл артыннан кузгалганда, рәхмәт әйтә белергә кирәк;

7) өйгә кайтканда, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, саубуллашып кайтып китәргә кирәк.

III. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

1. Туган көнгә бару өчен, транспорт төрен сайлау.

‒ Без туган көнгә нәрсә белән барырбыз икән? Сезнең алдыгызда нокталар куелган битләр, нокталарны дөрес тоташтырсагыз, бер транспорт килеп чыгачак.

‒ Нинди транспорт төре килеп чыкты? (Поезд.)

2. Тактада геометрик фигуралардан поезд төзү.

‒ Поезд нинди геометрик фигуралардан тора?

‒ Төп нигезенә кайсы фигураны сайлыйбыз? Ул нинди төстә?

‒ Тәрәзәләренә нинди фигураны куябыз?

‒ Тәгәрмәчләренә нинди фигура кирәк булыр?

‒ Әйдәгез, укучылар, нәтиҗә ясап алыйк әле. Геометрик фигураларга нинди фигуралар керде? (Балаларның җаваплары.)

3. Мисаллар чишү.

‒ Безгә, юлыбызны дәвам итәр өчен, чагыштыруга мисалларны дөрес итеп чишәргә кирәк.

‒ Рөстәм, син нинди төстәге вагонга утырыр идең? (Һәр укучы бер мисалга җавап бирә. Җавап биргән укучыга санлы карточка бирелә.)

4. Саннар рәтен кабатлау.

‒ Беренче урында кем утырды?

‒ Фаил, син ничәнче булып утырдың?

‒ Ахыргы вагонга кем утырды?

Физкультминут

‒ Әйдәгез, хәзер юлга кузгалыйк. («Голубой вагон» («Зәңгәрсу вагон», В.Шаинский музыкасы) көенә парта әйләнәсендә йөреп киләләр.)

5. Мультфильм карау.

‒ Менә килеп тә җиттек. Безне крокодил Гена каршылый. («Чебурашка» мультфильмыннан өзек карау. Дуслык турында әңгәмә үткәрү.)

IV. Белемне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау

1. 20 эчендә кушу һәм алуга мисаллар чишү.

‒ Укучылар, без дә үзебез ясаган чәчәкләребезне тапшырыйк. Безнең чәчәкләребез серле, алар артындагы мисалларны эшләп, кәрзингә тутырырга кирәк. (Укучылар чәчәк артындагы мисалны эшли, телдән җавап бирә, чәчәкне кәрзингә куя бара.)

2. Мәсьәлә төзеп чишү.

‒ Кәрзиндә нинди төстәге чәчәкләр бар?

‒ Айзилә, сары төстәге чәчәкләр ничә?

‒ Данир, зәңгәр төстәгеләре ничә?

‒ Барысы ничә булды? Барысын белү өчен нишлибез?

Нәтиҗә ясау. (Балаларның җаваплары.)

V. Йомгаклау

‒ Укучылар, сезгә бүгенге туган көн кичәсе ошадымы? Бу дәрестә нәрсәләр эшләдек?