Белем бирү процессының аерылгысыз өлеше буларак өй эшләре
Белем бирү процессының аерылгысыз өлеше буларак өй эшләре
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Заманча мәктәп белем бирү процессын камилләштерү, мөстәкыйль өй эшләрен оештыру процессына үзгәрешләр кертә. Бүген өй эшенең потенциалын санга сукмау мөмкин түгел, чөнки өй эшләрен дөрес оештыру, аның төре, формасы, эчтәлеге укучыларга мөстәкыйльлек һәм җаваплылык кебек мөһим характер сыйфатларын формалаштыру өчен кирәк. Нәкъ менә өй эше, укучыларның мөстәкыйль, индивидуаль эшләрен оештыру формасы буларак, укучы шәхесен формалаштыру өчен зур потенциалга ия. Өй эше барышында белем бирү предметының теге яки бу материалы ныгытылып яки кабатланып кына калмый. Иң мөһиме, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге өчен мөһим күнекмәләр һәм сәләтләр формалаша. Дөрес оештырылган, мөстәкыйль тәмамланган өй эшенең нәтиҗәсе – укучының уку процессында уңышлы катнашу өчен кирәк булган сыйфатларын формалаштыру һәм үстерү, мәсәлән: түземлек, тырыш хезмәт, үз-үзенең эшчәнлеген оештыру, дисциплина, төгәллек, бирелгән бурычны җаваплы үтәү һ.б.
Бик эффектив, ләкин, кызганыч, мөстәкыйльлекне үстерүнең сирәк кулланылган чарасы – укучыларга белем бирү максатларына ирешү өчен үзләренең уку эшчәнлеге төрен сайлау мөмкинлеге бирү.
Үзаллылык һәм аның күрсәткече өчен иң мөһим шарт – үз-үзеңне контрольдә тоту һәм бәяләү сәләте, чөнки мөстәкыйль һәм җаваплы кеше үз алдына куелган бурычларны үтәргә омтыла.
Ачыкланган проблема кысаларында үткәргән тикшеренүләр безгә түбәндәге нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, уку процессында мөстәкыйльлекне үстерү өчен, укучыларга түбәндәге мөмкинлекләр бирелергә тиеш:
а) үзләре алдына куелган белем бирү проблемасын аңлау;
ә) белем бирү эшчәнлеге өчен белем бирү максатларын һәм бурычларын белү, кабул итү һәм мөстәкыйль куя белү;
б) уку эчтәлеген һәм методларын сайлауда катнашу (нәрсә һәм ничек өйрәнүне сайлау);
в) белем бирү мәгълүматын сайлау, билгеле бер сайлау нәтиҗәләрен күзаллау.
Өй эшләрен башкарганда, укучыларга зур мөстәкыйльлек бирелә. Алар биремне үтәү темпларын һәм ысулларын үзләре сайлыйлар, аның аерым пунктларын өйрәнү вакытын арттыралар яки кыскарталар, һәм бу гамәлләр балаларда үзаллылык формалашуда мөһим стимул булып тора.
“Татар теле” укыту предметы программасы материалларының төрлелеге төрле өй эшләрен кулланырга мөмкинлек бирә һәм таләп итә. Шул ук вакытта укытучының төп максатлары:
– өйрәнелә торган материалга карап, өй эшенең төрен аклау;
– өйрәнелә торган материалга карап, өй эшләренең төрләрен дөрес сайлау;
– өй эше төрләренең (системасы) комбинациясен сыйныфка карап һәм хәтта программа бүлеге буенча билгеләү.
Өй эшләрен билгеләгәндә, өй эшенең максаты нәрсәдән гыйбарәт булуын төгәл белергә кирәк. Дидактик максатлары буенча, өй эше түбәндәгеләргә юнәлтелергә мөмкин:
– киләсе дәрестә яңа уку материалын үзләштерергә әзерләнү;
– дәрестә өйрәнелгәннәрне кабатлау һәм ныгыту;
– дәрестә алган белемнәрне гамәли яктан куллану;
– белем, күнекмәләр һ.б.ны гомумиләштерү һәм системалаштыру [1].
Өй эшенә иҗади характер бирү һәм укучыларда кызыксыну уяту өчен, өй эшләренең эчтәлеге проблемалы характердагы биремнәрне үтәү, биремнәрне төрлечә чишү, биремнәрне үзгәртү һ.б. төрле күнегүләр булырга тиеш.
Өй эше биремнәре беренче чиратта түбәндәге функцияләрне үтәргә тиеш:
- белемнәрне һәм күнекмәләрне берләштерергә булышырга;
- алынган белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү һәм иҗади куллануны тәэмин итәргә;
- укучыларны киләсе дәресләрдә яңа материал өйрәнергә әзерләү.
Билгеле, өй эше биремнәрен дәрестә тиешле әзерлектән соң гына тәкъдим итеп була.
Өй эше укучыларның белем алуда үзаллылыгын үстерүгә булышлык итсен өчен, алар кайбер таләпләргә җавап бирергә тиеш. Беренчедән, өй эше биремнәре укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүен үстерергә дәртләндерергә тиеш. Бу таләпне тормышка ашыру өчен, өй эше яңалык элементын, иҗади характердагы биремнәрне кертергә, һәм укучыларга осталык, индивидуальлек күрсәтергә, кирәкле теоретик материалны кабатларга мөмкинлек бирергә тиеш.
Икенчедән, өй эше мәктәп укучыларын яшь һәм мөмкинлекләре ягыннан дифференциацияләүдә эффектив индивидуальләштерү чарасы булырга тиеш. Шулай итеп, өй эше яңа материал тәкъдим итү һәм алган белемнәрне куллану өчен кулланылса, гомуми пландагы өй эше төрен куллану мәгънәле. Башка очракта дифференциацияләнгән өй эшен бирү урынлы булыр иде. Билгеле, биремнәрне үтәү күнекмәләрен үзләштергән мәктәп укучылары өчен бер үк биремнәрне кабатлау – дөрес түгел. Бу балаларны мәҗбүри өй эшеннән азат итү һәм авырлыкны арттыру өстендә эшләргә киңәш итү дөресрәк булыр. Бу төр биремнәрне тәкъдим иткәндә, укытучы аларны тормышка ашыру өчен мондый күрсәтмәләр тәкъдим итәргә тиеш (максат, мәгънә, эчтәлек), бу укучыга сораулар һәм биремнәр чишүгә иҗади якын килергә мөмкинлек бирергә, укучыларны мөстәкыйль белем алуга дәртләндерергә тиеш.
Мәктәп балаларын өй эшенә әзерләү чаралары аеруча зур игътибар таләп итә. Әйтергә кирәк, бу эш өйдә билгеләнгәнне җиткерү белән генә чикләнергә тиеш түгел. “Еш кына балаларны дәреснең һәр этабында ачык яки ябык формада өй эшләрен башкарырга әзерләү кирәк” [2].
Укытучы дәрестә килеп чыккан ситуацияләрне исәпкә алып, өй эшләрен көйләү мөмкинлеге турында белергә тиеш.
Өй эшләрен башкарганда, һәр укучы мөстәкыйль уку эшләрен оештыру өчен үзенә туры килгән ысул куллана. “Ләкин бу балаларга өй эшләрен башкарган чакта сайланган ысулларны һәм техникаларны рационализацияләүдә булышу кирәкми дигән сүз түгел” [5].
“Татар теле” предметы буенча өй эше – үзаллы белем алу һәм үз-үзеңне тәрбияләү өчен эффектив чара. Өй эшләрен башкару – мөстәкыйль эшчәнлекнең бер төре, ул сыйныфта өйрәнелгән материалны ныгытырга ярдәм итә, балаларда җаваплылык һәм уңай уку гадәтләрен үстерә, һәр укучының индивидуальлеген үстерә, аңа килеп чыккан проблемаларны чишәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Өй эшләрен үзаллы башкару өчен җаваплылык алган укучы үз вакыты белән идарә итә, мөстәкыйль эш итә, ләкин укытучы тәкъдимнәрен исәпкә алып, эшне үз көче һәм сәләтләренә таянып башкара. Бу күнекмәләр баланың мәктәптә уңышын тәэмин итә һәм аның өчен тормышта файдалы булачак.
Педагогик хезмәткәрләр тарафыннан өй эшен формалаштырганда, оештырганда, федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм укыту предметларының эш программалары таләп иткәнчә, белем бирүдә шәхескә юнәлдерелгән, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләргә ирешү максатлары куела. Өй эшләре укучыларның бөтен яклап үсешләренә юнәлдерелә, аларның мәнфәгатьләрен исәпкә ала, язма һәм телдән, гамәли, иҗади, проект, тикшеренү эшләре башкаруны күзаллый.
Башлангыч сыйныфларда һәм төп мәктәпнең 5–6 нчы сыйныфларында ял көннәренә өй эшләре бирелергә тиеш түгел. 7–11 нче сыйныфларда алган белемнәрне кабатлау һәм системалаштыруга юнәлдерелгән өй эшләре бирелергә мөмкин. Аларның күләме СанПиН тарафыннан билгеләнгән нормаларның (3.10 п.) ½ өлешеннән артмаска тиеш. Бәйрәм көннәренә өй эшләре бирелми.
РФның мәгариф турындагы законы нигезендә каникуллар “ белем алу барышындагы ял итү өчен бирелгән планлы тәнәфес” (31 ст. 11 п.) булып санала. Шуңа күрә каникул чорына өй эшләре бирелми. Искәрмә буларак, укучыларга мөстәкыйль уку өчен әдәбият исемлеге тәкъдим ителергә мөмкин.
Укучыларны өй эшләрен башкаруга тартуның даимилеге, өй эшләренең күләме педагогик хезмәткәрләр тарафыннан акыл белән, ихтыяҗдан чыгып, укучыларның атна дәвамында эшли алу сәләтләрен , яшьләренә бәйле мөмкинлекләрен һәм СанПиН нормаларын (өй эшләрен башкару вакыты 1 нче сыйныф – 1 сәгатьтән дә артмый, 2–3 нче сыйныфлар –1,5 , 4–5 нче сыйныфлар –2, 6–8 нче сыйныфлар – 2,5, 9 –11 нче сыйныфлар 3,5 сәгатьтән дә артмый ) исәпкә алып оештырырга кирәк. СанПиН 1.2.3685-21 «Гигиенические нормативы и требования к обеспечению безопасности и (или) безвредности для человека факторов среды обитания» (утв. Постановлением от 28 января 2021 г. № 2).
- Өй эшләре барлык укучылар өчен бер генә булырга тиеш түгел, укучыга сайлау хокукы калдырылырга тиеш.
- Төрле предметлар буенча өй эшләре предмет укытучылары тарафыннан үзара килештерелеп бирелергә тиеш.
- Өй эшләре иҗади характерда булырга, укучыларны эзләнүгә этәрергә тиеш (план төзегез, чагыштырма таблицаны тутырыгыз, рәсем ясагыз, әсәрдә сурәтләнгән вакыйганы чынбарлык белән чагыштырыгыз, хикәяне дәвам итегез).
- Мәктәптә өй эшләрен башкаруга вакытны бүлү механизмы эшләнергә тиеш ( һәр укытучы үз предметы буенча биремнең вакытын билгеләргә тиеш).
5. Өй эше укучы башкара алырлык булырга тиеш.