Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?

№ 108

Гөлназ НИЗАМИЕВА,

Казандагы 156 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Еш кына шундый педагогик караш белән очрашырга туры килә: ата-аналар, кайчакта тәрбиячеләр дә балага тәрбия объекты итеп кенә карый.

Сүз дә юк, бала шәхесе формалашуда без дә катнашабыз. Әмма, болардан тыш, бала үзе дә үзен иҗат итә бит әле. Без, өлкәннәр, уйлап баш ватып торасы юк дигән эшләрдә дә бала иҗат өчен үзенә шартлар таба белә.

Әлбәттә, бала мондый эшләрне башкарганда укытучысына, әтисе белән әнисенә, күршесенә, спорт тренерына, яраткан артистына охшарга тырыша. Шулай да ул үз йөзен югалтмый. Аның башкаларга охшарга тырышуында да мәсьәләгә иҗади килүе, дөньяны үзенчә күрүе күзгә бәрелеп тора. Бу – барыннан да бигрәк баланың укуында чагыла. Белем алу үзен тулаем шул эшкә багышлаган бәләкәй укучының бөтен яшәешенең төп максатын тәшкил итә. Сөйләшергә өйрәнер-өйрәнмәс борын ук, сабый бала авызыннан «мин үзем» дил әйтелгән сүзләр, ниһаять, мәктәптә законлы хокукка ия була. Бала үзе укый башлый. Уку кебек авыр бер эш башкаручы балага ярдәм иткәндә без аның чиген чикләмәскә, ә үз-үзен иркен тотарга булышырга, тыймаска, бәлки хупларга, үзебез теләгәнчә бөгәргә түгел, аңа тураеп басарга мөмкинлек бирергә тиешбез.

Эшнең читенлеге шунда: баланы, яшүсмерне, яшь егетне тәрбияли башлаган һәр өлкән кешенең, әлбәттә, үз тормыш тәҗрибәсе була. Кайбер очракта ул мәктәптә узган балалык еллары тәҗрибәсеннән гыйбарәт. Күп еллар узгач, өлкән кешегә әлеге балачак хатирәләре иң матур, иң якын истәлекләр  булып тоела башлый. Без дә үз балаларыбызның безнең кебек хисләр кичерүләрен тели башлыйбыз. Юк шул, тәрбиячегә үз тәҗрибәсе һәрвакытта да ышанычлы ярдәмче була алмый. Еш кына бу тәҗрибә аерым күзәтүләр, фараз кылулардан гына гыйбарәт. Төгәл белем җитенкерәми.

Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти агышын үзгәртә. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы.

Мәктәп, класс – болар бала көнкүреше һәм яшәешенә генә түгел, ә бөтен гаилә көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертә. Хәзер инде күп нәрсә сезгә – ата-аналарга бәйләнгән булачак. Балагыз мәктәпкә аяк басу тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр системасыннан – укытучысына һәм сыйныфташларына, билгеләргә һәм белемгә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.

Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә  аласыз һәм моны эшләргә дә тиешсез. Хәер, укырга өйрәнү бала мәктәпкә кергәнче күп элек башлана.

Бала тиздән мәктәпкә керәчәк

– Улым алты яшь ярым белән бара инде. Көзен мәктәпкә керәчәк. Котым очып тора менә. Бер генә хәреф тә танымый әле. Өйрәтә башларга кирәктер инде аны.

– Нишләмәкче буласыз? Нигә кирәк ул? Мәктәпкә кергәч, балагыз нишләр? Үзенә эш таба алмыйча, аптырап-йөдәп бетәр. Эче пошар. ялкаулык басар үзен. Кайбер укытучылар, мәктәпкә кермәс борын балагызны бернәрсәгә лә өйрәтмәгез, сезнең өйрәтүләрегез безгә комачау гына итә, дип юкка гына әйтмиләр бит.

– Күрдегезме инде, – дип каршы чыга аңа әңгәмәдәш хатыннарның беренчесе, – укытучылар бертөрле киңәш итә, ә акыллы кешеләр үзләренчә эшли. Безнең күршедә яшәүчеләрнең дә уллары алтыда – минем улым белән бер яшьтә. Аларның малайлары инде шатырдатып укый, егермегә кадәр куша һәм ала белә. Кем хаклыдыр инде монда, белгән юк…

Чыннан да, кем хаклы? Бу ике хатынның кайсысы хакыйкатькә якынрак тора соң: бала барысына да мәктәптә өйрәнсә яхшырак дип уйлаучысымы, әллә улым мәктәпкә бөтенләй әзерлексез бара инде, дип хафаланучысымы?

Башлангыч сыйныф укытучылары арасында да капма-каршы фикердә торучылар бар. Аларның берише I сыйныфка бернәрсә дә белмәгән балаларны кабул  итү ягында тора. Бу укытучылар балаларны укырга да, язарга да, санарга да үзләренчә – күнегелгән, сыналган ысуллар белән өйрәтмәкче була.

Башкалары исә, киресенчә, үз сыйныфларына укый һәм яза белә торган балаларны сайлап алырга тырыша. Аерым балалар кайчакта IV сыйныфта да әле йөгерек итеп укый алмый. Өч ел буена укырга өйрәнсәләр дә, уку техникасы алар өчен иң читен эш булып кала бирә.

Әнә парта артында бик зирәк бер малай утыра. Күзләре ялт та йолт килеп тора, фантазиясе дә ун малайга җитәрлек. Ә укуы шәптән түгел. Математика дәресендә мәсьәләнең шартын аңлаткан текстны укый алмый азаплана ул. География дәресенә әзерләнгәндә дә вакытны аңа башка укучыларга караганда ике, кайчакта өч тапкыр күбрәк сарыф итәргә туры килә. Сәбәбе? Мәктәпкә укырга кергәндә аның бернинди уку күнекмәләре, алдагы эшләр өчен бернинди әзерлеге булмаган.

Билгеле, әгәр сез бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасагыз, үзегезгә ярдәмче итеп, матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар һ.б.лардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгыльгә әйләндерсәгез, сүз дз юк , балагыз мондый укудан баш тартачак. Ә сез исә балабыз сәләтсез икән, берни дә аңламый ул, дип уйлый башлаячаксыз. Бик хәтәр нәрсә бу. Биш яшьлек бер малайның әтисе менә нәрсәләр сөйләгән иде. Улын укырга өйрәтергә уйлаган була ул. Азат_«диң»-«гез» дигән иҗекләрне дөп-дөрес итеп укып бирә. «Хәзер шуларны куш инде», – ди аңа әтисе. «Дуңгыз», – дип әйтеп сала көтмәгәндә генә малай. «Ничек алай булсын инде, – дип, әтисе каударлана башлый. – Менә кара: «диң»-«гез». Икесен бергә кушып укыгач, нәрсә килеп чыга?» «Чыпчык», – дип әйтеп сала малай, күзен дә йоммыйча.

– Беләсезме, мин әллә ниләр уйлап бетердем инде. Малай авырудыр, акылга зәгыйфьтер дигән төрле шикле уйлар килде башыма. Башлангыч сыйныф укытучысына киңәшкә дип бардым. Шул нәрсә ачыкланды: мин бер дә дөрес эшләмәгән булганмын икән. Мин малайга аерым хәрефләр күрсәтеп, шулардан иҗекләр ясавын теләгән идем. Тулы иҗекләрне күрсәтергә, ә шулардан сүзләр ясарга өйрәтергә кирәк икән. Укытучы укырга өйрәтүнең беренче адымнары турында миңа җентекләп сөйләп бирде. Улыбыз Азат ярты ел эчендә йөгерек укырга өйрәнде.

Безнеңчә, бу әти бик дөрес эшләгән: башлангыч мәктәп һәркайда бар һәм бер генә укытучы да сезгә ярдәм итүдән, киңәш бирүдән баш тартмаячак

«Мәктәпкә кергәнче үк барысын да белгән бала мәктәптә шаярып яисә эш юклыктан аптырап утырмасмы соң?» Шундый шик белдергән ата-ана хаклымы? Юк, хаклы түгелләр. Мәктәптә балаларга эшсезлектән аптырап вакыт калмаячак.

Сүз дә юк, андый баланың, үзе кебек үк, барлык балалар да шатырдатып укый ала торган сыйныфка эләгүе хәерле булыр иде. Ләкин башкача, хәтта начар вариант туры килде, ди: аның шикелле йөгерек укый алучы укучы, сыйныфта азчылык тәшкил итеп, укытучы күпчелекне боларга билгеле һәм алар белгән нәрсәләргә өйрәтсен, ди. Монын бер зарары да юк. Укытучы сезнең баланы да, башка укучыларны да эшләтү әмәлен табачак; бер генә бала аптырап-интегеп утырмаячак.

Без инде иртә укырга өйрәнгән балага, матур рәсемнәр белән бизәлеп, зур хәрефләрдән басылган гаҗәеп китаплар дөньясына юлның ачык булуы турында әйтеп тә тормыйбыз. Кызганычка, балаларның күпчелеге мондый китапларны әнисе яки әтисе кычкырып укыса гына, алар белән таныша ала. Чыннан да, бала мәктәптә бик йөгерек укый алу хәленә җиткәч, китапларны үзе укымакчы булачак. Ул чагында, билгеле, әлеге кызык китаплар аңа мавыктыргыч булып тоелмаячак.

Бу – бала йөгерек укый ала башлау белән, сез аңа китаплар укудан туктарга тиеш, дигән сүз түгел, әлбәттә. Беренчедән, үзлегеннән уку аның өчен әле шактый вакыт ялыктыргыч шөгыль булып калачак, икенчедән, әнисенең китап укыган тавышыннан да җанга рәхәтрәк нәрсәнең булуы мемкинме?! Сезне улыгыз белән дуслаштырган иң кадерле минутлар аңа китап укыган чакта була. Шулчак китапта язылган вакыйгалар турында үзара фикер алышу ихтыяҗы туачак. Балагыз акрынлап, үзе дә сизмәстән матур итеп сөйләргә, фикерләрен ачык итеп әйтеп бирергә өйрәнәчәк. Сүз уңаеннан әйткәндә, монысын да бала мәктәпкә кергәнче үк эшлисе иде. Бала барлык нәрсәләр турында зоопаркта, урманда күргәннәре турында да, үзе укып чыккан яңа китап, радиодан ишеткән әкият хакында да сөйләп бирергә өйрәнсен.

Беренче тапкыр I сыйныфка

Мәктәпкә керәсе бала өчен соңгы җәй тәмамланып килә. Булачак беренче сыйныф укучылары көн саен диярлек үз мәктәпләрен карарга килә.

 – Син ни исемле әле? – дип сорый җирән чәчле тере генә бер кызчыктан яшь укытучы апасы.

– Минем исемем – Талия. Ә сезнең исемегез ничек? Сез укытучымы?

– Әйе, мин – укытучы.

– Беренче сыйныфларны сез укытачаксызмы?

– Юк, мин түгел. Укыйсың киләме?

– Килә шул! Мәктәптә күңелле бит, анда балалар да күп була. Әни әйтә, кайчакта дәресләрдә кино да күрсәтәчәкләр, ди. Чыннан да, шулаймы ул?

– Шулай, әлбәттә.

– Укытучылар усал түгелләрме соң? – дип кызыксына малайлар арасыннан бер тузгак башлысы.

– Ниткән усал булсыннар, ди! Укытучылар бик әйбәтләр, алар сезне яраталар.

– Шулаймыни? Ә минем әни: «Берүк укытучыңны тыңлый күр, юкса, мәктәптә төшке аштан мәхрүм калачаксың»,– ди.

Бу малайның мәктәпкә барырга бик үк ашкынып тормаганлыгы сизелеп тора. Укый башламас борын ук мәктәпне ул ниндидер бер кырыс нәрсә итеп күзалларга өйрәнгән. Аның бу карашын үзгәртү шактый кыен булачак. Шуңа күрә дә нәни Талия беренче дәрескә шатлыктан очына-очына барганда, әлеге малай әнисенә елышачак. Дүрт сәгать буена әнисеннән аерылып тору аның өчен авыр булачак.

Нигә болай соң бу? Мәктәп тормышына балаларның төрлесе ни өчен шулай төрлечә карый? Барысы да ата-аналарга кайтып кала. Балаларга сез, мәктәп ул – зур йорт, балаларга анда булу бик күңелле, укытучылар сезне яратачаклар һәм кызыклы нәрсәләр өйрәтәчәкләр дип сөйләсәгез (ә моны мөмкин кадәр ешрак эшләргә кирәк), алар мәктәпкә барабыз дип атлыгып торачаклар. Әгәр дә инде булачак укучыгызга: «Укытучыны тыңламасаң яки шаярсаң, мәктәптә сине шундый-шундый җәзалар көтә», – дип сөйләсәгез, аңарда мәктәп бусагасын атлап керү теләге туармы икән? Мәктәптә укуны шатлыклы, күңелле нәрсә итеп күзаллаган бала эш барышында килеп туа торган авырлыкларга да башкача караячак. Бала күңелендә сөенечле уйлар тусын, ул мәктәпкә барасы көнне көтеп алсын өчен, мәктәпкә әзерләнү белән бәйле барлык эшләрнең дә бала өчен кызыклы булуына ирешергә кирәк.

Сезгә мәктәп формасы да, портфель дә, дәфтәрләр дә, карандашлар да, бетергеч һәм альбомнар да сатып алырга туры киләчәк. Кибеткә чыкканда аны да алып чыгыгыз. Ул, прилавка янында рәхәтләнеп басып торып, моңа кадәр үзенә таныш булмаган әйберләрне туйганчы карасын һәм үзенә ошаганнарын сайлап алсын.

Мәктәпкә барырга әзерлек тәмам: портфельгә кирәкле әйберләр салынган, шәп итеп үтүкләнгән костюм да күптән әзер, туфлиләр чип-чиста. Барысы да яңа, барысы да ялт итеп тора. Чәчәкләр әзерләргә онытмадыгызмы? Оныта күрмәгез. Чәчәкләрдән башка бәйрәм буламыни ул!

Анысы шулай. Тик мәктәпкә барыр алдыннан баланы ашыктыра, югалган оекларны эзли һәм менә чыгып кына китәбез дип торганда күлмәк үтүкләргә керешсәгез, эшне чәчәкләр генә төзәтә алмаячак, бәйрәмнең дә бөтенләй яме китәчәк. Юк инде, сез барысын да кичтән әзерләп куегыз. Бу эшләрдә бала үзе дә катнашсын. Шуны онытмагыз: улыгызның, мәктәпкә китәр алдыннан ярты сәгать вакытны ничек уздыруына, өйдән чыгып киткәндә сез нинди сүзләр әйтеп калуга карап, кайчак мәктәптәге көннең «язмышы» хәл ителә.