Бәйлекләрне сөйләмдә куллану

№52

(Сәяхәт-уен дәрес. Татар төркеме. III сыйныф)

Алия ГАРИПОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Белем бирү максаты: өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, бәйлекләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү;

Үстерү максаты: балаларның фикерләү сәләтен үстерү;

Танып белү максаты: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

Тәрбия бирү максаты: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуын төшендерү.

Дәрес тибы: белемне ныгыту дәресе.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, белем ресурслары, сүзлек, спорт уеннары өчен кирәкле уенчыклар, компьютер.

План

I. Оештыру

II. Белем иленә сәяхәт

III. Ныгыту

IV. Йомгаклау

I. Оештыру

(Укучылар такта алдында исәнләшәләр, «Мин кем?» ‒ диеп,  исемнәрен әйтәләр. «Мин нинди?» ‒ диеп, үзләренең яхшы, акыллы, белемле икәнлекләрен белгертәләр.)

Укытучы.

Хәерле көн, укучылар!

Акыллы, тәртипле,

Күңелле, әйбәт,

Малайлар, кызлар!

II. Белем иленә сәяхәт

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә нәрсә өйрәндек әле? (Бәйлекләр.) Дөрес. Бәйлек нәрсә өчен кирәк? (Җөмләләр төзер өчен.) Укучылар! Без бүген сезнең белән дәрестә нәрсә эшлибез? (Бәйлекләрне сөйләмдә кулланабыз.) Әйе, укучылар! Без бүген бәйлекләр белән  сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез бик кызык булыр.Сез әзерме? 2 нче слайд

Укытучы. Укучылар! 26 нче апрельдә кемнең туган көне әле? (Габдулла Тукайның туган көне.) Тукай кайда туган әле? Кайсы районда? Кайсы авылда? 3 нче слайд

Укытучы. Ничек уйлыйсыз: без анда ни өчен барабыз? (Чөнки Габдулла Тукайның тууына быел 130 ел булды. Ул ‒ татар халкының бөек шагыйре.) Анда бару җиңел түгел. Анда поезд да, теплоход та бармый. Нәрсә белән барырбыз инде? (Автобус белән.) 45 нче слайдлар

Укытучы. Әйдәгез, киттек. Укучылар, тактага карыйк әле. Бу җөмләдә бер кайсы берәмлекне табарга тиеш булабыз? (Бәйлекне табабыз.) Дөрес, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез, 62 нче биттәге 6 нчы күнегүне дәфтәрләргә язабыз.

(Эшләгән эшләр тикшерелә, һәр укучы бер җөмләне укый, бәйлекләрне әйтә бара.)

III. Ныгыту

Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар. Ә хәзер безнең нәрсә? (Беренче тукталыш.) 6 нчы слайд

Укытучы. Беренче тукталыш ‒ Мәкальләр тукталышы. Әйдәгез, укучылар, хәзер мәкальләрне интонация куеп әйтәбез.

(Укучылар уен формасында такта янында туп белән мәкальләрне әйтәләр.)

Мәкальләр

1. Китап ‒ белем чишмәсе.

2. Эш беткәч, уйнарга ярый.

3. Кем эшләми, шул ашамый.

4. Тауга менүе авыр, төшүе ансат.

5. Аз сөйлә, күп эшлә.

Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар. Ә хәзер нәрсәгә утырабыз? (Автобуска.) Тактада мәкаль бирелгән: После дождя выходит солнце. Нишлибез? (Татарчага тәрҗемә итәбез.) 7‒8 нче слайдлар

(Укучылар тәрҗемә итәләр, сәнгатьле итеп укыйлар.)

Укытучы. Икенче тукталыш ‒ нинди тукталыш? (Табигать тукталышы.) 9 нчы слайд

Укытучы. Ә хәзер нишлибез, укучылар? (Бәйлекләр кулланып, табигать турында сөйлибез. Мәсәлән, Мин Настя белән урманда уйныйм һ.б.) 10 нчы слайд

Укытучы. Табигатьтә әйбәтме? Сезгә ошыймы? Скакалка сикерәсе киләме? Сез нинди шигырьләр беләсез әле? (Балалар, скакалка сикерә-сикерә, шигырьләр сөйли.) Тагын кем сикерергә тели?

Укытучы. Ә хәзер нишлибез? (Тагын автобуска утырабыз.) 11 нче слайд

Укытучы. Без хәзер сезнең белән дәфтәрләрдә бер күнегү эшлибез. (Укучылар русчадан татарчага тәрҗемә итәләр.) 12 нче слайд

•        Вчера мы ходили в лес.

•        День был очень хороший.

•        В  лесу мы играли в мяч, собирали цветы.

•        Вы с классом ходили в лес? (Җөмләләр тикшерелә, кайсы җөмләләрдә бәйлекләр очрый, әйтеп барыла.)

Укытучы. Ә хәзер нинди тукталыш укучылар? (Габдулла Тукай тукталышы.) 13 нче слайд

Укытучы. Безнең Габдулла Тукай белән бәйле нинди истәлекле урыннар бар? (Какие памятные места есть связанные с Габдуллой Тукаем?) (Габдулла Тукай исемендәге урам, метро станциясе, һәйкәл, музей бар.) 14 нче слайд

Укытучы. Ә сез Габдулла Тукайның кайсы шигырьләрен, әкиятләрен беләсез? (Укучылар «Бала белән күбәләк» , «Кызыклы шәкерт» , «Гали белән кәҗә»  шигырьләрен сөйлиләр.) 15 нче слайд

Укытучы. Ә сез Габдулла Тукай шигыренә язылган татарча җыр беләсезме? (Әйе.) Нинди җыр? («Туган тел»)

(Күмәк җыр башкарыла.)

IV. Йомгаклау

Укытучы. Укучылар! Сезгә дәрес ошадымы? Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады? Ә сез татар телен яратасызмы? (Укучыларның җаваплары.)

Укытучы. Ә хәзер татар телен ничек яратуыгыз турында интонация белән күрсәтегез! (Өч тапкыр төрле интонация белән «Мин татар телен яратам» ‒ диеп әйтәләр дә, ахыргысын әйткәндә, таяк белән тидерәләр.)

Презентация.