Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру

(татар халык мәкальләре материалында)

Гөлфинә УСМАНОНОВА,

Казандагы 10 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Этномәдәни компетенция – өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның, безнең очракта татар халкының, милли-мәдәни үзенчәлекләре белән танышып, тел нормаларын истә тотып, шул милләт кешесе белән уңышлы аралаша алу дигән сүз. Кыскача әйткәндә, телне үзләштерү барышында халыкның мирасын өйрәнү. Укучыларда этномәдәни компетенция формалаштыруның бурычларының иң мөһиме – телне саклау һәм үстерү, шулай ук башка милләт халкында татар теленә, мәдәниятына карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту, халыклар арасында толерантлык тәрбияләү [Шәкүрова, 2011: 97].

Бу нисбәттән башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә татар халык татар мәкальләрен файдалануны максатка ярашлы дип саныйм. Мәгълүм булганча, 1 нче сыйныфта татар телен укыту телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Телдән әзерлек чорында, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кечкенә шигырьләр, тизәйткечләр, җырлар өйрәтү, төрле кызыклы уеннар куллану, физкультпаузалар үткәрү дә мөһим. Безнең уйлавыбызча, 1 нче сыйныфта дәреснең темасына нисбәтле мәкальләрне дә файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, «Исәнме, мәктәп!» аралашу темасын үткәндә рус телендәге Книга – источник знаний мәкаленең татар телендә Китап – белем чишмәсе мәкаленә туры килүен әйтү, андагы авазларны, бигрәк тә [э], [ч] авазларны дөрес әйтүгә ирешү кебек максатлар куелырга мөмкин. Белемдә – бәхет. Белемнән зур хәзинә юк мәкальләре дә орфоэпик нормаларны үзләштергәндә кулланыла ала.

1 нче сыйныф укучылары сүзләрне иҗекләргә дөрес итеп бүләргә, юлдан юлга күчереп яза белергә тиешләр [Вагыйзов, 2001: 18]. Бу очракта да без мәкальләргә мөрәҗәгать итә алабыз. «Ел фасыллары» темасын үткәндә түбәндәге мәкальләрне файдалана алабыз: Кыш – үги ана, яз – үз ана (871), Язгы көн ел туйдыра (987), Җәй эшләсәң, кыш йокларсың (1015). Бирем: мәкальләрне дөрес итеп укырга, иҗекләргә бүлеп дәфтәргә язарга.

Мондый характердагы биремнәрне 2 нче сыйныфта да дәвам итү зарур. Татар теленең орфоэпик һәм орфографик нормаларын өйрәтү системалы һәм елдан-ел үстерелә, катлауландырыла. 2 нче сыйныф укучылары белән орфоэпик күнегүләр башкарганда, түбәндәге биремне кулланырга мөмкин. Аларга нигезләнеп, «Кем дөрес әйтә?» фонетик уенын да оештырырга кулай.

Мәкальләрне дөрес итеп укыгыз, русчага тәрҗемә итегез. Бер чәчкә белән яз булмый (1258); Матур чәчәк тиз коела (1263)

Татар теле дәресләрендә фонетик уеннар үткәрү тел белән кызыксыну, аны өйрәнүгә теләк уята. Дәресләрдә уен балаларны уйларга, иҗади эзләнергә мәҗбүр итә. Шулай ук дәрестә уеннар кирәкле күләмдә, урынлы һәм куелган максатка ярашлы файдаланылырга тиешле. Фонетик уен – укучының тел өйрәнү вакытында үзләштерелә торган белем запасын булдыруны кызыклы, мавыктыргыч юллар белән табарга өйрәтү. „Аерым тел фактын өйрәгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр тәкъдим ителергә тиеш” [Вагыйзов, 2002: 3].

Татарча матур әдәбият әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен һ.б. кычкырып сәнгәтьле уку 1 нче сыйныфта татар телендә авазлар һәм хәрефләрне өйрәнгәч үк башлана һәм югары сыйныфларда да дәвам итә. 1 нче сыйныфта әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә. 1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр; сүз басымы һәм исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар.

Мин мәкальләр әйтәм, сез ахырын әйтегез. Һәр мәкальдән сабак алып, күңелдә беркетегез. Бу мәкальләр туган тел, хезмәт турында.

Теле барның – … (иле бар).

Кем эшләми – … (шул ашамый).

Эше барның – … (ашы бар).

Бит күрке күз – … (тел күрке сүз).

Үз илем – … (алтын бишек).

Теле татлының – … (дусты күп). [Миңнегулова, 2006: 84].

2 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тагын да тулыландырыла. Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.

Сөйләм телен үстерүгә уку дәресләрендә дә игътибар бирелә. Татар теле дәресләрендә укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы да, аерым алганда, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу уңайдан  милли-төбәк компонентына караган материалларны активрак кулланырга кирәк. Моның өчен түбәндәге күнегүләрдән файдаланырга мөмкин.

Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.

Көчле кеше берне егар, … (белемле кеше меңне егар).

Бәхетне юлдан эзләмә, … (белемнән эзлә).

Дөньяда иң зур байлык – … (белем).

Мәкаль ул – кешеләрнең хәтерендә әзер җөмлә рәвешендә саклана торган тотрыклы фраза [Исәнбәт, 1963: 32]. Шуңа күрә, текстын төрлечә үзгәртеп, кулланыш сферасын алмаштырып, гомумән, төрлечә «боргалап- бормалап» әйткәндә дә, мәкаль безнең күңелдә тулы формасында саклана.

Мәкальләрне билгеләгәндә, без аның тормыш, көнкүреш сынаулары белән тыгыз бәйләнештә икәнен әйткән идек. Ләкин халыкта көн, һава үзгәрешләре, елның ничек килүе һәм башка шуның кебекләр турында алдан сынап әйтү бар: Эт аунаса, буран була; Көн аязга батса, иртән аяз була кебекләр. Болар, шул мисаллардан ук күренгәнчә, нинди дә булса бер күренеш буенча табигатьтәге үзгәрешләрнең ничек буласын алдан сынау була [Исәнбәт, 1963: 111].

Фонетик күнегүләр, тел белеме казанашыларын исәпкә алып, теорияне практикада куллана белү шартларында оештырыла. Дәреслекләрдәге теге яки бу теманы ныгытуга, кабатлауга багышланган гадәти биремнәрне үтәгәндә дә мәкальләрне куллану максатка ярашлы.

Тел – дөньяны өйрәнү, тану, кешеләрнең үзара аралашу чарасы, ләкин дөньда халыкларның һәм милләтләрнең саны күп булган кебек, телләрнең дә саны күп. Аларның барысын да белү мөмкин түгел. Әгәр әдәби тәрҗемәләр булмаса, без үз илебездәге һәм чит илләрдәге төрле халыкларның әдәбияты һәм сәнгате, фәне, техникасы һәм, гомумән, тормышы белән ничек таныша алыр идек? Үзләре дә, телләре дә беткән борынгы халыкларның рухи иҗат хәзинәләрен ничек белә алыр идек? Кешелек белеменең иң беренче баскычларыннан хәзерге югарылыкка үсүен җанлы күренеш итеп ничек күз алдыбызга китерә алыр идек? Тәрҗемә безне шул бөек мирас белән дә, хәзерге заманның искиткеч казанышлары белән дә таныштыра, шулай итеп, һәр халыкның рухи дөньясын киңәйтә, башка халыкларны ихтирам итәргә, дус күрергә өйрәтә.

3 нче сыйныфта да темаларга нисбәтле рәвештә татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен уңышлы файдаланырга була. Мисал өчен, шундый төр күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:

1) Мәкальләрне укыйбыз һәм  тәрҗемә итәбез.

Китап – белем чишмәсе.

Аз сөйлә, күп тыңла.

2) Татар һәм рус мәкальләрен укыйбыз һәм истә калдырабыз.

Кош – канаты белән, кеше дуслык белән көчле. (Птицы сильны крыльями, а люди – дружбой).

Үз илем – алтын бишек. (Своя Родина – золотая моя колыбель).

3) Мәкальләрне укыйбыз һәм истә калдырабыз.

Дөрес сүзгә җавап юк.

Аз эш күп сүздән яхшырак.

Тарихта халыкларның үсеше аралашу юлы белән барган кебек, телләр дә аралашу һәм бер-берсен тулыландыру юлы белән үскәннәр. Тик төрле чорларда бу төрлечә барган.

Мәкальне махсус, шул исәптән, тематик җыентыклар өчен тәрҗемә итүнең үзенчәлекләре бар. Мәкаль ул халыкның уртак сүзе, коллектив иҗат җимеше. Күп кенә мәкальләр гасырлар буена буыннан буынга күчеп, поэтик яктан шомара, камилләшә килгәннәр.

Халык авыз иҗаты үрнәкләрен халык телен, кеше сөйләмен баетуда әһәмиятле роль уйнавы, талантлы язучыларның әсәрләр иҗат иткәндә, халык авыз иҗатының байлыгыннан киң һәм уңышлы файдаланулары турында сөйлим. Мисалга 4 нче сыйныфта Г.Бәширов, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Б.Камалов, Н.Фәттах һ.б. язучылар иҗатыннан үрнәкләр китерү максатка ярашлы.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: башлангыч мәктәптә укучы балаларга  мәкальләр өйрәтү, нигездә, әйтелеш һәм язылыш нормаларын аңлатуга бәйле. Бу чорда шулай ук аерым темага мөнәсәбәтле лексик минимум булдыруда да әһәмиятле. Укучыларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә бу чорда фонетик уен, күрсәтмәлелек, әңгәмә алымнары максатка яраклы. Гомумән, мәкальләр безнең тормышыбызда шактый зур урынны алып тора. Укыту һәм тәрбия процессында аларны дөрес һәм урынлы файдаланганда, укучыларның фикерләү сәләтен арттыра, аларга үзләренең һәм иптәшләренең җитешсез якларын күрергә ярдәм итә. Мәкальләр кулланып, иншалар язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.

Кулланылган әдәбият

  1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. – Казан: Мәгариф, 2002. – 164 б.
  2. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2001. – 344 б.
  3. Исәнбәт.Н. Татар хаклык мәкальләре II т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 960 б.
  4. Миңнегулова Г. Теле барның – иле бар // Мәгариф. – 2006. – №6. – 84 б.
  5. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика. – Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. – 165 б.