Башлангыч сыйныфларда рус телендә сөйләшүче укучыларга тел өйрәтүдә уеннар куллану

№61

Гөлүсә ШӘРӘФИЕВА,

Казандагы 99 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теле дәресләрендә татар сөйләмен тыңларга һәм аңларга, татарча сөйләшергә өйрәтер өчен, дәресләрдә төрле уен элементларын куллану бик отышлы. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда төрле уеннар куллану укучыларда татар теленә кызыксыну уята, балалар дәресләргә теләп йөриләр. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, дәресләрне җанландыра,  иҗади халәт булдыра. Уеннар барышында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә бала  үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Яңа теманы аңлау яки үткән материалны кабатлау җиңел бирелә. Яңа сүзләрне отып калуда да уеннарның әһәмияте бик зур. Уеннар балага әһлак тәрбиясе бирү белән беррәттән, эстетик тәрбия дә бирә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсәне искә төшерә, таный, яңа күнекмәләр формалаштыра. Дәрестә уеннарны максатттан чыгып сайларга кирәк. Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.

Түбәндәге эш төрләре тәкьдим ителә:

1. Фонетика бүлеге:

– татарча әйтелешкә, ягъни татар теленә генә хас авазларны өйрәтү;

2. Лексика бүлеге:

– капма-каршы яки охшаш мәгънәле, күп мәгънәле сүзләр;

3. Грамматика бүлеге:

– исем, фигыль, сан, сыйфат, алмашлык, бәйлек һәм кисәкчәләрне өйрәтү.

Мин үземнең дәресләремне беренче сыйныфларда фонетик-лексик күнегүләр ярдәмендә башлап җибәрәм. Әлеге күнегүләрне ясалган яки ябыштырылган рәсемнәр белән эшлим. Татар теленә генә хас булган авазлар кергән сүзләрне рәсемнәр ярдәмендә кабатлыйбыз. Мәсәлән, [ә] авазы кергән сүзләр төшерелгән битне күрсәтәм. Анда мәче, әби, тәлинкә, әтәч рәсемнәре ясалган. Укучылар бу рәсемнәрне минем арттан кабатлыйлар. Берничә дәрес үткәч, бу рәсемнәр янына тагын шул ук аваз кергән рәсемнәр ябыштырам. Икенче чиректә укучылар шул сүзләрдән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи башлыйлар. Татар теленең һәр специфик авазына шундый битләр кулланам. Ел ахырына һәр биттә 15–20 рәсем булса, укучы бернинди каршылыксыз 180 сүз белә дигән сүз. Сүзләр генә белеп калмый, шулай ук җөмләләр төзи, кечкенә хикәяләр  дә төзергә мөмкинчелек тудыра. Әлеге битләрне такта янында «Кем күпме сүз белә?» уеннары  үткәргәндә, сүзлек диктантлары язганда һ.б. кулланырга мөмкин.

Дәресләрдә уен-пантомима бик отышлы. Пантомима ярдәмендә бала яңа сүзне күбрәк истә калдыра һәм үткән материалны искә төшерә. Укытучы пантомиманы башлый, ә балалар дәвам итә. Бу вакытта һәр бала игьтибар үзәгендә булырга ярата һәм үзе күрсәткән гамәлне икенчеләрнең белүен тели. Ә үзләренең гамәлен күрсәтер өчен, ул Нишли? соравына җавап бирергә тиеш. Әлеге уенда барлык укучылар да бик теләп катнаша.

Дәресләрдә күрсәтмәлелек бик зур роль уйный. Укучылар дәресләргә үзләренең уенчыкларын да алып киләләр. Савыт-саба, курчаклар, аларга киемнәр, йомшак уенчыклар, төсле шакмаклар – балаларның яраткан уенчыклары. Алар ярдәмендә балаларны татарча сөйләргә, сүзләрне истә калдырырга өйрәтү бик отышлы һәм укучылар телне бик теләп үзләреннән үзләре өйрәнәләр.

Дәресләрдә куллана торган берничә уенны тәкьдим итәм.

1. «Танышу» уены. Укучылар парта артында утыралар. Уенны укытучы башлый һәм бер укучыга килеп: «Минем исемем …, ә синең исемең ничек?» Укучы җавап бирә. Әлеге укучы артта утырган укучыга шул ук сорауны бирә. Укучы җавап бирә. Шулай итеп чылбыр буенча уен дәвам итә.

2. «Саннарны искә төшерәбез. (Үтелгән сүзләрне искә төшерәбез)» уены. Бу уен туп белән уйнала. Бер бала русча санны әйтеп тупны икенчесенә  ата. Тегесе татарчасын әйтергә тиеш. Уен шулай дәвам итә.

3. «Кибеттә» уены. Укытучы такта янында «кибет витринасы» ясый. Санамыш ярдәмендә сатучы сайлана. 5–6 укучы чиратка әйбер алырга баса. Сатучы белән сатып алучы ярдәмендә диалог төзелә.

4. «Яраткан әкият геройлары» уены. Укытучы әкият геройларын телдән сурәтли. Мәсәлән, «Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино.)» «Бу кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзе зәңгзр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина.)»

5. «Әниләр һәм бәбиләр» уены. Укытучы бер балага  тупны ата һәм йорт хайванын әйтә. Укучы аның баласын әйтергә тиеш.( Мәсәлән, сыер – бозау, ат – колын, сарык – сарык бәтие, кәҗә – кәҗә бәтие һ.б.)

6. «Яңа сүз тап» уены. Бер озын сүз бирелә. Шул сүздәге хәрефләрдән укучылар яңа сүзләр уйлап табарга тиешләр. Мәсәлән, экскаватор (ат, ак, кат, тора, эт һ.б)

Әлеге уен төрләренә бик күп мисаллар китерергә була. Уеннар баланың белем дәрәҗәсеннән чыгып сайланырга тиеш. Дәресләрдә татарча җырлар, тизәйткечләр, шигьри формадагы уеннар, табышмаклар, башваткычлар, кроссвордлар, ребуслар куллану – дәреснең отышлылыгын тагын да тирәнәйтә, укучыларның белемнәрен баета, дәрескә кызыксынуларын арттыра.

Безнең максатыбыз – рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен, аның гореф-гадәтләрен өйрәтү; татар теленә, Тарстанда яшәүче кешеләргә, гомумән, татарларга хөрмәт тәрбияләү, халыклар дуслыгын булдыру, татарча үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә өйрәтү, аралашу культурасын булдыру. Ә төп бурычыбыз – укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирү.