Башлангыч сыйныф укучыларында аңлап уку күнекмәләре формалаштыру

№ 117

Фирдәвес АСКАРОВА,

Теләче районы Теләче урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Башлангыч сыйныф укучыларының китапларны аз укуы аларның аң дәрәҗәсенең тиешенчә үсми калуына китерә. Күренекле галим һәм педагог В.Н.Зайцев укучыларның бишенче сыйныфта яхшы укулары бары тик дуртенче сыйныфны тәмамлаганда аңлап уку техникасы 120 сүз булганда гына мөмкин дип саный. Укучыларда уку техникасы формалаштыру, ягъни укучыларны аңлап, йөгерек итеп һәм сәнгатьле укырга өйрәтү проблемасы һәр башлангыч сыйныф укытучысын борчый. Аңлап уку күнекмәләренең формалашу дәрәҗәсе белән башка предметлар буенча өлгереш сыйфаты арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысының бурычы – балада укуга кызыксыну, теләк, омтылыш тәрбияләү.

Уку техникасы берничә компонентны үз эченә ала: дөрес уку, йөгерек уку,аңлап уку, сәнгатьле уку.

Дөрес уку күнекмәләре формалаштыру өчен беренче чиратта игътибарлылык һәм хәтер үстерү өстендә эшләү сорала. Йөгерек уку өчен авазларны дөрес әйтү, артикуляцион зарядкалар, игътибарлылык таләп ителә. Сәнгатьле сөйләм үстерүдә укытучының шәхси үрнәге, укучылар каршына куелган дөрес таләпләр мөһим роль уйный.

Укыганның эчтәлеген аңлау – уку кунекмәләре үсешенең бик әһәмиятле аспекты. Бу юнәлештә купкырлы эшчәнлекнең берсе булып торган эш алымы – текст буенча ачык һәм ябык сорауларга җавап бирү рәвешендә биремнәр үтәү. Алга таба шундый биремнәрнең берничәсе белән танышырга мөмкин.

1. Текстны укы.

Г.Тукай «Һәркем эштә»

Борһанетдин: «Мин бүген сабакка бармыйм; анда барганчы, кырларга чыгып уйнармын», — дип, басу капкасыннан йөгереп чыгып китте.

Борһанетдин кырда бер Атны күрде. Ул тиз генә Ат янына барды да: «Әйдә, Бахбай, икәү уйныйк, күңел ачыйк»,— диде. Ат: «Юк, җаным, минем уйнарга вакытым юк; минем сабан сөрәсем бар, Хуҗама хезмәт итеп ризык табасым бар, син үзең генә уйнарсың», — дип җавап бирде.

Бала, моннан киткәч, Умарта кортын күрде. Ул аның янына да барып: «Әй, Умарта корты! Әйдә икәү уйныйк, күңел ачыйк», — диде. Умарта корты да җавабында: «Юк шул, минем эшем бар, җәй көннәре тиз үтеп китә. Минем көзгә кадәр төрле чәчәкләрдән ашыгып-ашыгып бал җыеп каласым бар, үзең генә уйна», — диде.

Борһанетдин, аптырагач, бер Кош янына барып, аның үзе берлә уйнавын үтенде. Кош та, Борһанетдиннең үтенечен кабул итмичә: «Юк, бала, минем уйнарга вакытым юк; кечкенә балаларыма ашатыр өчен чебен-черкиләр аулыйсым бар»,- диде.

Болай да булмагач, Борһанетдин тирән уйга чумды да тиз генә мәктәпкә таба йөгерде.

2. Текст буенча бирелгән биремнәрне үтә.

1.Хикәя геройлары күрсәтелгән юлны тап.

а) умарта корты, чебен, ат, Борһанетдин;

б) Борһанетдин, ат, кош, умарта корты;

в) ат, Борһанетдин, сыер, ат,кош, умарта корты;

2. Хикәядә сабак сүзе нинди мәгънәдә кулланылган?

а) усемлек сабагы;

б) тәрбия;

в) уку;

3. Саннар белән Борһанетдиннең эш-гамәлләренең тәртибен курсәт.

Йөгерде_____

Үтенде_____

Чумды______

Чыгып китте_____

Күрде_____

4. Саннар белән Борһанетдиннең башка геройлар белән очрашу тәртибен билгелә.

Ат____

Кош_____

Умарта корты ________

5. Бусүзләрне кем әйткәнен яз.

а) сабан сөрәсем бар ___________________

б) чебен-черкиләр аулыйсым бар ______________________

в) бал җыеп каласым бар ________________________________

5. Сина бу әкиятнең кайсы геройлары ошады? Ни өчен?

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

6.“Болай да булмагач, Борһанетдин тирән уйга чумды да тиз генә мәктәпкә таба йөгерде” җөмләсендә Борһанетдин нәрсә хакында уйлаган?

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Җаваплар

 

  Дөрес җаваплар Баллар
1 б 1
2 в 1
3 5,3,4,1,2; 1
4 1,3,2; 1
5 Ат,кош, умарта корты 1
6 балаларның ирекле җаваплары 2
7 балаларның ирекле җаваплары 3

 

 

Барысы:10 балл

10 балл – югары нәтиҗә

9-6 балл – уртача нәтиҗә

5 – 0 баллов – түбән нәтиҗә

 

 

1. Текстны укы.

Г.Тукай “Беренче мәртәбә мәктәпкә бару”

Ибраһим, иртәнге чәйне ашыгып-ашыгып эчеп, дога кыйлды да иң элекке мәртәбә мәктәпкә барырга җыена башлады.

Мәктәп һәм анда уку турында Ибраһим төрле сүзләр ишеткәнгә, анда ничек барырмын, ничек ят балалар белән бергә укырмын дип, анда барудан күңеле читнесенә иде. Шулай да аны атасы, кулыннан җитәкләп, өйдән алып чыкты. Ерак түгел генә бер мәчет янына җиткәч, атасы Ибраһимга мөгаллимгә ни өчен килгәнлеген, ничек итеп сөйләргә кирәклеген өйрәтеп, аны мәктәп ишегеннән кертеп җибәрде. Ул вакыт иртә булып, сәгать сигезне дә сукмаган иде әле. Мөгаллим дә килмәгән иде. Иртә булса да, балалар, җыелышып, шаулашып, мөгаллим килүен көтә иделәр.Ибраһим ишектән килеп кергәч тә, аның һәр дүрт ягын мәктәп балалары сырып алдылар. Аны һәр яктан баштанаяк карый һәм кем угылы вә ни атлы икәнлеген сораштыра башладылар. Ибраһим исә, алардан оялганлыктан, кып-кызыл булып кызарып, идән уртасында басып тора иде. Шулай торганда, ишектән мөгаллим әфәнде килеп керде дә, балалар үз урыннарына  утырыштылар. Утырырга махсус урыны булмаганга, Ибраһим, нишләргә дә белмичә, аягүрә калды. Мөгаллим әфәнде кара мыеклы, кара сакаллы, түгәрәк ак йөзле, көләч кенә, мөлаем генә бер кеше иде. Ул үзен ят җирдә сизеп, йөзенә аптырау галәмәтләре чыккан Ибраһимны шәфкатьле һәм җылы сүзләр белән үз янына чакырып алды. Ибраһим да үзен атасы укырга җибәргәнлеген вә кем баласы икәнен сөйләде. Мөгаллим әфәнде Ибраһимны дәфтәргә язып куйгач кулыннан тотып, сыйныфка алып чыгып, махсус партага утыртты.
Шушы көннән башлап Ибраһим, «урам баласы»лыктан чыгып, мәктәп шәкерте булып китте. Баштарак шәкертләрдән оялса да, кызарса да, соңга таба ияләшеп, кыюланып китеп, бик тырышып укый башлады.

2.Текст буенча бирелгән биремнәрне үтә.

1.Әсәрнең жанрын билгелә.

а) әкият;

б) шигырь;

в) мәсәл;

г) хикәя;

2. Әсәрнен төп героеның исеме кем?

_________________________________________________________________

3. Әсәрдә элекке сүзе нинди мәгънәдә кулланылган?

а) соңгы;

б) беренче;

в) икенче;

г) ахыргы;

4. Ибраһимны мәктәпкә кем озата барды?

а) әтисе;

б) дусты;

в) әнисе;

г) әбисе;

5. Әсәрдәге иске сүзләрне мәгънәләре буенча туры килүче яна сүзләр белән тоташтыр.

Угыл                                       укучы

Шәкерт                                     укытучы

Ат                                              ул (сын)

Мөгаллим                                  исем

 

6. Ибраһим мәктәпкә сәгать ничәдә килде?

________________________________________________________________________

7. Ибраһим ни очен кызарды?

__________________________________________________________________________

8. Мөгаллимнең яхшы күңелле кеше булуын раслый торган җөмләне табып, сайлап алып кучереп яз.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

9. Сиңа Ибраһим ошадымы? Ни өчен?

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

 

Җаваплар

 

Дөрес җаваплар Баллар
1 г 1
2 Ибраһим 1
3 б 1
4 а 1
5 Угыл                                       ул (сын)

Шәкерт                                     укучы

Ат                                              исем

Мөгаллим                                  укытучы

 

1
6 Сәгать сигез дә тулмаган иде әле 2
7 Ибраһим оялудан кызарды 1
8 Ул үзен ят җирдә сизеп, йөзенә аптырау галәмәтләре чыккан Ибраһимны шәфкатьле һәм җылы сүзләр белән үз янына чакырып алды. 2
9 балаларның ирекле җаваплары 3

 

Барысы:13 балл

12-13 балл – югары нәтиҗә

11-8 балл – уртача нәтиҗә

7-0 балл – түбән нәтиҗә