Бармак театры аша сабыйларны татар халык әкиятләре белән таныштыру

№ 136

(Икенче кечкенәләр төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Алсу РӘХМӘТУЛЛИНА,

Казандагы 27 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Безнең балалар Идел буе районының тормыш иң нык кайнап торган төбәгендә – Җиңү проспектында урнашкан. Аның ачылуына инде кырык елдан артык. Бакчабыз тагын шунысы белән үзенчәлекле: ул статусы буенча татарча белем бирү һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы санала. Эшләү дәверендә күпме сабыйга туган телебездә сөйләшергә, аралашырга өйрәттек, Тукай, Җәлил, Бари Рәхмәт, Әминә Бикчәнтәева, Абдулла Алиш иҗатына мәхәббәт уятырга тырыштык. Бакчабызда – ун төркем. Һәркайсында диярлек тәрбия эшләре үз туган телебездә алып барыла. Коллективыбыз бик тату, һәрберсе – милли җанлы. Мин инде биредә 12 нче елымны эшлим. Сабыйларга милли тәрбия бирүдә һәртөрле үтемле чаралардан файдаланырга тырышам. Бигрәк тә «Бармак театры» аша татар халык әкиятләрен сәхнәләштерүне туган телдә аралашу мохитен булдыруда отышлы алым дип саныйм.

Максат. Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

– балаларны әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

– иҗади сәләтләрен үстерү;

– әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү;

– балаларга театр турында белем бирү, театрның төрләре белән таныштыру;

– сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик зәвыгын үстерү, сөйләм телен баету, аралашу культурасы тәрбияләү;

– әкият геройларының хис-тойгыларын, халәт-кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәтү;

– театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

– әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;

– матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

– төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләтен үстерү;

– әкиятләр аркылы балаларның эчке дөньясын баету;

– иҗади сәләтләрен үстерү;

– балаларның сүзлек байлыгын арттырырга, дөрес диалог төзергә һәм бәйләнешле сөйләм үстерергә ярдәм итү;

– уңай әкият геройлары гамәлләре нигезендә әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү;

– әкият геройларының хәленә керә белә торган, уңай геройларның сыйфатларын үзендә булдырырга омтылучы китап укучы тәрбияләүгә шартлар тудыру;

– әкиятләр аркылы яхшылыкның яманлыкны җиңгәнен аңларга, җиңүгә, үз- үзенә ышаныч тәрбияләргә ярдәм итү.

Балалар белән эшләгәндә, мин аларның матур костюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар иттем. Кием алмаштырып үзгәрү – алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уята, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башладым. Башта бу уен охшату кебек уздырылды. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кага; куян, төлкене күреп, агач астына сикерде; батыр әтәч юл буйлап атлый.) Тора- бара балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга теләк уяттым. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә- кечкенә шигырь, әкиятләр өйрәнү процессына этәрдем. Акрынлап балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килде (мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башладылар). Тора-бара алар уен аралашу процессына күмелде. Балаларның сәхнәләштерү уеннарына кызыксынулары да артты. Минем алдымда уен-драматизацияләрне үзләштерергә ярдәм итү бурычы басты. Монда катлаулы эчтәлек, оригиналь тел чаралары белән сөйләшүче кызыклы геройлар бар.

Татар халкы әкиятләргә бик бай. Халык әкиятләре һәм авторлар тарафыннан иҗат ителгән әкиятләр дә байтак. Без балалар белән аларны карап кына калмыйча, сәхнәләштерү эшчәнлеге аша тормышка ашырабыз. Мәсәслән, «Шалкан», «Йомры икмәк», «Теремкәй», «Өч аю», «Өч кыз», Г.Тукай, А.Алиш һ.б. әкиятләрен сәхнәләштердек.

Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша – яңа сүзләр белән баетыла.

Балалар спектакльләрдә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырыша, тѳрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясарга ярата.

Театрыбызны оештыруга, аның өчен кирәкле җиһаз, костюмнарны, маскаларны әзерләүгә тәрбиячеләр, әти-әниләр һэм балалар да зур ѳлеш кертә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: соңгы елларда халыкның үз туган теленә, мәдәниятенә карата игътибары арта бара. Үз чиратыбызда без – тәрбиячеләр дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телләренә җәлеп итү буенча эш алып барабыз. Бу очракта ул сәхнәләштерү аша тормышка ашырыла. Нәкъ менә әкиятләр сүзгә, туган телгә карата кызыксыну уятырга ярдәм итә дә инде.

Киләчәктә дә сөйләм телен үстерүдә, сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтүдә көчемнән килгәнчә үз өлешемне кертермен дип уйлыйм.