Баланың сөйләмен үстерүдә гаилә мөмкинлекләре

№170

Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА,

Казандагы 126 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Бала тугач, кешеләр арасында яшәргә, аларның эш-хәрәкәтләрен күрергә, сөйләшүләрен ишетергә, үзе дә алар белән сөйләшергә, көн саен аралашырга, тормыш тәҗрибәсе тупларга, бүтәннәр кебек булырга омтылырга тиеш. Шуңа күрә бала туу белән ата-ана аны тәрбияли башларга тиеш була.

Шагыйрь М.Сөндекле “Бала күңеле” исемле шигырендә болай ди:

Бала күңеле-нәфис ак кәгазь,

Әле бит ул каләм күрмәгән.

Әле  беркем аның күңелендә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яңа яуган ак кар-

Тели бала барын аңларга.

Тәүге юлны бала күңеленә

Ата-ана тиеш үзе язарга.

Баланы физик, психик һәм интеллектуаль яктан тәрбияләү бик кечкенәдән үк башлана. Барлык күнекмәләр дә, шул исәптән дөрес сөйләм күнекмәләре дә гаиләдә туплана. Баланың сөйләме аның туганнары һәм якын кешеләренең аралашуы мисалында формалаша. Сүзләрнең  дөрес, ачык әйтелеше бик мөһим, чөнки аның мисалында баланың сөйләме тагын да камилләшә.

Сөйләм социаль күренеш һәм кешеләрнең бер-берсе белән аралашу чарасы булып тора. Сөйләмнең үз вакытында һәм дөрес үсеше – баланың шәхесен формалаштыру өчен кирәкле шарт. Сөйләм ярдәмендә бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә, белем туплый, предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын киңәйтә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерә. Бала сөйләм үсеше процессында телне өйрәнә. Мәктәпкәчә яшьтәге чорда сөйләмне камил үзләштерү – грамотага өйрәтү һәм киләчәктә мәктәптә белем алу өчен кирәкле шарт.

Кызганычка, күп кенә гаиләләрдә балаларга ата-аналар белән аралашу җитми. Гаиләдә аралашу дефициты сөйләм үсешендә артта калуга һәм сөйләмнең педагогик яктан камил булмавына китерә. Бу – бигрәк тә хәзерге вакытта актуаль, чөнки бала тормышыннан сүз юкка чыга. Балалар күп вакытларын компьютер, телевизор артында үткәрәләр. Өлкәннәр балалар сорауларына колак салмыйлар, аларны “ишетмиләр”, бик сирәк тыңлыйлар. Китапны укысалар да, укыган әсәр буенча фикер алышмыйлар. Ә бит балага аралашу бик кирәк. Ярлы сөйләм агрессиягә алып бара, чөнки бала әйтергә теләгәнен әйтү өчен сүзләр таба алмый. Болар барысы да сүзлек, әйтелеш, сәнгатьлелек проблемасына китерә. Шуңа күрә өлкәннәрнең сабый белән сөйләшкәндә үз сөйләменә игътибарлы булуы бик мөһим (сүзләрне бозмыйча, тулы әйтергә һәр авазны төгәл әйтү кирәк, ашыгырга, сүзләрне  йотарга  ярамый). Бигрәк тә таныш булмаган, бала өчен яңа һәм озын сүзләрне төгәл әйтү мөһим.

Бала үсешендә гаиләнең роле – бик мөһим фактор. Үзегезнең хәтерегездә калган балачакны искә төшерегез әле… Нәкъ менә өйдәге психологик атмосфера гаиләдә бала үсешендә төп  ролен уйный.

Мәктәпкәчә учреждениедәге тәрбиядән аермалы буларак гаилә тәрбиясе эчтәлеге буенча күпкә төрлерәк. Балалар бакчасында тәрбия һәм укыту программасы баланың игътибарын, нигездә, әйләнә-тирә дөньядагы уңай факторларга гына юнәлтә. Бу баланың реаль тормышка яраклаштыру сәләтен киметә. Гаиләдә исә бала төрле тормыш хәлләренең шаһиты булып тора һәм билгеле булганча кайвакыт хәтта бик үк уңай эчтәлекле булмаганнары да очрый. Шуңа күрә гаиләдә бала алган реаль тәҗрибә реализм белән аерылып тора, ә өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышын күзәтеп, аның дөньяга үз карашы барлыкка килә һәм теге яки бу күренеш һәм объектлардагы кыйммәтләр турында күзаллаулар формалаша. Шул рәвешле, гаилә баланы төрле үз-үзеңне тоту модельләре белән таныштыра,  ул аларга карап ориентлаша, социаль тәҗрибә туплый. Гаилә тәрбиясе тирә-юнь турында беренчел күзаллаулар, шулай ук тиешле яшәү рәвешен формалаштыру өчен нигез булып тора.

Мәктәпкәчә балачак чорында гаилә балага, шул исәптән мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалаларгада  көчле йогынты ясый.

Гаилә тәрбиясе һәрчак “сыйфатлы» булмый, чөнки кайбер ата-аналар үз балаларының сөйләмен үстерүгә ярдәм итә алмый, икенчеләре моны эшләргә теләми, ә өченчеләре нинди дә булса тормыш шартлары (эш һәм акча югалту, катлаулы хәлдәге авырулар, амораль тәртип һ.б.) нигезендә баланы  үстерә алмый.

Гаиләдә бала өлкәннәр, олы абый-апалар һәм сеңелләре белән аралашудан канәгать булсын һәм аңа әйләнә-тирәдәгеләре белән аралашу тиешле күләмдә булсын өчен уңай шартлар тудырырга кирәк. Бала аралашу нәтиҗәсендә белем генә алып калмый, сүзлек запасын да баета, җөмләләрне дөрес төзергә, авазларны һәм сүзләрне дөрес һәм төгәл әйтергә өйрәнә.

Кече яшьтә балалар сөйләмен үстерүдә төп рольне, әлбәттә, әниләр уйный. Ананың үз баласын аңлау һәм хаталарын төзәтү, аны тәрбияләү, аның белән өй шартларында дәресләр үткәрүгә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуына гаиләдәге психологик климат, шәхси мөнәсәбәтләр характеры һәм сабыйның үсеш нәтиҗәләре дә бәйле.

Әгәр ата-аналар моны аңлый икән, алар, мөгаен, үз балалары белән шөгыльләнү  өчен күбрәк вакыт табарлар иде. Ана һәм бала аралашуының дүрт стиле барлыгы билгеле. Алар түбәндәгеләр:

1. «Оптималь». Әни бала белән бик теләп аралаша, сөйләшүгә актив кушыла, үз-үзен тотышы белән балага карата хөрмәт белдерә.

Мондый парларда еш кына “күз» белән сөйләшү бара: бала әнисенең күзләренә карап, аның теге яисә бу ситуациягә карата реакциясен кабул итә. Мондый бала, кагыйдә буларак, әнисе белән генә түгел, башка өлкәннәр белән дә дөрес аралаша ала.

2.»Әни дәшми – бала сөйли”. Әнисе баланың  нәрсә турында да булса мавыгып сөйләвен яратмый һәм еш кына аның сүзсез тыңлый. Аның хис-тойгылары аңа урынсыз кебек тоела, ул «тыныч бул!” , «Дәшмә, аннары сөйләрсең” һәм башка шундый ук кисәтүләр белән аны туктата. Бала, әнисенең игътибарын җәлеп итәргә тырышып, аның тонын формалаштыра башлый, аны артык мимика һәм жестикуляция белән озата бара, тик бу әнинең тискәре реакциясен стимуллаштыра гына, ул үзенең баласын кабул итми һәм бала ,нәтиҗәдә, гиперактивка әверелә.

3. «Икесе дә дәшми». Бала үзе белән сөйләшмәүләренә ияләнгән, шуңа күрә  әнисе белән элемтәгә керергә теләми. Урамда мондый парларда әни, кагыйдә буларак, бер якка, бала икенче якка карый; алар бер — берсе белән бер дә аралашмый. Икесенең дә йөзе йомык.

4. «Әни агрессив”. Әнисе балага карата еш агрессия күрсәтә: кычкыра, ачулана, селкетә, кайчагында кыйный.

Кечкенә баланың төп тыңлаучысы – ул аның әнисе. Бала, беренче чиратта, әнисенә үзендә туган уй-фикерләрне әйтергә омтыла, нәкъ менә әнисе, сабыйга сөйләшүе авыр булганда, аңа энергетик яктан ярдәм итә ала.

Мәктәпкәчә учреждение педагогы яки теләсә кайсы башка өлкә кешесе күпмедер дәрәҗәдә әнинең “юклыгын” конпенсацияли алса да, алар әнине тулысынча алыштыра алмый.

Баланы дөрес аралашырга өйрәтү өчен, өстәл артында китап укып утыргу гына җитми. Баланың сөйләмен үстерү өчен  бик күп уеннар һәм уен күнегүләре бар, аларны эштән аерылмыйча да уйнарга була. Мәсәлән, “Кухняда уеннар”, “Әнигә булышам»: балага борчак, дөге, карабодай, бодай җыярга тәкъдим ителә. Ул шулай итеп сезгә дә булыша һәм бармакларын да хәрәкәтләндерә.

“Алма, әфлисун һ. б. җиләк-җимештән сок ясыйбыз», “Әйдә, кухняда сүзләр эзлибез», “Әйдә әле тәмле, тозлы, татлы сүзләрне искә төшерик» һәм башка уеннар уйнарга була.

Шулай ук балалар бакчасына барганда яки балалар бакчасыннан кайтканда да сөйләм телен үстерүче уеннар уйнарга була. Мәсәлән, “Сүзне әйтеп бетер” (карга кычкыра, ә чыпчык… (чыркылдый), ябалак оча, ә куян…(сикерә, йөгерә), сыерның бозаулары бар, ә атның…(колыннары) һ.б. «Кем игътибарлырак», предметлар яныннан узып киткәндә  аларның исемнәрен һәм  нинди икәнлекләрен әйтәбез.

Балалар сүзлеген баету хезмәт һәм иҗади эшчәнлектә дә бара (мәсәлән, укыган әкияттән яки кинофильм, спектакль, мультфильм караудан соң әңгәмә). Бала аралашу тәҗрибәсен әйләнә-тирәдәгеләрдән үзләштерә, ягъни сөйләм әйләнә-тирә мөхиткә турыдан-туры бәйле рәвештә үзләштерелә. Шуңа күрә бала белән теге яисә бу тема турында фикер алышуны кулдан ычкындырмаска кирәк. Балага сөйләргә генә түгел, ә аның белән нәкъ менә фикер алышырга кирәк. Диалогтан башка гына бер яклы “сөйләшү” — уңай нәтиҗә бирми. Шул ук вакытта диалогта кемнең дә булса, баланыңмы яисә олы кешенеңме дәшмәве мөһим түгел. Беренче очракта, әгәр дә бала диалогта пассив тыңлап торучы гына булса, балаларның актив сөйләме үсми. Икенче очракта, әти-әниләр сүзсез тыңлап кына торучы булганда, балаларның пассив сөйләме үсми. Бала кешене тыңларга, сүзне ишетергә, аңларга өйрәнми, шулай ук сөйләм инструкциясен үз вакытында һәм дөрес итеп башкару, партнерлык мөнәсәбәтләренә керү тәртибендә аңламый кала.

Хәзерге тормыш ритмында үз балалары белән шөгыльләнү өчен вакыт табу кыенлаша бара… Шулай да баланың сөйләм телен камилләштерү өчен күп вакыт та кирәкми, мәсәлән, йоклар алдыннан китап уку баланың сөйләме һәм күзаллавы үсешенә уңай йогынты ясап кына калмый, ә уку һәм әдәбият буенча мәктәп билгеләренә дә йогынты ясаячак. Яңа  гаилә традициясен булдырырга мөмкин, мәсәлән, телевизор урынына китап сайларга була. Без телевизор караганда – бала дәшми, мин телетапшыруларның эчтәлекле өлеше турында әйтмим. Ә китап укылганда, ирексездән җавап бирергә кирәк булган сораулар туа, шул рәвешле әңгәмә, аралашу вәзгыяте килеп чыга. “Төнгә» гаиләдә уку мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гына түгел, ә укучыларга да кагыла. Мондый гаилә традициясе сөйләмдә генә түгел, сезнең бала белән мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш табачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шөгыльләр, әгәр алар канәгатьлек китерсәләр, иң уңышлы булачак. Уңай эмоциональ кәеф аеруча кирәк, чөнки мәҗбүри оештырылган эшчәнлеккә, бала ягыннан тискәре караш формалаша һәм бу уңай нәтиҗә бирми.

Гаиләдә балаларның сөйләмен үстерү өчен иң уңай шартлар тудыру максатыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының һәм ата-аналарның үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә кирәк.

Баланың сөйләм үсеше мәсьәләләрендә ата-аналарның педагогик компетентлыгын арттыру, аларны гаиләдә баланың гомуми һәм сөйләм үсеше буенча эшчәнлеккә этәрүне төрле формалар аша тормышка ашырырга кирәк:

– мәгълүмат стендын, күчмә-папкалар ясау;

– конкурслар үткәрү;

– ата-аналар белән шәхси әңгәмәләр;

– балаларның сөйләм үсешендәге проблемалар турында әти-әниләргә консультацияләр үткәрү;

– ата-аналарга гамәли киңәшләр;

– сөйләм үсеше буенча дәресләр күрсәтү;

– ата-аналар җыелышлары үткәрү;

– сөйләмне үстерү буенча уеннар һәм пособиеләр алу һәм әзерләү;

– логопед консультацияләре.

Ата-аналарны педагогик процесска кертү баланың тулы канлы сөйләм үсеше өчен мөһим шарт булып тора. Билгеле булганча, белем бирү-тәрбия йогынтысы ике бәйләнешле процесстан тора – ата-аналарга ярдәм итүнең төрле рәвешләрен һәм бала белән тәрбияви-педагогик эш алып баруны оештыру. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында балаларны тәрбияләүгә мондый караш өзлексез педагогик йогынты ясый.

Шулай итеп, балаларның сөйләмен үстерүдә гаиләнең мөмкинлекләре зур, бары тик аларны тормышка ашырырга гына кирәк.