Баланың мәктәптә яхшы укуы өчен мөһим шартлар

№ 118

(1нче сыйныфта ата-аналар җыелышы)

Гөлшат НИГЪМӘТҖАНОВА,

Теләче районы Теләче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Гөлназ КӘРИМОВА,

Казандагы 78нче лицейның  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Үткәрү формасы. Әңгәмә-җыелыш.

Бурычлар:

1)   белем бирү: баланың мәктәптә яхшы укуы өчен мөһим булган шартларны ачыклау; баланың психик, физик, интеллектуаль үсеше буенча заманча психологик-педагогик белемнәр белән коралландыру;

2)  тәрбия:  гаиләдә бала өчен уңайлы шартлар булдыру, балага карата ялгыш гамәлләрдән тыелу, гаиләнең педагогик культурасын үстерү, балаларның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

3)  оештыру:  ата-аналарны балаларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә җәлеп итү.

4) мәгълүмати: мәктәптә кабул ителгән кагыйдәләр, мәктәпнең Уставы белән таныштыру.

 

Ата-аналар җыелышында катнашучылар: 1 сыйныф укучыларының әти-әниләре, укытучылары,  мәктәп психологы, мәктәп администрациясе.

Җыелышка карата әзерлек:  мәгълүмат чараларыннан тема буенча материаллар туплау, әти-әниләр өчен киңәшләр язылган белешмәлек(памятка) әзерләү.

 

Ата-аналар җыелышының планы

 

  1. I.            Укытучының кереш сүзе.
  2. II.        Беренче сыйныф укучыларын тәрбияләүдә килеп чыгарга мөмкин булган авырлыклар һәм аларны чишү юллары турында  ата-аналар белән фикер алышу.
  3. III.     Ата-аналар белән бала үсеше өчен әһәмиятле булган уеннар үткәрү.
  4. IV.     “Баланың мәктәптәге тормышы һәм уңышлары” темасына тест.  Нәтиҗә ясау.
  5. V.          Мәктәп психологы чыгышы. “Баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләүче төп сыйфатлар”. Ата-аналар өчен киңәшләр. Белешмәлек (памяткалар) тарату.
  6. VI.     Йомгаклау.

 

Ата-аналар җыелышының барышы

 

  1. I.                  Укытучының кереш сүзе.

 

- Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр!

Барыгызга да мәгълүм булганча, баланың сәламәтлеге нык булу мәктәптә яхшы укуга нигез булып тора. Соңгы елларда мәктәптә укуның кыенлыклары, артык эш йөкләү нәтиҗәсендә укучыларның сәламәтлеге какшау турында ачыктан-ачык сөйләшү, бәхәсләр булып тора. Рәсми статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балаларның 1/3 укуда даими кыенлыклар кичерә. Димәк, аларның шуның кадәресе үз көченә ышанмый, тиешле дәрәҗәдә укый-яза белми, нәтиҗәдә мәктәпне уңышлы тәмамларга һәм үзеңә ошаган һөнәр сайлау мөмкинлеге дә кими.

Мәктәптә уку – социаль-психологик яктан да, физиологик яктан да бала тормышындагы иң катлаулы һәм иң җаваплы чор. Бу – кеше эшчәнлегенең һәм тормышының яңа шартлары гына түгел, ә яңа мөнәсәбәтләр, яңа бурычлар, яңа максатлар, яңа эшчәнлек дигән сүз. Баланың тормышы тамырдан үзгәрә: барысы да укуга, мәктәпкә багышлана, мәктәп эшләре, мәктәп мәшәкатьләре башлана. Бу бик киеренке чор, чөнки барыннан да элек мәктәп, укуның беренче көннәреннән үк, укучылар алдына билгеле бер бурыч куя.  Бу бурычны үтәү интеллектуаль һәм физик көч таләп итә. Ә бала бу бурыч белән әле моңа кадәр очрашмаган иде. Бала моңарчы күп вакытын уйнап, хәрәкәт итеп үткәргән булса, хәзер инде аңа билгеле бер вакыт парта арасында төз, матур, дөрес итеп утырырга, укытучының әйткән һәр сүзен игътибар белән тыңларга, күп эшләргә туры киләчәк. Ә бу 6-7 яшьлек балалар өчен беркадәр авырлык тудыра. Бүген без сезнең белән шул авырлыклар, проблемалар турында сөйләшербез, фикер алышырбыз, аларны чишү юлларын табарбыз.

 

  1. II.              Беренче сыйныф укучыларын тәрбияләүдә килеп чыгарга мөмкин булган авырлыклар һәм аларны чишү юллары турында  ата-аналар белән фикер алышу.

Һәрбер гаилә баласының мәктәпкә укырга керүен түземсезлек белән көтеп ала. Ләкин беренче көннәрдән үк мәктәп тормышында һәм уку эшчәнлегендә төрле проблемалар барлыкка килә. Әйе, мәктәп һәм гаилә, укучы һәм укытучы арасында проблемалар һәрвакыт була, моны гадәти хәл итеп кабул итәргә кирәк. Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-йөз очрашалар. Ата-аналарның күбесе аларга ничек ярдәм итәргә белмичә аптырап кала. Гадәттә бөтен гаепне мәктәпкә, укытучыларга сылтый.  Ләкин килеп чыккан кыенлыкларның сәбәбен ерактанрак эзләргә кирәк. Мәктәпкә укырга килгәнче, сабый нинди күнекмәләр үзләштергән, нинди шартларда яши, сәламәтлеге, физик һәм интеллектуаль ягъни акыл үсеше яшенә туры киләме? Бәлки ата-ана баласын мәктәпкә иртәрәк биргәндер?

Бала 5-6 яшькә җиткәч әти-әниләре аны кайчан, кайсы класска, кайсы укытучыга бирү турында туганнары, таныш-белешләре белән киңәшә башлыйлар. Алар барысы да сабыйның уңышлары – хәреф тануы, яза, укый, исәпли, саный белүе турында горурланып сөйлиләр, ә аның үз-үзен тотышындагы һәм физик үсешендәге кимчелекләргә, сәламәтлегенең начар булуына артык игътибар итмиләр. Бала мәктәптә берничә көн, атна укыгач ата-аналарның кәефе кырыла. Чөнки бик яхшы укыячак дип өметләнеп торганда, бала төрле кыенлыклар кичерергә мөмкин: иптәшләре белән аралаша белми, хәрефләрне һәм сүзләрне язганда бик күп хата җибәрә, укытучы аның тәртибеннән канәгать түгел. Ул бик тиз ярсый, елый башлый. Менә шунда мәктәп белән гаилә арасында төрле каршылыклар килеп чыга да инде. Укытучы гаиләне, ә ата-аналар мәктәпне гаепли. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, кыенлыклар мәктәпкәчә яшьтә үк булган. Бала укый башлагач, алар тагын да күпереп, өскә калкып чыккан. Чөнки баланың көндәлек тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килде, аның физик һәм психик сәламәтлегенә җитди таләпләр куелды. Укучы тәртипле булырга, яхшы укырга, һәр дәрестә тырышып эшләргә, игътибарын тупларга, укытучы кушканны үтәргә, эчкерсез, намуслы, аралашучан, ягымлы, ярдәмчел булырга тиеш була. Укытучы һәм ата-ана баладан шуны таләп итә. Максатлар бер булса да, аңа ирешү юллары төрле. Мәктәп белән гаилә, укытучы белән бала арасында үзара аңлашылмаучанлык, фикер каршылыклары барлыкка килә. Бу, үз чиратында укытучының һәм укучының да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Беренче чиректә үк балада мәктәпкә ияләшә алмау билгеләре – тиз ару, ярсу, авыру, борчылу һ.б. күренә башлый.

Күп белергә омтылган, “мин инде укучы” дигән җөмләнең мәгънәсен аңлаган очракта гына укучы укытучының һәр таләбен,  алдында торган бурычын, көннең яңа режимын үти алачак. Күп кенә кагыйдәләрне үтәү катлаулы, авыр булса да, бу укучы тарафыннан кирәкле, әһәмиятле эш төре булып кабул ителәчәк.

 

  1. III.           Ата-аналар белән бала өчен әһәмиятле булган уеннар үткәрү.

Ата-аналар шуны истә тотарга тиеш: укучының үз таләпләрен үтәве аның кәефенең нинди булуына бәйле булмаска тиеш, ләкин шуны да онытмаска кирәк: бу таләпләрне үтәү турында бала белән сөйләшкәндә аны башка эш төреннән тыярга дигән сүз түгел. Бу бигрәк тә уенга кагыла. Уен – ул балаларның иң яраткан эш төре. Баланың үсешендә уен бик зур, мөһим роль уйный. Уен аша бала аралашырга, үзен контрольдә тотарга өйрәнә, үзенең мөмкинлекләрен сынап карый, аның танып-белү активлыгы, игътибары, хәтере, күзәтүчәнлеге үсә. Шуңа күрә, хөрмәтле әти-әниләр,  балагызны уеннан тыймаска, ә төрле уеннарны аның белән бергәләп уйнарга киңәш итәбез. Балагызга төрле кагыйдәләргә буйсына торган, хәтерне, игътибарлылыкны үстерергә ярдәм итүче, үз-үзеңне контрольдә тота белүне формалаштыра торган уеннар өйрәтү бик мөһим. Әйдәгеә әле, хөрмәтле әти-әниләр, без дә бала чагыбызны искә төшереп, балаларыгыз өчен әһәмиятле булган уеннарның берничәсен  уйнап алыйк.

 

1 нче уен “Яхшы-начар”

Ике командага бүленү. Бер предмет күрсәтелә. Бу предметны төрле күзлектән чыгып карарга кирәк булачак. Бер команда аның уңай якларын эзләргә, ә икенчесе тискәре якларын әйтергә тиеш.

Мәсәлән, уенчык машина.

Уңай яклары – арбасына йөк салып ташып була, тәгәрмәчләре яхшы әйләнә, этеп җибәрсәң, яхшы тәгәри, уенчык матур, ачык төстә, авыр түгел, аны бер урыннан икенче урынга җиңел күчереп була һ.б.

Тискәре яклары – кабынмый, кузовы күтәрелми, ишекләре ачылмый, фарасы янмый, кич белән уйнап булмый, машинада шофёр юк һ.б.

 

2 нче уен “Аукцион”

1 предмет күрсәтелә. Шуңа командалар чиратлап характеристика бирәләр.

Мәсәлән, карандаш.

 

 Кулланылышы буенча (нишләргә була?)

1 команда

2 команда

рәсем ясарга язарга
сызарга буярга
төртергә бер-береңә бирергә
очларга

Сыйфаты, билгесе буенча (ул нинди?)

сары озын
агачтан ясалган очлы
эшчән матур

 

 

 

3 нче уен “Мин нәрсә уйладым?”

Укытучы бер предмет уйлый. Командалар чиратлап аңа сорау бирәләр:

-         Бу предметмы?

-         Ул җанлы предметмы, әллә җансызмы?

-         Аның белән уйнап буламы?

-         Һ.б.

Уйланылган предметны беренче булып тапкан команда җиңүче була.

 

4 нче уен ихтыяр көчен үстерүгә.  “Әйе”, “Юк” дип әйтмә уены

Һәр командадан бер кеше чакырыла. Аларның һәрберсенә 10 ар сорау бирелә. Сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк. Ләкин “әйе” дип тә, “юк” дип тә җавап бирергә ярамый.

1нче командага сораулар:

  • Сез балалар бакчасына йөрисезме?
  • Сез Африкада яшисезме?
  • Сез туңдырма яратасызмы?
  • Сез оча беләсезме?
  • Сез курчак белән уйнарга яратасызмы?
  • Сез китап укырга яратасызмы?
  • Төнлә белән кояш яктыртамы?
  • Сөт ак төстәме?
  • Бүре куяннан куркамы?
  • Кош очамы?

 

2нче командага сораулар:

  • Кешеләр түшәмнән йөриме?
  • Сезнең исемегез Алсумы?
  • Сыер оча беләме?
  • Сез хәзер йоклыйсызмы?
  • Кыяр агачта үсәме?
  • Кар акмы?
  • Кыш көне үлән үсәме?
  • Җәй көне кар явамы?
  • Үлән яшел төстәме?
  • Иртә белән күктә йолдызлар күренәме?

 

IV. “Баланың мәктәптәге тормышы һәм уңышлары” темасына тест үткәрү.  Нәтиҗә ясау.

Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә “Баланың мәктәптәге тормышы һәм уңышлары” темасына тест тәкъдим итәбез.  Һәрбер җөмләгә “әйе” яки “юк” дигән җаваплар бирергә кирәк булачак.

1.   Мин баламның сәләтләрен үстерүгә уңай шартлар тудырам.

2.  Минем баламның дәрескә хәзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләре булган аерым бүлмәсе бар.

3. Мин баламны алдында торган бурычларын, проблемаларын чишәргә өйрәтәм.

4.  Мин балама дәрескә хәзерләнгәндә төрле чыганаклардан файдалану ысулларын аңлатам, күрсәтәм.

5. Әгәр балам миннән аңа  китап укуымны сораса, беркайчан да каршы килмим.

6. Мин  һәрвакыт баламны сәяхәтләргә,  кызыклы, истәлекле урыннарга (музей, театр, һ.б.) экскурсиягә үзем белән бергә алып барырга тырышам.

7. Мин баламның иптәшләре белән бергә уйнавын, аралашуын хуплыйм.

8. Мин еш кына төрле эшләрне балам белән бергәләп башкарам.

9. Мин баламның физик сәламәтлеге турында һәрвакыт кайгыртам. (туклануы, чыныгуы, зарядка, спорт белән шөгыльләнүе.)

10. Баламның көндәлек режимын һәрвакыт төгәл  үтәвенә күзәтчелек итәм.

Ә хәзер әйдәгез, нәтиҗәләрне исәплик. “Әйе” дигән җавапларның һәрберсенә берәр балл куегыз. Барлык баллар суммасын исәпләгез һәм сумманы 10 га бүлеп арифметик уртаны табыгыз. Килеп чыккан саннар түбәндәгене аңлата:

 

1-0,7 балл — Сез балагызның мәктәп тормышын дөрес оештырасыз. Балагызның мәнфәгатьләре һәрьяктан кайгыртылган, өлкәннәр һәм дуслары белән аралашуга әзер. Мондый шартларда балагызның укуда яхшы уңышларга ирешүенә өмет итә аласыз.

 

0,6-0,4 балл  -  Балагызны укытуда берникадәр авырлыклар, проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Балагыз яшьтәләре белән җитәрлек дәрәҗәдә аралашамы, баланың иреген бик нык кысмыйсызмы, аңа сезнең игътибарыгыз җитәрлек дәрәҗәдәме – шул турыда уйланырга урын бар. Дөрес фикергә килү,  тәрбия юнәлешен билгеләргә ярдәм итәр.

 

0,3-0 – Сезнең тәҗрибәдә төп хата күзәтелә — бала турында кирәгеннән артык кайгырту, баланың эшчәнлеген үз активлылыгыгыз белән алыштыру. Сез аңа иптәшләре белән җитәрлек дәрәҗәдә аралашырга ирек бирмисез, социаль тәҗрибә туплау мөмкинлекләренә юл куймыйсыз. Сезнең үз-үзегезгә дөрес бәягез тәрбия эшендә уңышлар китерер дип ышанабыз.

 

V. Мәктәп психологы чыгышы. “Баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләүче төп сыйфатлар”. Ата-аналар өчен киңәшләр. Белешмәлекләр(памяткалар) тарату.

 

Баланы кайчан укырга өйрәтә башларга кирәк? Бу сорау барлык ата-аналар каршына котылгысыз рәвештә килеп баса. Ләкин бүгенгә кадәр әле галимнәрнең бу мәсьәләдә уртак фикергә килгәннәре юк. Кайбер ата-аналар бу эшне мөмкин кадәр алданрак башларга омтылып, бишегенә дә уенчыгы белән бергә кисмә хәрефләр элеп куя, икенчеләре исә, укырга өйрәтүне мәктәпкә кадәр башламаска кирәк, диләр. Кайберәүләр, бала хәреф һәм язу белән үзе кызыксына башлагач кына, аны укырга өйрәтә башларга ярый, диләр. Ә кайсыбер ата-ана, баласы барлык авазларны әйтергә өйрәнгәч кенә, хәрефләрне күрсәтә башларга кирәк дип исәпли. Өченчеләре исә, бу эшне гомумбелгечләргә, ягъни мәктәп укытучыларына калдырырга киңәш итәләр, янәсе, “без ялгыш өйрәтербез, ә укытучыга яңадан дөресләп өйрәтергә туры киләчәк, шуңа күрә укытучы үзе кирәгенчә башкарып чыксын”, диләр. Укырга өйрәнеп мәктәпкә килгән балалар, укый белмәгән балаларга карап, эшсезлектән аптырап, ялкаулыкка өйрәнерләр дип куркучы ата-аналар да бар. Болай уйлаучылар, әлбәттә, үзләренең мәктәп елларын тәмам онытканнар. Баланың мәктәптәге беренче айлары – андагы яңа дөньяга, сыйныфташлары белән яңа мөнәсәбәтләргә чумып, шул тормышта үз урынын табу, аның кагыйдәләрен өйрәнү, яңа бурычларны үзләштерү, яңа режимга күнегү чоры ул. Бу үзгәрешләрнең җитдилеген һәм олылыгын бәяләп бетерү дә авыр. Мәктәпнең шушы яңалыкларына тагын бер “вакыйга” – язма сөйләм белән танышу да килеп басса, баланың нәрсәне дә булса үзләштерергә өлгермәве бар. Күп чакта уку техникасы борчуга сала. Нәтиҗәдә, балага түбәнрәк билгеләр куела, укытучы һәм ата-ананың канәгатьсезлеге туа. Ә баланың күңел тынычлыгы, аның сәламәтлеге өчен ата-ананың канәгать булуы шундый мөһим. Шулай итеп, гаиләдә күңелсез сөйләшүләр кабатлана бара. Ә иң зур күңелсезлек шунда ки, бала үз яшьтәшләре арасында популярлыкка ирешә алмый, чөнки алар өчен мәктәптәге өлгереш бик озак еллар әле кешелек кыйммәтенең үлчәве булып кала бирә. Тагын бер югалту булырга мөмкин: бары тик балалык елларында гына укып, күңелгә сеңдереп, чын-чынлап  тәмен белеп, геройлары белән бергә яшәрлек балалар әдәбияты укылмыйча кала.

Әгәр ата-ананың мөмкинлекләре булса һәм теләкләренә туры килсә, алар баланы мәктәпкә кадәр үк укырга өйрәтә алалар. Чөнки 4-5 яшьтә укырга өйрәтү 6-7 яшьтәгегә караганда җиңелрәк тә әле. Чөнки туган тел яңа гына үзләштерелгән, сүзләр һәм авазлар әле балага көндәлек һава кебек сизелмәслек булып күнегелмәгән, балада кызыксынучанлык бетмәгән, тел бала өчен кызык, мавыктыргыч шөгыль булып тора. Шуңа күрә, 6-7 яшьне көтмичә үк, баладагы табигый кызыксыну хисләрен эшкә җигеп, хәрефләр белән таныштырып, укырга өйрәтергә мөмкин. Укый белгән балага мәктәптә язу техникасына өйрәнү күпкә җиңелрәк булачак. Ләкин мөмкин дигән сүзне кирәк дип аңларга ярамый. Баланың яхшы укуы өчен, аның мәктәпкә укый-яза белеп килүе мөһим шарт түгел.

Баланың мәктәптә яхшы укуын тәэмин итүче мөһим шартларның берсе – хәрәкәт функциясенең, ягъни вак моториканың үсеше. Хәрефләрне һәм цифрларны дөрес һәм төгәл язу, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, төймәләрне каптыру, ботинка бавын бәйләү, физик күнегүләр үтәү өчен баланың хәрәкәтләре тиешле дәрәҗәдә үскән булырга тиеш. Билгеле, ручканы ныклап тота алмаган укучы язганда иптәшләреннән артта кала, ә янында утыручы иптәшенең алга китүен ул авыр кичерә, ашыга, кабалана башлый. Нәтиҗәдә, язу матур һәм дөрес килеп чыкмый.

Мәктәпкә укырга килгәнче, бала барлык авазларны да дөрес әйтә, җөмлә төзи, сәнгатьле итеп сөйли, сорауларга тулы җавап бирә, рәсемнәрдә нәрсә ясалуын тасвирлап сөйли белергә тиеш. Өлкәннәрнең сөйләме бала өчен үрнәк булырга тиеш. Сабыйның сөйләмендәге кимчелекләреннән көләргә, аның хаталарын кабатларга һич ярамый. Киресенчә, аларны махсус күнегүләр ярдәмендә төзәтү җаен карарга кирәк.

Баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләүче төп сыйфатлар булып түбәндәгеләр тора:

  • парта артында берничә сәгать утыра алу өчен, физик яктан әзерлекле булуы;
  • иптәшләре һәм укытучы белән аралаша алуы, әдәп-әхлак кагыйдәләрен белүе;
  • баланың күреп һәм ишетеп хәтерләве яхшы үскән булуы;
  • тыңлый һәм ишетә белүе, карау һәм күрүе, кабатлау һәм яңадан әйтеп чыга алуы;
  • сүз байлыгы беренче сыйныфта уку өчен җитәрлек булуы;
  • җөмләләр төзү, үз фикерен әйтә белү;
  • игътибарын туплый белү;
  • сулыш алу системасының яхшы үскән, аппетитның яхшы булуы, йөрәкнең чыдамлылыгы.

Шулай итеп, баланың мәктәптә яхшы укуы өчен иң әһәмиятле шарт – аның сау-сәламәт булуы. Сәламәтлеге какшаган бала тиз арый, уку аның өчен авыр эшкә әверелә. Шуңа күрә, хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз. Әгәр мәктәптә беренче көннәрдән үк төрле авырлыклар, проблемалар килеп чыкса, бу кыенлыкларны укытучы белән бергәләп, тыныч кына, киңәшләшеп чишәргә тырышыгыз.

Шушы уңайдан, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең өчен түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәргә телим (Һәрбер әти-әнигә белешмәлекләр тарату).

  1. 1.                 Балагызны йокыдан тыныч кына уятыгыз. Күзләрен ачуга ул сезнең елмаюлы йөзегезне күрергә, ягымлы тавышыгызны ишетергә тиеш.
  2. 2.                   Баланы ашыктырмагыз. Һәр эшен төгәл, вакытында үтәргә өйрәтү – сезнең бурычыгыз.
  3. 3.                 Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча җибәрмәгез. Мәктәптә ашаганчы әле аның бик күп эшлисе бар.
  4. 4.                 Балагызны мәктәпкә “кара аны, тәртипсезләнмә”, “үзеңне яхшы тот”, “начар билге алып кайтасы булма” дигән сүзләр белән озата күрмәгез, аңа бары уңышлар гына теләгез, берничә ягымлы сүз әйтегез.
  5. 5.                 Баланы мәктәптән тыныч кына каршы алыгыз, сораулар яудырмагыз. Әгәр инде балагыз үзе нидер әйтергә, сөйләргә, үзенең хисләре, кичерешләре белән бүлешергә тели икән, һичшиксез тыңлагыз, аннары сөйләрсең әле, дип калдырмагыз.
  6. 6.                 Әгәр дә бала борчулы, тынычсыз, ләкин берни дә әйтми икән, аның сөйләп бирүен таләп итмәгез. Тынычлангач ул сезгә үзе үк сөйләп бирәчәк.
  7. 7.                 Мәктәптән соң 2-3 сәгать ял кирәк, ә башлангыч сыйныф укучысы 1,5 сәгать йоклап алса бигрәк тә әйбәт. Дәрескә хәзерләнү өчен иң кулай вакыт – 15.00-17.00 сәгатьләр санала.
  8. 8.                 Бер утыруда барлык дәресен дә хәзерләп бетерүен таләп итмәгез, тәнәфесләр ясап алыгыз.
  9. 9.                 Исегездә тотыгыз: уку елы дәверендә бала өчен авыр чорлар була. Бу чорларда бала авыррак укый, тиз ара, эшләү сәләте кими. Бу – уку елы башының 4-6 атналары, икенче чирек ахыры, кышкы каникулдан соңгы беренче атна, өченче чирекнең уртасы (озын чирек, 1 класслар өчен 1 атна каникул бирелә). Бу чорларда балагызга аеруча игътибарлы булырга кирәк.
  10. 10.             Балагызның башы авыртуына, тиз ару-талчыгуына, начар кәефенә игътибарлы булыгыз. Күп очракта бу баланың начар укуына сәбәп була.
  11. 11.             Үз баласының сәламәтлеген саклау – һәр ата-ананың  төп вазифасы. Моның өчен баланың көндәлек режимын, хезмәтен, ялын оештыра белергә, ничек тырышып эшләргә, дөрес чыныгырга өйрәтергә һ.б. күп нәрсәләрне белергә кирәк.
  12. 12.             Исегездә тотыгыз: хәтта инде зур үскән балалар да йоклар алдыннан ягымлы сүзләрне, сөюне, назлауны яраталар. Бу аларны тынычландыра, тиз йоклап китәргә ярдәм итә. Балагызга тыныч йокы теләгез. Иртәгә яңадан яңа көн туачак!

Менә шундый киңәшләр сезгә, хөрмәтле әти-әниләр!  Бу киңәшләрне үтәү – һәрберегезнең изге бурычы.

V. Йомгаклау.

- Димәк, хөрмәтле әти-әниләр, укыту һәм тәрбиядә нинди генә авырлыклар, проблемалар килеп чыкса да, укытучыга мөрәҗәгать итәргә курыкмаска, мәктәп белән даими элемтәдә торырга кирәк. Шул очракта гына без авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгарбыз һәм сез балагызга яхшы укырга ярдәм итә алачаксыз. Гаиләгездә һәрчак үзара хөрмәт, тигезлек, сабырлык хакимлек итсен. Тату һәм бәхетле яшәгез! Уңышлар сезгә!