Балаларның сөйләм телен үстерү юллары

№ 151

Резедә АБДУЛЛИНА,

Мөслим районы Мөслим авылындагы «Күбәләк» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Тел- иң мөһим аралашу чарасы. Кешенең сөйләме никадәр төгәл, чиста, аңлаешлы булса, аңа карата башкаларның фикере дә шулкадәр уңай, югары була. “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”- дип юкка гына әйтмәгәннәр.

“Тел — кешенең күңел көзгесе” дигән әйтем дә тирән мәгънәгә ия.

Ә бит, бар нәрсәгә дә  нигез иң кечкенә яшьтән  салына. Бала дөньяга туып аваз салгач ук, әнкәсе аңа яратып эндәшә, сөйләшә башлый. Озак та үтми, нәни узенчә гөрләп җавап бирә. Менә шул көннән кешенең сәйләм теле үсеш ала башлый.

Бала бакчага килә. Кайберсе сүзләрне дөрес әйтеп тә бетерми, арада җөмлә төзеп сөләшә белмәгәннәре дә бар. Төрле баланың теле төрлечә ачыла бит.

Без тәрбиячеләр, баланы кабул итеп алган көннән башлап мәктәпкә озатканчы, аның сөйләменә игътибарлы булырга,камльләштерергә  тырышбыз

Тәрбия һәм белем бирү кайсы гына өлкәдә барса да, бала сөйләмен ачарга, үстерергә җай табабыз.

Баланың төп шөгыле – уен. Иң кече яшьтә, уен аша тел ачабыз. Төрле аваз чыгарып хәрәкәтле-сүзле,дидактик, төзелеш уеннары уйныйбыз, җән-лек, кош-корт тавышларына аваз ияртемнәре кабатлыйбыз.Уен бары-шында бала сизмичә дә тәрбияче яки иптәшләренә карап авазларны сүз-ләрне кабатлый. Ә арада кайберсенең теле ачылу авыр бара, яки  сөйләме  бик пассив икән, әти-әнигә белгечләргә күренергә киңәш итәбез. Сөйләм аппаратында органик кимчелекләрне вакытында ачу бик зарур.

2-3 яшьтә инде сюжетлы — рольле уеннар да уйный башлыйбыз.”Әни һәм бәби”, “Бәби йоклату”. “Әбигә кунакка” уеннарында бала диалоглы,эндәшле сөйләмгә өйрәнә, сораулар бирә , сорауга җвап әйтә.

Такмаклар, такмазалар, кечкенә шигырьләр дә өйрәнә башлыйбыз.

3-4 яшьтә бала авазларны дөрес әйтә алмаса, сүзләрне дөрес кулланып җөмлә төзеп сөйләшмәсә; бу- баланың сөйләм үсеше  артта калу билгесе.

Бала белән аерым, белгечләр белән берлектә эшләү кирәк  була.

Сөйләм үстерү шөгыльләрендә прогарамма нигезендә алынган әсәрләр кулланам. Зарипова З.М авторлыгында “ Устерешле уеннар”; Хәзрәтова Ф.В. , Хәбибуллина И.Җ ның “Туган телдә сөйләшәбез” ,Закирова К.В. авторлыгында “Уйный – уйный үсәбез” методик  кулланмалары минем ярдәмчеләрем.

Төп эш юнәлешем: “Балаланың танып- белү кәнекмәләрен үстерәдә эзләнү, тәҗрибәләр куллану”.  Зурлар төркеменә күчкәч кулланам мин бу алымнарны. Төрле кызыклы тикшерүләр, тәҗрибәләр ясау балаларның иҗади фикерләвен, мөстәкыйль  эшчәнлекләрен арттыра.

Үзләре тотып карап, төрлечә  тикшереп, күзәтеп  безнең чолганыш, андагы күренешләр, предметлар турында нәтиҗә ясыйлар.

Мондый кызыклы эшчәнлек барышында үз фикерләрен эйтергэ, дәлилли белергә һәм аны төгәл,аңлаешлы сүзләр,җөмләләр кулланып башкаларга аңлатырга,сөйләргә өйрәтәм. Мәсәлән без  “Су аның үзенчәлекләре”, ”Борчак шыту һәм үсү өчен уңай һәм тискәре факторлар” ,”Магнит һәм аның үзенчәлекләре” дип аталган тикшерү – тәҗрибә  барышында балалар бик күп яңа сүзләр дә үзләштерделәр. (Җисем, үсенте, шытым, бәбәк, капма-каршылык, этәрү, үзлек һ.б ) Иң мөһиме —  алар үзләрен иркен тотырга, актив сөйләмгә, төгәллеккә, тәвәкәллеккә, яңа сүзләрне кулланып әңгәмә корырга өйрәнәләр.

Безнең тормышка соңгы елларда гына килеп кергән предметлар, уенчыклар, ашамлыклар, электрон кулланмалар бик күп. Без аларның ата- маларын дөрес әйтергә, таный белергә, зарарлы яки уңай якларын ачыкларга  өйрәнәбез. Үзләре белгәннәрне балалар әти — әниләре белән дә уртаклаша.

Белемнәрен күрсәтеп, дәлилләп, башка балалар алдында да чыгыш ясыйлар. Бу исә, баланы зур аудиториядә каушап калмыйча сөйләргә күнектерә.

Табигатьтә күзәтүләр үткәрәм. Бу эшемдә дә  нәниләрнең сүзлек запасын баетырга, күренешләрне тасвирлый белүләренә ирешергә тырышам. Кыш көнендә:  кар көртләре, бәс,  томан, зөмхәрир суыклар, җепшек кар, кышлаучы кошлар, көн сындыру  һәм башка бик күп яңа сүзләр үзләштереп, кулланышка керттек. Язгы күзәтуләрдә дә  күлдәвек, боз сөңгеләре, бөре уяну, агач кәүсәсе, кар челтәре,ерганак кебек әдәби  сүзләр, сүзтезмәләрне кабатлыйбыз,сөйләмдә кулланабыз.

Шигырьләр ятлап сөйләү,картиналар буенча хикәя төзү телне үстерә, шомарта; сәнгатьле сөйләү күнекмәләре булдыра. “Хыяллар иленә” дә барабыз. “ Синең үз әкиятең”, “Тәгәри китте йомгагым”, “Мин киләчәк илендә”, “Чит планетада” һәм башка темаларга әкият, хикәя төзиләр, рәсем ясыйлар. Рәсем күргәзмәсе уздырганда, үз эшләренә карап сөйлиләр. Кайбер балаларның шигырь  чыгару сәләте дә ачыла. Бу юнәлештә эшләгәндә  Р. Шәехованың «Иҗат баскычлары» кулланмасы  зур ярдәм-чем. Сөйләм телен үстерүдә бакчабызда УМК (укыту методик комплеты) кулланабыз. Андагы зәвык белән эшләнгән тематик рәсемнәр, картиналар балаларның игътибарын җәлеп итә; күпсанлы булуы исә, индивидуаль эш-ләргә мөмкинлек тудыра.

Музыка, әвәләү, рәсем шөгыльләрендә дә балаларны активлвштырырга, хыялларына мөмкинлек ачарга   тырышам, үз уйлаганнарын сөйләргә өйрәтәм.

Кеше никадәр белемле, акыллы, киңкырлы галим булып та, сөйләм теле үсмәгән булса, башкалар аның эчке дөньясын белмәсләр, белем дәрәҗәсен бәяли алмаслар; һәм бу шәхес җәмгыятьтә үзенең тиешле урынын таба алмас.

Балаларыбызны урам теленнән, күңелсез сүзләр кулланудан саклыйк; сөйләмнәренә саф татар сүзләрен кертик, әдәби, тыйнак, ягымлы сөйләмгә күнектерик. Кешене — киеме, үз-үзен тотышы, матур, төзек чиста сөйләме бизи бит!