Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү
Ләйсән МӨХӘММӘТШИНА,
Азнакайдагы «Росинка» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар да сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Элек күрше-күлән белән капка төпләрендә гөрләтеп кич утырсалар, хәзер үз туганнары арасында да исәпкә алмаучылык күзгә күренеп тора. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрен хәтерләп үк җиткермиләр. Шулай да авыл җирендә чын татар әби-бабаларыбыз бар әле.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә дә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту буенча безнең «Росинка» балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр балаларыбызны халык мәдәнияте белән таныштыруда зур урын алып тора.
«Росинка» балалар бакчасында яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп, үз төркемендә алып бару өчен түбәндәге бурычлар сайлап алынды:
– татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү;
– татар халык уеннары үрнәгендә тәрбияләү;
– сөйләм телен үстерү;
– татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;
– сәнгати-эстетик тәрбия.
Милли белем бирүнең төп компонентлары:
– туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү;
– туган телдә тәрбия һәм укыту;
– милли тәрбия бирү алымнарын куллану;
– милли үзаң булдыру.
Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга:
– халык авыз иҗаты;
– җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.);
– әкиятләр;
– мәкаль-әйтемнәр;
– милли бәйрәмнәр керә.
Нәкъ менә шушы алымнар безнең балар бакчасында да балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Халык бәйрәмнәре ул – халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете, Ураза бәйрәме, Каз өмәсе, никах-туй йоласы, бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да ел саен үткәрелә.
Яңа уку елына аяк басу белән безнең балалар бакчасында Уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау – Сөмбелә бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.
Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы-биюле “Аулак өй” исемле театр-тамаша әзерлибез. “Аулак өй”нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф-гадәт бик борынгыдан килә. Элек олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның гореф гадәте булып киткән.
Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк тә кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны “ә-ә-ә итә” дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.
Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәмен үткәрә. Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын, көрәшчеләрне, колхоз алдынгыларын бүләклиләр. Шул уңайдан, балалар өчен hәр җәйне бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар – һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә. Бәйрәм балалар өчен ярышлар, көрәшләр, ат чабышлары, спорт уеннары, җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.
Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә уеннар беренче чара булып тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.
Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.
Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”,”Миңлебай”, “Түбәтәй” “Йоклаган песи”, “Очты, очты…”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Миләүшә-дилбегә”кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.
Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә”, “Йөзек салышлы”, “Ватык телефон” кебек уеннар алына.
Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечләрне бик тиз отып алалар.
Безнең “Росинка” балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
– балаларга республика, туган як турында мәгүлүмат бирү;
– халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
– әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;
– туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
– төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
– милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
– халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга:
– татар халык уеннары;
– милли орнаментлар;
– татар халык ашлары;
– татар халык табышмаклары;
– татар халык бәйрәмнәре һ.б. керә.
Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.
Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен,йоласын кечкендән үк белеп,күреп,өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк кенә милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез .