Балаларны халык сәнгатенә якынайту

Равилә ХӘКИМОВА,

Казандагы 415 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә балалар бакчаларының роле гаять зур. Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган сабыйларга милли үзаң, рухи-әхлакый һәм физик үсеш башлангычы бирүне максат итеп куйган балалар бакчаларыннан бертуктаусыз эзләнүләр, камиллеккә омтылу таләп ителә.

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, тел байлыгын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү, аларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү изге эш ул. Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, әдәбиятын, милли йола,гореф-гадәтен,уеннарын, тарихын өйрәнгәндә балаларда туган җиргә мәхәббәт үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа.

Безнең төп бурыч бакчада балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле итеп тәрбияләү. Минемчә, бу сыйфатларны бары тик халкыбызның үткәненә таянып кына алып барып була. Чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр бит. Шуны күздә тотып мин дә үз эшемдә халкыбызның үткәнен, халык-аваз иҗаты җәүһәрләрен балаларга җиткерү бурычын куйдым.

Бу эшемне яңа технологияләр кулланып балалар белән күмәк эшләү күнекмәләре формалаштырам. Эшне оештырганда кызыклы, традицион булмаган формалардан файдаланам. Бу мандала –терапия.                     

Мандала – көнчыгыш ышанулары буенча, дәвалау үзәгенә ия булган  түгәрәктәге рәсем. Мандала-терапия — төрле төсләрдәге вак кисәкчәләрдән рәсем ясау сурәтләү дигәнне аңлата. Әлеге терапия кешене уйланырга мәҗбүр итә. тынычландыра. Ул бала психологясенә нык йогынты ясый.

Максаты:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге баланың хис-тойгыларын көйләү, тәртибен уңай якка үзгәртү (мәсәлән, мандалаларны буяу вакытында бала тынычланып кала, аның кәефе яхшыра);
  •  Кечкенә төркемнәрдә балаларның үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү, ачыклау; күмәк иҗат итү күнекмәләре бирү, килешеп эшләргә омтылыш тәрбияләү ( үз мандалаларыңны ясап, аның ярдәмендә гомуми композиция төзү);
  •  билгеле бер проблема өстендә эшләү: аны өйрәнү, чишү юлларын эзләү, коррекцияләү;
  •  иҗади сәләтләрен арттыру;
  •  вак кул чукларын үстерү.

Мандалаларны эшли башлаганчы, балаларның хис-тойгыларына кагылышлы төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән, шундый уеннарның берсе

«Хисләрне таны» уены.

Уен өчен алдан ук кешенең төрле эмоциональ халәтен (шатлык, оялчанлык, үпкәләү, ачу, курку, гаҗәпләнү, канәгатьлек) сурәтләгән пиктограммалар әзерләргә кирәк.

Тәрбияче кешенең кәефен, хис-тойгыларын белдерүче рәсемнәр күрсәтә.

Җавап вакытында үзләре дә мимика, ишарә яисә пантомима ярдәмендә әлеге халәтне күрсәтәләр һәм бу халәттә кайчан, нинди очракларда булганлыклары турында сөйлиләр.

Мандалаларның тагын бер төре – табигый материаллар кулланып эшләү. Балалар үз теләкләре белән төрле мандалалар (җиләк-җимеш, ярмалар һ.б. кулланып) ясыйлар. Хәзер мин сезне мандалалар ярдәмендә башкарып була торган төрле эш төрләре белән таныштырып үтәм.

Иң киң таралган эш төре – ул әзер мандала-раскраскаларны буярга тәкьдим итү (интернетта бик күп төрле әзер мандала-раскраскалар бар.)

Күргәнегезчә, алар барысы да түгәрәк формада. Мандалаларның төп үзенчәлеге – түгәрәк формада булу.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык сәнгатенә якынайту, аларда иҗади сәнгать эшчәнлегенә эстетик  караш тәрбияләүдә мандалаларның  әһәмияте бик зур.

Мәсәлән, татар орнаментларын куллану татар халкының үзенчәлекле сәнгати һөнәрләре белән таныштыруга, балаларда уйлау, хәтер, күзаллау кебек сыйфатлар, сәнгать әсәрләре белән кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итә, нәфис сурәтләү чаралары турында күзаллаулар формалаштыра.

Рус орнаментлары куллануда бик ошый.
Шулай ук башка халык сәнгать әсәрләре белән таныштыруда да мандалаларның әһәмияте зур.

Мандала-раскраскалар белән эшләүдә түбәндәге кагыйдәләрне
истә тотарга кирәк:

1.Балага, кәефенә карап, берничә мандала тәкъдим ителә.

2. Бала эш өчен материалны һәм төс гаммасын үзе сайлый.

3. Бер шөгыль вакытында балага бер генә мандала тәкъдим ителә.

4. Эш барышында музыка кулланырга мөмкин..

5. Тәрбияче, баланың эшенә, аның рөхсәтеннән башка, кагылмый.

6. Педагог эш барышында баланың кәефе ничек үзгәрүен (уңай яки тискәре якка) күзәтеп тора.

7. Башкарган эшләргә бәя бирелми.

8. Эшләп бетергәннән соң балага сурәтләгән эшенә исем бирергә тәкъдим ителә. Аның эше турында әңгәмә үткәрелә, эшчәнлегенә нәтиҗә ясала.

Мандалаларны үзләре уйлап чыгаралар, композицияләрне үзләре төзиләр.

Вак ташлар, төсле ком кебек табигый материаллар ярдәмендә дә үз мандалаларын уйлап чыгарырга мөмкин.Төрле төстәге ташлар ярдәмендә күңелле яки күңелсез халәтне күрсәтергә кушу.

Мин үзем җепләр ярдәмендә мандала үрү белән кызыксынам. Зур сабырлык, түземлек таләп итүче әлеге эш төре балаларга да бик ошый .