Балаларны икенче дәүләт теленә өйрәтү – гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләүнең төп чыганагы

№ 188

Гөлфия САДЫЙКОВА,

Казандагы 324 нче «Төремкәй» балалар бакчасының татар телендә белем бирүче  тәрбиячесе

Россия мәгарифен модернизацияләү мәктәпкәчә белем бирү системасына конструктив үзгәрешләр кертте. Педагогик процессны оештыруның традицион методларына алмашка педагогларның балалар белән шәхси-юнәлешле хезмәттәшлеге, үсеп килүче тирәлекне максатчан оештыру, педагогик эшне оештыруда проект технологияләре килде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү мәсьәләсе бугенге көндә дә кискен тора. Икенче дәүләт телен укыту буенча нәтиҗәле ысуллар, технологияләр, шартлар эзләү проблемасы бик актуаль. Актуальлек мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иҗтимагый чынбарлыкка, яңа заманча укыту технологияләре һәм интерактив уеннар кулланып, җәлеп итүдән гыйбарәт.  Балалар бакчасында татар телен укытучының төп бурычы — балаларга ике дәүләт телендә дә позитив аралашу һәм хезмәттәшлекнең әһәмияте турында сөйләү һәм аңлату.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә уку өчен укыту-методик комплексы (УМК) төзелде, әлеге комплекска түбәндәгеләр керә:

– укыту өчен материаллар (балалар өчен эш дәфтәрләре, тәрбиячеләр өчен методик тәкъдимнәр һәм кулланмалар);

– тел мохитен формалаштыру өчен материаллар (тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен сәнгать әсәрләре җыентыклары, аудио- һәм видеоматериал комплектлары.

Тулы ышаныч белән шуны әйтә алам: балаларның гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләү чараларның аерылгысыз бер өлеше булып балалар бакчасында татар теле укыту тора. Шәхсән үзем һәр дәрестә балаларга рухи — әхлакый тәрбия бирү максатын куям. Минем фикеремчә, балаларга татар телен өйрәтү үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Безнең балалар бакчасында балаларны икенче дәүләт теленә өйрәтү түбәндәге ысуллар һәм алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла:

– белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру өчен без мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланабыз. Мәсәлән, проектор ярдәмендә мультфильмнар карыйбыз, слайдлар, анимацион сюжетлар күрсәтәбез;

– дәресләрдә балаларның татар телендә аралашуын үстерү өчен без уен сюжетларын кулланабыз;

– куллар моторикасын үстерү буенча бармак уеннары үткәрәбез;

– дәресләрдә артикуляция алымына зур роль бирәбез;

– сүзлек белән эшләгәндә татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләргә таянабыз;

– укыту-методик комплексы кысаларында, лексик минимумны үзләштергән очракта эшчәнлектә планлаштырылган уеннарның эчтәлеген үзгәртү, яңа алымнар кертү, баету еш кулланыла.

Төркемнәрдә балаларның һәм тәрбиячеләрнең татар телендә аралашулары һәрдаим алып барыла, бу гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләүдә бик зур роль уйный. Эшчәнлектә өйрәнелгән тел материалы, уен эшчәнлеге, ситуацияга корылган күнегүләр, сюжетлы рольле уеннар, үстерелешле диалоглар аша ныгытыла. Безнең балалар бакчасы эшчәнлегендә рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләрнең бердәм позициядә булуы уңай нәтиҗә бирә.

Шулай итеп, укыту-методик комплексы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү процессында гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләүдә, укыту һәм үстерү максатларының һәм бурычларының бердәмлеген тәэмин итә. укыту-методик комплексы балалар сөйләмен үстерү максатыннан гаилә белән үзара аңлашуга юнәлдерелә. Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен, мәгълүмати технологияләр киң кулланыла. Стандарт булмаган методик алымнарны куллану һәр баланың кызыксынучанлыгын, активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Аудио һәм видео кушымталар, эстетик яктан рәсмиләштерелгән күрсәтмә-демонстрацион һәм тарату материаллары балалар эшчәнлегенең максималь төрлелеген тәэмин итә.