Балаларга юлларда имин булу кагыйдәләрен өйрәткәндә уеннар куллану

 № 198

Фаягөл МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасының I квалификация каегорияле тәрбиячесе

Эльмира АБДУЛЛИНА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасының югары квалификация каегорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда автомобиль хәрәкәте көннән-көн арта. Шуның нәтиҗәсендә юлларда йөрү куркынычрак проблемага әйләнә бара. Кызганыч, бу куркыныч хәлләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә килеп чыга. Балаларга катлаулы заманда киләчәктә яшәү өчен кирәк булачак беренче тормыш сабакларын бирү, аларны иң гади һәм иң кирәкле тормыш иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру – безнең иң изге бурычыбыз. Балаларның юлларда имин булу кагыйдәләрен белмәүләре төзәтеп булмаслык аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрәдә без ата-аналар, тәрбиячеләр тарафыннан аңлату, өйрәтү эшләре тиешенчә алып барылырга кирәклеген аңлап, юлларда имин булу  кагыйдәләрен өйрәтүне алдыбызга максат итеп куйдык.

Белем бирү эшчәнлеге барышында без төрледән-төрле яңалыклар кертергә тырышабыз. Еш кына традицион булмаган алымнарга да мөрәҗәгать итәбез. Балаларга тагы да кызыгырак булсын өчен үзебез иҗат иткән, тематикага кагылышлы шигырьләребезне, әкиятләребезне укыйбыз, төрле рольләргә кереп, уеннар аркылы да өйрәтәбез.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен төп чара булып тора. Балаларны юлларда имин булу кагыйдәләренә өйрәтү уенга корылган һәм нинди дә булса яңалыкны үз эченә алган булырга тиеш. Никадәр күбрәк күрсәтмә әсбаплар куллансаң, балалар өчен шулкадәр отышлырак була.

Бала уен аркылы тирә-юнь белән таныша, урамда, ишегалдынла үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерә. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы барлык әйберләрне күрә белергә өйрәнә. Уйнаганда ул юлларда имин булу кагыйдәләрен өйрәнеп кенә калмый, алган белемнәрен ныгыта һәм кирәк вакытта куллана да белә. Уен технологияләрен күбрәк кулланганда балалар юлларда имин булу кагыйдәләрен юл билгеләрен теләп өйрәнәләр, белемнәре дә ныграк була.

Балаларга юлларда имин булу кагыйдәләрен өйрәткәндә төрледән-төрле уеннар кулланырга була: “Физик һәм спорт күнекмәләре кулланып”, “Театральләштерелгән уеннар”, “Төрле ситуацияле уеннар», “Дидактик уеннар”, ”Модель- макетлар”, “Компьютер уеннары”, “Интеллектуаль танып белү уеннары”. Бу уеннарның асылы шунда: чөнки аларның күбесен без балалар белән бергәләп ясадык. Бу уеннар төрле вариантта һәм төрле материаллардан ясалган. Нәниләрне активлаштыру, уеннарны тормышчан мохиткә якынайту өчен, төркем бүлмәсендә юлларда имин булу кагыйдәләрен өйрәнү почмагы оештырдык. Бу почмакта тематик уеннар үткәрер өчен атрибутлар тупланган. Автотранспортның модель- макетларында балалар «кибет»кә, «кунак»ка баралар, «өй»гә кайталар. Уйнаганда кайсы гына юнәлештә юлга чыксаң да, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Балалар, уенда катнашучы роленә кереп, бер-берсе белән аралашырга тиеш була. Без, тәрбиячеләр буларак, уеннарга җитәкчелек итәбез. Балалар сюжетлы-рольле уеннардан ”Без – пассажирлар” уенын яратып уйный. Хәрәкәтле уеннарны уйнаганда да балалар бик актив катнашалар. Бигрәк тә “Төсле автомобильләр”, ”Атлар”, “Трамвай” уеннарын яратып уйныйлар. Уен технологияләрен кулланып, балалар транспортның юлда йөрүче, һавада очучы, суда йөзүче төрләрен аералар, юл билгеләрен өйрәнәләр, юлны тиешле урыннан гына чыгарга кирәклеген аңлыйлар. Балалар юл аркылы чыкканда өлкәннәрнең кулларына тотынып чыгарга кирәклеген, транспорт чараларының якынлашуын күрә, ишетә беләләр. Балаларның интеллектуаль танып белү уеннары нигезендә юлларда имин булу кагыйдәләре буенча белемнәре ныгытыла.

Уеннарны сайлап алу бер сюжетка, тематикага берләштерелә (сәяхәт уеннары, зирәклеккә викториналар). Әйтик, “Куркынычсыз йөзү”, “Юлларда иң акыллы бала”, “Мин юл билгеләрен беләм”. Тик шулай да балаларга юлларда имин булу кагыйдәләрен өйрәтү алар балалар бакчасында булганда гына түгел, ә тәүлекнең башка вакытында да алып барылырга тиеш. Шуңа күрә дә балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре белән уртак эш алып барырга тырышабыз. Әти-әниләр игътибарына еш кына консультацияләр, анкеталар тәкъдим итәбез. Без уен технологияләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда имин булу кагыйдәләрен кызыктыргыч һәм мавыктыргыч итеп җиткерергә тырышабыз.

Киләчәктә дә балаларны юлларда имин булу кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам иттерергә уйлыйбыз. Чөнки юлларда имин булу кагыйдәләре кече яшьтән үк өйрәтелергә, күңелгә сеңдерелергә тиеш дип саныйбыз. Юкса соң булуы бар.