Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә халык әкиятләренең тәрбияви әһәмияте

№ 172

Рәзинә ӘХМӘТҖАНОВА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасынын I квалификация категорияле татар теле  тәрбиячесе

Алия СӘЙФЕТДИНОВА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның авыз иҗаты белән таныштырганда әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте гаять дәрәҗәдә югары икәнен беребезгә дә аңлатып торасы юк. Әкиятләр – баланың рухи яктан үсешендә дә алыштыргысыз чара, гомумән, тәрбиянең кайсы тармагына кагылсак та, шул өлкә өчен алар үрнәк булып тора.

«Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын алып тормаган булса, – дип яза атаклы совет педагогы В.А.Сухомлинский, – алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде… әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә… Идея тәрбиясенең башлангыч этабы да әкият ярдәмендә була».

Борын-борыннан яшь буынны төрле яклап тәрбияләү чарасы буларак әкияткә генә хас үткен тел, зирәк акыл, юмор хисе бик үтемле чара булып торган. Әкиятләрне бер-береннән  олылар һәм балаларга  хас булган тематика гына аерып тора. Кече яшьтәге балаларга атап сөйләнә торган әсәрләрнең үзләренә генә хас булган сөйләм, сурәтләү алымнары бар. Мондый әкиятләрдә гадәттә детальләштерү булмый. Аларга вакыйгаларны чылбыр рәвешендә төзү характерлы, аңлаешлы. Вакыйгалар исә туры сөйләмнәр белән оештырыла, аларда җыр, такмазалар да күп очрый.

Кече яшьтәге балалар өчен әкиятләрдә тырыш, уңган геройларның эш-гамәлләре, хезмәтләре белән танышу башлана. Бу әкиятләрне укуның нәтиҗәсе хезмәт тәрбиясе бирүгә юнәлтелсә, алдагы көндә исә һөнәр сайлау өчен юл ачалар. Текстны укып, рольләргә бүлеп уйнаганда бала үз күңеленә якын булган персонажны сайларга ярата. Бу ирекле рәвештә, һәр баланың теләген исәпкә алып эшләнә.

Хәзерге фән-техника казанышлары иң югары ноктага җиткән заманда да әкият белән тәрбияләү алымы үзенең актуальлеген югалтмый. Киләчәктә дә әкиятләрнең әһәмиятен тәрбия мирасын бернинди технология робот та алыштыра алмаячак.Әкиятләрнең тәрбияви илаһи көче «тормыш» (реаль тормыш) белән «уйдырма» (фантастика)ның тәңгәл килүендәдер.

Әкият буенча төркемләп,яисә аерым эш алып барганда берочтан партнерлык үзара килешеп эшләү, күмәк эш алып бару кебек тормышта кирәкле булган әхлакый сыйфатлар да тәрбияләнә.

Балалар ул геройларның хәленә кереп йөрәкләре аша үткәреп яшәп, уйныйлар.

Инде әкиятләрнең кайберләренә тукталып, мисалларны тыңлап китик. «Кыз һәм икмәк» хикәясен алыйк. Гөлназ исемле кыз бала ипи яратмый икән. Аның көйсезләнгәнен ишетеп, Трактор, Комбайн, Йөк машинасы ,Тегермән, Мич киләләр. Алар үз хезмәтләре, бурычлары турында аңлаткач, Кыз әбисеннән ипи сорап ала. Соңыннан Гөлназ үзенең ялгышын тулаем аңлый, аңа оят була, рәхмәтләрен белдерә. Инде Гөлназ ипи үстерүчеләр, пешерүчеләр һөнәре белән үзе дә кызыксына башлый.

Госман Бакирның «Сания инде зур үсте» хикәясен алыйк. Сания исемле кыз әнисе белән кибеткә керә. Аннан чыкканда Сания әнисенә: «Сумканы үзем күтәрәм, миңа бир!» – дип, сумканы  әнисеннән сорап ала. Әле көче җитмәсә дә, Санияның әнисенә булышу теләге көчле, алар сумканы бергәләп күтәреп баралар.

«Шалкан» әкияте балаларны туганыңа, якын кешеңә авыр чакларда ярдәм итәргә генә түгел, күмәк хезмәт, татулык, бердәмлеккә, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белергә дә өйрәтә. Яшелчәче һөнәренең уңай якларын күрергә мөмкинлек бирә. Тычкан образы аша олылырга кечеләрнең дә булыша алулары да ачыклана. Уңай герой булганга, күпчелек баланың Тычкан булып уйныйсылары килә (алар психологиясенә хас сыйфат – нәрсә яхшы санала, шуны гәүдәләндерү).

«Теремкәй» әкиятен алсак, милләтебезнең «Өй салу», «Нигез салу» йоласын хәтерләткән тырыш, игелекле хезмәт искә төшә. Балалар үз әти-әниләренең дә төзелештә эшләүләре турында мисаллар китереп сөйлиләр.

«Тавык, Тычкан һәм Көртлек» әкиятен укып, балаларга Тавык образы аша уңган, өлгер, җитез персонажны күз алдына китерәбез. Күпчелек баланың шушы сыйфатларга ия буласы килә. Икмәк пешеп табынга килгәнче нинди юллар узганны өйрәнәбез. Шул хезмәтләр турында фикерләшәбез. Ә Тычкан, Көртлек образы аша ялкаулыкның начар билге булуын ассызыклыйбыз.

«Аю Әппәс» әкияте аша яшелчәлектә эшләүчеләр хезмәтенә кызыксыну уятабыз. Безнең балалар, Казанның Северный бистәсендә яшәүчеләр буларак, үзләренең шәхси бакчаларында әти-әниләренә ничек булышулары турында килеп сөйлиләр. Аю Әппәс кебек уен вакытында рәхәтләнеп дусларын сыйлыйлар.

«Агачлар да авырый» хикәясе аша бакчачы һөнәре, ул эшнең нечкәлекләре хакында сөйләшәбез. Бакчачының вазифалары белән танышабыз. Рәмиләнең әтисенә булышуын, сөенечен уртаклашабыз, балалар да үз мисалларын китереп сөйлиләр.

Игенче хезмәтенә дан җырлаган «Тату туганнар» әкияте аша туганнарның игенне җыеп алулары һәм бер-берсен хөрмәт итүләре турында беләбез. Хәтта ипинең дә эшләгәннән соң, бал шикелле баллы булуына төшенәбез. Егет кешенең җитмеш  төрле һөнәр белергә кирәклегенә дә басым ясыйбыз.

Тәмамлап, «Алтын бөртекләр» әкияте аша игенче хезмәтенә, аның авырлыгына, мактаулы булуына мәдхия, иген бөртекләрен алтынга тиңләп булуны аңлатабыз. Әкиятне сәхнәләштергәндә балаларга иген белән уйнап, мәшгуль булу да бик ошый.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: әкиятләр аша тәрбия бирүгә көндәлек игьтибар бирсәк, үзебезнең элеккеге тамырларыбызга, милли үзаңга кире кайту булыр иде. Чөнки безнең халык тырышлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы белән дан тоткан бит. Әле хәзер дә башка халыкларга караганда төзек, чиста, пөхтә көнкүрешебез белән аерылып торабыз. Бу – һич тә мактану булмасын, башка милләтләрнең уртак фикере генә.

Яңа буын әдәп-әхлаклы, тәрбияле, һөнәрле булсын дисәк, әкиятләрне күп укыйк һәм эчтәлегенә төшендерик.