Балаларга аралашу җитәме, аралашуны ничек дөрес оештырырга?

(Ата-аналар өчен киңәшләр)

Зәлия ИШТУГАНОВА,

Казанның КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәре педагог-психологы

Сүз бала тормышында күптөрле функцияләр башкара. Сүзнең төп һәм беренчел функциясе коммуникатив, ягъни аралашу чарасы булып тора.

Баланың әйләнә-тирәдәге өлкәннәр белән аралашуы аның психик үсешенең төп чыганагы. Өлкәннәр белән эмоциональ аралашуда киләчәк шәхеснең нигезләре салына: дөньяны күрү, ишетү, кабул итү сәләте, танып-белү кызыксынуы, якланганлык хисләре, үз-үзеңә ышаныч хисләре үсә.

Гаиләдә һәркем үз хис-тойгыларын чын күңелдән тыңлый, конфликтларны тыныч хәл итә, башка кешене хөрмәт итә алуы бик мөһим. Гаиләдә тыныч һәм дустанә атмосфера булмаса, бала белән дөрес мөнәсәбәтләр булдыру мөмкин түгел. Аралашу балага азык кебек кирәк.

Һәрбер ата-ананың үз баласын бәхетле, елмаючан, тирә-юньдәге кешеләр белән аралашырга сәләтле, бәхетле итеп күрәсе килә. Әмма бала кайсы вакытта яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән үзара катлаулы дөньяда мөнәсәбәтләрне хәл итә һәм аралашып китә алмый. Өлкәннәрнең бурычы – балага аралашырга ярдәм итү, чөнки кеше белән аралышып, сөйләшеп кенә, бала җиңеллек белән социумга кереп китә ала.

Һәр яшьтә баланың тел үсеше үзгәрә, мәсәлән:

  1. 3 – 4 яшьтә баланың элемтәгә керү теләге арта.
  2. 4 – 5 яшьтә бала әңгәмәдәшне тыңлый белү, эмоциональ яктан кайгырта белү, низаглы ситуацияләрне хәл итә белү кебек яңалыкларга өйрәнә һәм аралашу вакытында аларны актив куллана.
  3. 5 – 6 яшьтә бала тирә-юньдәгеләр белән аралашканда кагыйдәләрне исәптә тотып сөйләшергә өйрәнә. Олылар янында үзен ничек тотасы, ничек сөйләшәсе икәнен белә.

Ләкин күп кенә ата-аналар балага җылы йорт, яхшы ризык, чиста кием, яхшы белем генә кирәк дип ышана һәм моның белән балаларын тәэмин итәргә тырыша.

Әмма бала белән аралашу, бергә вакыт үткәрү кайвакыт онытыла. Балага авыр вакытта ничек ярдәм итәргә? Әти-әни буларак кына түгел, ә чын дусты булу турында белем җитми. Балага вакыт әзрәк сарыф ителә икән, баланың үз-үзен бәяләве түбәнәя.

Бала үзенә йомыла, аның үзенең генә булган серләре белән бүлешәсе, дуслары белән аралашасы килми башлый, оялчанлык, каршылыклык барлыкка килә.

Холыкта булган оялчанлык, йомыклык, яңа кешеләр белән очрашырга, дуслар табарга, күңелле аралашудан ләззәт алырга һәм нәтиҗәле аралашырга комачаулый.

Баланың холкында үз-үзен дөрес бәяләүне формалаштыру беренче чиратта әти-әниләр өчен мөһим. Әти-әниләргә көндәлек тормышта куллану өчен астагы киңәшләрне биреп үтәсем килә.

– Балагызны көндәлек эшләрдән аермагыз, булышырга сорый икән, ризалашыгыз, аның өчен барлык проблемаларны да хәл итәргә омтылмагыз, аны үз-үзен көчсез итеп тоерга сәбәп тудырмагыз. Бу баланың үз-үзен бәяләүдә негатив роль уйнаячак.

– Баланы шулай ук артык мактамау мөһим. Чит кешеләр янында баланы  орышырга ярамый, чөнки бу баланың холкында үз-үзенә ышанычын бетерә. Балага аның үз-үзен тотышы турында үзенә генә, тыныч атмосферада әйтегез.

– Баланы башка балалар белән чагыштырмагыз. Бөтен бала бер үк холыклы була алмый, һәр бала аерым шәхес. Бүтән балалар белән чагыштырсагыз, бала үз-үзенә бикләнә, үзеннән гаеп эзли башлый.

Баланың имин үсешенең мөһим компоненты – аның үз-үзен адекват бәяләвен формалаштыру. Үз-үзеңне адекват бәяләүнең формалашканы турында астагы үзенчәлекләрдән белергә мөмкин:

– Бала актив, ул яшьтәшләре белән җиңел аралаша, аңа бар да кызык.

– Баланың холкында тапкырлык, юмор хисе барлыкка килә, олылар белән контактка керү теләге арта.

– Ул кеше янында оялмый, киресенчә, кеше белән аралашырга тели.

Шулай ук, баланың көн дәвамында нинди яңалыклар булганын, аның хис-кичерешләре белән кызыксыныгыз. Әгәр балага әти-әнинең назы, игътибары җитә икән, бала чит кешеләр белән аралашырга, үз-үзен ничек тотасы икәнен белә.  Өйдә бала белән төрле уеннар уйнарга мөмкин, шулар арасында «Көзге» (башка кешенең хәрәкәтләрен, эмоцияләрен кабатлау), «Зоопарк» (җәнлекләргә охшау, аларны күрсәтү) уеннары балалар өчен кызыклы. Бу уеннар бала һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Әлеге киңәшләрне ата-аналар кагыйдә буларак кулланса, баланың психик үсеше алга китәчәк һәм бала аралашуда кыенлыкларга очрамаячак.