Балаларда дуслык һәм миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләүдә халык уеннарының роле

№ 212

Рәзинә СӘЛӘХИЕВА,

Казандагы 213 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Безнең балалар бакчасының тәрбия һәм белем бирү эшенең бурычларыныңберсе – ФДББСның мәктәпкәчә тәрбиягә куелган таләпләренә яраклаштырып, яңа УМК белән килешеп,балаларны ике дәүләт телендә өйрәтү эшенең эчтәлеген тулыландырып, белем бирү процессында информацион-коммуникатив технология куллану. Ул түбәндәге бурычларны үз алдына куя:

– балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

– тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

– бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

– тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау сәләте булдыру.

Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Бу бурычны, әлбәттә, без уеннар, матур әдәбият әсәрләре аша балаларга җиткезәбез.

Кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләр, шигырьләр аша балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш- гамәлләренә тиешле, дөрес бәя бирергә, мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнә. Мисал өчен, “Өч кыз”, “Бүләк кемгә?”, “Ай һәм Кояш”, шәүлә театрлары: “Әтәч, куян һәм төлке”, курчак театрлары: “Аю һәм бабай”, “Өч дуңгыз баласы”, “Ак калач” һ. б. Бу әкиятләр аша балада бергә уйный торган иптәшләренең фикере белән исәпләшә, бәхәсләрне гадел хәл итә белүчәнлек тәрбияләнә. Балаларның иҗади күзаллаулары үсә. Аларда яхшы һәм начар төшенчәләр формалаша, үзен һәм башкаларны дөрес бәяли, уңай һәм тискәре якларны күрә белергә өйрәнә. Сүзлек байлыгы тулылана.

Балаларда туган якка, аның табигатенә, халкына, милли бәйрәмнәренә, уеннарына карата ярату, миһербанлык хисләре тәрбияли. Мисал өчен, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кулъяулык”, “Зәңгәр чәчәк”, “Кыңгырау”, “Башмакчы”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Болында”, “Урманга бару”, “Ачык авыз” һ.б. Җырлы-биюле уеннар турында белемнәрен ныгытуда зур роль уйный. Балаларның коммуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны, сөйләм культурасын үстерә, уеннарда бердәм, дус һәм аңлашылучанлык хисләрен уята. Туган илгә, милли  йолаларыбызга , халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияли.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына түгел, алар балаларга дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, балаларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга  тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. “Сыерчык оялары”, “Төлке”, “Куышып уйнау”, “Бакалар”, “Сыерчыклар”, “Миңлебай” һ.б. Бу уеннар аша балаларның организмы гына ныгытып калмый, аның зирәклеген, ихтыяр көчен, игътибарлылыгын, иптәшләренә карата дус, уртак тел табу, намуслы булырга ярдәм итә.

Татар халкыбызның милли киемнәрен төрле бизәкләр белән бизәү: “Читек бизәү”, “Алъяпкыч бизәү”, “Түбәтәй бизәү”, “Кулъяулык бизәү” өстәл- өсте уеннары аша  балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләнә. Бәйләнешле  фикерләү сәләтләре үсә, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнектерү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешен сөйләмдә куллануны системалаштырабыз. Сүзлекләре ныгытыла.

Әлбәттә, балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтүдә, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә, үзен “зурлар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга, кешеләрдә азрак ялгышырга, конфликтлардан читтә калырга, үзара дус чолганышы тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша, аң дәрәҗәсе үсә, ихтыяр көче арта. Моннан тыш, уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала. Балалар уен өчен кирәк булган корылмаларны күмәкләшеп төзергә, алда торган эшне бергәләшеп планлаштырырга һәм аны гомуми башкарырга сәләтле. Үзара дус мөнәсәбәт булдыру, иптәшләренең фикере, теләге белән исәпләшү, бер-берсенә мөмкин кадәр ярдәм итү – сюжетлы-рольле уеннарның нәтиҗәсе. Мисал өчен, “Даруханә”, “Шифаханә”, “Чәчтарашханә”, “Гаилә”, “Уенчыклар кибетендә”, “Яшелчә һәм җиләк-җимеш кибендә” уеннары моның ачык мисалы булып тора.

Моннан тыш, балаларыбыз белән график планшетта да дуслык, миһербанлылыкны, уй-фикерләребезне иҗади сәнгать аша рәсемдә ясап күрсәтәбез. Мәсәлән, “Күбәләк һәм чәчәкләр”, “Йөрәк”, “Чәчәкләр” һ.б.

Шулай ук без үзебезнең эшебездә балаларны төрле милләт халкының уеннары белән таныштыру өстендә дә эшлибез. Бу уеннар аша балаларыбызның башкалабыз Казанда яшәүче төрле милләт халкы турында белемнәре үстерелә, аларга карата халыкара дуслык тәрбияләнә.

Чуваш халкы уеннары: “Бүре һәм куян”, “Таралыгыз”, “Чәчәкләр”;

Башкорт халык уеннары:”Әбәк-күбек”, “Энә белән җеп”, “Давыл”;

Удмурт халык уеннары: “Кулъяулык белән уен”, “Туп һәм чокыр”, “Куышу”;

Рус халык уеннары: “Балык тоту”, “Шаян казлар”, “Шалкан” һ.б.