Балалар бакчасында һәм гаиләдә сәламәтлекне булдыру технологияләре

Гүзәлия ХӘБИБРАХМАНОВА,

Мамадыштагы 11 нче «Ландыш» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту – хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Баланың оптималь эшкә сәләтлелек халәте аның үз-үзен яхшы хис итүенә, организмындагы барлык органнарның әйбәт эшләвенә нык бәйләнгән. Сәламәт бала эшчәнлекнең барлык төрләренә (интеллектуаль танып белү, хезмәт, иҗтимагый, физик культура, уен) рәхәтләнеп һәм шатланып катнаша. Ул көр күңелле, яшьтәшләре һәм педагоглар белән җиңел аралаша. Безнең кул астында табигать үзе биргән сигез табиб.

“Сигез табиб”ка таянып төзелгән сәламәтләндерү программаларының берсен карап үтик.

Беренче табиб – кояш яктысы.

– Кояшта мөмкин кадәр ешрак булырга, тән тиресе җиңелчә кызынганчы, аның нурлары астында иркәләнергә.

– Кояшта үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне (алардагы хлорофилл – кояшэнергиясенең бер өлеше) күбрәк ашарга, бу – балалар өчен иң бай һәм файдалы азык.

– Балаларның эшчәнлегенә кояш образын ешрак кертергә: рәсемнәр, шигырьләр, җырлар, һәм өй бизәлешендә, фотосурәтләрдә кояшны сурәтләргә.

– Һавада йөргәндә кояшның шифалы тәэсиренә (әйләнә-тирәгә: үсемлекләргә, елга һәм күл суына, кешеләрнең йөзләренә) басым ясарга.

– Балалар белән аралашканда, «кояш» мәгънәсен күбрәк кулланырга: «син бүген кояш кебек балкып торасың – барысы да әйбәткә охшый», «кояшлы иртә», «кояштайелмаю»…

Болардан тыш, тагын бик күп нәрсәләр уйлап табарга мөмкин.

Икенче табиб – саф һава. Саф һава – баланың сәламәтлек факторларыннан берсе. Шуңа күрә һәр баланың көн саен саф һавада булуын бакчада күзәтеп тору бик әһәмиятле. Җәйге чорда балаларның күп вакыты балалар бакчасы яны мәйданчыкларында уздыруларын кайгырту мөһим санала.

Саф һава, барыннан да элек, организм өчен – кислород, чыныгу өчен — салкын һава, яшәү шатлыгын тою өчен — җылы җиләс җил ул.

–Төркем бүлмәсендә һаваның сафлыгын күзәтеп торырга, балаларны бүлмәдәге һаваның сафлыгына күнектерергә. Төркем бүлмәсенең яхшылап җилләтелүе бала сәламәтлеге өчен аеруча әһәмиятле.

– Киемнәр иркен булырга, суларга тиеш (синтетикадан качарга тырышырга). Кием, пөхтә һәм чиста булудан тыш, җайлы, җиңел, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган һәм җыйнак та булырга тиеш. Һава ванналары алырга.

– Кислород коктейльләре (дәвалау өчен) кулланырга.

Өченче табиб – чиста су. «Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк! Сине тасвирлап та булмый! Синең ни икәнеңне аңламыйча, сиңа сокланалар. Сине яшәү өчен иң кирәкле әйбер дип булмый, син – яшәүнең үзе!» А.Экзюпери суны әнә шулай мактаган булган. Сәламәтләндерү программасында суның тоткан урыны түбәндәгечә:

– яшелчә, җиләк-җимеш, соклар шикелле, составында су күп булган продуктлар кулланырга;

– чиста су (чишмә суы, ионлаштырылган, көмеш, магнитланган, чистартылган су) эчәргә: эчәсе килгәндә бары тик чиста су кулланырга;

– мәҗбүри рәвештә су процедуралары (акрынлап кертергә): су белән тәнне ышку, су сибү, ваннада һәм ачык сулыкларда коену, саф һавада салкын су һәм кар белән төрле процедуралар, су эчендә массаж (мөмкинлек булса) һ.б;

– һәр көнне иртәләрен салкын су белән, кичен җылы су белән процедуралар (юыну, тәннең чисталыгы, җылыту, дәвалау өчен, йокысызлыктан интеккәндә). Нинди дә булса авыруларны дәвалау өчен, үләннәр салырга мөмкин;

– суга һәм су белән төрле процедураларга уңай караш тәрбияләү: рәсемнәр, шигырьләр һәм проза, җырлар, музыка, балаларның рәсемнәре.

Балаларның күзәтүчәнлеген үстерү һәм, димәк, аларны акыл ягыннан тәрбияләү өчен тышкы тою органнарының нормаль эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Баланың күзләрен, колакларын, шулай ук тән тиресен чиста тотуның зур әһәмияте берәүгә дә сер түгел. Күзләрне тузаннан, гомумән, пычрактан, йогышлы авырулардан сакларга кирәк. Балалар бакчасында бигрәк тә балаларны күзе бозылудан сакларга, бу авыру яктырту приборларының дөрес урнаштырылмавы, әйберләрне күзгә якын китереп

карау, вак предметларны озаклап караудан һ.б. килеп чыга һәм көчәя.

Колакларны пычрактан, салкын тидерүдән сакларга кирәк.

Дүртенче табиб – дөрес туклану. Җитәрлек дәрәҗәдә һәм яхшы туклану һәрбер кеше өчен әһәмиятле, ә үсә торган бала организмы өчен ул тагын да әһәмиятлерәк. Барыннан да элек, баланың тәүлеклек ашамлыгы калорияле, ризыкта үсемлек аксымнарының гына түгел, бәлки терлек аксымнарының да, башлыча терлек майларының да булуын, җимешләр дә бирелүен тәэмин итәргә кирәк. Бала азыгында шулай ук витаминнар да мөмкин кадәр күп булырга тиеш.

Азык кабул итүнең вакыты да бик әһәмиятле. Ашау-эчүдә тәртипнең булмавы аш сеңдерү органнарының эшчәнлегенә зарарлы йогынты ясый. Тәмле, туклыклы кайнар аш яхшы үзләштерелә һәм балаларның тонусын күтәрә. Балаларны азык кабул иткәндә пөхтәлеккә, азыкны яхшы чәйнәп ашарга өйрәтергә кирәк. Тешләр гигиенасы да бала сәламәтлеге өчен гадәттән тыш әһәмиятле.

Бишенче табиб – физик күнегүләр. Һәр кешенең организмы, туганнан алып өлкән яшькә кадәр билгеле бер хәрәкәтләр, физик нагрузка булганда гына, нормаль үсеш ала һәм яши. Организмның даими хәрәкәттә булуының тәнгә, җанга һәм акылга уңай йогынты ясавы – исбатлау таләп итми торган хакыйкать. Иң әһәмиятлесе: физик нагрузка яшь организмның дөрес формалашуына, нормаль эшчәнлегенә, әгәр аерым сәбәпләр булмаса, тискәре йогынты ясарга тиеш түгел.

Тәрбияче, ата-аналар белән бергәләп, балаларның физик үсешен һәм сәламәтлек торышын күзәтеп, кайгыртып тора. Әгәр шәфкать туташы булса,тәрбияче аңардан үз балаларының физик үсеше турында даими белешмә алып торырга тиеш. Үсүдә, авырлыкта, күкрәк читлеге үсешендә артка калу булганда һәм баланың төрле органнарында кимчелекләр килеп чыкканда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, махсус (дәвалаучы) физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.

Организмны чыныктыру

– Баланың сәламәтлеген ныгытып, без аларны салкын тиюдән, температураның кискен алмашынуыннан, чыланудан һ.б. сакларга, шул ук вакытта теләсә нинди һавада да йөрергә чыгудан курыкмауларына ирешергә тиешбез.

– Гимнастика – физик культура эшенең иң әһәмиятле бүлеге; ул физик күнегүләр системасыннан гыйбарәт. Аларның кайберләре – аерым мускуллар төркемен, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын ныгытуга юнәлдерелгән.

– Йөрү, йөгерү, сикерү, тигезлекне саклау, шуышу, үрмәләү, йөзү, ыргыту һ.б. күп кенә күнегүләр хәрәкәтчәнлек, җитезлек, үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белүне тәрбияләүгә ярдәм итәләр; алар күчү, каршылыкларны җиңү, каршы тору һәм һөҗүм итү ысулларын тулысынча үзләштерүгә юнәлдерелгән.

– Гимнастикага балалар шөгыльдә өйрәтелә. Ләкин физкультура шөгыльләре атнага өч тапкыр гына була. Ә физик күнегүләр исә еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәне бирә. Шуңа күрә көн саен иртәнге гимнастика белән шөгыльләнү гаять зур әһәмияткә ия. Иртәнге гимнастиканың максаты – системалы күнегүләр юлы белән йөрәк-кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлык тәрбияләү һәм балаларны физик чыныктыру.

– Физик тәрбия эшенең аерата әһәмиятле өлешен тәшкил итүче хәрәкәтле уеннар гимнастик күнегүләр шикелле үк максатларга хезмәт итә.

– Физкультура шөгыльләре билгеле расписание һәм дәүләт тарафыннан расланган программа буенча үткәрелә, һәрбер физкультура шөгылендә, гадәттә, гимнастик күнегүләр элементлары да һәм уеннар да була.

– Физик тәрбия кеше организмының функциональ камилләшүенә, сәламәтлекне ныгытуга, югары җитештерүчән хезмәткә әзер булуга юнәлдерелә.

– Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һәм акыл хезмәте культурасының үсүенә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.

– Физик тәрбия коллективизм, максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Кешенең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтеп, хезмәт тәрбиясенә зур йогынты ясый. Хәрәкәтләнү күнекмәләрен туплау физик сыйфатларны камилләштерү, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.

– Физик күнегүләрне дөрес башкару хәрәкәтләрнең төгәллеге һәм гармониялелеге, матурлыгы һәм тәэсирлелеге, тән белән идарә итү, килеш-килбәтнең матурлыгы, гәүдәнең төзлеге балаларның эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм эстетик зәвыкларын үстерә.

– Физик тәрбиянең әһәмиятле бурычларыннан берсе – балаларда төгәллек, пөхтәлек һәм тәртип күнекмәләре күпкырлы үсешкә ия булган шәхес формалаштыруга зур өлеш кертү.

Кечкенәләр төркеменнән башлап, динамик гимнастикан соң, тоз белән чыныктыру үткәрергә мөмкин: идәнгә юеш одеал җәеп куела һәм балалар шул юлдан тыпырдап узарга тиешләр. Иң кечкенәләр төркемендә – 3 тапкыр, кечкенәләр төркемендә – 3 – 4, уртанчылар төркемендә 4 – 5 тапкыр.

Уртанчылар төркемендә һава душы алымын кулланырга була. Бу алым үтәли җилгә каршы торучанлыкны булдыра, балаларның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, көчен, җитезлеген үстерә.

Карантин вакытында бүлмә температурасындагы су белән көнгә 3 тапкыр авызны чайкарга кирәк. Тора бара су температурасы 36 градустан 27 градуска төшерелә.

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә “рига методы” кулланырга мөмкин – тозлы суда торган чуер ташлар өстеннән йөрү.

Алтынчы табиб – ял. Ул һәркем өчен индивидуаль.

Җиденче табиб – гәүдәне дөрес тоту: төз итеп басу, төз йөрү, төз итеп утыру, беркайчан да аякны аякка куеп утырмау. Баш, горур итеп, алга һәм бераз гына өскә күтәрелгән, корсак җыелган булырга тиеш. Болар тышкы кыяфәтнең матурлыгы гына түгел, бәлки эчке органнарның – баш һәм арка миенең, йөрәк, үпкә, ашказаны-эчәк, умыртка сөяге, буыннарның –дөрес эшләвенә йогынты ясый. Гәүдәнең матур булып формалашуы акрынлап характерга да, үз-үзеңә ышану, горурлык, оптимизм, ихтыяр һәм башка сыйфатларны үстерүгә дә тәэсир итә.

Сигезенче табиб – акыл. Күренешләргә анализ ясый белү, нәтиҗә чыгару ,шуларның үзеңә кирәклесен сайлап алу һәм файдалану – боларның барысы да уйлап, акыл белән эш итү алымнары. Сәламәт яшәү рәвешен оештыруда акыл белән эш итүһәм үзебезнең рухи-интеллектуаль үсешебезне тагын да камилләштерү – бердәм процесс ул.

Сәламәтлекне саклау технологияләре

Стретчинг– ашаганнан соң 30 минут узгач, атнага 2 тапкыр 30 минутлык музыка белән күнегүләр. Уртанчылар төркеменнән башларга. Бу күнегүләр яссы табанлы һәм гәүдәләре төз булмаган балалар белән үткәрелә.

Динамик паузалар. Шөгыльләр вакытында физкультминутлар уздырыла. Балаларны ял иттереп алу вакытын тәрбияче үзе сайлый. Кагыйдә буларак, физкультминутлар шөгыльнең икенче яртысында үткәрелә. Бу чара балаларның физик халәтен яхшырта, игътибарын арттыра, нерв киеренкелеген киметә.

Бу күнегүләрнең максаты – күңел күтәренкелеген саклау һәм нәтиҗәле акыл хезмәтенә әзерләнү. Тәртипкә өйрәтүдә дә аларның әһәмияте бар.

Хәрәкәтле һәм спорт уеннары. Кечкенә баланың төп эше – уен. Татар балалар уен фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән, чөнки «Хәрәкәттә – бәрәкәт», ди халык.

Халык уеннары арасында баланың көчен-егәрен арттыра, зәвыгын да үстерә торган җырлы-биюле һәм драматик уеннар да бихисап.

Спорт уеннары һәм күңел ачулар да гимнастика һәм хәрәкәтле уеннар шикелле үк әһәмияткә ия. Балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннарның тәрбияви кыйммәте аеруча зур: мондый уеннар вакытында алар каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, чыныгалар, үзләрендә көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерәләр.

Релаксация. Барлык төркемнәрдә уздырырга мөмкин. Тыныч классик музыка һәм табигать тавышларын тыңлау. Стресслардан чыгу, психик киеренкелекне йомшарту, авыр кичерешләрдән соң тынычлана алу.

Бармак гимнастикасы. Кечкенәләр төркемендә индивидуаль, яки кечкенә төркем белән һәркөн үткәрергә мөмкин. Барлык балалар белән үткәрергә, бигрәк тә сөйләмнәрендә кимчелекләре булган балалар белән үткәрелә, көннең уңайлы өлешендә, уңайлы вакытында.

Күз гимнастикасы. Һәркөнне 3 – 5 минут, кечкенәләр төркеменнән башлап.

Сулау гимнастикасы. «Үзеңнең» сулау системасын эшләргә: тирән итеп сулауны, төрлечә сулауны, тирән итеп сулаудан сулышны тотып торуга күчүне сайлап алырга мөмкин. Физкультура- сәламәтләндерү эшенең төрле формаларында кулланырга.

Динамик гимнастика. Һәркөнне көндезге йокыдан соң, 5 – 10 минут.

Ортопедик гимнастика. Яссы табанлы балалар белән үткәрергә тәкъдим ителә.

Коррекцион технологияләр

Музыка йогынтысы технологиясе физкультура-сәламәтләндерү эшенең төрле формаларында үткәрелә. Музыка әсәрләре тыңлаганда эмоциональ халәт тудыру, уңай тәэсирләр алу, иҗади сәләтләрен үстерү.

Әкият терапиясе. Өлкәннәр төркеменнән башлап, ай саен 30 минутлык 2 – 4 шөгыль. Әкиятне тәрбияче сөйли башлый, ә балалар хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

Төс белән йогынты ясау технологиясе. Айга 2 – 4 тапкыр үткәрергә була. Төркем бизәлешендә дөрес төс сайлау эмоциональ халәт тудыра.