Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү

№44

Гөлнур МОСТАФИНА,

Казандагы 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасы тәрбиячесе

Республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һаләкәтенә  юлыгу куркунычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклый.

Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык  педагогларның изге бурычы.
Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан  башлана. Бакчада алган тәрбия безне гомеребез буена озата. Шуңа күрә без балаларга юл йөрү кагыйдәлерен өйрәтү юнәлешендә төрле алымнар кулланып эш алып барабыз.

 Юлда йөргәндә, әдәплелек сыйфатларын белү кирәклеге үзен ачык сиздерә. Шуңа күрә әдәплелек  дәресләренең кайберләре юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәтүне истә тотып үткәрелә. Балаларның җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча  төпле белем-күнекмәләре булдыруда музыкаль күңел ачу чаралары да зур әһәмияткә ия. Монда төрле уен-ярышлар: “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “КВН”, “Бәхетле очрак”, “Иң шәп җәяүле”, “Сфетофория илендә кунакта”, “ЮХИДИ бездә кунакта” кебек чаралар үткәрергә мөмкин.

Бала  барлык сиземләү органнары аша әйләнә-тирә дөньяны  танып белә һәм, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә башлагач, юлларда үз-үзеңне тоту культурасына нигез салына. 2 яшьтән бала уенчыкларын сайлап ала, алар белән уйный, уенда тормыштагы ситуацияләрне модельләштерә башлый.  Юлларда үз-үзеңне дөрес тотуга,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен юл шартларында тиешенчә куллануга нигез салу өчен, нәкъ менә шушы күнекмәләрне булдырырга кирәк. 2-3 яшьлек балаларны юл хәрәкәте объектларын (машиналар, комда ясалган юл, гараж) кулланып оештырылган уеннарда катнаштыру аның хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итә. Уйнаганда һәм ачык һавада йөргәндә, балалар иң гади төшенчәләр (“машина”, “юл”, “машина килә”, “кеше килә”,  “тиз”, “әкрен”, “тукталыш”, “хәрәкәт”) белән таныша, юлларда куркынычсызлык кайгыйдәләрен истә тотып, хәрәкәт итү алгоритмын үзләштерә башлый.

Бакчада нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итә торган, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда, тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәткән чаралар үткәрелә. Светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, юл аркылы кайдан һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп үтәргә кирәклеге һ.б турында ныклы белем бирергә кирәк.

Бакчада белем бирүнең  төп формасы – шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне  сыйфатлы итеп уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның  өчен һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнергә, шөгыль вакытында күрсәтмә материаллардан киң файдаланырга кирәк. Шөгыльләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. Катнаш (комплекслы) шөгыльләрнең нәтиҗәлеге аеруча зур. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Тиз ориентлашуга, күзаллауны үстерүгә тизлек  һәм ераклыкка дөрес бәя бирүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уеннар оештыру бик мөһим. Бу уеннар ишетү-күрү хәтерен, игътибарлыкны, тиз реакцияне формалаштырырга  уңай этәргеч ясый. Алар: “Тыелган хәрәкәт”, “Буш почмак”, ”Үз урыныңны тап”, ”Кабатла”, “Игътибарлы бул”, “Хәрәкәтне исеңдә калдыр”, “Рәсемне дөрес  җый”, “Светафор җый” кебек уеннар.

Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча  материал туплау бара. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бар. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр,  шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар тупланган альбомнар ясадык. (“Транспорт төрләре”, “Юл билгеләре”, “Табышмаклар” һ.б.) Күп кенә дидактик уеннар булдырылды. (“Үз төсеңне тап”, “Урам хәрәкәте”, “Әй, җәяүле, җәяүле, син юлга кузгал әле”, “Транспорт төрләрен дөрес аер” һ.б.) Уен бүлмәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдырдык. Бу почмакка балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре  куелды.

Менә шушылардан чыгып, иң элек, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда хәвеф-хәтәр булуны кисәтү максатыннан, программа нигезендә еллык эш планы төзергә кирәк. Шуның нигезендә дәресләрне планлаштырырга, ә һәр конкрет дәресне кабат эшкәртеп, балага аңлашырлык итеп җиткерегә кирәк. Дәресләрдә һәм уен вакытларында куллану өчен, балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидиактик уеннар булдыру яхшы нәтиҗәләр бирә.

Балаларга юл кагыйдәләрен үзебез генә өйрәтеп бетерә алмыйбыз. Шуңа турыдан-туры гаилә белән дә эшләргә кирәк. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый.  Бу – шактый катлаулы һәм түземлек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.