Балалар бакчасында традицион булмаган рәсем техникасы һәм аларның мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә роле

№167

Зәринә РӘФЫЙКОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе  

Рәсем мәктәпкәчә белем бирү системасында зур әһәмияткә ия. Рәсем ясау барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күзәтүчәнлек, эстетик тәрбия, сәнгать тәме, иҗади сәләт формалаша. Рәсем ясау процессында традицион булмаган техника аерым урын алып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсемнәрен анализлап, рәсем ясау күнекмәләрен җиңеләйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки күп кенә өлкән кешеләр дә нинди дә булса предметны сурәтли алмаска мөмкин. Традицион булмаган техника белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларының рәсем ясау белән кызыксынуын күпкә арттырырга мөмкин. Дөньяда традицион булмаган техникалар бик күп, алар балаларга теләгән нәтиҗәгә тиз арада ирешергә мөмкинлек бирә.

Традицион булмаган рәсем ясау техникасы материалларның һәм инструментларның гадәти булмаган бердәмлеген күрсәтә. Һичшиксез, мондый техникаларның плюсы – аларны куллану универсальлеге. Аларны үтәү ысулы өлкәннәргә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да кызыклы һәм аңлаешлы. Нәкъ менә шуңа күрә традицион булмаган технологияләр балалар өчен бик кызыклы, чөнки алар үзләренең фантазияләрен, теләкләрен һәм үз-үзләрен күрсәтү сәләтен ачалар.

Традицион булмаган рәсем ясау процессында бала төрле яклап үсә. Әлеге техниканы кулланып дәресләр үткәрү:

– балаларның үз көчеләренә ышаныч арттыра;

– иҗади фикерләү формалаштыра;

– балаларны иҗади эзләнүләргә һәм карарларга этәрә;

– төрле материаллар белән таныштыра;

– композиция, ритм, төсне кабул итү, форма һәм күләмлелек хисен үстерә.

Кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән түбәндәге традицион булмаган рәсем техникасын кулланырга киңәш ителә:

– бармаклар белән рәсем ясау;

– бәрәңге мөһерләре белән оттискка ясау;

– куллар белән рәсем ясау.

Урта мәктәпкәчә яшьтәге балаларны катлаулы техникалар белән таныштырырга мөмкин:

– каты ярымсоры пумала;

– поролон мөһер;

– бөкеләр мөһере;

– балавыз вак-төякләре+акварель;

– шәм+акварель;

– яфраклардан ясалган рәсемнәр;

– мамык таякчыклары белән рәсем ясау;

– тылсымлы баулар.

Ә мәктәпкәчә яшьтәге өлкән балалар тагын да авыррак ысулларны һәм техниканы үзләштерә:

– ком белән ясау;

– сабын куыклары белән рәсем ясау;

– кәгазь белән рәсем ясау;

– трубочкалы кляксография;

– пейзаж монотипиясе;

– трафарет буенча мөһер;

– предмет монотипиясе;

– кляксография гадәти;

– пластилинография.

Чебен гөмбәсе – хайваннар өчен дару

(Икенче кечкенәләр төркемендә традицион булмаган рәсем ясау техникаларын кулланып рәсем ясау эшчәнлеге буенча шөгыль)

Максат: балаларның, традицион булмаган рәсем ясау техникаларын кулланып, чебен гөмбәсе ясый белүен формалаштыру.

Бурычлар:

– бирелгән контурга пумала ярдәмендә нокталарны, төрткеләрне ясарга өйрәтү;

– кул чуклары белән ышанычлы хәрәкәтләр ясарга өйрәтү.

– табигатькә кызыксыну тәрбияләү.

Материаллар: чебен гөмбәсе рәсеме, ак төстәге бармак буяулары, салфеткалар.

Алдан эш: гөмбәләр иллюстрацияләрен, гөмбәләр турында табышмаклар һәм шигырьләр карау, балалар белән гөмбәләр турында әңгәмәләр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче (табышмак әйтә).

Бу гөмбә урманда үсә,

Аны авызыңа каба күрмә!

Ул бөтенләй татлы түгел,

Эшләпәсе төртекле – бел,

Кызыл помидор кебек,

Яраксыз … (чебен гөмбәсе).

Тәрбияче (чебен гөмбәсе рәсемен күрсәтә). Ә сез беләсезме, бу нинди гөмбә?”

Балалар. Чебен гөмбәсе.

Тәрбияче. Дөрес. Бу – чебен гөмбәсе. Ул шундый матур, әмма аны ашарга ярамый. Чөнки ул агулы, аны капсагыз агуланырга мөмкинсез! Ул хайваннар өчен генә файдалы. Шуңа күрә урманда чебен гөмбәсен очратсагыз, аңа кагылмагыз.

Физкультминутка

Әй, нәниләр, нәниләр, (балалар бер рәткә тезеләләр)

Ардык без дип әйтмиләр. (чүгәләп утыралар, әкрен генә торалар)

Аякларын күтәреп, (йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Матур итеп атлыйлар. (атлап баралар)

Хәзер барабыз артка, (артка таба йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Егылмыйча, син атла.

Бер, ике, бер, ике! (алга таба киләләр)

Егылмыйча син атла.

(Ишек шакылдыйлар.)

Тәрбияче. Балалар! Безнең балалар бакчасына кунакка дип куян йөгереп килгән.

Куян. Бәла! Бәла! Балалар, ярдәм итегез, поши авырды, ә урманда бер генә  чебен гөмбәсе дә калмады.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, сезнең белән чебен гөмбәсе ясыйк, хайваннарга булышыйк. (Тәрбияче алдан ясалган гөмбә, буяулар һәм салфеткалар тарата.)

Тәрбияче. Балалар, бу чебен гөмбәсендә ни җитми? Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Дөрес, ак таплар җитми. Әйдәгез, без аларны ясыйбыз! Бармагыгызны буяуга тыгыгыз һәм тапларны гөмбәнең эшләпәсенә куегыз, бармакларны салфетка белән юарга онытмагыз!

Куян. Афәрин, балалар! Нинди матур чебен гөмбәләре килеп чыкты, хәзер без пошины дәвалыйбыз! (Балалар үз рәсемнәрен куянга бүләк итәләр.)