Балалар бакчасында татар телен өйрәнү

№ 120

Алсу ВӘЛИЕВА,

Казан шәһәрендәге 393 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле  тәрбиячесе

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү тәрбиячедән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоциональлек таләп итә. Материалның җиңел, шул ук  вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч булуы да балаларда кызыксыну уята.

Татар телен өйрәткәндә, беренче чиратта, балаларда туган телне ярату хисе тәрбияләргә тиеш. Моңа уңышлы чагыштырулар, тапкыр табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, образлы сүзләр, бала күңеленә хуш килерлек шигырьләр, тылсымлы әкиятләр, такмак – такмазалар, төрле җырлар, көйләр тыңлау аша гына ирешергә мөмкин.Болар үз чиратында нәниләрнең сүз байлыгын арттырырга, сүзләрне дөрес куллану белергә ярдәм итә.

Әмма моның өчен тәрбияче иң элек үзе саф татар телендә сөйләшергә, дикциясе ачык булырга тиеш. Тик шул вакытта гына баланың әдәби телендә дөрес һәм матур сөйләшү күнекмәләрен, тыңлау һәм сөйләү культурасын үзләштерүе өчен тиешле шартлар бар дип санарга мөмкин.

Миңа калса татар теле тәрбиячесе югары белемле, тел белгече булырга тиеш. Чөнки ул балалар белән генә түгел, әти –әниләр һәм коллегалары белән эш алып бара.

Балалар бакчасында татар теле укыту методикасы мәктәп методикасыннан үзенең формасы һәм эчтәләге белән аерылып тора. Моннан тыш баланың психологик үзәнчелекләрен, аның көндәлек режимын да исәпкә алырга кирәк.

Татар теле тәрбиячесе татар теленә өйрәтүне төркемнәрдә көн дәвамында алып бара: иртәнге, көндезге, кичке аш вакытында да, саф һавага җыенганда ( киенү, чишенү), йокыдан соң өйрәткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергэ мөмкин. Ә инде саф һавада мәйданчыкта уен формасында үткәрелә.

Татар теленә өйрәткәндә күбрәк кызыклы уеннар уйнау, әкият, шигырь, җырлау өйрәтү, уенчыклар ярдәмендә кечкенә спетакльләр уйнап күрсәтү, диалоглар төзү, күрсәтма әсбапларны күпләп куллану телне үзләштерәдә сизелерлек нәтиҗә бирә.

Гомумән уен рәвешендә уздыру рус балаларында татар теленә булган кызыксынуны икеләтә арттыра. Шулай ук аларга авазларны, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтергә ярдәм итә. Балалар уен барышында, уенчыклар ярдәмендә мини театрлар уйнаганда сөйләмне тизрәк аңлыйлар, яңа сүзләрбелән җиңелрәк танышалар, аларны кабатлыйлар һәм истә калдыралар. Кечкенә спктакальләрне, темага туры китереп, серияләп бер – берсенә бәйләп барсаң ул тагын да кызыклырак килеп чыга. Балалар яңа маҗаралар, яңалыклар көтәи ( мәсәлән: “ Алсуның уенчыклары”, “Алсуның өе”, “Алсуга яңа өйгә җиһазлар алган” һ.б).

Рәсемдәге  предметлар, хәрәкәтле рәсемнәр ярдәмендә бала сүзләрне тизрәк үзләштерә, исендә калдыра. Рәсемнәрдәге предметлар вариантларда булганда да яхшырак нәтиҗәләр бирә.

Мәсәлән: Курчак утыра, йоклый, курчакның күлмәге зәңгәр , курчакның күлмәге кызыл һ.б. болай эшләгәндә балаларда бер үк сорауга төрле җаваплар бирә алу күнекмәләре үсә.

Бер ук кешеләрнең, хайваннарның, кош – кортларның һ.б. предметларның эзлекле хәрәкәт башкарган сурәтле рәсемнәрен куллану күп кенә темаларны өйрәнгәндә тиешле нәтиҗәләр бирә.

Мәсәлән: малай утыра, ( ашый, рәсем ясый, йоклый, туп уйный, сикерә, йөгерә), мәче утыра ( битен юа, сөт эчә, уйный, йоклый һ.б).

Татар телен өйрәткәндә иң кулай эш төренең берсе – уен. Дәресне уен формасында үткәргәндә, я булмаса уен элементларын күбрәк керткәндә бала үзенең куаныч, шатлык, ләззәт ала. Әлбәттә дәрес темасы да җиңел үзләштерелә.

Фигыльләрне өйрәткәндә хәрәкәтле уеннар уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, “ Командир” уены. Беренче командагы балалар боерык бирәләр, икенче командагылар нәрсә  эшләшүләре турында әйтәләр, хәрәкәт белән ишарә итәләр.

Мәсәлән:

—                     Барыгыз!

—                     Без барабыз

—                     Ашагыз!

—                     Без ашыйбыз

—                     Йоклагыз!

—                     Без йоклыйбыз һ.б.

Яңа сүзләрне өйрәнгәндә “ Сикергеч” уены бик тә уңышлы килеп чыга. Сикергән саен бер татарча сүз әйтелә. Кем әйтә, шул җиңүче була. Мондый  уен хәтерне камилләштерергә ярдәм итә.

Теманы үткәндә шулай ук “ Нәрсә югалды?” , “ Кем качты?”, “ Эй , юк” кебек уеннарны алу бик урынлы була.

Балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен без үзебездә төрле дидактик уеннар уйнап табабыз. Мәсәлән : дидактик уен “ Мин барам, барам, барам”, “ Җиләк – җимеш, яшелчәләр”, “ Гайлә”,

“ Җәнлекләр», “ Ашамлыклар”, “ Саннар”, “ Исәнләшү- саубуллашу” темаларыңын караган предмет, аның билгесен, хәрәкәтне белдергән татарча сүзләрне активлаштыру. Балалар бу уенда бик теләп катнашалар, уйныйлар. Уен район конкурсында 1 урын алды.

Мин үз эшемдә пиктограммаларны бик теләп кулланам. Бу алым балаларга да бик ошый. Алар бик тиз җөмлә төзергә өйрәнәләр менә бу алымны өчендә без үзебез дидактик уен ясадык.

Уен “ Уйла. Әйләндер. Әйт” дип атала.

Ә бу уенның максаты: татар телендә җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту. Фигыльләрне кулланып , 2-3-4 сүздән торган җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру. Хәтер, игътибарлык, фикерләү сәләтен үстерү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән татарча аралаша белү күнекмәләрен ныгыту ( уен район конкурсында -1 урын, ә шәһәрдә – 2 урын алды).

Шулай ук балаларны халык авыз иҗаты , халкыбызңын тормышы , көнкүреше, тарихи һәм милли бизәкләре , йолалары белән таныштыру да бик мөһим. Ләкин бу  эшне күбрәк күңел ачу кичәләрендә, дәресләрдән соң булган буш вакытларда алып барылуы хәерлерәк. Халкыбыз тарихыбелән иркенләбрәк, киңрәк итеп таныштырырга кирәк. Бу уңайдан төрле кичәләр үткәрелсә (әйтик “ Аулак өй”, “ Сабантуе”, “ Каз өмәсе”, “ Карга боткасы” һ.б) истәлеклерәк була һәм алар күнелләрдә озаграк саклана.

Тәрбиячеләр арасында ныклы элемтә урнаштыру да татар телен өйрәтүгә зур этәргеч бирә. Аларны татар теленең кайбер үзенчәлекләрен , халкыбызның мәдәнияте, тарихы, күренекле шәхесләре белән ташыштырып тору “ Г. Тукай – яраткан шагыйребез”, “ А.Алиш – әкиятләре”, “ М. Җәлил – патриот шагыйрь”, “ Р.Миннулин, Ш.Галиев – балалар шагыйре” һ.б шундый тематик кичәләр уздыру да бик кирәк.

Без үзебезнең бакчада әти – әниләр, балалар, тәрбиячеләр белән берлектә “ Шигырь кичәләре” “ Гайлә бәйрәмнәре” төрле күргәзмәләр уздырабыз. Бу кичәләр әти – әниләрдә татар теленә кызыксыну уяту өчен эшләнә. Алар балалары белән берлектә рәсемнәр ясыйлар, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар һ.б.

Шулай ук без балалар белән әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Балалар зур кызыксыну белән бик теләп уйныйлар. Әкиятне карарга әти – әниләрне чакырабыз. Балаларның күбесе тамашачы булып иптәшләрнең уйнауларнын карыйлар . Әкиятне караганнан соң, тамашачы булган балаларда уйнап һәм сөйләп карау теләге уяна.

Гомумән, тәрбияче үзенең эшен балалар, әти – әниләр, тәрбиячеләр белән иҗади алып барганда гына, ул сабыйларга татар телен өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк.

Минем фикеремчә хәзергесе  көндә әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә татар теленә өйрәтү дәвам ителсә, татар теленең киләчәге бар.