Балалар бакчасында татар халык педагогикасын куллану

 

Гөлнара СӘГЪДИЕВА,

Казандагы 394нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Татар халык пелагогикасының күп гасырлык гыйбрәтле тарихы бар. Анын тамырлары ким дигәндә Болгар заманнарына барып тоташа.

Ата-бабаларыбыз күп гасырлар дәвамында инсафлылық, кешелелек, гадилек һәм башка әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаган. Милли аң, танып-белү яшәеш кебек төшенчәләрне хасил иткәннәр.

Халык педагогикасында тәрбия факторлары – хезмәт, табигать, көнкүреш традицияләре, дин, туган тел. Методлары – ышандыру, үрнәк күрсәтү, боеру, аңлату, күнегүләр ясау, теләк белдерү, үтенү, киңәш бирү, бүләк бирү, хуплау, үпкә белдерү.

Халык педагогикасында өйрәтү һәм тәрбия чаралары түбәндәгеләр: күңел юату, санамышлар куллану, җирәбә салу, тел көрмәвечләре, тизәйткечләр, әкиятләр сөйләү, уен жырлары башкару һ.б. Әдәпле, әхлаклы, камил кеше тәрбияләү татар халык педагогикасында төп мәсьәлә булып тора.

Татар халык педагогикасында тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләре аеруча әһәмияткә ия. Халкыбызныж иң әһәмиятле  беренчел педагогик әсәре – бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан бишек җырларын тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырләк түгел. Халкыбызның бишек җырлары борын заманнардан ук барлыкка килгән, күптөрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья булып тора. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан-буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Без дә балалар белән бишек җырларын өйрәнәбез, аларны үзебезнең бәйрәм чараларында, эшчәнлектә кулланабыз. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халкыбызның бишек җырларына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән караган.

Бишек җырларыннан тыш, әһәмияткә ия булган тагын бер юнәлеш ул – әкиятләр. Алар кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдән үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә. Әкиятләрне балалар тыңларга да, уйнарга да бик яраталар. Сәхнәләштерү  эшләре барышында, балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатына ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдырыла; төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләнә. Без дә балалар белән ел саен театр конкурсларында катнашабыз һәм призлы урыннар яулыйбыз.

Халык педагогикасында хәрәкәтчән уеннар борын борыннан уүз урынын алган. Кече яшьтән алып, балалар гаиләләрдә хәрәкәткә бәйле такмазалар, уен-көлке, күңел ачулар белән тәрбияләнгән. Өлкәннәрнең тормышында да, балачаганы кызыктырырлык җырлы-такмаклы санамышлы уеннар күп булган. Халык уеннары үзләренең эчтәлекләре һәм формалары белән эстетик ләззәт бирә. Уеннарны музыка белән башкару балага аеруча нык тәэсир итә: ул балаларны рухландыра, уртак кәеф белән берләштерә, аларда тагын да матурырак хәрәкәтләнү теләген тудыра. Уенны уңышлы сайлап алу һәм педагогик дәрәҗәсендә уздыру өчен балаларның теләкләрен, физик мөмкинлекләрен, бигрәк тә психик үсешен исәпкә алу әһәмияткә ия.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Бәйрәмнәр халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер элементы да булып тора. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү  дә тудыралар.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Бу бәйрәмнәр кайда гына узмасын – үз авылына, төбәгенә тартып тора. Халык бер милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә. Татар халкының милли бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итә, шул ук вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә, гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чара да булып тора.

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Сабантуй – иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе . Алар язын кар эреп җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь көн генә түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә һәм җирнең чәчү өчен кирәк дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткән, бәйрәмне үткәрү турында авыл кешеләренә әйткәннәр.

Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.

Менә шулай үткән Сабантуй. Без дә бакчабызда ел да Сабантуй бәйрәме үткәрәбез.

Тагын бер киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе – мәкальләр турында әйтми китү мөмкин түгел. Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”. Мәкальләр балаларның фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек үк халык иҗатының бер төре. Ул балаларга өстәмә мәгълүмат биреп кенә калмый, аларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Элек-электән телдән-телгә күчеп килә торган үгет-нәсыйхәтләр, бишек җырлары, йолалары, гореф-гадәтләре тәрбиячеләр эшчәнлегендә һәрдаим кулланыла. Уеннар, бәйрәмнәр, төрле күнел ачу чаралары уздырганда халык иҗатына еш мәрәҗәгать итәбез.

Бүген, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә җитди бурычлар булып, киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып, халкына карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү тора. Мәгълүм булганча, шәхеснең формалашуы бишектән үк башлана. Биредә гаиләдәге гомуми тәртип, андагы үзара мөнәсәбәтләр гаять зур роль уйный. Әгәр ата-ана, гаиләнең башка әгъзалары бер-берсенә ягымлы, кайгыртучан булсалар, тәртип һәм хезмәт яратсалар, балада бу сыйфатлар җиңел үзләштереләчәк.

Җыеп кына әйткәндә, халкыбызның гасырлар буе тупланган авыз иҗатында уңай әхлакый сыйфатлар, рухи матурлык чагыла, алар балаларның тирә-юнь турында белемнәрен киңәйтүдә, акыл һәм сөйләм телен үстерүдә алыштыргысыз чара булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте турында чиксез язып булыр иде. Ләкин бер әһәмиятле нәрсәне онытмаска кирәк: әти-әниләр һәм балалар бакчасында бирелә торган тәрбия һәрвакыт бер юнәлештә булырга тиеш.